Зыятдин бабай зыяны

Зыятдин бабай зыяны

Баланлының иң өлкән кешеләреннән булган Зыятдин һәм Нәзирә инде 59 ел бергә гомер кичерәләр. Заманында хуҗабикә – фермада сыер савучы, ир-ат шофер, күбрәк, сөт ташу машинасын йөртүче булып эшләгән. Хәзер инде өлкән яшьләрдә булган өч уллары, бер кызлары бар аларның. Чит төбәкләрдә яшәүче балалары Мөслим районындагы төп нигезне онытмыйлар. 85 яшендәге карт 3нче төркем инвалид булганга, алар янына социаль хезмәткәр Флүзә дә килеп йөри, соңгы вакытта рәсми эшеннән чыкканга күрә, үзара килешү буенча гына ярдәм итә ул.

26-28нче август көннәрендә картлар йорты гөрләп тора. Түбән Мактамадан (Әлмәт районы) ире, малае белән кызлары Гөлзирә, Чаллыдан уллары Илнус белән Илшат кайта, бар да хуҗалык эшләре белән кайнаша, ирләр, мәсәлән, газ казаны урнаштыру белән мәшгуль була. Кунаклар берәмләп таралыша, 28нче август кичендә соңгысы Илнус китеп бара, өйдә тыныч, картлар исән-сау була.

Ул көнне төштән соң Флүзә дә кереп чыга аларга, Нәзирә карчык белән кухня стенасына обой ябыштыру турында сөйләшәләр. Ике-өч көн узгач, аңа шушы очрашуыбыз соңгысы булды дип, рәсми күрсәтмә бирергә туры килә. Чөнки исән-сау килеш йөреп торган 80 яшьлек карчык юкка чыга.

29нчы августта Әгъләмовлар йортына керүче-чыгучы булмаганга охшый. Ә икенче көнне Флүзә килә, гадәттә, төнгә каршы гына бикләнә торган ябык капкага юлыга, өй телефонын алучы да булмый, шактый гына шакыганнан соң, күрәсең, ишегалдындагы этләр өрүен ишетеп, Зыятдин карт каршы ала аны. Бабай аңа хәләл җефетенең өйдә кунмавын, каядыр китүен әйтә. Өйдә шикләнердәй сәбәп күренми, бар да тәртиптә була, бары тик Нәзирә карчык караватындагы урын-җирнең җыелмаган булуы гына сәерсендерә ханымны. Шулай да тынычланмый ул. Кичкә таба өй телефонына туктаусыз шалтырата, берсендә хуҗаның: «Өйдә юк», – дип әйтүеннән башка мәгълүмат ала алмый. Шуннан соң кызлары Гөлзирә, уллары Илнуска да хәбәр итә. Шөбһәгә төшкән Гөлзирә ире белән Баланлыга кайта, аталары эндәшмичә өйдә утыра, алар караңгыда фонарьлар яндырып бакчаларны урап, мунча һәм башка корылмаларны карап чыгалар. Бары тик сарайга гына кермиләр... Иртүк эшкә барасылары булганга Түбән Мактамага кайтып китәләр.

Җәйнең соңгы көне иртәсендә бу хакта хәбәр алгач та Илнус Чаллыдан Мөслимгә таба чыгып китә. Сарман тирәсендә чакта аңа тагын Флүзә шалтырата, кайчан кайтып җитәчәген белешә, әмма аяныч хәбәрне җиткерергә ашыкмый. Илнус юл уңаенда әнисенең үле гәүдәсе сарайда табылу турында башкалардан ишетә. Ул кайтып туктаганда полиция дә килеп җитмәгән була, фаҗигале өй тирәсендә берничә кеше, башлыча, хатын-кызлар гына тора.

...Баланлыда ыгы-зыгы 31нче август иртәсендә Зыятдин картның күршесе Саҗидә янына килүеннән башланып китә. Иң әүвәл хатынының өйдә булмавы, аерылышырга йөрүе, аннан соң полициядән килеп алып китүдән куркуы турында сөйләнә ул. Күрше ханым ошбу сөйләшүнең кыскача эчтәлеген Баланлы авыл җирлеге башлыгы И.Гыйльфановага җиткерә. Илгизә шул ук Флүзәгә шалтыратып белешергә керешә, әлеге вакыйга белән таныш социаль хезмәткәр аның янына килеп җитә.

Ике хатын-кыз З.Әгъләмовны Саҗидә ханым белән күршесе капка төбендә очраталар. Өч хатын-кыз шунда ук эзләргә тотыналар, өйләренә дә кереп чыккач, ишегалдындагы бабайның: «Сарайда сыер үләксәләре, мәетләр бар», – дигәне колакка чалына, Илгизә белән Саҗидә аның ишеген ача һәм сул яктагы тартмалар, такта кисәкләре астындагы зур полиэтилен капчыкны күрәләр, аның эчендә кеше гәүдәсе булуын шәйләп тетрәнеп китәләр. Замана хатыннары сарай эченә үзләре дә кермиләр, тиз арада килеп туктаган Илнусны да кертмиләр, полицияне көтәләр.

Оператив-тикшерү төркеме кухнядагы раковина тартмасында, йокы бүлмәсе бусагасында, зал идәнендә һәм башка урыннарда кан таплары күрә, кан эзләре булган чүкеч тә игътибардан читтә калмый, бабайның киемнәрен дә салдырып алалар, чөнки алар да канга буялган була.

Суд-медицина экспертизасы 1942нче елгы әбинең асфиксия, ягъни һава (кислород) җитмәүдән, буылудан берничә минут эчендә үлүен күрсәтә. Эксперт моны кул белән яисә җеп кебек әйберләр кулланып буу түгел, ә бәлки авыр, тупас корал белән муенга нибарысы бер мәртәбә сугып андагы күп кенә әгъзалар, кан тамыры, сулыш юлына зарар килү нәтиҗәсе дип аңлата. Шунысын да искәртик, әбинең исән-сау калу мөмкинлеге бөтенләй булмый, аның башына 9 тапкыр сугу аркасында үлемгә китерерлек авыр җәрәхәтләр ясалган була. Аннан кала, гәүдәнең башка өлешләрендә тагын 7 бәрелгән урын күренеп тора.

Фаҗига балаларын, туганнарын гына түгел, бөтен авыл халкын тетрәндерә. Барысы да бу гаиләне уңай бәяли, картлар сабыр холыклы, тәртипле иде, ди алар. Гаилә булгач, низагсыз гына булмыйдыр, якыннан аралашучылар аларның да вак-төяк мәсьәләләр аркасында әрләшүләрен, ул гына да түгел, 80, 85 яшьләрендәге кешеләрнең бәйрәмнәрдә бер-ике чәркә аракы эчүләрен дә әйтәләр әле. Соңгысы өлкәннәр өчен сәер булса да, эчкечеләр дигән сүз түгел бу. Хәлсез картның кимендә 17 тапкыр сугып карчыгын һәлак итүенә ышанырлык та түгел кебек. Ләкин тикшерү барышында күрсәтмә бирүчеләрнең берсе дә моның Зыятдин карт эше икәненә шикләнми. Кызы Гөлзирә, мәсәлән, әти беркайчан да усал, явыз булмады дип, моны карт булганга күрә акылы тайпылу нәтиҗәсе дип фаразлый. Нәзирә карчык йорт эшләрендә булыша алмаган өчен туктаусыз тиргәп, кимсетеп торганга, бабайның түземлеге «шартлаган» дип кискенрәк сөйләүче дә бар.

Вакыйга урынында тикшерү чаралары барганда Зыятдин Әгъләмов өендә утыра. Полиция хезмәткәрләренә киемендәге кан тапларының кайдан килүен аңлатып бирә алмый. Мөслим полициясенә алып баргач, кызы алдында тикшерү комитетының Минзәлә районара бүлегеннән Данияр Мөхәммәдиевка шул көнне үк шактый тулы татарча күрсәтмә бирә. Сөйләвенә караганда, 29нчы август кичендә ике чәркә аракы эчә, хак булса, хәләл җефете дә берне каплап куя. Соңгысын шик астына алырга сәбәп бар, чөнки химик экспертиза мәрхүмә канында этил спирты табылмады дип белдерә. Карт үзара ызгыш купкач, кухнядагы чүкечне алып муенына бер тапкыр суктым да, йокларга кереп киттем, иртүк торгач аның җансыз икәнен күрдем, сарайга өстерәп алып кереп капчыкка салдым да өстенә тартмалар ыргыттым, өйдәге кан эзләрен сөртеп чыктым, ди. Куркытыр өчен генә сугуын да, ярдәм күрсәтмәвен дә әйтә ул, низаг чыгу сәбәбен хәтерләми, ләкин соңгы вакытта миңа гел кычкырды, аңа бернәрсә дә ошамый иде, мине яратмый башлады дип сөйли.

Бабай зиһенендәге кимчелекләрне тикшерүче дә сизми калмый, ләкин кеше үтерү очрагы буенча җинаять эше кузгатыла, картлыкка ташлама ясамый торган законнар нигезендә гаепләнүче сак астына ябыла. Әлбәттә ки, психиатрик экспертиза билгеләнә, аның нәтиҗәләре исә октябрь ае азагында гына, ягъни 85 яшьлек кеше ике айга якын тикшерү изоляторында утыргач кына мәгълүм була, һәм ул Казандагы Бехтерев исемендәге психиатрия сырхауханәсенә күчерелә. Аңлашыла ки, З.Әгъләмов рухи яктан авыру булганга үз гамәлләрен аңларлык түгел дип табыла. Ошбу тайпылышларның төп сәбәбе баш миендәге кан тамырлары чире һәм, күрәсең, үзенең ике чәркә аракы эчүен исәпкә алып, алкогольгә бәйлелек күрсәтелә, ул әйләнә-тирәдәгеләр өчен куркыныч тудыручы зат, шуңа күрә мәҗбүри дәвалануга мохтаҗ дип белдерелә. Бу инде Зыятдин Әгъләмов колониягә утыртылмый, сырхауханәгә яткырыла дигән сүз. Мөслим район суды шундый карар чыгара.

Наил ВАХИТОВ,

Мөслим районы

Комментарии