Биш тиенлек конверт 20 сум булсын инде, ә…

Биш тиенлек конверт 20 сум булсын инде, ә…

Кеше олыгайган саен, үзенең үткән тормышына кат-кат әйләнеп карый, аны бүгенгесе белән чагыштыра, анализлый. Мин, Аллага шөкер, бу дөньяда 76 ел яшәдем. Әтием һәм абыемның яшьләрен күптән уздым инде. Лениннан кала, илнең барлык совет патшалары чорын кичердем, шунлыктан тормыш турында азмы-күпме уй фикерләремне «Безнең гәҗит» укучылары белән уртаклашырга хакым бардыр, дип уйлыйм.

Мин яшәгән гомеремне ике өлешкә бүлеп карыйм: совет чоры һәм аннан соңгы чор. Беренчесендә гомеремнең күп өлеше узган. Авырлыклары күп булса да, ул вакытлар нигәдер күңелгә якын. Бәлки, ул чакта җәмгыятьтә эчкерсезлек, гаделлек, ихласлык күбрәк булгангадыр. Бәлки, кеше өчен эшкә, сәламәтләнүгә һәм башкаларга хокуклар күбрәк булганга һәм акча гарантияләнгәнгәдер. Әйе, хәзерге кеше файдалы, аннан алырдай нәрсә булса гына кадерле. Бәлки, ул чакта кеше өчен бөтен нәрсә – энәдән алып дөягә кадәр арзан булгангадыр. Бу турыда күп язылган булса да, мисалларны кабатлыйсы килә. Әйтик, ипи 16-24 тиен тора иде. Бүгенгегә караганда йөз тапкырга арзанрак. Аны терлекләргә капчыклап-капчыклап ашата идек. Шулай ук 5 тиенлек конвертның хәзер 20 сум торуын әйт инде син. Ул ни өчен арткан соң? Яңа конвертларга «кому», «куда» сүзләре һәм индекс номерларының үрнәкләре өстәлгәнгәме? Янә бер мисал. Элек бер киловатт электр энергиясе өчен бер тиен түли идек, хәзергечә 2 сум 20 тиен түгел. Хезмәт хаклары, пенсияләр дүрт урынлы түгел, өч урынлы саннар белән исәпләнсә дә, кәчтүм, пәлтә алу зур проблема түгел иде.

Аракы ише эчемлекләр дә ул чакта бик арзан булып, эчәргә генә түгел, коенырга да җитә иде. Ләкин бер яхшының бер яманы бар дигәндәй, шул аракы дигән нәрсә күпме кешенең гомерен өзде.

Яшәгән елларымның сөенечләрен һәм көенечләрен саный китсәң, күп инде мондый мисаллар. Шуларны искә төшереп, сагынып көн итеп ятыш әле менә.

Салих ЗАРТДИНОВ.

Аксубай районы, Иске Ибрай авылы.

Комментарии