«Сукыр калсам, кызым мине карамаячак…»

«Сукыр калсам, кызым мине карамаячак…»

«Мин сиңа бәхетле картлык телим». Туган көн белән котлаганда әнә шулай диләр. Бәхетле картлык нәрсә соң ул: күңел тынычлыгымы, балаларыңның ихтирамымы? Әллә инде ялгызлыкмы? Казанда яшәүче Бану апага бу сорауны хәзер бирсәләр, ул, мөгаен, соңгысын сайлар иде. Ялгызлыктан курыкмый ул. Ялгыз калмас өчен, яратмаган кешесенә кияүгә чыккан, ялгыз калмас өчен дип кенә бала тапкан. Тик күз карасы кебек саклап үстергән кызы әнисенә «фахишә» дип дәшә һәм кул күтәрүдән дә тайчанмый.

«ТЕРӘГЕМ БУЛЫР ДИДЕМ»

«Кичә бездә тагын тавыш булды. Чәчәк атып утырган гөлемне идәнгә тотып ыргытты… Чәчәкләре сынды, ботаклары имгәнде… Эчкән саен нәрсәдер җимерә, вата. Чәчләремнән сөйрәп кыйнаган вакытлары да булды. Кызым бит ул минем!» Бану апа (фамилиясен күрсәтмәвебезне үтенде) калтыранган куллары белән авызын каплап елап җибәрде. 79 яшьлек әби белән сөйләшкәндә, аның җылы сүзгә, яхшы мөнәсәбәткә бик сусаган булуын сиздем. «Сабырлыгым калмады, кызым, шуңа елыйм», – дип куйды ул. Урындыкка барып утырды да үткәнен искә төшерде.

– Мин әле бик кечкенә идем. 1947нче елны әти безне – дүрт баласын, хатынын ташлап чыгып китте. Бу хәл шулкадәр авыр булды минем өчен, бәхетле тормыштан өметем өзелгән кебек тоелды. Әни, мескен, сер бирмәде, күз яшен күрсәтмәде, безне аякка бастыру өчен көн-төн эшләде. Өчәр смена эшләп кайткан вакытлары да була иде. Бөтен кызлар кебек үк, мин дә кечкенәдән үк хыялланып үстем: яхшы кешегә кияүгә чыгармын, балалар табып үстерермен, имеш. Бер егет белән озак кына яратышып йөрдек, ләкин аның холкы авыр иде, кияүгә чыгарга курыктым. Үземә туры килердәй кешене очратырмын дип яши-яши, 36 яшемә җиттем. Мине ялгыз калыр, дип, туганнар да борчыла башлады. Димләп, бер ир белән таныштырдылар. Хатыныннан аерылган, хатыны йөремсәк булган, диделәр. «Бану, син моны ташлама инде, картлык көнеңдә ялгыз калма, берне генә булса да, бала да табарга кирәк», – дип үгетләде абыйлар. Ирем бик яхшы кеше иде, акыллы, әдәпле булды, сүгенгәнен ишетмәдем. Яхшы кеше бит инде дип уйлап, кияүгә чыктым. Яратып чыктым, дип әйтә алмыйм. Яратмадым мин аны. Озак та тормый балага уздым, кызыбыз туды. Бала тугач, яратмый хәлең юк инде, кызым. Ләкин аның белән бергә яту да бик авыр иде миңа. Шуңа, күрәсең, читкә йөри башлады. Командировкаларга еш йөри иде. Мин күп вакыт ялгыз булдым, әмма бервакытта да аны сагынмадым. Аның кайтуын да өзелеп көтмәдем кебек. Без күбрәк ир белән хатын түгел, дуслар булганбыздыр. Арада сөю юк иде. Бала тугач, хәзер иртән китеп, кич кайта торган эшкә күчәр, дип өметләндем, тик ул командировкаларга барудан туктамады. Кечкенә бала тулысынча минем генә өстә булды. Авыр иде берүземә генә. Шуннан түзмәдем: «Икенең берсен сайла, бала һәм минме, эшеңме?» – дидем. «Миңа эшем кадерлерәк», – диде һәм чыгып китте. Аерылыштык аның белән. Сөяркәсе янына күченде ул. Артык борчылмадым да кебек. Янәшәмдә кызым бар иде бит…

Бану апа кызын әтиле балалардан ким итеп үстерми. Иң матур киемнәр, иң тәмле ризыклар – барысы да кызы өчен. «Кара уылдыкка кадәр алып кайтып куя идем, совет чорында кибеттән аны табу бер дә җиңел булмаса да», – дип сөйли ул. Ә бервакыт хәтта өр-яңа яхшы тун сатып ала да, кызым да тун кисен дип, үзе киеп тә карамыйча, аны кызына ярарлык итеп төзәттерә. Үзенә пәлтә ала. Бану апаның кызы Эльмира (исеме үзгәртелде) мәктәптә яхшы билгеләргә генә укый, әнисенә мәктәптән гел рәхмәт хатлары җибәреп торалар. Мәктәпне тәмамлагач, тегүче һөнәрен үзләштерә. Куллары алтын була аның. Күлмәктән башлап, курткаларга кадәр үзе тегеп кигән ул. Тик тегүче булып озак эшләми Эльмира – 23 яшендә кияүгә чыга.

– Бер ай гына йөрде алар, яратып чыккандырмы-юктырмы, белми дә калдым. Беркөн өйгә кайтып керде дә: «Әни, мин кияүгә чыгам!» – дип куйды. Әллә нигә күңелем тартмады. Ул егетне яхшылап белмәсәм дә, кызымны кияүгә бирәсем килмәде. «И балам, сине кияүгә бирергә бер тиен акчам да юк бит», – дим. Аннан соң, риза булдым тагын: өч айлык хезмәт хакымны алдан алып, никах укыттым. Бөтен туганнарым шаккатты. Мондый никах күргән юк иде, ялгызың үстерсәң дә, кызыңны искиткеч итеп кияүгә бирдең бит, диделәр. Эльмира машинага утыртып китте… Кызым, бәхетле бул, дип, артыннан сыгылып төшеп елап калдым. Без аның белән кочаклашып йоклый идек бит бергә. Гомер буе бергә тордык. Ул киткәч, йокысыз калдым, төннәр буе боргаланып чыга идем…

Ләкин Бану апаны бераздан бәхет басып ала: кызы авырга уза. Атлап кына түгел, очып йөри башлый ул. «Онык сөю бәхетенең ни икәнен ничекләр генә аңлатып бирим икән сиңа», – дип елмаеп куйды үзе дә.

– Бик яраттым оныгымны. Кулларымда гына күтәреп йөрттем. Балаңның баласы балдан татлы була икән шул. Бишекләрдә тибрәтеп йоклата идем Айгөлне. Ләкин кызымның гаиләсендә хәлләр начарлана башлады. Бала тугач та, кияү эчәргә тотынды. Акрынлап, кызымны да эчәргә өйрәтте. Бервакыт миңа кодагый килде. «Эльмира салыштырып йөри, беләсеңме бу турыда», – ди. Белми идем, минәйтәм. Кызымның фатирына киттем. Әле дә булса күңелем әрни: мин килгән хөрмәткә чәй дә куймады. Бер мәртәбә булса да чәй куеп эчергәне дә юк аның. «Кызым, ник эчәсең син? Әллә тормышыңда берәр авырлыгың бармы, нәрсә булды, сөйлә әниеңә», – дим. «Эчмим мин», – ди. «Эчкәнсең бит, кызым, хәзер дә салмыш бит син», – дидем. «Не твое собачье дело!» – дип, мине чыгарып җибәрде. Башка кысылмадым. Нигә шунда әллә нишләп бетми, дидем. Кечкенә оныгым гына кызганыч булды. Ә кызым начар гадәттән арынырга уйламады да. Аларга «Волга» машинасы алып биргән идем, ул заманнарда бик кыйммәтле яхшы машина иде ул. Шул машинаны сатып, акчасын эчеп бетерделәр икәүләшеп. Кызым сатмагыз машинаны, дидем. Кычкырып-кычкырып тәгәрәп еладым, эчеп бетерделәр машина акчасын. Тыңламады. Мин бит аны киләчәктә ярдәмчем, терәгем булыр, дидем. Алла хакы өчен менә моның кадәр дә булышканы юк, – дип, Бану апа, елый-елый, чәнти бармагын күрсәтте.

ИР КАДЕРЛЕРӘК

Кайчандыр бер табын артында утырып ашаган, бергә йоклаган, шатлыгын да, хәсрәтен дә бергә кичкән ана белән кыз арасына хәмер килеп кергән. Элеккегечә: «Әнием», – дип өзелеп тормый Эльмира. Аны төрле сүзләр әйтеп мәсхәрәләүдән дә курыкмый башлый. Бу сүзләрне Бану апа әйтеп күрсәткәч, әллә нишләп куйдым. Әни кешегә түгел, урамдагы эткә дә алай дип кычкырып булмый. Тора-бара оныгының хәлен белергә килгәч, Бану апаны фатирына да кертми башлый. Имеш, ана кеше аның тормышын бозып йөри икән. Барыбер ул тормыш 17 елдан соң бозылган: Эльмира иреннән аерылып чыгып киткән. Шул вакытта да исерек, дуамал холыклы кызын урамда калдырмый ана кеше. Оныгын кызганып, икесен дә үзе янына яшәргә чакыра. Ләкин Эльмира ялгызы гына килми – үзе белән бер ир дә ияртеп алып кайта.

– Ул ирнең бер генә көн дә эшләгәне юк, өйдә ята. Кызым кондуктор булып эшли. Хезмәт хакын икәүләшеп эчеп бетерәләр. Ул ир аны яратамы-юкмы белмим, ләкин аның йокларга, тәмле ашарга һәм кеше акчасына әрәмтамак булып яшәргә яратуын яхшы беләм, – дип сөйли Бану апа.

Мәхәббәтнең күзе сукыр, диләр. Эльмира гына боларны күрми. Үзен файдаланып кына яшәгән, кеше хисабына җан асрарга яраткан ирне хәтта кызыннан да өстенрәк күргән ул. Шушы ир белән икәүләшеп кенә рәхәттә яшәү өчен хәтта кызы Айгөлне урамга куып чыгарган.

– Оныгым искиткеч акыллы бала иде. Аның сабырлыгы, әдәплелеге… Беркайчан сүгенмәде. «Дәү әнием», – дип эндәшеп, кочаклап кына тора иде үземне. Тик әнисенә ул түгел, шушы әрәмтамак ир кирәк булды. Бервакыт ул аны чәчләреннән сөйрәп алып, башын бәрә-бәрә кыйнады. Оныгым елады шулвакыт. «Дәү әнием, сабырлык җитми, болар бит икесе дә эчә. Мин монда яши алмыйм», – диде. Аннан соң Дәрвишләр бистәсендә фатир яллап тора башлады, эшкә урнашты. Оныгымны шул вакытта кыйнамаган булса, ул өйдән чыгып китмәгән булыр иде. Һәм бәлки, бүгенге көндә исән дә булыр иде…

«ЙӨРӘГЕНӘ ПЫЧАК КАДАДЫЛАР»

Быел апрель аенда Дәрвишләр бистәсендә коточкыч вакыйга булды. 19 яшьлек кызны туган көнен бәйрәм иткән вакытта дус кызы йөрәгенә пычак кадап үтерде. Бу хәлне ишетеп, күпләр тетрәнгән иде. Әлеге кыз Айгөл булган икән.

– 19нчы апрель көне иде ул. Оныгым туган көнен үткәргән. Бәйрәм беткәч, дус кызы белән талашып киткәннәр. Шуннан соң тегесе пычакны эшкә җиккән. Сәгать иртәнге биштә шалтыратып, Айгөл реанимациядә, диделәр. Башта исән булган ул, ләкин эченә кан савып, үлеп китте балам. Терелә алмады. Аны күргәч, егылдым. Шул кадәр авыр булды. Кызымнан рәхәт күрмәдем, оныгым иде бөтен бәхетем. Аны да тартып алды язмыш. Ә пычак кадаучыга бернинди дә җәза булмады. Төрмәгә утыртмадылар аны. Җүләрләр йортында дәвалап кына чыгардылар. Дус кызының җүнле бала түгеллеген белә идем. Бервакыт мин кунакта булдым, алар икесе бездә кунды. Айгөл залга йокларга чыгып киткәч, дус кызы минем бүлмәдәге паласларны яндырып, Коръәнемне ерткалап ташлаган иде. Изге китапны ерткаларга сәләтле кешедән нәрсә көтеп булсын?

Оныгын соңгы юлга озату чыгымнарын Бану апа тулысынча үз өстенә алган. Аның өчесен дә, җидесен дә, кырыгын да яхшылап уздырган. Бану апа: «Бурычка батып бетсәм дә, акча кызганыч түгел миңа, оныгым өчен әзерләнгән табын бит ул, тик менә Эльмираның шушы вакытта булышмавы, битарафлыгы җанны телә», – дип сөйли. Айгөл үлгәннән соң, кызын айныр, акылга килер, дип көткән ул. Өметләр генә акланмаган, киресенчә, хәлләр тагын да начаррак борылыш алган. Хәзер иртән эшкә киткәндә генә айнырга гадәтләнгән Эльмира. Ә башка вакытта йә эчә, йә йоклый, йә әнисенә кул күтәрә…

– Айнык вакытында бер дә начар кеше түгел ул үзе. Кешечә сөйләшә минем белән. Эчтеме, җен алыштырган кебек була үзен. Миңа бу фатирны яхшы эшләгәнем өчен биргәннәр иде. Ә ул миңа, син моны теләсә кем белән йөреп алдың, диде. Ничә ел гомеремне шушы балага бирдем, мондый сүз ишетермен, дип кем уйлаган. Кайвакыт тормышым турында уйланам да, башыма фикер килә: «Әллә берәр гөнаһым булдымы икән соң? Гөнаһым булмаса, Аллаһы Тәгалә бу кадәр сынамас иде мине», – дим. Дүрт мәртәбә катлаулы операция кичердем. Хәлемне бер мәртәбә дә килеп белмәде бит кызым. Инде көфер уйлар килә башыма: никләр үстердем икән, тугач та, башына мендәр каплап үтерәсем генә калган, дим, Аллаһы Тәгалә үзе кичерсен шушы сүзләрем өчен.

Айгөлнең Динго исемле мәчесе булган. Хәзер ул Бану апаның иң якын дусты да, сердәшчесе дә. Мәчегә яратып, «кызым» дип дәшә Бану апа. Назын кая куярга белмәгән ана әле дә, Эльмирасы акылына килер, алар элеккегечә дус-тату яшәрләр, дип көтә. Ләкин башлавы җиңел, ташлавы авыр. Эльмираның кабат кеше булачагына өмете аз ананың.

– Оныгым Айгөл үлгәннән соң, күзләрем бик начар күрә башлады. Бик күп еладым шул, шуңа шулай булгандыр инде. Табиблар, күзләреңнең нервларына зыян килгән, диделәр. Менә хәзер 47 мең сумга операция ясарга тәкъдим итәләр. Ә миндә бу акчалар юк. Муеннан бурычка баттым, кызым, Айгөлне соңгы юлга озатканда, бер тиен акча да бирмәде әнисе. Фатир түләүләре дә, ашау-эчү дә – бөтенесе минем бер пенсия акчасына. Мин инде шуңа да сезнең гәҗит укучыларына ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә теләгән идем. Бәлки, берәр изге җанлы кеше табылып, күземә ясалачак операция өчен кулыннан килгәнчә булышыр? 47 мең бик зур акча бит. Бу акчаларны чит кешедән түгел, үз баламнан сорарга тиешмендер дә, кем белгән аның шушындый буласын… Мин бер нәрсәне төгәл әйтә алам: ике аягымда йөреп торганда гына кирәк мин аңа. Күзем сукыраеп, урын өстенә калсам, ул мине карамаячак…

Бану апа белән сөйләшкәннән соң, күңелдә авыр төер калды. Әни кеше дөньядагы бар нәрсәдән дә өстенрәк, изгерәк булырга тиеш кебек. Ләкин тормыш бу – менә шулай анасының язмышын чит кулларга тапшырган кешеләр байтак. Бәлки, газета укучыларыбыз арасында Бану апага ярдәм итәргә теләүче табылыр? Андыйлар булса, сишәмбе (көне буе мөмкин) яки чәршәмбе (иртәнге 10нан 13 сәгатькә кадәр) көннәрендә редакциягә шалтыратсын иде. Ил төкерсә, күл була, диләр. Булышсак, бергәләп кенә булыша алабыз.

Айгөл ЗАКИРОВА.

Комментарии