- 15.08.2013
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2013, №32 (14 август)
- Рубрика: Ахырзаман галәмәтләре
Рамазан ае ахырында Русия хөкүмәте авызыннан мөселманнарны берникадәр шатландырган сүзләр чыкты. Алга таба дуңгыз асраучы кече хуҗалыклар үз эшчәнлеген туктатырга мөмкин. Бу тәкъдимне Русия хөкүмәте рәисе урынбасары Аркадий Дворкович белдерде. Ул ябык режимда эшләүче зур комплексларны гына калдырырга кирәк, ди. Әлбәттә, моны ул илдә яшәүче 20 млн мөселманнарны күздә тотып әйтмәде, анысы. Бу Африка чумасыннан (АЧС) саклануга бәйле. Инде Русиядә йогышлы авыру 58 урында теркәлгән. Татарстан өчен хәрам малны азайту сөендерергә тиеш тә бит, әмма республиканың позициясе генә аңлашылмый.
Алдан кисәтеп кую мәслихәт. Кискен йогышлы Африка чумасы барлык яшьтәге дуңгызларны һәм кабан дуңгызларын гына зарарлый. Кеше һәм башка төр хайваннар өчен ул куркыныч тудырмый. Әлеге авыруны йоктырган дуңгызларның борыныннан кан ага, корсаклары, колаклары һәм башка әгъзалары тиресендә куе кызыл төстәге, баскач тоныкланучы кан оешулары барлыкка килә. 7-10 көннән соң терлек үлә. Клиник билгеләр тән температурасы 41,5-42 градуска кадәр күтәрелүдән, аппетит югалудан, сусаудан, эч китүдән дә гыйбарәт.
ЧУМА ТАТАРСТАНГА КӨНЬЯК-КӨНЧЫГЫШ РАЙОННАРДАН КЕРЕРГӘ МӨМКИН
Татарстанда әлегә Африка чумасы теркәлгән урыннар юк. Әмма күрше Оренбург, Самарада мондый очраклар булды. Республикага куркыныч чир Көньяк-көнчыгыш районнардан керергә мөмкин ди белгечләр. Безнең юлыбыз Татарстанның иң чигендә урнашкан Баулы районына булды. Ул Оренбург, Самара һәм Башкортстан белән янәшә урнашкан.
Баулыдагы вәзгыять белән таныштырырга безгә районның авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Ринат Фәхриев шатланып ризалашты. Хәзер районда кече һәм зур хуҗалыкларда барысы 5200 баш дуңгыз бар дип исәпләнә, ди ул.
– Берәр татар авылында дуңгыз асраган хуҗалыкны күрсәтегез әле, – дигән гозергә кырт иткән җавап:
– Ничек? Татар гаиләләре ничек дуңгыз асрасын инде?
Ышанырга туры килә. Әмма эш анда түгел, районның позициясе ошады. Иртәме-соңмы чучка асрауны туктатырга кирәк, ди ул.
– Ә дуңгызны кемнәр асрый? – дим.
– Рус һәм удмурт авыллары.
– Ә алар дуңгызны бетерергә әзерме? Гасырлар дәвамында асраган милли мал-туарыннан баш тарта алачаклармы?
– Беләсезме, тик кенә ятсак, бернәрсә дә булмый. Аңлату эшләре алып барырга кирәк. Дуңгыз хакында, аның чума һәм башка йогышлы чирләргә каршы тора алмавын сөйләргә кирәк. Безнең хәзер башка юлыбыз юк, – ди Ринат Фәхриев.
КЕЧЕ ХУҖАЛЫКЛАР ДУҢГЫЗНЫ БЕТЕРЕРГӘ ӘЗЕР ТҮГЕЛ
Без удмурт авылы Урыстамакка юл тоттык. Авылдагылар сөйләвенчә, биредә һәрбер йортта диярлек дуңгыз асрыйлар. Бу ата-бабалардан калган олы гореф-гадәт, ди алар. Тик кайсы йортка гына мөрәҗәгать итмә, берсе дә абзарына кертергә кыймый. Африка чумасыннан шулай сакланабыз, ди алар. Чир турында чыккан сүзләрне шундук күршеләре белән бүлешәләр.
– Чума белән күрше Оренбургта чирләделәр инде. Хәзер бездә карантин, – дип сөйли Елена Безенова.
Безеновлар гаиләсе 4 чучка асрый. Хуҗалыкта аларның беркайчан да беткәне юк. Бу традиция генә түгел.
– Дуңгыз асрауны тыйсалар, нишлисез? Башка хайван үрчетергә алынырга әзерме сез? Чучканы зыянлы дип тә сөйлиләр, – дим.
– Белмим. Тик аңламыйм, ничек файдалы булмасын, ди?! Елына 2-3 тапкыр балалый. Берьюлы 10лап чучка алып кайта. Аннан балаларын 2 мең сумга сатам. Әмма барыбер сезгә бер гаилә дә чучкаларын күрсәтмәячәк, – дип өстәде Елена ханым. Нәкъ шулай булды да. Авылдашларының да авызыннан шундый гына җавап ишетелде.
Удмурт һәм рус авыллары Баулыда әллә ни күп булмаса да, чучка асрау белән көрәшү җиңел булмаячак. Авыл халкы моңа әзер түгел. Иртәме-соңмы дуңгызны бетерергә кирәк, – дигән девиз белән эшләүчеләргә Аллаһы Үзе ярдәмен бирсен!
ФЕРМЕРЛАР ЧУЧКА ҮРЧЕТҮНЕ ТУКТАТЫРГА АТЛЫГЫП ТОРМЫЙ
Урыстамак авылы африка чумасыннан сакланган дип әйтеп булмый. Зур хуҗалыкларда бу, бигрәк тә, ачык чагыла. Чучка үрчетүче «Колос» комплексы белән Оренбург трассасы арасында100 метрара да юк. Безнең каршыда гына да хуҗалык янында чит төбәкләрдән килеп йөрүче йөк машиналары туктап алды. Ә фермага керүгә үк тышта дуңгызлар йөгереп йөри. Бу Африка чумасы эләгү куркынычы тагын да зур дигән сүз.
– Трассадан теләсә кем бирегә килеп керә алмый. Безнең койма бар, ябык режимда эшлибез, дип башлады сүзен «Колос» хуҗалыгы башлыгы Генадий Миңнуллин. Шулай да биредә биосаклану үткәрелмәгән. Ә хуҗалыкта 1500 баш чучка бар.
– Дворкович фикерен ничек кабул иттегез? – дип сорыйм.
– Хәзер ферманы бетерүнең мәгънәсен күрмим. Баштарак хуҗалык рентабельле, табышлы иде. Әмма авыл халкына да эш бар дигән сүз. Чучка тоту биредә яшәүче халыкның милли үзенчәлеге дә. Монда һәркем гомер буе дуңгыз асрый, – дип җаваплады Геннадий Миңнуллин.
Ил хөкүмәте авызыннан чыккан тәкъдимдә дуңгыз урынына алмашка башка мал-туар үрчетү фикере дә әйтелә. Мондый мөмкинлекне кире какмаучы хуҗалыклар да бар. Күрше Николашино авылында дуңгыз үрчетү соңгы бер-ике елда табышны азайткан. Моны алар чучкага терлек азыгын табу кыенлашу белән аңлата. Әмма моңа әле хәзер генә тотынырга әзер түгелләр.
– 2012 елдан безнең 1800 баш чучка бар иде. Быел исә 1200гә калды. Азык, фураж җитми, – ди Николашино хуҗалыгы башлыгы Гөлнара Сәмикова.
– Дуңгызларны башка мал-туарга алмаштырырга әзерме сез? – дим.
– Бүген үк әзер түгел. Хәзер бозау асрый башладык. Әмма алга таба мондый вәзгыять дәвам итсә, чучкаларны бетерергә туры килердер. Аның законнары да, чумалары да куркытып тора бит, – ди Гөлнара Сәмикова.
ЗУР ХУҖАЛЫКЛАРГА ДУҢГЫЗДАН ФАЙДА ЮК!
Николашино гына түгел, башка зур хуҗалыклар да дуңгыздан файда булмауны искәртә. Сүз уңаеннан, бу Африка чумасына гына бәйле түгел. Безгә баулыларның күршесе Лениногорскида да булырга туры килде. 2 мең ярым баш чучка үрчетүче «Ялтау» агрофирмасы да соңгы вакытта кыенлыклар туу хакында сөйләде. Моңа кадәр дуңгызның тере 1 кило авырлыгы 90сумнан артык булса, хәзер Русия бөтендөнья сәүдә оешмасына кергәннән соң, бәясе 60 сум тирәсенә төшкән. Лениногорскиның чучка агрофирмасына бу бер айга 9 млн сум зыян китерә. Дәүләт субсидияләр бирмәсә, алга таба дуңгыз тотуның мәгънәсе дә калмавы бар, дип шик-шөбхәләнәләр.
Сүз уңаеннан, Лениногорскида шәхси хуҗалыклар чучка асрамый диярлек. Агрофирма 2009 елда дуңгыз балаларын сатуны бетерә. Шуннан соң әкренләп шәхси хуҗалыклар да башка хайван асрауга күчеп беткән. «Ялтау» комплексында эшчәнлек тулысынча ябык режимда башкарыла. Комплекска керү һәм чыгу өчен душ һәм башка аерым процедура үтәргә кирәк. Әмма моның белән генә Африка чумасыннан тулысынча котылу мөмкин түгел. Чирнең терлек азыгыннан да керү ихтималы бар. «Ризыкның сыйфатына беркем 100% гарантия бирә алмый», – дип өстәде «Ялтау» хуҗалыгы җитәкчесе Салих Мөдәрисов.
ТАТАРСТАННЫҢ ПОЗИЦИЯСЕ АҢЛАШЫЛМЫЙ
Татарстанда авыл хуҗалыгы предприятиеләре барлыгы 511 мең 688 дуңгыз үрчетә. Шәхси хуҗалыкларга исә 64 мең ярым чучка туры килә. Африка чумасы эләксә, кешегә зарар китермәсә дә, бу республиканың терлекчелек тармагына шактый зыян салачак, дигән сүзләр еш ишетелә башлады. Шуның белән чучкаларны мөмкин кадәр сакларга кирәк дигән мантыйкый фикер кертергә тырышалар.
Бүген республикада дуңгыз асраучыларның күпчелеге африка чумасына каршы тора алмый. Өстәвенә, Русиянең Бөтендөнья сәүдә оешмасына керүе дә терлеккә бәяләрне төшерде. Нәтиҗәдә, икътисадый яктан чучканың файдасы да юк дигән сүз.
– 500, 1000 чучка асраучы хуҗалыкларның барысы да диярлек зыянга эшли. Хәзер 20-25 чакрым арада булган шәхси хуҗалыклар эре дуңгыз комплексларына куркынычлык тудыра. Без кешене чучка асрауны туктатуны мәҗбүри бетерү турында сүз алып бармыйбыз. Аның белән очрашып, башка терлеккә алмаштыру тәкъдимен ясарга кирәк, – ди Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов.
Алга таба шәхси хуҗалыкларда дуңгыз асраучылар кими калса да, эре комплекслар тиз генә бетмәячәк. Әнә, Тукай районының Татарстан һәм Чыршылы авыллары янына урнашкан «Камский бекон» ширкәтенең дуңгыз фермалары артканнан-артып, инде күрше район Минзәләгә хәтле барып җиткән. Мөгаен, шәхси хуҗалыкларны бетереп, эре комплексларны, киресенчә, зурайтырлар гына.
Икенче яктан, «Казан, Татарстан – Русиянең ислам мәркәзе», дигән сүзтезмәләрне үзендә саклап, Кавказга бирмәскә тырышкан республика җитәкчелеге, дуңгыз асрауны туктатырга кирәк дигән сүзләрне әле әйтмәде.
Ахырдан шундый гыйбарә искә төште:
«Маймыл баласы үсеп җиткәч маймыл була, дуңгыз баласы – дуңгыз, кәҗә бәтие – кәҗә… Ә менә кеше баласы үсеп җиткәч югарыда саналган хайваннарның теләсә кайсына әверелергә мөмкин!» Милләт кайсы юлны сайлар?!
Айзат ШӘЙМӘРДӘН.
Казан – Баулы – Лениногорск – Казан.

Комментарии