- 15.12.2009
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2009, №50 (16 декабрь)
- Рубрика: Ахырзаман галәмәтләре
“Лагерьдагы 11 яшьлек баламны иптәш кызлары “уйнап кына” суга батырып үтерде, бигрәк кансыз хәзерге балалар, – диде әле дә хәсрәт утында янучы ана. – Үзара нинди низаг чыкмас. Апалы-сеңелле кызлар бер-берсенең башка кызлар белән уйнавыннан көнләшкән, шуның аркасында минем Аняны батырып үтергән. Алданрак тәрбиячеләргә хәбәр итсәләр, әллә коткарып та калган булырлар иде. Кызымның йөзә белмәве турында барысы да белә иде бит”.
Бу вакыйгадан соң башка ата-аналар да баласын лагерьга илткәнче мең кат уйлар, мөгаен. Җәй көне шәһәр баласы кая барсын? Көне буе таш дивар арасында утырсынмы? Авылга кайтарып куеп булса – бер хәл, ә анда сине көтеп торучы булмаса? Лагерьга җибәрер идең, анда да ышанычлы куллар түгел икән.
КЕМ ГАЕПЛЕ?
–
“Кич белән шалтыратырсың әле, әни”, – дигән иде Аня, өлгермәдем шул. Әле аның үлеменә ышанмыйча, кичен кат-кат телефонын җыйдым. Телефонны алыр да эндәшер кебек иде, – дип сөйли Елена Карусева.
Кызымның үлеме турында белгәч, ирем шунда ук өйгә кайтты һәм без такси тотып лагерьга киттек. Лагерь тып-тын иде. Берничә милиция хезмәткәрен күреп, булган вакыйгалар турында алардан кызыксындык, берни әйтә алмадылар.
Соңрак Аняны больницага озатулары турында әйттеләр. Күрәсең, шул вакыт эчендә судан коры чыгу өчен кирәкле документларны тәртипкә китереп йөргәннәрдер. Чөнки ул чакта кызым үлгән булган. Әле генә туган көне узган иде юкса.
Әле дә аңлый алмыйм: йөзә белмәгән баламны шул “Изумрудное” күленә ничек курыкмыйча керттеләр икән? Кат-кат әйттем югыйсә, хәтта йөзү киемен дә өйдә калдырдык. Батып үлгән көнне дә башка кызның киеменнән булган. Әйдәманнары да балалар гына бит әле аның, җитмәсә, лагерь җитәкчесенең балалары…
Бәлки, чыннан да, янәшәдә олы кеше булса, кызны вакытында судан чыгарырлар иде. Юкса шул күлдә эшләүче коткаручылар да әйдәманнарны кисәткән булган икән. “Балалар өчен аерым урын бар, монда тирән”, – дигән алар, әмма кисәтү игътибарсыз калган. Әле кыз юкка чыккач та, коткаручыларны чакырырга ашыкмаган “акыллы” әйдәманнар. Кыз суга батып ярты сәгать үткәч кенә, аны судан шул ук коткаручылар тартып чыгарган. Чөнки ярда чабышкан әйдәманнар бик шикле тоелгач, үзләре чабып килгән.
Монда кемнәр җавап тотарга тиеш булып чыга, сезнеңчә? Әйдәманнармы? Юк икән шул.
УСТАВТАН ТЫШ “ГУЛЯНКА”
Бу вакыйга узган елның җәендә булса да, суд эшләре һаман дәвам итә. Елена Карусева рухи зыянны 2,5 миллион сумга бәяләгән. Суд әлеге сумманы артык дип тапкан, күрәсең, ул 700 меңгә калган. Елена ханым Казан шәһәренең Кеше хокукларын яклау үзәге хезмәткәрләренә бик рәхмәтле.
–
Адвокат яллау бүген арзан тормый, ә алар миңа түләүсез ярдәм итә. Адвокат Андрей Сучковка мин тулысынча ышанам. Шушы рәхимсез дөньяда бер нур яктысы кебек бу үзәк. Безгә тиешле сумманы Гайдар исемендәге яшьләр үзәге түләргә тиеш булачак, чөнки “Заречье” лагере аның карамагында эшли. Моның белән генә эш бетмәячәк. Шушы лагерь җитәкчесен җинаять җаваплылыгына тартырга телибез. Ни өчен дисәң, эчке тәртип буенча алар лагерь территориясеннән читкә чыгып йөрергә тиеш булмаган. Кызым үлемендә бары тик алар гына гаепле. Дөрес, әлеге гаепне үз өстенә алган кеше табылды. Ул да булса лагерь җитәкчесе урынбасары Гөлнара Меркулова.
Әгәр суд Гөлнара Меркулованы гаепле дип тапса, 700 мең сум акчаны да үзәк аннан түләттерә ала. Ләкин ул кайчан карама “больничный”да булу сәбәпле, суд эше әле дә сузылып килә икән.
Нигә нәкъ менә Гөлнара Меркулова җавап тотарга тиеш соң?
Вакыйга болай була. Аня суга батып үлгән көнне, ниндидер сәбәп белән чиста урын-җирне соңрак китерергә тиеш булалар. Җитмәсә, лагерьга тикшерүчеләр дә килеп төшәргә тиеш икән. 10нчы отрядны кая куярга дигән сорау туа. Лагерь җитәкчесе Казанга чыгып китәр алдыннан, телдән генә Гөлнара Меркуловага шундый карар җиткерә: йокы сәгате урынына лагерьдан читтә йөреп кайтсыннар. Бу хәбәр, әлбәттә, тәрбиячеләргә дә барып ирешә.
10нчы отряд тәрбиячесе булып лагерь җитәкчесе кызы эшләвен тагын бер кат искәртим әле. Балалар инде лагерьдан читкә чыгарга җыенган мәлне, аңа әнисе шалтыратып, бераз гына тоткарлануын сорый. Отряд тәрбияче ярдәмчесе һәм лагерьда эшләүче 3 студент белән чыгып китәргә тиеш була. Инде ишек төбендә балаларны тезеп маташканда җитәкче ханым кайтып җитә һәм болай ди: “Егетләр, мин сезгә ышанам, балаларны коендырганда сак булыгыз”.
Ләкин судта җитәкче ханым аларның су коенырга баруын белмәдем һәм Гайдар исемендәге яшьләр үзәге директоры карары белән балаларны табигый сулыкларда коендыру бөтенләй ярамый дип килә. Шунысы кызык: аларның йөзү киеменнән булуын, кулларындагы сөлгене дә күрмәде микәнни ул?
Җитәкче ханым урынбасарына язмача күрсәтмә бирелмәгәч, ул уставтан тыш “гулянка” турында әйтмәгән булып калырга да мөмкин. Ә менә тәрбиячеләргә ирештергән хәбәрне ишетүчеләр берәү генә түгел шул.
Елена Карусева белән Аня турында сөйләшеп утырдык.
–
Ул бик тыңлаучан, тыныч бала иде. Һәрчак миңа ярдәм итте. Үләренә нәкъ бер ай кала улым дөньяга килде. Хәзер аңа карыйм да Аня искә төшә. Улым да бик тыныч, Аня шикелле, – диде хәсрәтле ана. – Сез дә миннән, кайбер журналистлар кебек, “700 мең сумны нәрсәгә тотачаксыз” дип сорамагыз инде, зинһар. Баланы миңа бернинди акча да алыштыра алмый. Ул лагерьны бөтенләй яптырырга кирәк”.
Әйткәнемчә, суд эшләре дәвам итә. Бәлки Гөлнара Меркулованың иксез-чиксез “больничные” берәр кайчан тәмамланыр да судка нокта куелыр, дип көтә Елена Карусева. Бу хәлләр өчен кем дә булса җавап тотарга тиештер ләбаса?!
Эх, кайда егылачакны белсәк, алдан ук салам җәяр идек тә бит, белмибез шул.
Эльвира ФАТЫЙХОВА
Кешечә яшисе килә!
Кыска күпертелгән чәч, каты бизәнгән чырай, иелсә, арт шәрифләре ачыла торган мини-итәк… Бүген Казанның Көньяк трассасында тәнен сатып торучы кызлар шундый кыяфәттә. Ни этәргән соң аларны мондый тормышка? Җиде юл чатына чыгып, тәннәрен сатарга ни мәҗбүр иткән?
Әлеге сорауга җавап табу өчен кичке якта Җиңү проспектының “Проспект” базары белән “Көньяк” супермаркеты арасындагы трассага киттем. Шосседа машиналар тынмый, арзанга һәм җиңел генә төнге күбәләкләр табарга теләсәң, Көньяк трассага килергә кирәген Казанда һәркем белә. Проспектның ике ягында да посадка, куе агачлык, шуңа күрә кич түгел, көндез дә үзең генә мондый җирләрдә йөрмәвең хәерлерәк.
Беренче эш итеп урын белән танышырга булдым. Урамның буеннан-буена уң якта да, сул якта да кызлар басып тора. Берәүләре җебеннән тартсаң, сүтелергә торган киемнән, икенчеләре ярыйсы киенгән. Бер егет төркеменә ияреп юл аша чыкты да, аерылып үзе генә басып торучы “күбәләк”не читкәрәк алып китте. Шуны гына көткәндәй, бер затлы машина килеп туктады һәм егет кызны шуңа утыртып та җибәрде. Димәк, монысы “мамкалары”. Ул якында булганда, кызлар янына баруны кирәк дип тапмадым, тагын берәрсе очрамасмы дип юлымны дәвам иттем. Тик цивилизациягә якынлашкан саен, урамнар бушрак. Машиналар килеп туктый, аларны алып китә, китереп куяр өчен уңайлырак булган урыннар – нокталары бар, димәк. Төркем белән булганда берсе дә берни сөйләмәячәгенә иманым камил, шуңа ялгызы гына торган кызый кирәк иде.
Юлның аръягында төркемнән аерыла барган бер кызга күзем төште. Монда светофор, җәяүлеләр юлы дигән нәрсәләр юк. Шуңа ничек була шулай юлны кистереп чыктым да теге туташ янына барып бастым. Бер-ике генә сорау бирим әле дигәнемә исе дә китмәде аның. Карап торышка модель гәүдәле, һөнәренә туры китереп киенгән, артык ачык бизәнмәгән сөйкемле генә кыз Марина исемле икән. Журфакта укуымны әйткәч тә, әллә ни үзгәрмәде, куркып калмады ул. Мин бүтән реакциягә дә әзер булсам да, аптырап калдым: матбугатта үзе турында язылганны әти-әнисе белсә, нишләтәләр инде аны, я? Ирексездән, теләмәсәм дә, үземне аның урынына куеп карадым, туганнар, дуслар күзенә ничек карарга кирәк?! Марина исә күптән әти-әнисе белән тормый, Казанда 8 меңгә фатир “снимать” итә, 14 яшендә беренче мәртәбә егет белән йоклаган. Бүген аңа – 22. Марина – стажлы наркоман.
– Нәрсә этәрде сине бу тормышка? – дим. – Бер таныш булмаган кешеләр кочагында яту рәхәтмени?
– Наркота. Наркоман мин, мәктәптә укыганда ук тарта, кадала башладым. 11 сыйныфны тәмамлагач, югары уку йортына да кердем, һөнәрем буенча – ЭВМ операторы, тормышым гына барып чыкмады…
– Гаиләң бардыр бит?
– Бар иде. Балама хәзер ике яшь булырга тиеш, аны күргәнем юк, ул әти-әнием тәрбиясендә үсә, ирем ташлады.
– Трассага наркотиклар алып чыкты дисең, көнгә күпме эшлисең соң?
– Төрлечә була, 5 мең тирәсе…
Трассадагы һәр кыз аена якынча 150 мең сумлап акча эшли, шуны тиененә кадәр сутенерга тапшыралар, тегесе исә, үз чиратында, кызларга наркотик таба. Мондагы бөтен кыз наркоман икән, эшләп тапкан барлык акчасы наркотикларга китеп бетә, ди.
– Ташларга тырышып карамадыңмы соң? – дим.
– Карадым инде, 100 мәртәбә! Мәгънәсе булса иде… Дарулар, дәвалану – берни дә булышмый…
– Шундый тормыш ошыймы инде сиңа?
– Кая ошасын инде, бүтән чарам юк… Аңлыйм мин, моның начар икәнен дә, алай ярамаганын да аңлыйм! Минем дә кешечә яшисе килә! Тик башыма кертеп куйганнармыни: наркота, наркота, наркота…
– Матбугатта фахишәләр турында язылган язмаларга ничек карыйсың?
– Ә миңа барыбер…
Юл кырыена “ГАЗель” машинасы килеп туктады. Марина барып берничә секунд сөйләшеп алды да утырып та китте. Чираттагы дозасына акча эшләргә…
Бу кыз белән сөйләшкәч, күңелемдә әллә нинди авыр уйлар калды. Кешене шул көнгә калдырыр өчен нишләргә кирәк икән ул? Әти-әнисе белән дуслашу, чиста эшкә урнашу турында уйлый да алмый ул, гаиләсен кире кайтару турында әйткән дә юк. Куллары наркотиклар белән богауланган. Һәм аның кебек йөзләгән кызның да…
Марина кебек язмыш кочагына ташланган кызлар күп монда. Кайберләренә шәп чит ил машинасында яшь, чибәр егетләр туктаса, кайсылары Совет “алтылы”ларындагы бабайлар белән чикләнә. Марина киткәч тә, озак кына аңыма килә алмый басып тордым, “Девушка, а вы работаете?” – дигән сорау гына уйларымнан бүленергә мәҗбүр итте. 60 яшьләрдәге абзый мөрәҗәгать итә икән. Менә аңа ни калган инде бу юлда? Пенсиясен алып, тыныч кына өендә ятасы урында, яшь тәнгә сусап килгән, күрәсең. “Нет, не работаю”, – дип, абзыйны борып җибәрдем генә, ә юл кырыенда инде машиналар чираты иде…
Нинди генә кызлар очрамый монда. Мәктәп формасы кигән бала-чага да, яшь кызлар да, бите җыерчыкланып беткән олы апалар да, хәтта корсагы борынына җитүче бер хатын да бар иде(!). Кая бара бу дөнья? Үзләре дә әле бала гына булган кызлар бүген олы юл чатында. Зур юл. Акчалы юл. Коллык юлы.
Рания САДЫЙКОВА,
КДУ студенты.
Комментарии