Тотса мәскәүләр якаң

И әби-бабайларым минем! Сез, күп сөйләшмә, телең кыскарыр, дип әйтеп калдырган идегез бит. Картлар әйткәнне санга сукмыйча, «сам знаю» дип кенә җибәрәбез шул. Шартнамә төзедек, бәйсез булдык, арганчы эшлибез дә, туйганчы ашыйбыз, дип шапырындык. Шартнамәбез артнамә генә булып чыкты. Күп сөйләштек, кирәкмәгәнне эшләдек. Авылларыбызны саклап, үстереп, ана телебездә белем алып, юллар салып, йорт-җирләр төзеп салмак кына яшәп ятасы урынга, әллә кая ашкындык. Дөньяны тарсындык, теге дөнья турында күбрәк уйлый башладык. Янәсе, гарәп илләрендә икән дөреслек, гарәпчә белү кирәк икән, дидек. Намазга тезләнүне генә изге эш санадык. Ә изге эш – ана телеңне саклау, туган җиргә ихтирам икәнен аңлап бетермәдек. Өлкәннәр кисәтмәде түгел, кисәтте. Гомәр Бәширов ачыктан-ачык язып чыкты: «Каш ясыйм дип, күз чыгара күрмәгез», – диде.

Бер дә кирәкмәгәнгә алфавит алыштырырга тотындык. Аның схемаларын эшләдек. Ә алфавит телнең тышчасы гына бит ул. Бер гасыр эчендә өч тапкыр алфавит алыштыру бер генә халыкта да булмаган. Милли университет ачарга тырышып карадык. Аны Минтимер Шәймиев та күтәреп алган иде. Бүген татар теле аяныч хәлгә калгач, Милли университет кирәге тагын калкып чыкты. Хыял гына бу. Мөмкин булганда эшләмәгәнне, вакыт узгач, эшләп буламы? Мәктәптә татарча укымаган бала университетта татарча укый аламы? Русиядә сәяси һәм икътисади хәл катлаулы. Аның чишелеш юлын таба алмаганга, милли телләргә ябырылдылар да инде. Янәсе, бездәге акылсызлыкны милли телләр тудыра икән. Мәскәүгә триллион сумга якын акча биреп барган Татарстан халкының милли телдә белем алу хакы юк. Без, чынлап та, ахмактыр инде. Борын тутырып, зарарлы һаваны сулыйбыз да, авызыбызны йомабыз. Нәтиҗәдә: ирләрдә дә, хатын-кызларда да рак авыруы аза. Болайга барса, чынлап та, озак яшәмәбез. Бу очракта телнең кирәге дә калмый. Тикмәгә генә бай түрәләр балаларын чит илләрдә укытмый торгандыр инде.

Күпьеллык тәҗрибәмнән чыгып, татар язучыларына шуны әйтәм. Язганнарыгызны җыеп барыгыз да, әйбәтләп тышлатып, саклагыз. Алар сезнең балаларыгызга кирәк булмаячак. Чөнки күбегезнең баласы татарча укымый да, сөйләшми дә. Киләчәктә үзбәк, казах, кыргыз кардәшләребез тарих белән шөгыльләнсә, аларга кирәк булыр. Шунысын да искә төшерәм: казах телендәге беренче китап 1935нче елда Казанда басылган. Университетта укыган чорда аның бер нөсхәсен ул вакыттагы китапханә мөдире Әбрар Кәримуллин Казахстан галимнәренә тапшырды.

Безнең буын беткәч, татарча китаплар басылмас. Әхмәт Фәйзи әсәрләренең 60 еллап кабат басылганы юк. Сибгать Хәкимнең дә үзеннән соң әсәрләре кабат дөнья күрми. Башкалар турында әйтеп тә тормыйм.

Шуны гына әйтәм, кулы озын кешеләргә дә киләчәктә кыен булачак. Тел артыннан кулны да кыскартачаклар. Срогы да билгеле. Телең дә бетсә, кулың да булмаса, җирнең дә кирәге калмый. Телең дә, җирең дә булмагач, илең дә юк.

ӘнисЗАРИПОВ,

Казаншәһәре

Комментарии