- 15.07.2018
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2018, №28 (4 июль)
- Рубрика: Ахырзаман галәмәтләре
Арт утыргычтагы ир заты такси йөртүчегә барган шәпкә кинәт һөҗүм итә. Шөкер, пычак белән муенга ясалган яра тирән булмый, төп кан тамырлары һәм сулыш юлы да киселми. Шул сәбәпле 36 яшьлек ир исән кала, ә теге явыз тотыла һәм бик тә кырыс җәзага тартыла.
Вадим Еремин ул кичтә «Жигули»ен Азнакайдагы «Чатыр Тау» сәүдә үзәге янына куя. Күп тә үтми урта буйлы какча гәүдәле «клиент» килеп, шәһәр читендәге Шәйхетдинов урамындагы 10нчы йорт янына илтергә куша. Юлда ирләр сөйләшми диярлек, бары тик шул урамда яшәүче Вадим эндәшми баручы исерек юлдашыннан кайсы подъезд янына туктарга кирәклеген генә белешә. Килеп җитәрәк, муенының уң ягына очлы үткен әйбер кадалуын тоеп, кисәк тормозга баса, сул кулы белән пычакка ябыша ул. Ләкин теге пычакны тартып ала да, туктап өлгергән машинадан чыгып, янәшәдәге ташландык бакчаларга таба чаба. Кызулык белән В.Еремин да аның артыннан ташлана, әмма киселгән сул кулы, бигрәк тә муеннан аккан кан туктарга мәҗбүр итә аны.
Ашыгыч ярдәм Еремин әйткән «Гурман» кафесы янына бик тиз килеп җитеп аны сырхауханәгә алып китә. Бәхетенә, суд-медицина экспертизасы аның сәламәтлегенә җиңел зыян китерелгән дип таба. Җинаять эше дә күп дигәндә ике елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган маддә буенча кузгатыла. Эзләү-тикшерү эшләре исә берничә тапкыр туктатыла, чөнки узган елның 11нче октябрендә һөҗүм итеп качкан кеше өч айдан соң гына тотыла. Гыйнвар ае азагында экспертиза зарар күрүченең машинасындагы дистәләгән эзләрнең берсе 1989нчы елгы Дамир Хәсәнов дигән кешенеке дип таба. Ошбу ир-егеткә карата 2016нчы елда кыйнаган һәм үтерү белән янаган өчен эш кузгатыла, зарар күрүче соравы буенча ул җинаять җаваплылыгыннан азат ителә, әмма бармак-кул эзләре үрнәкләре картотекага кертелгән була.
Рәсми мәгълүматларда ул өйләнгән, ике бала атасы санала. Әмма соңгы вакытта гаиләсеннән аерым, Азнакайдагы әнисе фатирында яши. Барып чыккан эчкече түгел үзе, «Холдинг-Групп» җәмгыятендә шофер булып эшли. 11нче октябрьдә нәрсәгә кәефе кырылуы билгесез, әмма эштән соң күңелен хәмер белән күтәрергә керешүе хак. Әйтүенә караганда, берүзе өч литр сыра, ике ярты аракы эчеп бетерә, тәмам исергәч, шәһәр урамнарын урап кайтырга була. Һәм уң оекбашы эченә зур булмаган пычак кыстыра.
Тикшерү комитетының аеруча мөһим эшләр буенча тикшерүчесе Раил Газетдинов аның коралланып урамга чыгу һәм гомерендә беренче тапкыр күргән такси йөртүчегә тиктомалдан һөҗүм итү сәбәпләрен ачыкларга тырыша. Ләкин тоткарлану белән гаебен танып күрсәтмә биргән Д.Хәсәнов үз гамәлләрен аңлатып бирә алмый, аек булсам алай кыланмас идем, дип, барысын да исереклеккә сылтый. Ләкин, исерекне дә чыгырдан чыгарган сылтау була, гадәттә. Хәсәнов исә: «Машинада барганда йөртүчегә пычак белән кадау теләге туды», – дип тора. Аның бернинди нигезсез-сәбәпсез эшләнгән җинаяте, ахыр чиктә, хулиганлык ниятеннән кылынган гамәл дип табыла. Ләкин Раил Газетдинов, пычакның җан җир дип йөртелүче хәтәр урынга кадалуын исәпкә алып, гадиләштереп әйткәндә, җинаятьне барып чыкмаган үтерү дип саный һәм Дамир Хәсәновка 8дән 20 елга кадәр, хәтта гомерлеккә иректән мәхрүм итү каралган гаепләү белдереп куя.
Гаепләнүче исә үтерү ниятем булмады, дип бара. Ләкин Азнакай шәһәр судында аның бу белдерүләре исәпкә алынмый диярлек. Чөнки сәбәпле-сәбәпсез балта-пычак яисә башка әйбер тотып кешегә ташланучыларга карата законнар кырыс хәзер. 25нче апрельдә Азнакай суды чынлыкта җиңел тән җәрәхәте ясаган Д.Хәсәновны, кеше үтерүгә омтылыш ясауда гаепләп, 8 елга ирегеннән мәхрүм итәргә карар кылган иде. 26нчы июньдә әлеге эшкә Татарстан Югары судында нокта куелды, яклау ягы мөрәҗәгате канәгатьләндерелмичә, Азнакай хөкемдары карары үзгәрешсез калдырылды.
Наил ВАХИТОВ,
Азнакай шәһәре

Комментарии