- 15.04.2014
- Автор: Айгөл ЗАКИРОВА
- Выпуск: 2014, №15 (16 апрель)
- Рубрика: Ахырзаман галәмәтләре
Халыкны елатып оешкан «Вамин», таралуы белән дә, кемнәрнеңдер күз яшен түктерә. Менә мәсәлән, Балык Бистәсе районының Мельничный Починок авылына «Вамин»ны беркем чакырып китермәгән. «Киткәндә» дә, гади халыктан рөхсәт сорап тормаган. Алдыннан арты яхшы дияр идең дә бит – кешеләр эшсез калган шул…
«ДУҢГЫЗЛАРНЫ ТИЗ-ТИЗ САТТЫЛАР»
Марина Слепова дуңгыз караучы булып эшләгән. Дистәдән артык авылдашы кебек үк, хезмәт хакы чыпчык күз яше кебек кенә булса да, алны-ялны белмичә, көн дә иртүк фермага йөргән. Авыл җирендә эш урынын сайлау мөмкинлеге юк, эшнең булуы үзе бәхет.
«Вамин» кул астында булган фермаларда беренче чорда эш начар бармаган: азык җитәрлек, дуңгызлар үрчи тора, акчасы кереп бара. Алып мактарлык булмаса да, салып таптарлык та түгел – бар җирдәгечә. Әмма былтыр оешма банкротлыкка чыккач, гадәти тормыш рәвеше бозыла.
«Җыелыш җыеп, «Просто молоко»га күчәсебезне әйттеләр. Якты киләчәк, зур акчалар, алтын таулары вәгъдә иткәннәр иде. Имеш, «Вамин» вакытында 5-7 мең сум алсагыз, хезмәт хакларыгыз 11 мең сумга күтәреләчәк – эшләгез генә!.. Без эшләргә әзер, ә кайда соң алар вәгъдә иткән якты киләчәк?» – ди Марина.
Ферма «Просто молоко»га тапшырылганнан соң, июнь аенда дуңгызларны күпләп сата башлыйлар. Хезмәткәрләр терлек санының ни өчен шулкадәр тиз кимүе белән кызыксынгач, җитәкчеләр ачык кына җавап бирми. «Башта ашатырга азык юк, диделәр. Аннары, африка чумасы таралу куркынычын тудыра, дип аңлаттылар. Янәсе, дуңгызлар саны Татарстан буенча гына түгел, Русия буенча да киметелә икән. Малларны «КамАЗ»ларга төяп озатып кына тордылар инде! Әнә шулай ферма ябылды да…» – ди Марина.
Узган елның декабрендә, фермадан соңгы терлекне сатып җибәргәч, фермалар буш, 12 кеше эшсез калган.
«Дуңгыз карау җиңел түгел, акчасы да аз иде, булса соң?! Ичмасам, эшебез бар иде. Ә хәзер кая барыйк?»
«КАЗАНГА БАРЫП, ТРАМВАЙ ЙӨРТ»
Фермада эшләүчеләрне эштән җибәрү бик «оста» башкарылган.
Марина әйтүенчә, эшсез калачаклары турында аларны алдан беркем дә кисәтмәгән. Көне килеп җиткәч, факт алдында калдырып, «ике якның да үзара килешүе буенча» дигән маддә буенча, матур гына итеп, өйләренә кайтарып җибәргәннәр.
Теләсә кайсы оешма юкка чыга яки авыр ситуациядә кала икән, бу вакытта хезмәткәрләрне «үзара килешеп» түгел, ә «кыскартып», эштән җибәрәләр дип беләм. Җитәкчелек хезмәткәрләрне ике ай алдан оешманың ябылачагы һәм кыскарту булачагы турында кисәтергә бурычлы. Кисәтү – ферма капкасына игълан ябыштыру яки гомуми җыелыш үткәрү генә түгел. Һәр хезмәткәргә кыскарту булачагы турындагы мәгълүмат язмача тапшырыла, хезмәткәр бу документка имзасын куя. Икенчедән, җитәкче, хезмәткәрне «кыскартачагы» турында хәбәр иткән көннән алып, аны эштән җибәргәнчегә кадәр өч тапкыр хезмәт хакы түләргә тиеш: ике тапкыр – эшләү дәверендә, бер тапкыр – эштән киткәч. Соңгы тапкыр түләнелә торган хезмәт хакы (выходное пособие дип атала) эштән азат ителүченең уртача хезмәт хакыннан ким булмаска тиеш. Финанс ягыннан чыгымлы булганы өчен дә инде, җитәкчеләр «кыскартып» эштән озатуны яратмыйлар. Бу очрактагы «үзара килешеп» эштән җибәрү – «Просто молоко»ның законнарны белмәгән һәм күндәм авыл халкын урамга чыгарып атуы гына булган бугай…
Эшсез калган кешеләр мәшгульлек үзәгенә исәпкә баскан. Закон буенча, андыйларга үзләре башкара алырлык вазифалар тәкъдим ителергә тиеш. Кеше тәкъдимнән ике тапкыр баш тарткан очракта, аны биржадан төшерергә була. Ә эш булмаса, 12 айга кадәр биржада торырга мөмкин.
Балык Бистәсенең мәшгульлек үзәгендә законнар башка төрлерәк эшли, ди. Өч ай торганнан соң, починоклыларны биржадан куа башлаганнар. «Мәшгульлек үзәге җитәкчесе Рәсимә Гарифуллина: «Без сезне исемлектән төшерәбез, җитте, өч ай тордыгыз инде», – дип куркыта, әллә нинди сүзләр әйтә», – ди ферманың элеккеге эшчеләре.
Бу уңайдан, гади халыкның үз хокукларын белмәвеннән файдаланып, аларны биржадан төшерәм, дип куркыткан җитәкчегә берничә сүзем бар. Беренчедән: ничә ай торса да, сез эшсезләргә эш табып бирергә бурычлы вазифада. Башта эшкә урнаштырыгыз, аннары биржадан төшерерсез. Икенчедән: эшсез калганнарга дәүләт түләп барган минималь хезмәт хакын күпсенмәгез – ул сезнең кесәгездән түләнми.
Биржа тәкъдим иткән эш урыннарының «без эш таптык, үзләре эшләми бит» дигән сүзгә туры килсен өчен генә табылуы да күренеп тора. Мәсәлән, дуңгыз фермасында склад мөдире булып эшләгән 52 яшьлек Мария Хутренкога Казанда трамвай йөртүче(!) булырга тәкъдим иткәннәр!
– 53нче яшем китте, өч балам бар. Тиздән пенсиягә чыгам. Минем яшьтәгеләрне алалармыни анда? Трамвай йөртүче булыр өчен башта укырга, эшкә алсалар, торырга урын кирәк. Эшләгән акчабыз ашарга да җитмәячәк! Өйне ташлап китсәк, бер атна эчендә сүтеп бетерәчәкләр. Безгә кая барырга? Казанга барып эшләргәмени? Әллә бармак суырып утырыргамы? Фермалар бит буш тора! Ник монда берәр нәрсә булдырмыйлар? – дип сөйләде ул.
Биржага баскан авыл кешеләренә трамвай йөртүче, таш кисүче, шүрәле аулаучы, күгәрчен тәпие кыздыручы һәм башка шундый эшли алмастай эш урыннары тәкъдим итәләр дә, аннан соң, кеше баш тарткач, аны исемлектән төшерәләр. Бу ни өчен кирәкме? Коллегия утырышларында һәм президент җыйган җыелышларда район башлыгының «Безнең районда эшсезләр саны нык әз!» – дип мактана алуы өчен кирәк.
ФЕРМА БУЛАМЫ, ЮКМЫ?
Хәзер Мельничный Починок эшсезләре бушап калган фермаларның киләчәге белән кызыксына: биредә берәр нәрсә асрарга уйлыйлармы, юкмы? «Ферманың күз алдыбызда җимерелүен күреп, йөрәк әрни. Әгәр биредә бернәрсә дә булдырырга теләмиләр икән – бульдозер алып килеп, җир белән тигезләп китсеннәр. Ичмасам, җанны әрнетеп тормас», – ди алар.
Шушы фермага моннан бер ел элек ремонт ясалган булган. Җирлек кешеләре төзелешне, ирония белән, «миллиончик потратили», дип атый. Алай дип әйтерлеге дә бар шул – миллионнар түгеп ремонтланган ферма хәзер салкыннан яргаланып беткән, бетон идәне дә шартлап ярылган. Бары тик пластик тәрәзәләре һәм яңа читлекләре генә ферманың эчен-тышын яңабаштан ясауларына ишарәли. Бер сорау гына борчый: кем өчен ясадылар икән соң ул ремонтны?
Авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Гыйзетдинов «Вамин» банкротлыкка чыгуга да, ферма ябылуга да гаепле түгел. Әмма шулай да, җитәкче буларак, ул кешеләрнең эшсез калуын, фермаларга яңа инвесторлар җәлеп итәргә кирәклеген аңлыйдыр. Аның белән сөйләшүебез дә шул турыда булды:
– Дуңгыз фермалары ябылып, кешеләр эшсез калган. Йөрәгегез әрниме? – дим, Рөстәм әфәнде белән уртак тел табарга тырышып.
– Кая әрнемәсен инде. Әрни.
– Ә фермаларны тапшыру өчен яңа инвесторлар белән сөйләшү алып бармадыгызмы соң? Ничә сөйләшү булды әле?
– Мин бит биш ай больницада яттым, чыкканыма ничә генә көн. Шуңа әлегә сөйләшү дә булмады. Андый ният бар үзе – «Кулон» белән сөйләшеп карарга иде. Анда ферма гына түгел, җирләр дә бар бит. Моны район белән дә килешергә кирәк әле…
– Кайчан сөйләшә башлыйсыз соң инде?
– Әйтеп торам бит – минем эшкә чыкканга биш кенә көн әле, шушы арада сөйләшергә иде инде – якын-тирә көннәрдә. «Вамин» банкрот булганга без гаеплемени хәзер?
– Гаепләмим бит, авыл кешеләренең җитәкчесе сез булгач, аларны эш белән тәэмин итү артыннан да мин түгел, сез йөрергә тиеш дип уйлаган идем…
– Авыл кешеләренә хайван асрау белән шөгыльләнергә була – маллар үстереп сатарга, сөт тапшырырга мөмкин. Мал асрасаң, акча була инде ул.
Мал асрап, акча эшләп буладыр да, кешегә пенсиягә чыгарга да кирәк бит. Эш стажы җитәр-җитмәс булгач, кеше күпме пенсия алырга тиеш була соң ул соңыннан?
«ФЕРМА КИРӘК БУЛГАНМЫНИ?»
Фермаларның буш торуы авыл халкының гына түгел, үземнең дә эчемне пошыра башлагач, аларның киләчәге белән кызыксынып, ААҖ «Вамин-Татарстан» Балык Бистәсе икмәк кабул итү пунктының «Мельничный Починок» ярдәмче хуҗалыгы җитәкчесе булган кеше Рафаэль Сафин белән сөйләштем. Ул, әллә ни исе китмәгән кыяфәт белән: «Нәрсә, ферма кирәк диләрмени? Ферма барында эшләмәделәр бит, хәзер зарланып утырмасыннар!» – дип куйды. Җитәкче үз кул астында ничә еллар бергә эшләгән һәм «Вамин»ны баету өчен кул көче, маңгай тире белән тырышкан авыл кешеләренең хезмәтен бер мизгелдә сызды да ыргытты. Элеккеге эшчеләренә булган карашын тоемлап алгач та, аның авыл халкы өчен нәрсәдер булдырырга тырышып йөрмәячәген аңладым.
Рафаэль Сафин дуңгызларның ни сәбәпле бетүе турында да сөйләде:
– Беренчедән, тере авырлыгының бәясе 40 сумга кадәр төште дә, үзебезгә зыянга эшли башладык, икенчедән, африка чумасы чыга дип, фермалардагы гына түгел, шәхси хуҗалыклардагы дуңгызларны да бетерделәр.
– Бу фермаларда берәр нәрсә ачылачакмы соң?
– Ачыламы дип… Мин каян әйтә алыйм? Әлегә бернәрсә дә ачылмый.
Җитәкче әйтүенчә, җирләрнең бер өлеше – «Красный Восток»ка, бер өлеше «Кулон»га бирелгән, әмма бу – рәсми мәгълүмат түгел.
Авыл кешеләре сүзенә караганда, «Кулон» фермалар белән кызыксынмый – җирләрне генә сатып ала, имеш. Җир – бөтенесенә кирәк. Ә җирсез калган ферма кемгә кирәк? Җирен сатып җибәргәч, миллионлаган сум акча тотып төзекләндерелгән булса да, ферма үзе генә кемгәдер хаҗәт булыр дип уйламыйм мин. Андагы хайваннарга ашатыр өчен печән һәм ашлыкны кайдан алачаклар? Читтән кайтартачаклармы?
Җитәкче телгә алган икенче бер инвестор – «Красный Восток»ка килгәндә, авыл халкы арасында, тиздән ул да банкротлыкка чыгачак икән дигән имеш-мимеш таралган. Димәк, урыслар әйтмешли, фермаларны әлеге инвестор алган очракта да, бу «шөшлене сабынга алмаштыру» гына булып чыкмагае.
Әлегә кадәр «Ферма кабат эшләп китәрме?» дигән соравыма җавап таба алмаганга, район башлыгы Илһам Вәлиев белән дә сөйләштем. Матур сөйләшә белә икән башлык! Чүттән генә ышанып куймадым, сүзләренә…
– Киләчәктә җирләрен «Красный Восток»ка бирәм мин аларның. Менә шул вакытта аларга да Күгәрчен заводында эш табылыр. Буш фермаларда нәрсә булачагы турында уйлыйбыз. Җирләрен «Красный Восток» алганнан соң, бәлки реконструкция ясатырлар, – диде башлык.
Илһам Госманович әйткән «Күгәрчен заводы» турында Күгәрчендә яшәүчеләрдән сорашып белештем. Биредә «мәрмәр» ит (мраморное мясо) җитештерергә тиеш булсалар да, төзелеш эшләрен бер ел элек үк туктатканнар икән! Завод дигәннәренең кайчан төзелеп бетәчәген шайтан белсен… Кыскасы, башлыкның починоклыларны Күгәрченгә җибәрүе – «эрләнмәгән-бәйләнмәгән, менә, кызым, сиңа ыштан» диюе кебегрәк булып чыга.
Алай булгач, мәшгульлек үзәгендә эшләүчеләр дә Мельничный Починок фермасының элеккеге эшчеләрен биржадан төшерү белән куркытмасын! Башлык үз теле белән Күгәрчен заводында эш табылыр дидеме? Менә шунда эш табылганчы, ипләп-җайлап кына исәптә торуларын дәвам итсеннәр. Булмаган заводны бар итеп күрсәтүегезне бер дә яратмадым, Илһам Госманович! Кыз баланы алдашу бер дә ярый торган эш түгел инде…
САТЫП АЛЫРГА ТЕЛӘГӘННӘР
Дөрес булса, М. Починокның буш торучы фермаларын сатып алырга теләк белдерүчеләр булган. Араларында эш башлыйм, дип килгән шәхси эшмәкәрләр дә бар, дип сөйләделәр. Әмма фермалар өчен коточкыч зур суммада акчалар сорыйлар икән – шуңа күбесе баш тарткан.
«Вамин»ның бурычларын барыбер бер ферма сатып кына түләп бетереп булмый инде. Ичмасам, алам дип торучы булганда, нормаль бәягә саткан булсалар, авыл кешесе эшен югалтмас иде. Хәер, кемнең кемдә нинди эше бар? Һәр кеше үз артын гына кайгырта шул.
Айгөл ЗАКИРОВА.
Казан – Балык Бистәсе – Казан.
Булмаган заводта эшләрсез,

Комментарии