«Серләрен үзләре белән алып киттеләр»: Балтачта яшәүче ир хатынын балта белән сугып үтергән, үзе асылынган

«Серләрен үзләре белән алып киттеләр»: Балтачта яшәүче ир хатынын балта белән сугып үтергән, үзе асылынган

27нче июнь көнне Балтач районы йортларының берсендә җан өшеткеч фаҗига була. 41 яшьлек Марсель Төхвәтуллин хатыны Рәсимәне балта белән чабып үтерә, соңрак үзенә дә кул сала. Шунысы да аянычлы, бу кайгы мәрхүмнәрнең кызлары Айгөлнең чыгарылыш кичәсе алдыннан була. Мәктәпне алтын медальгә тәмамланган кыз бу көнне зарыгып көтә. Тик бәйрәм рухы күз яшьләре белән алышынган.

«ӨЙНЕ ҖЫЕШТЫРЫП ҖИТЕШСӘМ ЯРЫЙ, ДИГӘН»

Балтачка кайткач та ире кулыннан үлгән ханымның бертуган апасы Римма Гыйниятуллинаны эзләп таптык. «Буласы булган инде, минем хәзер беркемне дә гаеплисем килми. Кияүнең әнисе – кодагыебыз белән аралашып торабыз, аның күңеленә тиярдәй сүз әйтәсем килми. Ул да баласын үстергәндә: «Кеше үтерүче бул, хатыныңны балта белән чап», – дип өйрәтмәгән бит. Бу фаҗига киявебезнең көнчеллеге аркасында гына килеп чыкты», – дип башлады ул сүзен.

– Марсельгә кияүгә чыкканда сеңлемә 17 яшь кенә иде. Ни өчендер әни булачак кияүне бик өнәп бетермәде, аңа кияүгә бирәсе килмәде Рәсимәне. Тик яшьләр бер-берсен бик яраткач, араларына керә алмадык. «18 яшең дә тулмаган бит әле, уйлап бетер», – дип тә караган идек – ашыкты ул кияүгә чыгарга. Шулай итеп, кавышып куйдылар. Башта шуның кадәр яхшы яшәделәр. Көнләшү-мазар ишетелмәде, ызгышканнарын да белмәдек. Бер-бер артлы уллары һәм кызлары туды Тормышлары түгәрәк иде…

Римма апаның кияве турында начар сөйлисе килми иде, тик Балтачта йөргән имеш-мимешләргә караганда, ир хатынына кул күтәргән, «мине берәр нәрсә эшләтә инде бу», дип, мәрхүмә һәрдаим куркуда яшәгән. Шуңа күрә әңгәмәдәшемә: «Сеңлегез кыйналып яшәгән дигән сүзләр дөресме?», – дип сорау бирдем.

– Кул күтәргән вакытлары булды анысы. Безнең әни: «Гел башын төйде инде ул аның», – дип сөйли. Бервакыт: «Үтерә мине, килегез!» – дип, сеңлем безгә шалтыратты. Ирем Җәүдәт белән баргач: «Кеше гаиләсенә ник тыкшынып йөрисез?» – дип, кияү миңа пычак та терәгән иде. Кызу канлылыгы бар иде аның. Ураза аенда авыз ачтыру өчен аш уздырган идек, шунда сеңлем белән табынны бергә әзерләдек. Сөйләшәсең бит инде ул гаилә хәле турында да. Рәсимә әйтте: «Апай, Марсель миңа гел әйтә: «Әйдә, икәү чыгып асылыныйк»,– ди. «Нишләп мин асылыныйм, балаларым бар бит минем», – дип җавап бирдем», – дип сөйләп торган иде.

Әңгәмәдәшем сеңлесенең җаны кыелган көнне яхшы хәтерли. Үзе күреп тормаса да, сеңлесенең көн дәвамында нәрсәләр белән шөгыльләнүен, ни эшләр майтарып йөрүен дә, яхшы белә ул.

– Үләсе көнне сеңлем элеккеге танышы белән күрешкән булган. Ул танышы аның янына су счетчигын тикшерергә кергән булган да, шунда сөйләшеп киткәннәр. «Марсель минем арттан иртәдән бирле «үтерәм», дип йөри инде. Өйне җыештырып чыктым, мунчаны гына җыештырасы калды», – дип әйткән. Гүя, өлгерсәм ярар иде, дип, эченнән уйлап йөргән. Шулай да гомер буе бергә яшәгән, ике бала бүләк иткән иренең үзен үтерәчәгенә ышанмаган булгандыр ул, дип уйлыйм.

Римма апа әйтүенчә, сеңлесенең үлеме турындагы хәбәрне ул ире шалтыраткач белеп алган. Кайгылы хәбәрне әйтү өчен, шундук әниләре янына юл тоткан. Сүзне кайдан башларга белмичә, озак иза чигә ул. «Әни, безнең кияү китеп барган бит әле», – дигән дә, җанының әрнүенә чыдый алмыйча, әнисен кочаклап, елап җибәргән.

– Әни шунда миңа карап торды да: «Үзе генә үлмәгән ул, башта кызымны харап иткәндер, аннан соң гына үзе асылынгандыр», – диде. Әле бу вакытта нәрсәләр булганын без төгәл генә белми идек…

«ГАРАЖДА УТЫРЫП КАЛГАННАР ИДЕ»

Әнисе белән әтисе үләсе көнне 18 яшьлек Айгөл аны-моны сизенми. Гадәттәгечә, мәктәптән кайта, әнисе белән тормыш-көнкүреш мәшәкатьләре турында сөйләшә, бәрәңге бакчасына чыгып чүп утарга кирәк, чыгарылыш кичәсенә барыр алдыннан тырнакларыңны ясатырбыз, дип план кора әни кеше. Шул вакыт Айгөлнең телефонына әбисе шалтыратып, үзләренә кунакка чакыра.

– «Әбиләреңдә озак торма, мунчаны җыештырасы бар», – дип озатты мине әни. Үзе ул мин чыгып киткәндә әти белән тыныч кына нәрсә хакындадыр гараж янында сөйләшеп басып калган иде. Аларның ни турында сөйләшкәннәрен мин ишетмәдем. Аны-моны уйлап тормастан, әбигә киттем. Кайткач, барыбер мунча җыештырасы була, монда гына ашап китим әле дип уйлап, әбидә чәй эчтем, табак-савытны юып, өстәлләрне җыештырып куйдым. Мин өйгә кайтып җиткәндә барлы-юклы 1 сәгать вакыт та үтмәгәндер. Кайту белән, иң беренче өйгә кердем, әни анда юк иде. «Әһә, мунчаны җыештыра башлаган икән, болай булгач», – дип уйлап, мунчага бардым – анда да юк. Соңыннан, әти белән гаражда сөйләшеп калганнар иде бит дип, шунда юнәлдем. Әнине канга баткан хәлендә гараж идәнендә, әтине асылынган килеш түшәмдә күрдем…

Алга таба нәрсәләр булганын кыз үзе томанлы хәтерли. Ләкин менә Төхвәтуллиннар өеннән ерак та түгел каз бәбкәләре саклап утырган Камилә исемле кечкенә кыз Айгөлнең үрсәләнеп кычкыруын, «әни, әни», дип бертуктаусыз кабатлавын ишетеп, өнсез кала.

– Айгөл апа «Әни!» дип, шундый каты кычкырды, мин куркып киттем. Бәлки, аны әнисе орышадыр, шуңа кычкырадыр, дип уйладым башта. Ә ул һаман кычкыра да кычкыра. Мин әби янына йөгереп кердем дә, «Әби, чыгып кара әле, анда күршедәге отличница Айгөл апа нәрсәгәдер кычкыра», – дидем. Әби тизрәк Айгөл апаларга китте, – дип сөйли.

Мәрхүмнәрне кызларыннан соң икенче кеше булып күрүче – нәкъ менә шул күрше әби була да инде. Ишек алдына килеп кергәч, нинди күренеш алдында калуын энәсеннән җебенә кадәр хәтерли ул:

– Мин килеп кергәндә монда кан иде инде, дип, гараж ягына ымлады күршедә яшәүче Нурания апа – Рәсимә йөзтүбән капланган, бер кулы читкә киткән, икенчесе гәүдәсе астында калган, башы уң якка таба карап калган, ә яулыгы гел кан гына. Каршымда ук Марсель да асылынган килеш бауда эленеп тора иде. «Рәсимә, Рәсимә», – дип эндәштем. Ул әле җылы иде, тәне эп-эссе. «Кызым Айгөл, әниең исән, хәзер ашыгыч ярдәм чакыртабыз, әниеңне алып калабыз, борчылма», – дидем. Өйгә чабып кереп, табиблар чакырттым, аннан гаражга кире килдем. Карыйм: Рәсимәнең тәне селкенеп торган шикелле. Аның мускуллары гына тартышкан инде. Ашыгыч ярдәм тиз килеп җитте, тик: «Нурания апа, икесе дә үлгәннәр инде, булырдай түгелләр. Рәсимәне дә коткарып булмый, ул аның муенындагы «сонная артерия»сен өзгән бит», – диделәр.

Мәрхүмәнең яралары әллә ни тирән дә булмый үзе. Ир аның баш артына һәм муенына чапкан, кулындагы балтасы утын яра торган түгел, кечкенә балта булган, тик бу хәл турында сөйләүчеләрнең, җинаятьне эшләгәнче, ир шактый яхшылап әзерләнгәндер, дигән шикләре бар, чөнки балта шуның кадәр үткен итеп үткерләнгән була ки, Рәсимә Төхвәтуллинаның чәчләре урталай киселеп кергән була. «Чәчне чабып кара син – болай гына чабып булмый аны», – дип аңлаттылар миңа.

«ӨЙГӘ БАШКА ИР-АТНЫ КЕРТМӘ!»

Бер үк көнне әтисез дә, әнисез дә калган балалар хәзер үткәннәр белән яши кебек. Тормышлары икегә бүленгәндәй. Әнә шуңамы, булган хәлләргә ышана да алмыйлар, үзләренә күрә бер үкенеч хисе дә кичерә алар.

– Соңгы арада әти бик үзгәргән иде, – дип сөйли мәрхүмнәрнең ятим калган кызлары Айгөл, күзләрендә мөлдерәгән яшьләрне тыярга тырышып. – Әллә ничек кенә тупасланды ул. Мин аның үзенә дә әйттем: «Әти, бик әшәкеләндең син, миңа да ямьсез итеп эндәшәсең», – дидем. Чебеннән фил ясый торганга әйләнгән иде ул. Минем аны гаепләп сөйләвем түгел, ничек бар, шуны сөйлим. Менә хәзер бер генә әйбер өчен үкенәм: никләр әбиләргә китеп бардым икән, дим.

Безнең сүзгә Төхвәтуллиннарның 3нче курста укучы уллары Рәсил дә кушыла:

– Әйе, үзгәрде шул. Үләсе көнне, әти белән иртән өстәл артында бергә утырган идек. Шунда әйтә бу миңа: «Улым, әгәр дә бүген мин асылынып үлсәм, син бу өйгә башка ир-атларны кертмә, миңа шушыны вәгъдә итеп, сүз бир!» – ди. «Әти, җүләр сатма инде, хатын-кыз өчен шулай бетеренәләрме!», – дип әйттем. «Әниең – минем өчен хатын-кыз түгел, ул минем 20 ел бергә гомер иткән хатыным!» – диде. Ул аны гомер буе көнләп яшәде, башкаларга китәр, дип курыкты. Булган хәлләргә әле дә ышана алмыйм, менә-менә кайтып керерләр шикелле… – әтисе белән әнисе турындагы хәбәрне ишеткәч, Рәсил үзен ирләрчә, кулда тота. Үксеп еламый, тик шул ук вакытта, күзендә яше дә бетми аның. Туганнары егетнең сабырлыгын әнә шулай тасвирлый.

…Фаҗига булганнан соң, социаль челтәрдә таралган тагын бер мәгълүмат, төгәлрәк әйтсәк, фараз турында тулырак сораштырдым. Янәсе, Рәсимә Төхфәтуллина иреннән күптән китәргә теләп яшәгән. Аның гел кыйналып яшәвен күреп, бер ир: «Тилмермә, яшәмә аның белән, әйдә, балаларың белән кил», – дигәч, очынып бер иргә барасы булган, кызының чыгарылыш кичәсе җиткәнен генә көтеп йөргән, имеш. Бәлки шушы яңалыкны иренә әйткәндер дә, тегесе көнләшеп, шуңа балта белән чапкандыр? Тик бу сүзләрне мәрхүмәнең апасы Римма ханым кире кага.

– Бу – урам әкияте. Медик булгач, бер иптәш кызын алып, әнинең авылындагы бер айнымас исереккә система куярга төшкән булган ул. Исерек ни сөйләмәс, теләсә нәрсә лыгырдагандыр: «Әйдә, үземә алыйм әле сине», – дигән булгандыр. Шуны кибеткә төшеп сөйләгән ахрысы инде. Шул сүз генәдер ул. Рәсимә беркайчан да чит ирләр белән йөрмәде, хәтта ул якка борылып карарга да курка иде. Кая гына барса да, ире көнче булгач, балаларын ияртеп йөрде. Бала булган җирдә бозыклык булалмый бит инде, килешәсездер…

Бу фаҗига нәрсә аркасында килеп чыккан соң шулай булгач, дигән сорауга, җавапны мәрхүмнәрнең якыннары әле дә эзли. Тик аның табылуы гына шикле. Әллә ирнең кайчандыр башлаган эшен ахырына җиткерәсе килгәнме, дип уйлаучылар да бар, чөнки моңа кадәр 3 мәртәбә асылынмакчы булып караган инде ул, берсендә хәтта баудан хатыны үзе кисеп төшергән булган. Тик эшен ахырга җиткергәндә, яраткан кешесен ятларга калдырып китәсе килмәгәндер, мөгаен. Марсельнең әнисе – Нурия апа бу кайгыны бик авыр кичерә, хәзерге вакытта ул ятим балалар янында яши, йортларына күз-колак булып тора, балаларга терәк булырга тырыша.

– Рәсимәнең минем янга килеп, зарланып йөргәне булмаса да, белә идем: малайның көнчелеге бар иде. Кул күтәргән чаклары да булгалады. Тик менә болай башта хатынын үтереп, соңыннан үзе ник асылынгандыр Марсель улым, һич аңламыйм. Араларында нәрсә дә булса булгандыр инде, күрәсең. Хәзер белеп тә булмый инде: серләрен үзләре белән алып киттеләр. Минем башыма сыймый бу хәл, әле дә ышана алмыйм. Балаңны начар булсын дип үстермисең дә бит, ә менә ничек килеп чыга. Бу җинаятен эшләгәндә исерек булмаган ул – айнык килеш эшләгән диләр. Үзем белән алып китим, дигәндер инде киленне… Эх… Ятим калган оныклар кызганыч хәзер!

Әйе, әти-әнисез калган балалар икесе дә студентлар булачак. Айгөл – быел беренче курска бара, абыйсы Рәсил – 4нче курска. Алар хәзер рухи гына түгел, матди ярдәмгә дә бик мохтаҗ. Чөнки әти-әниләреннән калган 250 мең сумлык кредитларын каплау да шушы ике бала өстенә калган. Газета укучыларыбыз арасында балаларга авыр вакытта ярдәм кулын сузарга теләүчеләр булса, Сбербанк аша 4276 6200 29776675 номерлы картага (Рәсил Төхвәтуллин исемендә) акча күчерә аласыз, яки редакциябез белән элемтәгә керү мөмкинлеге бар.

…Төхвәтуллиннарның йортлары чын мәгънәсендә бушап калган кебек… Ишек алдындагы эт өрми дә, тавыш та чыгармый: бары тик хуҗаларын зиратка алып киткән вакытта гына шундый ярсып, җан ачысы белән өргән, күзләреннән яшьләре аккан. «Ник аларны алып китәсез?» дигән кебек, ул әле бер, әле икенче кеше ягына ыргылган. Йорт хуҗалары үлеменнән соң мәчеләре дә китеп югалган. Бу ике үлемнең чын сәбәбе мәңгелек сер булып калыр. Авыр кайгы кичергән туганнарының, балаларының хәсрәтләрен уртаклашабыз!

Айгөл ЗАКИРОВА

Казан-Балтач-Казан

Комментарии