- 15.09.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №36 (14 сентябрь)
- Рубрика: Ахырзаман галәмәтләре
Банкталау, инкассаторларга һөҗүм итү кебек вакыйгалар кызыксыну уятмый калмый. Күп кенә детектив әсәрләрнең нигезен шушындый мавыктыргыч очраклар тәшкил итү тикмәгә түгел. Август ахырында Казандагы банкларның берсен басканнар, дигән хәбәр дә һәрдаим «кыздырылган» темалар эзләүче журналист халкының тынычлыгын бозды. Ләкин аларның иң үткеннәре дә озак вакыт ошбу вакыйганы яктырта алмады. Чөнки полиция зур күләмдә акча югалту факты буенча кузгатылган җинаять эшен сер итеп саклау сәбәпле бер аңлатма да бирмәде. Шул ук вакытта «Эфир» һәм «Казан» телеканалларында чыга торган «Перехват», «Черезвычайка» тапшыруларында, журналистлар үзләре дә белмәстән, төп шикләнелүче кешенең фотосурәтен атна буе күрсәтеп, аның кайда икәнен белүчеләрне полициягә хәбәр салырга өндәп торды. Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының мәгълүмат бүлеге В.П. Семин дигән бу кешенең нәкъ менә банк талаучы икәнен әлеге студияләрдәге коллегаларына да ирештермәгәннәр иде шул.
Гәрчә үзем, 57 яшьлек Виталий Семинның «Спурт» коммерция банкының Азино-2 бистәсендәге өстәмә филиалыннан 4,5 млн сум тирәсе акчаны урлауда шикләнелүче төп фигурант икәнен дә, башка мәгълүматларга ия булсам да, бу хакта язып чыгарга ашыкмадым. Беренчедән, оператив хезмәтләрнең бу хакта сөйләргә теләмәве сагайтса, икенчедән, акча чәлдерүченең ул кичтә сакчы булган ир-ат икәненә тулы ышанычым юк иде. Дөнья булгач, төрле хәлләр очрый. «Раффайзен» банк филиалыннан 11,5 млн. сум урлаган кешеләр әле дә тотылмаган бит. Тотылмаган карак карак түгел, дигән әйтем дә бар бит әле. Бәлки, әлеге җинаятьне оештыручылар булгандыр да, шик астына алынган кешеләрне күптән юк иткәннәрдер…
Бусы башка тема. Ләкин тикмәгә генә телгә килмәде ул. «Спурт» банкыннан, акча белән бергә, өлкән яшьтәге сакчының да юк булуы шундый фикерләргә этәрми калмады. Ялгызак сакчыны «алып ташлау» һөнәри җинаятьчеләр өчен әллә ни катлаулы эш түгел бит. Шөкер, ошбу икеләнүләрем рас килмәде. 8 сентябрьдә полиция В. Семинны исән-имин килеш эләктереп, акчаның тотылганнан калганын ала, үзе исә: «Шайтан котыртты», – дип («Бес попутал») гаебен танып, күрсәтмәләр бирә. Инде шикләнүләргә урын калмагач, безгә дә ошбу кызыклы һәм кызганыч вакыйга турында укучыга сөйләү мөмкинлеге туды.
… «Спурт» банкы бүлекчәсе идарәчесе А.Агапов 29 август, дүшәмбе көнне эшкә, гадәттәгечә, иртәнге сәгать 7 дә үк килә. Ләкин хезмәт итү урынына эләгә алмый, чөнки ишек бикле, ачып кертергә тиешле сакчы аваз бирми. Ярты сәгатьтән В. Семинны алмаштырырга тиешле икенче сакчы пәйда була. Икәүләп дөбердәтүләр дә файда бирмәгәч, офисны әйләнеп чыгалар, Семинның куе кызыл төстәге «Жигули» машинасының гадәттәге урынында булмавы шикләндерә. Әлеге банкка хезмәт күрсәтүче «Кодекс» саклау оешмасы җитәкчесенә хәбәр итәләр. Анысы 10-15 минуттан ук килеп җитә һәм тимер-пластик ишекнең пыяласын салдырып эчкә үтә. Бу вакытта инде кассир һәм башка хезмәткәрләр дә җыйналып өлгерә.
Аларның берсе – шимбә көнне акчалы сейфны идарәче һәм сакчы белән бергәләп бикләгәне, капкачка сургычлап сугылган мөһернең үзенеке түгел икәнен белдереп, мәсьәләнең үтә җитди икәнен аңлата. Бары тик шуннан соң гына полиция чакыртырга булалар. Шомлы хәбәр «Азино-2» бүлегенә сәгать унда килә.
Полицейскийлар белән бергә ачылган сейфта тиен-миеннәр салынган пакеттан башка акча табылмагач, шик, әлбәттә, якшәмбе көн сакта калган В. Семинга төшә. Ведомость буенча тикшергәч, корыч сейфтан 4 млн 87 мең сум Русия акчасы, 4900 АКШ доллары һәм 6100 евро, курс буенча күчергәндә, барлыгы 4 млн 483 мең сум акча урлануы мәгълүм була. Шикле бәндәне эзләү чаралары шунда ук күрелә башлый.
Алар 10 көн буена нәтиҗә бирми. Хатыны, улы һәм кызы да әти кешенең кай тирәдә булуын чамалый алмыйлар. Үзе дә шикләнердәй кеше түгел, эш урынында яхшы фикерләр генә уяткан. Казан aртиллерия училищесында хезмәт иткән элеккеге хәрби кешенең, туганнары әйтүенә караганда, начар гадәтләре булмаган. Дөрес, яшьрәк чакта комарлы уеннар белән мавыгу, эчкечелеккә хирыслык кебек хилафлыклары булган. Ләкин соңгы елларда үзен үрнәк кеше итеп тоткан. Гаилә матди яктан кыенлыклар кичермәгән, ләкин Виталий Петровичның «Спурт» банкыннан алынган һәм түләнгән 50 мең сум кредиты булган. Аның гаилә әгъзаларына белгертмичә генә яшертен җыелган бурычлары соңрак, банк басучы үзе тотылгач кына беленә. Сейфка керү кебек җинаятькә этәргән сәбәпләрнең берсе шул әҗәтләр булган, күрәсең. «Баеганнан» соң ул, иң беренче чиратта, шуларны түләгән.
Әлбәттә, әлеге угрылык банкта саклау-саклану чараларына гадәттән тыш җавапсыз караш аркасында мөмкин булган. Бер генә мисал китерик. Сәгать саен элемтәгә чыгып торырга тиешле В. Семин кичке сәгать 5тән соң нибарысы бер тапкыр, анысын да төн уртасында кәрәзле телефоннан шалтыраткан. Бу беркемдә дә шик уятмаган. Күрәсең, монда итәккә ут капмыйча кыймылдарга күнекмәгәннәр. Хәер, бусы бөтен Русиягә хас сыйфат.
Офиста берүзе калган сакчы шуннан файдаланган да инде. 16 сәгать 23 минутта видео күзәтүне сүндергән. Сейфны ачып, акчаны алгач, ишекне бер йозакка бикләп чыгып киткән. Мондый акчалы оешмада сигнализация дә булырга тиеш бит әле! Оперативникларга B.Семин машинасының кай тарафта йөрүен ЮХИДИ видео-фото регистраторлары аша эзләргә туры килә.
В.П.Семинны Казанда вакытлыча тору өчен салынган фатирда лаякыл исерек хәлдә тоталар. «ВАЗ–2107» стоянкада булып чыга. Машина багажнигындагы, фатирдагы акчаларны җыялар. 10 көн эчендә 400 меңнән артыгы юкка чыгуы билгеле була. Ошбу сумманың кая китүе мәгълүм. Бурычлар турында әйттек инде. Алардан кала, В. Семин Идел буе шәһәрләрендә яшәүче бергә хезмәт иткән дусларын йөреп чыккан, 50 мең сум түләп такси яллап барып, Кара диңгез буенда ял итеп кайткан. Мәгълүм ки, якын дуслар, яшь кызлар белән күңел ачулар чыгымсыз гына булмый. Бигрәк тә, көньякта…
Кыскасы, банктан алынган 4 млн сум табыла, суд угрыны тикшерү барышында сак астында тотарга, дигән карар кабул итә. Оперативниклар ошбу карарны Семинның үзе өчен кулай, дип шаярталар. Иреккә чыгарсаң, аны хатыны үтерәчәк, имеш… Чөнки ханым үзеннән яшереп алынган кредит һәм башка бурычларның сөяркәләр өчен икәненә шикләнми ди.
Кыскасы, угры-каравылчы бик ныклап килеп капкан.
Комментарии