Муниципаль мошенниклар

Заманында җирле үзидарә органнары эшчәнлеген камилләштерәбез дигән булып, алар исемен үзгәрттек тә озын-озын атамалар китереп чыгардык. Әйтергә дә, язарга уңайсыз булганга, яңа сүзләр уйлап таптык. Шул рәвешле СМС (җирле үзидарә советы), МР (мунициапль район), МУ (муниципаль учреждение) кебек мыраулар, мөгерәүләр хәтерләтүче килешсез хәреф вә аваз тезмәләре пәйда булды.

Әйтергә кирәк, аларның кайберләренең исеме җисеменә туры килде. Фәлән шәһәр һәм төгән муниципаль район (МР) хакимиятләрендәге идарә, бүлекләр урынына барлыкка килгән МУларны, мәсәлән, сыер кебек савып булуы ачыкланды. Икътисадый җинаятьләргә каршы көрәш органнары ачкан фактлар шуны раслый. Без исә Азнакай белән Алабуга калаларындагы ике МУ “тәҗрибә”сенә тукталыйк.

Искәртик: муниципаль учреждение, элеккеге бүлек һәм идарәләрдән аермалы буларак, берникадәр мөстәкыйльлек һәм бәйсезлеккә ия. Чөнки аның исәп-хисап счеты бар, димәк ки, керемне дә, чыгымны да үзе саный. Аннан кала, хезмәт хакы, коммуналь, транспорт, командировка һәм башка чыгымнар өчен акчаны казнадан алмыйча, үзе каплый, ягъни мәсәлән, акча эшләп, үз көнен үзе күрә. Шул ук вакытта идарә органы булып кала, димәк, акча эшлим дип колхозга мөгерәүче хайваннар үрчетергә дә бармый, кирпеч салырга да керешми.

Азнакай шәһәр һәм МР (мунициапль район) хакимиятенең “Капиталь төзелеш идарәсе” дигән муниципаль учреждение җитәкчесе Ф.Г. (модадан калышмау йөзеннән, исем-фамилиясен кыскарттык), мәсәлән, бер елны галәмәт зур табыш ала. Хәтта барлык чыгымны түләгәч тә, счетта 2,5 млн сум акча кала. Әлеге сумма, әлбәттә ки, җир казып табылмаган, башлыча, имзалау, мөһер сугу, ягъни төрле кәгазьләрне раслау өчен каралган законлы түләүләрдән җыелган. Бу яктан караганда, МУ башлыгы Ф.Г.ның намусы чиста.

Билгеле, дөнья күргән тәҗрибәле җитәкче әлеге җыемнарның шәһәр һәм муниципаль район ихтыяҗларына, иң беренче чиратта, аларның үсеше өчен тотылырга тиешлеген белми түгел. Шуңа күрә дә шәһәр кесәсенә керергә җыенмый. Ләкин ошбу симез калҗадан үзенә өлеш чыгармыйча калырга да яхшысынмый. Ни дисәң дә, тир түгеп тапкан акча бит.

Шәһәр казнасына зыян салмыйча гына үз кесәңне калынайту планы тиз өлгерә. Ф.Г. 2 миллионны астыртын гына әйләнешкә чыгарырга һәм 10% өстәмә керем белән кире кайтарырга дигән карарга килә. Шулай иткәндә, 200 мең сум чиста табыш керә. Акчага мохтаҗ кешеләр күп булганга, клиент тиз табыла. Исем-фамилиясенең баш хәрефләрен генә алсак, тагын Ф.Г. килеп чыга. Шуңа күрә аның Фаварис Гарипов икәнен әйтми булмас.

Алтмыш ягына чыккан Ф.Г. ошбу яшь егеткә ышанып та бетми, бугай. Юкса ялган килешүләр төзеп тормас иде. Бернинди тендер үткәреп тормыйча гына, бу Гариповны халык телендә кыскартып РДК дип йөртелүче район мәдәният йортына 2050000 сумлык кухня җиһазлары кайтарту йөкләнгән килешүгә кул куйдырта. Шул рәвешле заемщикка акчаның дәүләтнеке икәнен төшендереп куя. Шаярырга ярамый, янәсе. Әлбәттә, бу МУда эшләүчеләр күзенә төтен җибәрергә дә тиеш була.

Чынлыкта, сүз мәдәният йортына ярдәм күрсәтү турында бармый. Гарипов күчерелгән акчаны үз кирәгенә тотып, процентлары белән кайтарырга тиеш була (РДКга сәүдә мебелен “Азнакайнефть” идарәсе алып бирә). Ләкин Ф.Г.ның баер көне килми дә килми. Тора-бара Фаварис, күрәсең, акчаның хакимиятнеке түгел, ә Ф.Г. карамагындагы мөстәкыйль муниципаль учреждениенеке икәнен чамалап, теге алу-сату килешүенә кул куюын да кире кага, акчаны кайтарырга да уйламый. Чөнки МУ җитәкчесе хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итәргә шүрләр дип исәпли.

Ләкин Ф.Г. куркаклардан түгел. Җирле милиция, прокуратурага әйтеп хур булмас өчен, Әлмәткә бара һәм андагы Федераль иминлек хезмәтенә (ФСБ) мөрәҗәгать итә. Ләкин монда дәүләте нигезләрен какшатырга омтылыш ясау гамәлләре күрмәү сәбәпле, гаризаны Азнакай прокуратурасына кайтаралар. Шәһәр прокуроры Фәнис Сәлимов тиешле органнарны күтәрә. Эш зурга китә.

Эчке эшләр бүлегенең икътисадый җинаятьләргә каршы көрәш бүлекчәсе җитәкчесе Рафаэль Әюпов, Прокуратура каршындагы тикшерү комитетының Азнакайдагы өлкән тикшерүчесе Азат Сәеткулов, ОБЭП оперативниклары эшнең асылына тиз төшенә. Тиздән беренче класслы юрист А.Х.Сәеткулов муниципаль учреждениене “саварга” җыенган җитәкчегә карата РФ Җинаять кодексының вазифаи вәкаләтләрне явыз максатта куллану турындагы коррупция маддәсе буенча кузгатылган эшне тикшерергә керешә. Бу инде аның эшеннән колак кагуын да аңлата.

Фаварис Гарипов исә мошенник дип табылып, җинаять эше судка җибәрелә. 2 млн өчен аңа бик кыйммәт түләргә туры килә. Дәүләт гаепләүчесе – шәһәр прокурорының өлкән ярдәмчесе Нәгыйм Әюпов аны 11 елга ирегеннән мәхрүм итүне сорый. Хөкемдар исә 6 елга гомуми режимдагы колониягә җибәрергә дигән хөкем карары чыгара.

Шушы көннәрдә Азнакай шәһәр суды “Капиталь төзелеш идарәсе” муниципаль учреждениесе җитәкчесе эшен карауны төгәлләде. Район һәм шәһәр хуҗалыгын үстерүдә куйган хезмәтләрен исәпкә алып булса кирәк, 1956 елда туган Фәрхәт Гайсин 86 мең сумлык штрафка хөкем ителә.

Ә Гарипов эше әле дәвамлы булырга мөмкин икән. ОБЭП җитәкчесе Рафаэль Әюпов хәбәр итүенә караганда, аның тагын бер кешене ярты миллионга “ыргытуы” ачыкланып, тикшерү эшләре башланган. Моңа өстәп, МУдан күчерелгән теге 2 миллионның да кире кайтармавын әйтеп үтәргә кирәк.

Азнакайда ике ир-ат үзара дуслык таба алмау аркасында “яна”. Ә менә Алабугадагы “муниципаль заказ хезмәте” дигән МУ директоры баш хисапчы һәм икътисадчы белән иңгә-иң торып, бердәм рәвештә урлый. Ләкин ошбу хилафлыклары барыбер милициягә барып ирешә.

Оперативниклар, иң әүвәл, 2007 елда ук 162 мең сум акча күчереп алган биниһая күп чүп савытлары, электр чәйнекләре һәм башка шундый көнкүреш кирәк-яракларын таба алмыйча изалана. Аннан соң, ошбу товарны эзләүнең бушка вакыт уздыру икәнлеге мәгълүм була. Чөнки заказ бирүче МУ заказны инде 2006 елда ук “үлеп”, мөһерләре югалган “Интер” дигән фирмага ясаганнары ачыклана. Тикшерә торгач, товар, касса документларының да ясалма булуы беленә.

1978 елда туган директорның хакимият тарафыннан контроль булмаудан файдалану тәҗрибәсе шактый бай булып чыга. Әйтик, шул ук 2007 елда ул икътисадчы кызга МУ хезмәткәрләрен Мәскәүгә командировкага җибәрү турында боерыклар язарга кушып килә. Шунысы хикмәтле: башкалага “барып кайткан” ир-егетләрнең күбесе бу хакта белми дә кала икән. Ә бухгалтериядә алар исемендәге командировка таныклыклары да, Мәскәүнең “Измайловка”, “Москвичка” кунакханәләрендә яшәвен күрсәтүче финанс документлары да пөхтә итеп теркәлеп бара. Иң мөһиме шунда: алты ай буена туктаусыз Мәскәү юлын таптаган 8 хезмәткәр (шул исәптән, директор үзе һәм экономист), муниципаль учреждениенең 187 мең сум акчасын сарыф иткән булып чыга.

Әлбәттә, оперлар ошбу акчаның кая киткәнен, дөресрәге, кем кесәсенә кергәнен тиз ачыклый. Китерелгән зыян 349 мең сум тәшкил итә. Алабугада да шул ук вазифаи вәкаләтләрне явыз максатта файдалану һәм мошенниклык очраклары буенча җинаять эшләре кузгатыла.

Күрәсең, ошбу оешмаларны ешрак тикшерергә кирәктер. Шулай иткәндә, урыннарда иң кирәкле эшләр өчен дә акча җитмәү сәбәпләре бетерелер, бәлки. Мондый МУлар да, аларда эшләүче ММнар, ягъни мәсәлән, муниципаль мошенниклар, ай-һай, күп бит…

Йөз тәңкәгә – мең бәла

Угры дигән хилаф кәсеп ияләре арасында күпләп урлаучылар да, ваклап чәлдерүчеләр дә бар. Кем ничек булдыра ала, кыскасы. Ләкин тотылгач, тегеләре дә, болары да башларына бәла ала. Эләгүгә килгәндә, юк кына караклык аркасында хур булучылар күбрәк. Бусы аерата үкенечле инде аның.

Казандагы 16нчы һөнәри лицейда мастер булып эшләүче Светлана К. йөз тәңкәгә мең бәла алган әнә. РФ Җинаять кодексының үзенә ышанып тапшырылган чит мөлкәтне үзләштерүче яисә туздыручыларга карата кулланыла торган 160нчы маддәсе нигезендә, серләренә өйрәтүче останың шәкертләренең барлы-юклы стипендиясеннән ай саен берәр йөзлекне “кысып” калуы фаш ителгән.

Әлбәттә ки, педагогик коллектив әгъзасы буларак, ул укучыларны күзгә карап таламаган, ә бәлки, оялып-тартынып, ышандырырлык сылтаулар табып кына алдаган. Әйтик, лицейны саклый торган оешманы тоту өчен кирәк дип, халкыннан ясак җыйган. Ышанган яшьләр остазларына.

Ә менә икътисадый җинаятьләргә каршы көрәш оперативниклары ышанмаган. Чөнки сакчыларны тоту өчен чыгымнарның уку йорты тарафыннан каплануын белгән. Әлбәттә, мөгаллимәне йөз сум өчен түгел, бераз артыграк сумманы кесәсенә салган өчен якасыннан алганнар. Ил төкерсә, күл җыела дигәндәй, студентлар да ай саен йөзәр сумлап төкерә торгач, 30 меңгә якын хәер җыйганнар икән.

Халык телендә “Весовой контроль” дип йөртелүче “Юл хәрәкәте хәвефсезлеге” дәүләт учреждениесе хезмәткәре исә бер мең тәңкә алып эләгү сәбәпле, Җинаять кодексының тагын да кырысрак маддәсенә “азык” була.

Каһәр суккан көнне ул -Сарман юлындагы Юлтимер авылы тирәсендә постта торып, йөк машиналары хәрәкәтен ныклы контрольдә тота. Әлбәттә, биниһая зур күләмле һәм авыр йөк салган аның яныннан тоткарлыксыз үтеп китә алмый. Беренче категорияле белгеч урынын биләүче И.Хәбибуллин шунда ук шоферның ошбу йөкне йөртү өчен рөхсәте булмавын ачыклый һәм тупас кагыйдә бозу очрагы буенча беркетмә төзергә тиешлеген әйтә.

Гадәттә, мондый чакта шоферларның күпчелеге сандугач булып сайрый башлый. Әлеге дәү транспорт чарасын йөртүче дә ошбу күңелсез хәлдән ике якка да файда китерердәй ысул белән “егетләрчә” чыгу юлын тәкъдим итеп “җырлый”, ягъни “кәгазь пычратып” тормастан, бер мең тәңкә бәрабәренә дусларча аерылышырга үгетли. Һәм, морадына ирешеп, тәки җанын эретә тегенең.

Ләкин теге меңлек Хәбибуллин кесәсенә кереп урнашкач күп тә үтми, пост янында ике алыптай ир-егет пәйда була. Болары икътисадый җинаятьләргә каршы көрәш идарәсенең Әлмәттәге районара бүлеге оперативниклары икән. Ул арада ике пүнәтәй калкып чыга. Теге акчаны чыгарып салырга туры килә. Бактың исә, меңлеккә алдан ук “ришвәт” дигән шомлы сүз сырланган булган икән.

Бу инде оперативниклар аны сагалап торган, документсыз шоферны аның янына махсус һәм алдан хәзерләп озаткан дигән сүз. Димәк ки, Юлтимер янында кәсеп итүченең үз кесәсенә “эшләргә” яратуы турында белгәннәр. Шофер халкының теле тик тормый бит аның. Кемгә һәм күпме төртүләре турында фикер алышып тора алар. Ә оперлар әллә кайдан ишетергә сәләтле.

Шуңа күрә, җинаять эшендә бер мең сум турында гына сүз барса да, аның бу бердәнбер хилафлыгы дигән сүз түгел.

Сәхифәне Наил ВАХИТОВ әзерләде.

Комментарии