Табиб хатасы – кеше гомере

Табиб хатасы – кеше гомере

Азнакай районының Актүбә бистәсе кешесе Фәиз Хәбибуллин узган елның 21нче июль кичендә кызмача кайтып керә дә, хәләл җефете Фәнзиләне уятып, егылуын әйтә, күкрәге, аркасы авыртудан зарлана. Аның кулына сызлауны баса торган май тоттырып, бәрелгән урынга сыларга куша хатын-кыз, ә иртәнге сәгать 5нчедә иренең идәндә бөгәрләнеп һәм сыкранып ятуын күрә. Фәизнең күкрәгенең сул ягында күгәреп чыккан урынны шәйләгәч, кабыргасы сынуын чамалый ханым һәм шул урынны тыгызлап бәйләп куя да, сырхауханәгә хәбәр салырга киңәш итеп, эшкә китә. Ләкин аның сүзенә колак салмаган абзый, хатыны төш вакытында кайтып кергәндә дә өйдә була, авырлык белән генә йөри, сукрана һәм сыкрана.

Иренең азаплануын күргән хатын ашыгыч ярдәмне үзе чакыртырга була һәм шунда ук безнең медицина «казанышлары» белән очраша. Иң әүвәл, машинаның Әлмәткә китүен, сәгать ярымнан гына кайтачагын әйтеп, такси яллап килергә кушалар аларга. Җиңел машинага утыру, аннан чыгу авыру кеше өчен газаплы булачагын аңлап, көтәргә ниятлиләр. Әмма Актүбәдән Азнакайдагы үзәк сырхауханәгә ялланган «Жигули» белән барырга туры килә. Чөнки соңрак машинаның бөтенләй булмаячагы әйтелә.

Шулай итеп, 22нче июль якшәмбе көнне сырхауханәнең кабул итү бүлегендә 52 һәм 55 яшьләрендәге ир белән хатын пәйда була. Дежур табиб-хирург Рөстәм Рамазанов бик җәлт эш итә, ягъни бөкрәйгән агайны, бүлмәгә дә кертеп тормыйча, коридорда гына карагандай итә дә рентген кабинетына озата, алынган сурәтне карагач, сул яктан 10-11нче кабыргалар сынуын белдерә, «Кальцеамин» даруын эчәргә, «Кетанол» уколы ясарга, күкрәкне тыгызлап бәйләргә, үзенә урынга ятарга куша. Фәнзилә ханым, борчылып, ирен әйбәтләп тикшерергә, сырхауханәгә салырга тәкъдим иткәч, юан кан тамырларына зыян килмәгән, дип, кабырга сынган кешеләрнең стационарга яткырылмавын әйтә, ягъни өстәмә мәшәкать һәм, әлбәттә, артык кашыктан котылу ягын карый. Шул рәвешле көч-хәл белән хәрәкәтләнүче өлкән кешене чынлыкта ишек төбеннән борып чыгара табиб. Әгәр Ф. Хәбибуллин урынында бу якларда күренекле берәр түрә булса, аңа түрдән урын бирелер, тиешле тикшеренү уздырылыр, дәвасы да, даруы да табылыр иде, билгеле. Ә гади кеше исә, соңрак мәгълүм булганча, өендә үләргә озатыла.

Юл уңаенда сатып алынган даруларны куллангач, Фәизнең хәле яхшырып киткәндәй була. Ләкин озакка түгел. Көн артыннан көн уза, уңай якка үзгәреш күренми. Табиб, тормышына куркыныч янамый, дигәч, бигрәк тә, бернинди ярдәм күрсәтелмәгәч, сырхауханәгә баруны да файдасыз дип саный алар. Һәрхәлдә, Фәнзилә ханым шулай дип аклана. Гомумән алганда, ошбу гаиләдә авыру ир язмышына карата битарафлык та сизелми түгел. Күрәсең, бусы Фәизнең тәртипсез тормыш рәвеше белән аңлатыладыр. Башлыча, ир-атның эчүе сәбәпле гаилә 2000нче елда ук таркалган үзе. Ләкин суд аша аерылышсалар да, Актүбәдәге фатирларында бергә яшиләр, 1989нчы елгы уллары да алар белән тора. Нефтьчеләр оешмасында эшләүче Радий 31нче июль кичендә өенә кайткач, тугыз көн һәм төн ыңгырашып яткан әтисен җансыз килеш күрә. Аналы-уллылар мәрхүмнең алданрак җан бирү мөмкинлеген дә кире какмый, чөнки иртүк эшкә чыгып киткәндә икесе дә авыру кешегә игътибар да итеп тормаган икән.

Шулай итеп, табиб Р.Рамазанов бер айдан савыгачак дип ышандырган кешенең гомере өзелә. Башлангыч чорда ул авыруны тикшердем, кирәкле дәваны билгеләдем, барысын да дөрес эшләдем, дип белдерә. Бусы гаҗәп түгел, чөнки аннан-моннан карап озатып җибәрү түләүсез медицина өчен гадәти хәл дияргә мөмкин. Бу юлы зарар күргән як сырхауханәне җавапка тартуны сорагач, эш зурга китә. Тикшерү комитетының аеруча мөһим эшләр буенча тикшерүчесе Раил Газетдинов экспертизалар билгели. Аларның нәтиҗәләре исә ун еллык хезмәт стажы булган хирургка боргаланырга урын калдырмый.

Иң әүвәл, суд-медицина экспертизасының мәрхүмнең, Рамазанов әйткәнчә, кабыргалары ике җирдән түгел, ә бәлки ундүрт урыннан сынуын күрсәтүен әйтеп үтик. Бусы бер хәл, иң хәтәре шунда, ул сынган сөякләрнең сул үпкәне җәрәхәтләвен күрмәгән, ачыкламаган, шул сәбәпле эчкә бер литр ярымнан артык кан савуы һәм моның үлемгә китерүе әйтелә. Белгечләр комиссиясе үткәргән икенче тикшеренү Р.Рамазанов гамәлләрендәге җитешсезлекләрне ярып сала, әйтик, авыруның сырхауханә шартларында тикшерелмәвен, дәваланмавын, кыскасы, аның гаебе белән үлүен тәгаен күрсәтә.

1983нче елгы Рөстәм Рамазановка РФ Җинаять кодексындагы 109нчы маддә нигезендә һөнәри вазыйфаларын тиешенчә үтәмәү нәтиҗәсендә саксызлык белән кеше үтерү дигән рәсми гаепләү белдерелә, ягъни аңа өч елга кадәр иректән мәхрүм ителү яный. Табиб кеше гаебен тануын, зарар күрүчеләрдән гафу итүләрен үтенүен һәм аларга китерелгән рухи зыянны капларга, ягъни акча түләргә әзер икәнен белдерә.

Р.Рамазановның гаебе икеләндерми. Хокук саклау органнарына вакыйганың икенче ягын да тикшерергә туры килә. Чөнки бер егылып, 14 җирдән кабыргаларның сынуы шик уята, кыйнау-типкәләү нәтиҗәсе түгелме, дигән сорау туа, ягъни. Суд-медицина эксперты җәрәхәтләрнең, төгәлрәге, сөяк сынган урыннарның барысының да күкрәк читлегенең сул ягында һәм бер тирәдә икәнен исәпкә алып, аларның бер мәртәбә бәрелү нәтиҗәсе булу мөмкинлеге бар, дип белдерә. Җинаять эшендә Фәиз Хәбибуллин күрсәтмәсе юк, ул исән чакта полициягә хәбәр итүче булмаган. Мәрхүмнең хатыны һәм малае исә урамдагы урындык янындагы тимер торбага егылдым дип әйтүен сөйли. Тикшерү чаралары вакытында Ф.Хәбибуллинга кемнең дә булса тән җәрәхәтләре ясавын раслардай дәлилләр ачыкланмый, бу мәсьәлә буенча җинаять эше дә кузгатылмый.

Судта Р.Рамазанов эшен тыңлау бик тиз төгәлләнә. Зарар күрүчеләр, хөкем ителүчегә карата дәгъвабыз юк, дип, аны җаваплылыктан азат итүне сорыйлар. Акчага корылган җәмгыятьтә абзый гомеренең ничә тәңкәгә бәяләнүен әйтеп тормыйк. Законда мондый алыш-биреш якларның үзара килешүе дип атала. Азнакай шәһәр суды хөкемдары шул сәбәпле Р.Рамазановка карата җинаять эзәрлекләве туктатылу, гади итеп әйтсәк, аның җәзасыз котылуын белдерә. Акча төртеп судан коры чыккан табибның ак халатында кара тап калмады түгел. Чөнки аның тәрҗемәи хәленә «хөкем ителгән» дигән мөһер барыбер сугыла бит. Бусы әлеге вакыйганың хокукый ягы булды. Әмма әхлак, намус һәм вөҗдан газабы дигән төшенчәләр дә бар бит әле. Болары исә һәркемгә дә бирелмәгән…

Наил ВАХИТОВ,

Азнакай районы

Комментарии