Дүрт аяклы ат та абына…

Хәзерге заман өчен вак-төякләрдән саналучы караклыгын таный ул. Урланган 26 мең сум акчаны да хуҗасына кайтарып бирә. Шуның белән мәсьәлә хәл ителгән кебек булса да, вакыйга тирәсендәге шаукым бер елга якын дәвам итә.

…Балтач бистәсе үзәгендәге төзелеш кирәк-яраклары кибете мөдире Рушания Хисаметдинова иртә белән эшкә килгәч сумкасын, гадәттәгечә, көнкүреш бүлмәсендәге катыргы тартмага куя. Нидер сизенгән кебек, андагы байлыгын барлап, ягъни 16 мең сум акчасын санап та карый әле. Кичкырын акча янчыгыннан җилләр исүен күреп хәйран кала. Кемнән шикләнергә дә белми. Бу бүлмәгә кассир, сатучы һәм җыештыручыдан башка кеше керсә, күз уңында була. Ул көнне дә ике ир-егет товар бушатып, чәй эчеп китәләр.

Рушания кибеттә эзләү генә түгел, аптыраганнан, өендә дә актарына. Янчык белән бергә 3 биш меңлек, 1 бер меңлек кенә түгел, гаиләнең азмы-күпме акчасы салынган «Русский Стандарт» һәм РФ Саклык банкының кредит карталары да юкка чыга бит. Төн үткәнче, боларга кагылучы булмый. Банкоматтан акча алыну турында Рушания телефонына смс хәбәр килмәү раслый моны.

Икенче көнне иртән ирле-хатынлы Хисаметдиновлар кибеткә иртәрәк киләләр. Икәүләп эзләп карау була исәпләре. Ул чакта җыештыручы Әнисә дә үзенең «Ока»сы белән килеп туктаган да, шул тирәдә телефоныннан сөйләшеп тора. Алар кибетне ачып эчкә узу белән, Әнисә дә керә һәм: «Сез бер нәрсә дә югалтмадыгызмы?» – дип, Рушаниянең «Сбербанк России» картасын суза, аны кай тирәдән табуын әйтеп, урамга ишарәләп күрсәтә. Хисаметдиновлар шул якка юнәләләр. Тиздән Рушания кибеттән ерак түгел үзләренең ике банк картасын, Наил исә аунап яткан буш янчыкны табып ала. Кибеттә эзләнүнең мәгънәсе юк икәне аңлашыла.

Әлбәттә, 16 меңне кем чәлдергән дигән сорау борчый Хисаметдиновларны. Төрлесен уйлап карыйлар, ләкин урамдагы табылдыкларны кулга алу белән, бер фикер алга чыга. Иң әүвәл, пычракта яткан әйберләрнең асты юеш, өсте коры булуы игътибарны җәлеп итә. Аларны әле яңа гына ыргытканнар дигән уй тудыра бу, чөнки төне буе яңгыр сибәләп торып иртән генә туктый, ә ачык килеш аунап яткан янчыкның эчендәге юк-бар кәгазьләр дә чыланмаган булып чыга. Моның өстенә, җыештыручы хатынның вакытыннан бер сәгатькә алданрак кибет янына килеп басуы сәер тоела. Кыскасы, янчык һәм карталарны Әнисә ташлаган, димәк, бу угрылыкны да ул кылган дигән шик тумый калмый. Әмма Хисаметдиновлар кешегә гаеп ташларга да, хәтта полициягә хәбәр салырга да теләмиләр әле. Барыбер тапмаслар дип уйлыйлар. Ләкин Рушаниягә эчке эшләр бүлегенә мөрәҗәгать итәргә туры килә, чөнки өч көннән кибет сейфыннан да 10 мең сумның «аяклануы» мәгълүм була. Бу исә матди яктан җаваплы мөдир кибет хуҗасына әлеге җитмәүчелекне кайтарырга тиеш дигәнне белдерә.

Полициядә вак-төяк дип карамыйлар әлеге эшкә. Кибеткә район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе урынбасары Илнур Җиһаншин үзе килә хәтта. Иң әүвәл, мөрәҗәгать итүче белән сөйләшә, аннан соң сәүдә ноктасы хезмәткәрләре белән әңгәмә корырга була. Шул нияттән, беренче булып Әнисәне эш бүлмәсенә алып керә. Тикшерү материалларына карап фикер йөрткәндә, уртак тел тиз табыла. Әнисә Хуҗина, алдан, бурлыкны ни рәвешле кылуын сөйләп бирә, аннан соң язма аңлатмасын раслап имзалый. Шул ук көнне эчке эшләр бүлеге тикшерүчесенә рәсми күрсәтмә бирә.

Вакыйганы җентекләп һәм эчкерсез бәян иткәнгә күрә, соңгысы бик озын килеп чыга. Без аның эчтәлегенә кыскача гына тукталырбыз. Ул көнне кибетчеләр күп санлы сатып алучылар белән мәшгуль чакта, Әнисә башта кассир Алинә сумкасындагы бер бәйләм ачкычларны ала, «выручка» саклана торган тимер сандыкны ачып, бары тик 10 мең тәңкәне сыпырта, юкса үзенә шик төшәр, дип шикләнә. Аннан соң, Рушаниянең кара сумкасын ачып, кошелекны эләктерә, эш сәгате тәмамланганга күрә арт ишектән генә чыгып, өенә кайтып китә. Икенче көнне иртән угрылык дәлилләрен кибет янына чәчеп, шикне үзеннән читкә этәрергә керешә. Аның бигүк тапкыр булмаган гамәле, киресенчә, үзенә шик төшүгә китерә һәм чуалган йомгакны сүтәргә ярдәм итә.

Полициядә эшне кызу тоталар. Әнисә Хуҗиева чәлдерелгән «сәмән»нең үзе белән икәнен әйткәч үк, акчаны бирергә тәкъдим итәләр. Чыгарып сала Әнисә җәмгысы 26 мең сумлык шытырдавык кәгазьләрне һәм аларның 14нче октябрьдә көндезге сәгать 2ләр тирәсендә кибеттә урлавын тагын бер тапкыр әйтеп бирә.

Бу кадәресе эчке эшләр бүлегенең тикшерү төркеме җитәкчесе Рөстәм Газимов алып барган җинаять эше материаллары буенча, иң беренче чиратта, шикләнелүче булган Әнисә Хуҗинаның үзе раслап кул куйган күрсәтмәләре нигезендә бәян ителде. Әмма боларның Әнисә иң алдан биргән аңлатмалар икәнен искәртеп үтәргә кирәк, чөнки ике-өч көннән соң ул үзе сөйләгәннәрдән баш тарта, гаебен танымый башлый.

Имеш, полиция капитаны Илнур Җиһаншин аны Казанга «ялган детекторы»на алып бару, хәтта район гәҗитенә язып рисвай итү белән куркыткан һәм башка төрле тупаслыклар күрсәткән, акчаны кайтарып биреп гаебен таныса, 5 мең сум штраф белән котылачагын әйткән. Нәтиҗәдә «балачактан ук формалы кешеләрдән курка торган» Әнисә Хуҗина ул кушканнарны үтәргә мәҗбүр булган. Бу хакта ул прокуратурага шикаять тә бирә әле.

Яңа күрсәтмәсендә акча янчыгын чәлдерүен дә эзлекле итеп кире кага. Бу әйбернең көнкүреш бүлмәсендә идәндә аунап ятуын ул идән юганда иртәнге якта ук күргән. Эшләре тыгыз булганга, кибетчеләргә бу турыда әйтә алмаган. Бары тик төштән соң, Киров өлкәсеннән товар ташучылар килеп киткәч кенә, урындык астындагы янчык тирәсендә банк карталары аунап ятуын күргән, аларны янчыкка салган, әмма табылдыкны шунда ук куеп, өенә кайтып киткән. Икенче көнне иртән урамда бер банк картасы табып, Рушаниягә биргән…

Әлеге бәянда шикләнерлек фикерләр күп булуга карамастан, бәлки ышандырыр да иде. Әмма берничә көннән үк Әнисә бу күрсәтмәгә дә төзәтмә кертеп сөйли. Инде хәзер янчыкны кибеттә калдырмаган, ә өенә алып кайткан булып чыга. Имеш, бер тиен акчасы булмаган кошелектагы карточкалар буенча гына аның Рушаниянеке икәнен белеп алган. Соңгысына бөтенләй ышанып булмый, чөнки алар әлеге «товар»ны интернет-кибеттән бергә һәм пардан алганнар, димәк, аның хуҗасы Әнисәгә мәгълүм булган. Янчыкны өенә алып кайтуын әйткәч, аны кибет янында урамга ташлавын да таный ул.

Шушы кечкенә генә җинаять эшен тикшерү дүрт айга якын дәвам итә. Яклаучы никадәр генә тырышса да, юстиция подполковнигы Рөстәм Газимов Әнисә Хуҗинага урлашуда рәсми гаепләү белдерә, чөнки җинаять дәлилләнгән (экспертлар Рушания урамда тапкан «Русский Стандарт» карточкасында Әнисәнең уң кулының баш бармак эзе калуын ачыклаган), ә аның гаебен танымавын «кылынган җинаяте өчен җаваплылыктан котылуга омтылу» дип таба. Тикшерү органнары нәтиҗәсен район прокуроры урынбасары Ф.Шәрифуллин да раслый. Шулай итеп җинаять эше суд карамагына барып ирешә, ниһаять. Хөкем утырышлары да яклау ягы тырышлыгы белән айлар буена сузыла. Ахыр чиктә, 1981нче елда туган Әнисә Хуҗина угрылыкта гаепле дип табыла һәм 7 мең сумлык штрафка тартыла һәм… РФ Дәүләт Думасының амнистия турындагы карары нигезендә, аның җинаять җаваплылыгыннан азат ителүе белдерелә. Әлбәттә, бу тарткалашуның хөкем ителүче файдасына тәмамлануын яклаучы як җиңүе итеп түгел, ә бәлки безнең миһербанлы законнар казанышы дип карарга туры килә.

Әлбәттә, әлеге «киреләнү» бөтенләй үк файдасыз узмый. Бигрәк тә авыл җирләрендә гаепне тану мин җинаятьче, карак дип игълан итүгә тиң бит ул, чөнки чыбыксыз телефон шәп эшли анда. Кеше сүзе, хурлыгы бер хәл, мондый яманатың чыкса, хәзерге заманда иң начар түләүле эшкә дә алмаулары бар. Ә болай үзеңне нахакка гаепләнгән кеше итеп күрсәтү мөмкинлеге туа. Бу очракта, мәсәлән, акча янчыгын «өлкән яшьтә булганга, банкоматтан файдалана белмәүче, шул сәбәпле, банк карталарын ташлап калдырган» товар ташучы ир-атка яисә сатучыларга ачуланып тавыш чыгарып йөргән ике хатын-кыз сатып алучыга сылтап, имеш-мимешләр чыгарырга мөмкин. Ә суд карарын нахакка чыгаручылар, язмыш-тормышы җиңелдән булмаган хатын-кызга теләктәшлек күрсәтүчеләр табыла ул.

Без дә Әнисәне төртеп егу ягында түгел, ә бәлки әлеге сабаклы ялгышы башка кабатланмас һәм киләчәк тормышына тискәре йогынты ясамас, дип ышанабыз. Дүрт аяклы ат та абына…

Наил ВАХИТОВ.

Балтач районы.

Комментарии