Кем гаепле?

Соңгы вакытта гаиләләр таркалу, наркомания, эчкечелек, сукбайлар, үз-үзләренә кул салучылар турында матбугат битләрендә күп язалар. Һәм һәр очракта ир-атны гаеплиләр. Үзебезнең район җирлегендә булган хәлләрдән чыгып, ир-атларның түбәнгә тәгәрәвенә китергән сәбәпләр хакында язарга булдым.

Илебездә барган чуалышлар үзгәртеп корулардан соң тотынды. Эштән кыскартулар чоры башлангач, эшсез калган иренә булышу, авырлыкларга каршы бергәләп көрәшәсе урында, аны йорттан куып чыгарды. Билгеле, хурланган, кимсетелгән, ихтыяр көче булмаган ир-ат хәленә төште, үзенә кул салучылар да булгалады.

Ир-атларның түбәнгә тәгәрәвендәге икенче сәбәп – хатын-кызларның да хәмерне үз итүе. Гүзәл затлар ире, балалары булуга карамастан, хыянәт юлына басты. Бу очракта төзеклеге турында нинди сүз булырга мөмкин?! Хыянәт аркасында районда, авылларда елына ике-өч ир-ат үз-үзенә кул сала. Шуның аркасында гаиләләр таркала.

Бик якын туганым өйләнеп, гаиләле булды. Ике балалары дөньяга килде. Тик хатыны эчә башлады. Ир дә, бала да кирәкмәде. Ә бервакыт ир хатынын башка берәү белән ятакта тота. Шуннан аның йөрәк өянәге кузгалып, инвалид булып кала. Хәзер вафат инде. Ә хатыны олы яшьтә булуына карамастан, эчүен дәвам итә.

Үзебезнең төбәктә булган тагын бер хәл. Әйбәт кенә гаиләдән тәртипле генә егет күрше авылдан йортсыз-җирсез ятимә бер кызга өйләнә. Матур гына яшәп китәләр. Кызны укыталар. Эшкә урнаштыралар. Ике балалары була. Төп йорттан әйбәт өйгә аерылып чыгалар. Үзенең, иренең эше бар. Рәхәтләнеп яшисе дә яшисе. Юк шул. Беркөнне ире эштән кайтса, ни күрсен, өстәлдә язу тора: “Мин киттем”. Хатын үз әйберләрен һәм ике баласын алып, элеккеге танышы белән аңа ияреп китеп бара. Дөрес, ир аның кайдалыгын белешеп, ике баласын да алып кайта. Хәзер балалар әтиләре белән яши.

Гаеп атта да, тәртәдә дә бар инде. Менә тагын кризис чоры башланды. Кабат меңләгән кеше эшсез калды. Шундый авыр вакытларда гаилә әгъзалары сабыр булып, бер-берсенә ярдәмләшеп яшәргә бурычлы. Авыр йөкне бергәләшеп тартканда гына гаиләне саклап калып була.

Фәризә ГАЛӘҮТДИНОВА.

Чирмешән районы, Керкәле авылы.

Мөгаллимгә хәрәм килешми

Шоназар, Хаетчон, Ипатбек һәм тагын типсә тимер өзәрдәй 11 егет… Барысы да Таҗикстан, Үзбәкстан якларыннан эш эзләп Казанга килгән. Килүен килгәннәр, ләкин кулларында төзүче һөнәренә ия булулары турындагы документлары юк. Шуңа күрә, акчалы эшкә урнаша алмыйча, очраклы керемнәр белән канәгатьләнәләр.

Гастарбайтер халкы арасында хәбәрләр тиз йөри. Август аенда алар Казанга ташчы, штукатур, буяучы кебек үзләренә кирәкле белгечлекләр буенча укытучы кыска сроклы курслар булуы турында ишетә һәм икенче көнне үк шунда урысча бик шәп белүче Н.Кибриевне җибәрәләр.

Чыннан да, башлангыч һөнәри белем бирүче 33нче лицейда андый курслар бар икән. 200 сәгатьлек программа буенча теоретик һәм практик дәресләр узасың да, зачет тапшырып, тиешле таныклыкны аласың. Ләкин хәерчегә җил каршы дигән әйтем дә бар бит әле.

– Мөрәҗәгать итүчеләр аз булу сәбәпле, якын киләчәктә укучылар җыю мөмкинлеге күренеп тормый, – ди директор урынбасары. – Ләкин…

Урта Азия халкы әңгәмәдәш сөйләмендәге кинаяләрне ярты сүздән абайлый бит ул. Кибриев та ишарәне шунда ук аңлап алып, эшнең өметсез түгеллеген чамалый. Тиздән урынбасар тугандаш халыклар вәкилләренең хәленә керергә әзер икәнен белдерә. Укып ыштан туздырып йөрү бәһасе 4 мең сумга чаклы торса да, 2 мең генә алырга вәгъдә итә. Мондый чакта сатулашырга маһир таҗик кешесе бәяне бер тиенгә дә төшерә алмый.

Әллә “нәчәлник”нең үҗәтлеге ошап бетми, Кибриев ошбу килешүнең законлылыгы турында икътисадый җинаятьчеләргә каршы көрәш оперативниклары белән киңәш-табыш итәргә була. Аларына шул гына кирәк, гастарбайтерга үзләре 2 мең сум акча биреп, лицейга этә-төртә диярлек кертеп җибәрәләр. Хәтта тегенең киеменә оператив чаралар вакытында кулланыла торган портатив видеокамера да урнаштыралар. Шул рәвешле директор урынбасары объективка, оперлар теле белән әйтсәк, мушкага эләгә.

Хәзерге техника заманасында таныклык берничә минут эчендә хәзерләнеп бетә. Мөрәҗәгать итүченең хезмәтне саклау, сызымнар уку, таш эшләре технологиясе, материаловедение һәм башка фәннәрне “үзләштереп”, ташчы һөнәренә лаек булуы турында документны алгач, Кибриев үзенең тагын 13 якташының да шушындый ук кәгазьгә мохтаҗлыгы турында зарланып ала.

Бер бирсә бирә бит ул. 21 августта клиент 13 документны бик җәлт эшли. Аларның һәрберсе өчен 2шәр меңнән җәмгысе 26 мең сум акча урынбасар өстәл тартмасына шуа. Шул вакыт җыештыручыдан башка җан иясе булмаган коридорда аяк тавышлары ишетелә башлый. Кабинетта берничә ят ир-егет күренә. Алар тамгалы акчаларны да ала, ялган документларны җыеп, “дело”га теркиләр. Хәрәмнең ахыры яман тәмамлана. Мөхтәрәм мөгаллимгә каршы җинаять эше кузгатыла.

Бактың исә, Федераль миграция хезмәте Таҗикстан, Үзбәкстан кебек визасыз киңлек илләре гражданнарыннан мондый документны бөтенләй таләп итми икән. Моны кайбер эш бирүче оешмалар үз белдекләре белән алып килгән документлар нигезендә төзелешләрендә кирпеч сала башлаганнар.

Наил ВАХИТОВ.

Казан.

Әти җилкәсендәгеләр бозык була

20 яшьтән соң яшьләргә әти-әнисе белән яшәргә киңәш ителми. Бөекбритания галимнәре тикшерүләр үткәреп, ата-анасы янында яшәгән яшьләр алкоголизм чиренә бирешүчән, дигән нәтиҗәгә килгән.

Бөекбританиядә 20 яшьтән узган үсмерләрнең 4%ы гына ата-анасы янында яши икән. Лондондагы Королева Мэри университеты тикшерүчеләренә ышансаң, илдәге кеше сәламәтлегенә зыян сала торган җинаятьләрнең 16%ы шуларга туры килә.

Тикшерү барышында галимнәр 8 мең үсмерне сораштырган. Сораштырылучыларның психологик проблемаларына, көч куллану очракларына игътибар ителгән. Һәм нәтиҗәләр ата-анасы җилкәсендә яшәүчеләрнең җәмгыять өчен бик үк файдалы кешеләр булмавын күрсәткән. Үз көнен үзе күрүче мөстәкыйль яшьләр арасында җинаятьчеләр күпкә азрак икән.

Әлеге тикшеренүләрнең авторы психиатрия профессоры Джереми Койд сүзләренчә, мөстәкыйль яшәүче инглизләр әти-әниләре йогынтысыннан читтә. Ә аларга бергә яшәү бернинди уңай нәтиҗә бирми. Моннан яшьләр генә түгел, өлкәннәр үзләре дә зыян күрә. Әти-әнисе янында кыюсыз, юаш үсмерләр яши дигән стереотип карарны тикшерүчеләр юкка чыгара. Андыйлар, киресенчә, агрессив, таныш булмаган кешегә һөҗүм итү кебек “батырлык”ларга һәвәс, алкоголь һәм наркотик белән бик тиз дуслашып китәргә мөмкин, җенси яктан да тотнаксыз булучан.

Эльмира ХӘСӘНОВА

Кара карга – көч бирүче тотем!

Гадәттәгечә, өйгә кайтып барганда игъланнар тактасындагы бер белдерүгә күзем төште. Ә анда “Хочешь учиться магии?” диелгән. 3 ай уку 4 мең сумга төшәчәк икән. Ә беренче дәрес реклама санала, ягъни килергә теләүчеләргә бушлай. Миндә журналист кызыксынуы бар: ниләргә өйрәтәләр икән биредә, бу берәр секта ише төркем түгел микән, дигән сораулар койрык кебек тагылды үземә. Андый җирләргә барырга, куркыта, шикләндерә, әлбәттә… Тик шулай да, озак тырыша торгач, дустымны да минем белән барырга күндердем. Икенче көнне белдерүдәге адресны эзләп чыгып киттек. Бактың исә, ул бер кибет астындагы подвалда урнашкан бүлмә икән. Кайтырга дип кире борылган идек инде, тик безнең сыман кызык эзләп йөрүче кызлар гына юлыбызны бүлде. Алар да шунда бара икән. Менә шулай итеп зур булмаган бина эченә килеп кердек. Биредәге мохит күбрәк Бразилия фильмындагы сихерчеләр бүлмәсенә охшаган. Бүлмә эчендә шомлы кызгылт караңгылык, тирә-якта колонналап шәмнәр тезелеп киткән, өстәлдә дә әллә нинди вак ташлар ята, глобус шикелле үтә күренмәле шар куелган. Җитмәсә, кешенең нервысына тия торган музыка да салмак кына уйнап тора. Монда килеп керү белән, үземне җәһәннәмдә кебек хис иттем. Үрә катып, авызын ачып калган дустым кулына ябышканымны үзем дә сизми калганмын. Инде чыгып китү ягын карап ишеккә таба борылган идек, дәрес башлануын хәбәр иттеләр. Бирегә кап-карадан киенгән, иреннәрен чем кызыл төскә буяган бер ханым килеп чыкты. Ә иң гаҗәбе: аның артыннан ук зур кара каргасы очып чыкты. Нәкъ менә мистик кино инде! Дустым куркуыннан калтырый ук башлады, үзем дә аннан калышмыйм. Шулай да бер килгәч, эшнең нидә икәнен белмичә китәсе килми бит, каһәр! Почмакка барып утырып, колакларыбызны “торгызып”, тыңлаган кыяфәт чыгардык. Теге ханым лекция укый башлады. Нәрсә нидән гыйбарәт, идәндә сибелеп яткан каз каурыйлары, өстәлдәге ташлар ни аңлатканын тәфсилләп сөйләргә кереште. Кыскасы, телгә бик оста ханым булып чыкты ул. Җитмәсә, каргасы да сүзен җөпләгәндәй, аның артыннан башын чайкап, куркыныч итеп кычкыра башлады. Бактың исә, бу карга аларның көч бирүче, тотемы икән. Соңрак күрәзәчелек үк итә башлады. Аллаһыга бик ышанганга биредән әкрен генә таю ягын уйлыйбыз. Тик ничек? Дәрес бетмичә чыгып китәргә ярамаганлыгын “укытучы” баштан ук кисәтеп куйды. Имеш, бүлмәдәге аура көчсезләнә икән. Шулчак дустым кабыргама төртеп: “Әйдә, гөнаһ җыеп утырмыйк, китик тизрәк моннан. Мин авыруга сабышып чыраемны сытармын, ә син миңа чыгарга ярдәм итәрсең, килештекме?” – ди бу. Әлбәттә, мин риза, ничек кенә әле… Дустым чын артистлардан да болайрак итеп үз роленә керде. Мин дә аннан калышмаска булдым. Теге кара каргалы ханым башта чыгармаска тырышса да, дустымның “авыр” хәлен күргәч, бәладән баш-аяк дип булса кирәк, җибәрде. Ишекнең икенче ягына чыккач, күңелдән нинди авыр йөк төшкәнен белсәгез! Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтләр укый-укый, тизрәк ул тирәдән таю ягын карадык. Өйгә кайткач та, озак уйландырды бу вакыйга. динендә күрәзәчелек һәм сихер, аңа ышану, аның белән шөгыльләнү – катгый тыелган гамәл. Ике көн дәвамында теге кара карга “тынычлыкта калдырмады”. Дөрес, биредә бернинди могҗизалар булмады. Бу уен күбрәк әкияткә, ә ханым шарлатанга охшаган иде. Тик шулай да күңел тынычлык таба алмады. Мәчеткә барып, белгәннәребезне укып, Ходайдан шундый җиргә баруыбызны кичерүен сорап, хәер биреп кайткач кына, күңелгә җылы йөгерде.

Шуңа күрә сихер, күрәзәчелек белән шөгыльләнүчеләр янына бармыйк, алардан ерак торыйк. Шунда гына иманыбыз да, рухи тормышыбыз да сәламәт булыр!

Нурия ХӘМИДУЛЛИНА

Хроника

Качалмаган

Бөгелмәдә шушы көннәрдә бер подъездда хатын-кыз мәете табылды. Җинаять урынына юл тоткан сакчыллык бүлеге экипажы шаһитлардан шуны ачыклый. Берничә минут элек подъезддан шундый-шундый билгеләр белән ир кеше чыгып йөгергән. Аны эзләп китәләр. «Горгаз» оешмасы янында әлеге адәмне күреп тоткарлыйлар. Качып китәргә өметләнгән бу кешенең киемендә кан эзләре булгач, карышып торуының мәгънәсе дә калмый.

Карак тотылды

Лениногорскида урамында төнгә саксыз калдырылган югалган. Куып алып китүче – 20 яшьлек Эдуард Д. бик тиз тоткарланды. Ваз 2107 дә исән-имин хуҗасына кайтарылды.

Акылсыз аучы

Чаллыдагы 105нче Универсам янында бер хулиган 27 яшьлек егеткә пневматик пистолеттан төбәп аткан. Бичараның уң күзе яралана. Больницага озаталар үзен. Элек тә хөкемгә тартылганы булган Н. Радикны кайнар эзләрдән сакчыллык бүлегенең 1381нче патруль экипажы тоткарлый.

ТР Ведомстводан тыш сак хезмәтенең матбугат төркеме

Комментарии