Эш кешеләре кырылыша

Эш кешеләре кырылыша

Хезмәт урынында үлем-китем очраклары еш була. Бу яктан төзелеш оешмалары аеруча хәвефле санала. Иң беренче чиратта махсус хәзерлеге булмаган вакытлы хезмәткәрләр, мигрантлар эшләгән төзелешләрдә күп була хәвеф-хәтәр, бигрәк тә, югарыдан егылып төшеп үлә эш кешеләре.

Әлмәттә булган аяныч хәлләр раслый моны.

***

2020нче елның 13нче апрелендә Уфада теркәлгән «БИЛД» дигән җәмгыять «Татнефть»нең Әлмәттәге автотранспорт предприятиесе биналарына капиталь ремонт ясарга рәсми килешү төзи. Әлеге документка кул куелуга нәкъ бер ел тулган көнне объектта эшләүче 28 яшьлек ир-ат бетон плитә астында калып һәлак була.

Монда да эшләр хәзерге заман өчен гадәти тәртиптә алып барыла, ягъни башлыча шабашниклар дип йөртелүче очраклы кешеләр тарафыннан башкарыла. Совет чорында салынган цех бинасының яссы бетон түбәсен сүтеп яңадан ябуны директор А. Александров һәм аның урынбасары Р. Шәйхелисламов өч-дүрт кешелек бригадасы белән шул ук АТПның күршедәге корылмасын ремонтлау белән шөгыльләнүче М. Сәйфуллинга тәкъдим итәләр. Марат алдан шунда ук эшләүче хәзерлекле, югарыда эшләргә рөхсәт бирүче таныклыклары булган кешеләрне тартмакчы була. Ләкин профессиональ төзүчеләр түләү мәсьәләсе белән килешмичә китеп бара. Шуннан соң бер дусты ярдәме белән биш кешелек бригада туплый ул.

М. Сәйфуллин моңа кадәр «Гаффаров» дигән шәхси предприятие аркылы эшли, хезмәт хакы да шунда күчерелә. Бу юлы андый хезмәт килешүе төзелми, шабашниклар да рәсми рәвештә эшкә урнаштырылмый. АТП территориясенә дә КППдан китеп барган төзүчеләрдән калган таныклыклар белән, димәк, чит кеше фамилиясендә атап керә алар. Әлбәттә, хәвефсезлек турында уйлаучы булмый монда. Әлеге төркем төзелештә эшләү күнекмәләре булмаган ирләрдән тора үзе. 1992нче елгы Радик Гыйниятуллин, мәсәлән, соңгы елларда Себердәге нефть оешмаларында эшләгән егет.

Җиңел эш булмый, билгеле. Түбәне кардан, плитәләр өстенә җәелгән измә, асфальттан арындырырга, арматураны кисеп алырга кирәк була, өстәвенә, аларны кранга эләктерү өчен куеп калдырылган тимер элмәкләр, череп, яраксыз хәлгә килгәнгә өстәмә кыенлыклар туа. Ләкин эш бара. 2021нче елның 13нче апрелендә ике кеше аста, дүртесе 8 метр чамасы биеклектәге түбәдә мәш килә – бина кырыендагы калайларны алгач, кран белән плитәләрне аска төшерергә ниятлиләр. Шул мәлдә аларның берсе – Р. Гыйниятуллин басып торганы кинәт түбәнгә оча, аның артыннан башкалары да гөрселдәп коела башлый, бина стеналары калтырый хәтта. Өч ир-ат хәвефсез урынга күчеп котыла, Радикның андый мөмкинлеге булмый. Тузан басылгач, аның плитә астыннан аяклары гына чыгып торуы күренә. Җансыз гәүдәне МЧС коткаручылары чыгара.

Фаҗига урынында ыгы-зыгы куба, әлбәттә. Җитәкче иптәшләр шунда ук «эшкә» керешә, мондый җирдә эшләргә хокукы булмаган шабашниклар, башка кеше исемендәге таныклыкларны калдырып, чыгып китә, алар урынына тиешле документлары булган өч төзүче чакырып китерелә, стропальщик һөнәренә ия кеше эзләп табыла. Мәрхүм Р. Гыйниятуллинның «ИП Гаффаров» аркылы эшкә алынуы турында ялган килешү төзү хәстәре күрелә башлый. Кыскасы, «БИЛД» җәмгыятен агартып күрсәтергә юнәлдерелгән күп кенә ашыгыч чаралар күрелә. Ләкин ошбу тырышлыкларның бер файдасы да тими. Тикшерү комитеты мондый эшләр барышында үтәлергә тиешле куркынычсызлык кагыйдәләренең аерым таләпләре генә түгел, чынлыкта, тулысынча санга сугылмавын ачыклый. Казаннан килгән полиция экспертлары да күп кенә җитешсезлекләрне күрсәтәләр. Шулай да җинаять эшен тикшерү алты айга сузыла. Чөнки гаепләү белдерердәй җаваплы затны яисә затларны ачыкларга кирәк була.

Ошбу егетләрне эшкә тартып, чынлыкта, җитәкче бригадир булган М. Сәйфуллинның гаебе бар кебек. Ләкин ул үзе дә рәсми рәвештә эшкә алынмаган шабашник кына булып кала. Суд каравына җибәрелгән җинаять эшендә «БИЛД» җәмгыятенең төзелеш буенча директоры А. Александров, участок начальнигы А. Ульмасов тарафыннан юл куелган җитешсезлекләр дә санап үтелә, әмма алар фаҗигале хәлгә турыдан-туры этәргеч бирмәгән дип белдерелә. Шул рәвешле, әлеге объектта даими рәвештә эшләгән директор урынбасары Ринат Шәйхелисламов гаепле дип табыла. Тикшерүче, экспертлар гына түгел, хезмәттәшләре, ахыр чиктә, хөкемдар да шулай саный. Нәтиҗәдә, 1966нчы елгы Р. Шәйхелисламов ел ярымга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм ителә. Закон карарында гына түгел, мәрхүмнең туганнары алдында да гаепле саный ул үзен. Марат Сәйфуллин белән Радикны җирләргә дә баралар, шунда апасына 500 мең сум акча тәкъдим итеп карыйлар. Уртак тел табылмый. Соңрак Р. Шәйхелисламов тикшерүчегә рухи зыянны каплау йөзеннән бер миллион сум бирергә әзер икәнен белдерә. Тикшерү эшләре барышында зарар күрүче яктан рәсми дәгъва белдерелми.

***

Әлмәттәге 24нче мәктәп җирлегендә ябык футбол мәйданчыгы һәм аңа тоташкан административ бина рәсми рәвештә «ОСС инжиниринг» дигән генераль подрядчик, «Азон» субродряд җәмгыяте, тагын «МС Билдингс» оешмасы, шәхси эшмәкәр Р. Ф. Ильясов тарафыннан төзелә. Ләкин монда да күпчелек эшләрне очраклы кешеләр башкара.

Узган ел җәй көне спорт корылмалары төзүдә зур тәҗрибәсе булган Рөстәм Ильясов ангар рәвешендәге манежның корыч каркасын урнаштырырга һәм аны махсус япма белән капларга килешү төзи. Әлеге эшкә кечкенәдән таныш Эдуард Вильданов Ставрополь каласындагы объектында эшләгән Руслан Лукашовны тарта. Соңгысы Бөгелмәдә яшәүче дусты Олег Равиловны чакыра. Аларга Лениногорскидан яшь егет Рамил Гафиятов та кушыла. Тагын ике ир-ат беренче көнне үк ташлап китәләр. Чит шәһәрләрдән килүчеләргә вакытлы торак хәзерләнеп куелган була, дүрт эшче махсус кием, каска һәм хәвефсезлек каешлары белән тәэмин ителә.

Төзү материаллары белән өзеклекләр булса да, ике атнада металл конструкцияне җыеп куя алар. Әлеге эш автокран, күтәргеч (подъемник) ярдәмендә башкарыла. Инде каркас өстенә тент җәяргә кирәк була. Ләкин япманы 20 көн чамасы көтәргә туры килә, ул арада Р. Гафиятов Зәйдәге шундый ук төзелештә эшләп кайта, О. Равилов Бөгелмәгә кайтып аерылышкан хатыны белән яшәгән 11 яшьлек малаена кирәк-яраклар алып йөри.

2021нче елның 20нче августында япма китерелә. Аларның бер өлешен кран белән түбәгә менгерәләр һәм авыр төргәкләрне сүтеп «скелет»ны каплый башлыйлар. 23нче август иртәсендә Эдуард эшкә чыкмый, Руслан аста эшли, Олег белән Рамил югарыга үрмәләп менәләр. Иминият тасмаларын эләктереп тормыйлар, билгеле. Бу урында О. Равиловның Бөгелмәдә чакта кыйнауларын, башына шешә белән сугуларын, ләкин сырхауханәгә ятудан баш тартуы хакында әйтүенә тукталып үтәргә кирәк. Чөнки алга таба булган хәлләрнең шуның белән бәйле булу ихтималы зур. Лукашов бу турыда Ильясовка җиткерүен, аның Олег башындагы җәрәхәтне каравын да әйтә. Хезмәттәшләр ул көнне Олег сәламәтлегенә зарланмады диләр үзе.

Р. Гафиятовның әйтүенә караганда, сүтелә башлаган төргәккә утырып эш турында сөйләшә башлагач, Олег кәкрәеп катып кала, каркастан кырыйга авыша башлый. Рамил эләктереп ала аны, әмма Олег ун метр биеклектәге корылмада асылынып тора. Ошбу хәлне административ бинада эшләүче электрик И. Фасыйхов күреп алу белән ярдәмгә ташлана. Ул да Равиловның кыймылдамыйча, өскә күтәрелергә талпынмыйча эленеп торуын әйтә. Кеше менеп килгәнен сизгән Рамил: «Тизрәк! Шуа!» – дип әйтергә өлгерә, әмма ярдәм килеп җитәргә 3-4 метр калгач, Равилов ычкынып китеп бетон идәнгә гөрселди. Хезмәттәшләре борылырга, хәтта торырга азаплангандай иткән Олегка селкенергә ирек бирмиләр, ашыгыч ярдәм машинасына салып озаталар. Тиздән аның үлүе турында хәбәр килә. Соңрак үткәрелгән экспертиза 35 яшьлек ир-атның күп сөякләре, шул исәптән умыртка баганасы сыну, башына, эчке әгъзаларына зыян килү турында белдерә.

Фаҗигале хәл булгач та килеп җиткән Р. Ильясов эшнең хөрти икәнен аңлый һәм судан коры чыгу юлларын эзли. Балачак дусты Э. Вильданов күрсәтмәсендә бар да ал да гөл итеп сурәтләнә. Имеш, эшчеләр белән рәсми килешүләр төзелгән, инструктажлар үткәрелгән, документлары тикшерелгән, кыскасы, куркынычсызлык кагыйдәләре, хезмәтне саклау таләпләре үтәлгән булып чыга. Ләкин Р. Гафиятов һәм Р. Лукашов боларны кире кага. Руслан күрсәтмәләрен шактый вакыт узгач кына бирә, чөнки Ильясов ошбу шаһитны алдан ук шул райондагы Габдрахман авылына, аннан соң Бөгелмәгә, хәтта Смоленск каласындагы спорт корылмалары төзелешләренә җибәрә, ягъни тикшерү органнарыннан читтәрәк тотарга тырыша.

Әмма фаш иткеч күрсәтмәләр алына. Әлеге ике кеше июль уртасында эшкә алынды дигән хезмәт килешүенә Р. Ильясов соравы буенча О. Равилов һәлак булганнан соң гына кул куюларын әйтеп торалар. Экспертиза мәрхүм О. Равилов белән төзелгән шундый ук договорның да ялган икәнен, ягъни имзаны башка кеше сырлавын белдерә. Тикшерү эшләре башлангач та әлеге хезмәткәрләр шәхси уку йортында хәвефсезлек, аеруча, югарыда эшләү кагыйдәләрен өйрәнеп чыккан дигән ялган документлар да пәйда була. Бары тик эшчеләр әлеге белем бирү оешмасын белмәүләрен белдерәләр.

Моның ише мисалларны күпләп китерергә мөмкин. Гомумән, тикшерү органнары һәм Эчке эшләр министрлыгы экспертлары хезмәтне саклау һәм башка өлкәләрдәге таләпләрнең, чынлыкта, бөтенләй үтәлмәвен ачыклый. Р. Гафиятов белән Р. Лукашов «очная ставка» дигән тикшерү гамәле барышында фаш иткеч күрсәтмәләрен аның алдында бирә. Ләкин шәхси эшмәкәр гаебен танырга теләми, моның өчен төрле сәбәпләр таба. Әйтик, 23нче августта алар эшкә төштән соң гына чыгарга тиеш иде яисә телдән бирелгән боерыгым буенча О. Равилов бригадир вазыйфаларын башкарды, дип, гаепне үзеннән читкә, ягъни мәрхүм кеше тарафына этәрә. Ахыр чиктә, һәлак булган О. Равилов гражданлык-хокукый килешү нигезендә эшләде, шуңа күрә куркынычсызлык кагыйдәләре үтәлеше өчен үзе җаваплы дигән фикерен әйтеп, гаебен кире кагуын бедерә. Аныңча эш бирүче (работадатель) хезмәткәрнең иминлеген кайгыртырга тиеш түгел булып чыга. Ләкин закон алай санамый. Ярты ел буе тикшергәннән соң, аңа гадиләштереп әйткәндә, төзелештә саксызлык белән кеше үлеменә китергән җаваплылыкта рәсми гаепләү белдерелә. Март аенда Әлмәт шәһәр суды Рөстәм Ильясовка ике еллык шартлы срок билгели. Ошбу хөкем белән килешмәгән эшмәкәр Татарстан югары судында да аклау һәм яклау тапмый.

Наил ВАХИТОВ,

Казан – Әлмәт – Казан

Комментарии