Акча исе исертә…

Акча исе исертә…

Биологлар һәм кинологлар раславы буенча, бездәге йорт хайваннары арасында ис тою буенча эт һәм, ничек кенә сәер булмасын, дуңгызга тиңнәр юк икән. Бу яктан бәндә баласы алардан бик нык калыша, әлбәттә. Аның каравы, ул акча исен кай тарафтан килүен сиземләве белән алдыра, бигрәк тә, адәми затның ришвәтче һәм мошенник дигән хилаф кәсеп ияләрендә ошбу һәвәслек бик көчле була да, аларны ис тоемлау ягыннан эт һәм дуңгыз белән бер рәткә куярга мөмкинлек бирә, ди. Ошбу бәндәләрнең этлек эшләп, дуңгызлыклар кылырга хирыслыгы да шушы җан ияләре белән уртаклык вә охшашлыклары булудан килә, имеш…

Чынлап та, эт белән эзләп табып булмаслык урыннарда да акча барын чамалый беләләр алар. Әйтик, Казандагы Идел буе районы читендәге бистәдә. 2008 елда шунда йортлар салып та җирләрен законлаштырып өлгермәгән хуҗалар корылмаларыннан шүрли башлыйлар. Ни өчен дигәндә, төзелеш аларның өйләре торган мәйданнарга да җәеләчәк дигән сүзләр йөри башлый. Алар рас килгән очракта, торагыңнан колак кагу куркынычы зур, теркәлмәгән йорт өчен компенсация дә бирмәскә мөмкиннәр хәтта.

Күчемсез милек хуҗалары аптырашып йөргән мәлдә бистәдә бер күркәм кыяфәтле хатын-кыз риэлтор пәйда була һәм әлеге хәлдән чыгарга ярдәм итәргә алына. Халыкның ышанычын тиз яулый, чөнки алдан акча сорамый, эшлим дип шапырынмый, бары тик тырышып карарга вәгъдә итә һәм йортның техник, хуҗаның шәхси паспортларының ксерокстан чыгарылган күчермәләрен алып китә. Күп тә үтми, йортны Дәүләт теркәү хезмәтендә рәсмиләштерү мөмкинлеге бирүче суд карары алып килеп тоттыра. Бу инде күктән ишелеп төшкән бәхет итеп кабул ителә. Бәһасе дә әллә ни кыйммәт түгел, 70тән 220 мең сумга кадәр.

Шул рәвешле, әлеге кешеләр йортларының тулы хокуклы хуҗаларына әйләнәләр. Чөнки суд карары нигезендә Теркәү палатасы тиешле таныклык бирә. Ләкин инде тынычлангач, теге риэлтор белән ясалган алыш-биреш онытыла башлагач, аяз көнне яшен суга – суд карарының ялган икәне ачыклана, бу юлы һавага акча түгел, «статья» исе тарала. Ләкин эт риэлторның эзенә төшә алмый. Аның каравы, кәсептәшләре тиз тотыла. Хәер, аларын эзлисе дә булмый. Чөнки ялган документларга чын мөһер сугылган, реаль кешеләрнең фамилияләре күрсәтелгән, димәк ки, мошенниклар да суд хезмәткәрләре булып чыга.

Тикшерү барышында, иң әүвәл, әлеге «карарның» күптән пенсиягә киткән судья исеменнән чыгарылуы ачыклана. Аннан соң, хөкемдар ярдәмчесе булып эшләүче ике юрист ачыклана. Әлеге җентекләп хәзерләнгән җинаять шушы ике вазыйфаи зат, тагын бер хөкемдар сәркатибе һәм теге риэлтор ярдәмендә эшләнгән булып чыга.

Бактың исә, безнең хөкем органнарында акча түләсәң, һәркемгә үтәү өчен мәҗбүри булган карарларны эшләп һәм сатып ятарга мөмкин икән, ләбаса. Тикшерү барышында район судында 62 ялган документ алына, 35 йорт һәм башка корылманың «законлаштырылганлыгы» фаш ителә. Мошенникларны акча исенә исереп китүләре харап иткән булса кирәк. Нәфесләре үсә торгач, алар бер эшмәкәрнең сәүдә йорты салынган мәйданны арендалавы турындагы «карар» чыгаралар. Әлеге хәл район хакимиятендә кызыксыну уята. Чөнки җирле власть органнары рөхсәтеннән башка мондый эшне законлаштырып булмый.

Әлеге җинаять эшендә гаепләнүче судья ярдәмчеләрен суд тикшерү барышында сак астында тотарга дигән карар чыгарды, риэлтор һәм сәркатиб хәзергә иректә йөри.

Шушыңа охшаш икенче бер эштә исә биш мошенник кулга алынды. 2010 елда алар сәүдә нокталары урнашкан мәйданнарны «законлы тәртиптә теркәгән» өчен биш эшмәкәрдән ун млн сум чамасы акча алганнар. Болары фаш ителми калу мөмкинлеге юк итү дәрәҗәсендә булган тупас ысул белән кәсеп иткәннәр, кайбер документлар хәтта грамматик хаталар белән язылган.

Төзелеш объектлары җирләреннән файдалану хокукы алу бик мәшәкатьле һәм чыгымлы эш. Шуңа күрә дә, эшмәкәрләр шома егетләр «хезмәтеннән» файдаланырга булалар да. Ә алары исә район хакимияте карарын да, кадастр паспортын үзләре эшли. «Хокукны дәүләт теркәве турында таныклык» дигән төп документка рәсми бланкны федераль теркәү хезмәте идарәсендә эксперт булып эшләүче кеше чәлдерә, анысына да ясалма мөһер сугыла.

Эшмәкәрләр хәзер зарар күрүчеләр булып исәпләнә. Белер-белмәс кешеләргә миллионнар чыгарып салган өчен алар үзләре дә гаепле кебек. Ләкин мондый астыртын һәм шикле алыш-бирешкә күпләр мәҗбүри рәвештә бара, чөнки җир алу мәсьәләсе алар өчен мәшәкатьле генә түгел, чынлыкта, хәл итеп булмаслык проблема. Шуңа күрә дә алар таныш-белеш эзли, җиңелрәк һәм, ахыр чиктә, арзанрак юлны табарга тырыша. Һәм таба… Акча исе ришвәтче һәм мошенникларны бик тиз үзенә тартып китерә бит.

Наил Вахитов.

Комментарии