Киноларың читтә торсын…

Киноларың читтә торсын…

Узган елның ноябрь ае башында Менделеев районындагы Тагай дигән керәшен татарлары авылында яшәүче Ирина Малышева ул чакта дүрт айлык булган улы өчен бирелгән ана капиталын акчага әйләндерергә була. Шул ният белән, ире ягыннан туган тиешле Алексей Белов машинасы белән район үзәгенә барып, 200 мең тәңкә «тере» акча алып кайта һәм өч көннән әлеге байлыктан колак кага яза.

ӘЙДӘ БАРЫЙК, АКЧА ТАЛЫЙК!..

Бу явыз уй Алексейның туганнан туган энесе Артур Беловта туа. Абыйсыннан Иринаның күпме акчага ия булуын белешә ул алдан. Анысы, урлау, талау, имгәткәнче кеше кыйнау кебек җинаятьләре өчен дүрт мәртәбә хөкем ителеп өлгергән мәнсез-мәгънәсез Артурның ниятен сизгәндәй, таларга исәбең юктыр ич, дип сорап та куя әле. Тегесе планнарын ачып салмый, билгеле.

Тәҗрибәле угры, таныш кына түгел, үзенә дә кардәш булган, төгәлрәге, әбисенең сеңлесе – 73 яшьлек Дарья түти улы Александр, килене Ирина, кечкенә ике оныгы һәм соңгысының беренче иреннән тапкан буй җиткән улы Владимир белән яши торган шәхси өйгә һөҗүм итү кайбер әзерлек чаралары күрүне таләп итүен аңламый түгел. 8нче ноябрьдә үзе кебек үк төрмә «университетларын» узган ике кешене чакырып китерә, подъезддагы тәрәзә төбендә табын җәеп сыйланган арада, сүз бары тик шул хакта гына бара.

Әлеге өчлек талау чарасын әзерләү, бигрәк тә тормышка ашырган чакта, туктаусыз маҗаралы сериаллар карап, жуликларның эш итү ысулларын өйрәнеп бетергән әби-чәбиләр дә белә торган ялгышлар җибәреп һәм булдыксызлык күрсәтеп, ахыр чиктә адәм көлкесенә калалар. Бу җәһәттән, Артурның агайнесе Алексейга шалтыратып, чынлыкта планнарын ачып салуын искәртик. Аларның нинди «эшкә» җыенуларын чамалаучы ул гына түгел әле. Әйтик, Артур һәм аның Илһам, Денис исемле ике кәсептәшен Менделеев каласыннан Тагайга алып барып кайтырга, ягъни угрыларга транспорт хезмәте күрсәтергә тиешле Динар Бигашаевның никахсыз хатыны да сизенми түгел моны.

Ул кичтә Динар Менделеев каласындагы эш урынына килеп каршы ала хатынын. Әмма Турай авылындагы өйләренә кайтасы урынга, тегеләр белән очрашуга алып килә. Өч исерек белән сөйләшеп торганнан соң Динар, дусларының гозерен үтәргә кирәклеген сәбәп итеп, Гөлнарага туганнары фатирында утырып торырга куша. Сизә хатын күңеле хәвефне, шуңа күрә бик яман тавыш куптара. Хәтта Артурга тузынучы ханымны юмалау ниятеннән, сүзгә кушылырга һәм «ярты сәгатьлек хезмәт» өчен 50 мең сум акча бирәчәген әйтеп салырга, димәк ки, кая барырга җыенуларын тагын бер кешегә җиткерергә туры килә. Күрәсең, теге 200 меңне дүрткә бүләргә уйлаган ул.

Гөлнара алар яныннан дулап җәяүләп китеп бара. Динарга ярты сәгать саен шалтыратып тора. Әмма ирен дүрт сәгать чамасы көтәргә туры килә аңа. Кичке сәгать 10нар тирәсендә туганнары йорты янында очраша алар. Машинадан кулларына сыра тоткан караңгы чырайлы Артур Белов белән Илһам Харисов чыга. Юллары уңмавы йөзләренә язылган була боларның. Ир затларының ни кылып йөрүе тиздән Динарның хәләл җефетенә мәгълүм була. Турайга кайтып барышлый полиция туктатып, район эчке эшләр бүлегенә китерә аларны. Шоферны әңгәмә корырга алып кереп китәләр, ә Гөлнарага Тагайдагы бер йортка һөҗүм ясалуы, алар машинасының шул авылда күренүе турында әйтәләр.

Дусларның максатын белмәдем, алар белән планнар кормадым дип барган һәм, барыннан да элек, һөҗүмдә катнашмыйча, «Жигули»енда көтеп утырган Динар Бигашаев шаһит итеп калдырыла. Моны судан коры чыгуга тиңләмичә булмый, чөнки тегеләрнең өчесе дә башка төрле сөйлиләр. Аннан соң, шофер кеше кая барганын да аңламаслык зат түгел бит инде.

АЛАБЫЗ ДА ТАЯБЫЗ…

Артур Белов акчага җиңел генә хуҗа булырга өметләнә. Илһамга бөтенләй сугыш коралына охшаган пневматик пистолетын алырга куша. Динар Бигашаев машинасы белән Илһам Харисов фатирыннан күзләр турысында тишекләр ясалган кара башлыкны барып алалар, аннары Артурның күрше Алабугада яшәүче әнисе йорты янына барып туктыйлар. Артур аннан электрошокер, бейсбол чукмары һәм тагын бер башлык тотып чыга. Ике катлап бәйләнгән соңгысын икегә аерып, Белов һәм Денис Лещенко өчен дә битлекләр әмәллиләр.

Машинада барганда да сүз акчаны алу һәм чыгып качу турында гына була. Әлбәттә, хуҗаларның битлек кигән пистолетлы кешеләрдән куркып калуына исәп тотыла. Каршылык күрсәтүгә очрау мөмкинлеге дә сызып ташланмый. Бу очракта хәзинәнең кайда икәнен әйткәнчегә кадәр кыйнарга тиеш булалар өйдәгеләрне. Ни хикмәт, өч салмыш бәндәнең кызып-кызып планнар коруын рульдәге Динар Бигашаев «ишетмәгән» булып чыга. Артур исә, аңа барысын да әйттем, табыштан өлеш чыгарырга да вәгъдә иттем, дип бара.

Утырып чыгулары, тормыш рәвешләре, явыз уй-хыяллары белән бер-берсенә бик тә охшаш булган бәндәләрдән торган өчлек утырган ВАЗ-21074 Малышевлар капкасыннан бераз читтәрәк туктый. Юллары уңачагына нык ышанган Артур Белов кулына – бейсбол таягы, Илһам Харисов – пистолет, Денис Лещенко электрошокер тотып, йөзләренә битлекләр тарттырып, Малышевларга таба юнәләләр, чынлыкта, үз башларына бәла эзләп китәләр, берничә сәгатьтән кулга алынып, ирекле тормышлары белән бик озакка хушлачаклары турында уйлап та карамый алар.

ХИКМӘТЛЕ БӘРЕЛЕШ

Ул кичтә Малышевларга Иринаның энесе килергә тиеш була. Николай Симонов, торбалы үткәргечләр салучы буларак, Русиянең төрле төбәкләрендә эшли, күптән түгел Мәскәү өлкәсеннән кайта һәм апасы гаиләсенә хәл белергә керергә җыена. Шуңа күрә, усал ниятле бәндәләр өйалды ишеген шакыгач, эчтән: «Коля, синме анда?» – дигән сорау ишетелә. Уңай җавап яңгырау белән, ирле-хатынлы Малышевлар келәне күтәрәләр һәм шунда ук куркыныч әзмәверләр белән күзгә-күз очрашалар.

Артур Белов әлеге туганнары гаиләсен юньсез, тәртипсез дип саный. Өлкәннәр дә, Иринаның башка ирдән тапкан балигъ булган ике малае да эчәргә хирыс, имеш. Олы улы Романның колониядә утыруын, өйләрендә еш кына чит кешеләр җыелып эчүен искәртә. Һәм «ачыктан-ачык акча таләп итәргә» ниятләвен шушының белән аңлата. Күрәсең, барыбер эчүгә тотып бетерәчәкләр, дип акланырга тели…

Әмма таләп иттем, куркыттым да биреп чыгардылар дигән сүз түгел бит әле. Өстенлек һөҗүм итүчеләр ягында булса да, хуҗаларны пистолет та, өч бәндәнең дәһшәтле кыяфәте дә куркытмый. Сугыш өйалдында ук башлана, ишек ачылу белән, башларына таяк эләккән 49 яшьлек Александр һәм 1976нчы елгы Ирина тегеләргә ташлана. Шау-шуны ишетеп, йокы бүлмәсеннән 19 яшьлек Владимир килеп җитә. Аның «нык бәдәнле» булуын тегеләр дә таный хәтта. 73 яшьлек Дарья карчык кына, әлеге хәлгә коты алынып, оекчан килеш урамга чыгып сыза. Өч яшьлек оныгын да үзе белән алырга өлгерә әле ул.

Хуҗалар да тегеләргә нык эләктерә. Әйтик, Ирина ханым битлеклеләрнең берсенең маңгаена чүмеч белән кундыра, аннан соң, мич янында яткан утын пүләне белән сугарга тотына. Ул арада Александр, йөгереп килеп, чакырылмаган кунак белән көрәшә башлый. Ахырда угрыларның берсе тәмам зарарсызландырыла. Ирина кухня идәнендә хәрәкәтсез яткан шул бәндәне каравыллап кала. Александр берүзе ике кешегә каршы торучы үги малаена ярдәмгә килә. Әлеге ярдәмнең ни рәвешле булуын соңыннан Артур Беловның чигәсенә утын агачы эләгүдән зарлануын әйтү дә җитә.

Мондый галәмәтне көтмәгән угрылар чигенергә, кәсептәшләрен «дошман кулында» калдырып, ишегалдына чыгарга мәҗбүр була. Эчтән бикләп куелган ишек аркылы кычкырып, Белов инде хәзер акча түгел, ә бәлки әсирне, ягъни Денис Лещенконы бирүне таләп итә, «текә» егетләр белән куркыта. Әмма эчтән полиция чакыр дип татарча үзара кычкырышкан тавышлар ишетелеп айныта аны. Лещенко кайгысы калмый, табан ялтыратырга кирәк була. Кайтып барышлый, полиция туктата аларны. Күрәсең, ул чакта Тагайдагы «разбой» турындагы хәбәр ЮХИДИ инспекторларына барып җитмәгән була әле. Шоферның документларын тикшерәләр дә җибәрәләр аларны. Озакка түгел, әлбәттә.

АКЫЛСЫЗЛЫК БӘЯСЕ

Бәрелештә ике як кешеләренә нык эләгә. Өйдәгеләрнең кара янып шешмәгән, сыдырылмаган урыннары калмый дисәң дә артык булмас. Бәхеткә, алар, күбесенчә, җиңелчә җәрәхәтләр рәтеннән була. Бары тик Александрның уң кул бармагы сыну гына сәламәтлеккә уртача дәрәҗәдәге зарар китерү дип табыла.

Шулай да һөҗүм итүчеләр артыгын кыланмаган дигән фикер туа. Монысын ярсулы каршылыкка очрау нәтиҗәсе генә түгел дип белергә кирәк. Эш шунда: ыгы-зыгы вакытында өйдәгеләр тегеләрнең битлекләрен йолкып ала, ике бәндә аларга таныш булмый, ә менә өченчесенең туган тиешле Артур Белов икәне күренә. Бу инде шул явызның фаш ителүен белдерә, димәк, тәмам котырынып явызлыклар кылудан тыя төшә.

Хәвеф урынына полициядәге оператив төркем килеп җиткәч, Малышевлар кухня идәнендә аунап яткан Денисны күрсәтәләр. Алдан бу тоткын исерек дигән фикер туа. Ләкин тиздән ашыгыч ярдәм чакыртып, больницага озатырга туры килә аны, чөнки кызу канлы хуҗаларның чаманы арттырып җибәрүе мәгълүм була. Табиблар аңына китерә аны. «Бары тик сырхауханәдә генә зур акылсызлык эшләп ташлавымны аңладым», – ди Денис. Өч көннән район суды аны сак астына ябарга карар кыла, ул чакта Белов белән Харисов та шунда утыра инде. Берничә көннән барысын да Минзәлә төрмәсенә озаталар.

28-30 яшьләрендәге ир-егетләр гаепләрен кире кагып торуның файдасыз икәнен аңлыйлар. Суд Артур Беловка 9 еллык кырыс тәртипле колония билгели. Денис Лещенко шушы ахмаклыгы өчен 7 ел гомерен япкынлыкта үткәреп түләячәк. Ватык пистолет хуҗасы Илһам Харисов 4 ел ярым «лаеш шулпасы» чөмерәчәк.

Наил ВАХИТОВ,

Менделеев районы

Киноларың читтә торсын..., 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии