Мантыйксызлык түгелме бу?

Матбугатта Сабан туенда чыгыш ясаучы артистларның бәяләре турында язылган иде. Җырчыларның бәяләре 40 мең сумнан башлана. Зәйнәп Фәрхетдинова хатын-кызлардан иң югары бәяләнгән, аныкы 450 мең сум. Илһам Шакировны алыштырырдай җырчыбыз булган Филүс Каһировныкы – 120-150 мең, ди.

Авыл Сабантуйларына кайтып кунак булып, берничә җыр башкарган өчен 450 мең сум артык кыйммәт була түгелме соң ул? Бу акчаны кем чутыннан түлиләр икән? Авылларда миллиардерлар яшәми бит. Авыл халкы бу акчаны ел буе фермада тизәк арасында эшләп тә ала алмый. Шуны белмиме икәнни бу җырчылар? Югыйсә аларның күбесе шул авылдан чыккан кешеләр бит инде.

Әле монысына гына түзәргә дә була, болары үзебезнекеләр ич, бирә алгач, бирсеннәр шунда. Әле менә югарыдан җибәрелгән артистларга меңнәр түгел, миллионнар белән түләнүне ничек аңларга? Русия көнен бәйрәм иткәндә Андрей Державин дүрт җыр җырлаган өчен ике миллион сум акча алган, ди. Алар җырлаганны үзебезнең җырчылар җырлый алмыймы әллә? Җырлыйлар, нишләп җырлый алмасыннар! Артыграк та итеп җырлыйлар.

Мине башкасы борчый. Бу дөньяда яшәүче халыкны ит-сөт-май, ипи белән туендыручыларның хезмәтләре нигә шулкадәр түбән бәяләнә икән ул? Җыр ишетмичә торып булса да, ашамыйча торып булмый бит. Советлар вакытында чама белү дигән әйбер бар иде. Шул кадәр күп акчалар булгач, ничек соң без авыру балаларны дәвалау өчен тиенләп теләнеп акча җыябыз? Моны ничек аңларга? Монда мантыйк дигәннең заты да юк бугай.

Рәфкать ИБРАҺИМОВ,

Казан шәһәре

Комментарии