- 15.09.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №36 (14 сентябрь)
- Рубрика: Ахырзаман галәмәтләре
Арабызда тиле, юләр, мәҗнүн, сантый кебек кимсетүле исемнәр белән аталучы бичара җаннар шактый. Аларның күбесе – зыянсыз мәхлуклар. Ләкин араларында усаллары да очрый. Сәер гамәлләр кылырга сәләтләре дә бар.
СӘЕР ИСӘР
Түбән Кама районында яшәүче 30 яшьлек Сания ханым (исеме үзгәртелә), мәсәлән, кечкенә кыз балаларга мөкиббән. Аларны өенә чакырып сыйларга, уйнатырга, үзе дә шул сабыйлар белән уйнарга, аралашырга хирыс. Бу кадәресе зарарсыз шөгыль, билгеле. Ләкин кайвакыт, ыгы-зыгы куптарырга, ата-аналарны чынлап торып шөбһәгә салырга да мөмкин.
Акылга зәгыйфь хатын Түбән Камада да, Болгар авылындагы әнисе янында да яши. Тегендә дә, монда да аның сәер гадәтен белгән күрше-күлән балаларын аннан сакларга тырыша. Узган ел каладагы күршеләренең кызчыгын фатирына алып кереп бикләгән. Полиция килеп, ишек аркылы сөйләшкәч, урланган баланы исән-имин килеш әти-әнисенә биреп чыгарган тагын үзе.
Быел җәй азагында Сания сырхауханәдә дәваланып кайткач та, шуңа охшаш хәлне кабатлый. Болгар авылындагы күршеләре йортына кереп, өлкәннәр өйдә юклыктан файдалана. 8 яшьлек малайны бер бүлмәгә бикләп калдырып, аның 5 яшьлек сеңлесен алып чыгып китә. Кызчыкның карышуына карамастан, үтеп баручы очраклы машинага ирексезләп утыртып, билгесез юнәлештә алып та китә. Көйсезләнә торган балалар күп бит. Шуңа күрә, шоферда әллә ни шик уянмый.
Ләкин ошбу галәмәтне Болгардагы балалар бакчасы мөдире күреп кала һәм Кама Аланы полициясенә хәбәр итеп өлгерә. Машинаны Түбән Камага җитәрәк, Зәй елгасындагы күпердәге полиция постында туктаталар. Ханым куркынган баланы карышусыз инспекторларга тапшыра.
Саниянең үзенең дә дүрт яшьлек малае бар. Ләкин ул игезәк балалар таптым, кызымны табиблар сырхауханәдә алып калдылар, дип саный. Урамда кечкенә кызчыкны очраткач та: «Бу – минем кызым, мин аны таныдым»,– дип, чит бала белән аралашырга керешә, өенә чакыра икән. Аның бу гамәлләрендә җинаять чалымнары бар, әлбәттә. Ләкин явыз ният булмаганга, аңа карата эш кузгатырга нигез юк. Шуңа күрә, кыз балалар белән аралашып һәм ата-аналарны куркуга салып йөри бирә ул. Зәгыйфь аңына сеңгән теге уйдан дәваланулар да арындыра алмый.
СӘРХҮШ ЮЛӘР ЯВЫЗЛЫГЫ
Хәмер дигәнең акылга камил кешене дә сантыйландыра. Психоневрологик сырхауханәдә акыл кимчелеге булган авыру буларак исәптә торучылар турында әйткән дә юк. Питрәчтә яшәүче 40 яшьлек Виктор Кузнецовның диагнозында алкоголизм аркасында катлауланган акыл зәгыйфьлеге дигән, билгеләмә куелган. Бу инде әлеге бәндәдән исерек чакта барысын да көтеп була дигән сүз. Шулай килеп чыга да…
Ныклап торып эчә башлаганчы, башкалардан әллә ни аерылып тормый ул. Дөрес, 1999 елда урлашкан өчен җинаять җаваплылыгына тартыла. Ул чакта аңа психиатрик экспертиза үткәреп тормыйча гына ике еллык шартлы срок бирәләр. Ләкин эчкән саен акыл өстәлми инде ул. Киресенчә, юаш холыклы ир-ат явызлана бара. Узган ел ноябрь аенда үзеннән 8 яшькә өлкәнрәк О.Семенова белән яши башлый, дүрт ай дигәндә никахсыз хатынын чәнчеп тә үтерә.
Гомумән алганда, әлеге җинаятькә, психик авырудан бигрәк, исереклек сәбәпче булган кебек. РФ Тикшерү комитетының Питрәчтәге районара бүлеге материалларына, гаепләнүче Кузнецов, шаһитлар, башлыча, бергә эчкән шешәдәшләрнең күрсәтмәләренә караганда, аракы, елга булып аккан монда. Үткән кичтә Семенова белән Кузнецов, кунакта булып, кунып та калалар. Икенче көнне иртә белән хатын фатирына кайткач та, икесенә бер литр «Славянская»ны бушаталар. Бу кадәр аракы чөмергәч, ызгыш-кычкырыш чыгуга гаҗәпләнәсе юк. Ир кеше агач саплы пычак белән исереп караватта яткан хатынның нәкъ йөрәгенә кадый һәм күрше хатынга «Ашыгыч ярдәм» чакыртырга куша. Ләкин аның хаҗәте булмый инде.
Күргәнебезчә, сәрхушлар арасында килеп чыккан гап-гади канлы бәрелеш бу. Aерма бары тик шунда, әгәр В.Кузнецов нормаль кеше булса, озак сроклы колониягә озатылыр иде. Психиатрик экспертиза нәтиҗәләренә таянып, суд аны үз гамәлләрен контрольдә тота алмый торган зат дип таба. Һәм тикшерү комитетының Питрәч бүлеге РФ Җинаять кодексының 105нче маддәсе («үтерү») буенча кузгаткан эш үтерүче өчен зарарсыз тәмамлана. Аңа мәҗбүри дәвалану билгеләп, стационар психо-неврологик сырхауханәгә озаталар. Акылга тулы булмаганнарга башка чара каралмаган чөнки.
Казан-Түбән Кама–Питрәч.
Комментарии