Зәхмәтле кәсеп

Зәхмәтле кәсеп

Быелгы җиде айда Татарстанда наркотикларның законсыз әйләнеше буенча 2924 җинаять теркәлгән. Тыелган матдәләрне сатып алу, саклау һәм аларны кулланучыларга җиткерү, ягъни наркоманнарга сату очраклары бу. Зәхмәтле кәсеп күпләрне җәлеп итә, еш кына япь-яшь кешеләрнең хөкем ителүенә китерә.

ЯШҮСМЕРЛӘР СӘҮДӘ ИТӘ

Хәзерге вакытта наркотиклар кулдан-кулга тапшырылмый, алыш-биреш читтән торып башкарыла, сатучы төргәкне яшертен урынга куя, алар теле белән әйткәндә, «закладка» ясый, наркоман шуннан ала «товарны». 14нче гыйнвар кичендә полиция хезмәткәрләре Казанның Галимҗан Баруди урамындагы шәхси йортлар тирәсендә йөргән ике егеткә игътибар итәләр. Чөнки адымнарын тизләтеп читкә китү ягын карый башлый алар. Тиздән берсе, шикне тагын да көчәйтеп, йөгерергә керешә, аны куып тотарга туры килә. Сержантларның әйтүенә караганда, артыннан җитә башлагач, яшүсмер телефонын алып җиргә бәрә. Бусы инде яшертен мәгълүматларны юк итәргә маташу дип бәяләнә. Шул рәвешле, 2003нче елгы Денис Барышев (балигъ булмаганнарның исемнәре үзгәртелә) тоткарлана. Аның яшьтәше Айрат Зиннәтов качып китәргә маташмый. Урамдагы сөйләшү барышында ук егетләрнең «закладка» яшереп йөрүчеләр икәне тәмам ачыклана.

Аларны тикшерү полиция бүлегендә шаһитлар һәм БДН хезмәткәрләре катнашында уздырыла. Алдан А.Зиннәтовның куртка кесәсеннән 11 төргәк алына, кулында тагын берәү булуы ачыклана. Аннан соң бүлмәгә Д.Барышевны алып керәләр. Дустыннан аермалы буларак, үзендә тыелган матдәләр булуын кире кага ул, ә чалбар кесәсендә изолента уралган полиэтилен пакет табылгач: «Берсе калган икән… үзем куллану өчен ул», – дип, урамда чабышканда фашиткеч «вещдок»ларны ташлавын белдереп куя.

Мәктәптә 9нчы сыйныфны тәмамлап бизнес институты (ТИСБИ) көллиятендә укып йөргән яшүсмерләрнең ата-аналарына хәбәр ителә. Казан малае А.Зиннәтовның әнисе тиз килеп җитә. Барышев Чабаксардан булганга, аның туганнары соңрак килә. Тикшерү органнары судта аеруча авырлар рәтендәге җинаять кылуда шикләнелүчеләрне сак астына алуны сорый, ләкин Киров район суды Д.Барышевка өйдәге япкынлык (домашний арест) дигән ирекне чикләү чарасы билгели. Ул Казанның Серов урамындагы түләүле фатирын калдырып Чабаксарга кайтып китә. Зиннәтовны кул куйдырып иреккә чыгарырга карар кылына. Күрәсең, хөкемдар аларның яшь булуын исәпкә ала.

Әлбәттә, яшь егетләр җиңел котылачак дигәнне белдерми бу. Казанның Коләхмәтов, Батыршин, Серов һәм шул яклардагы тагын берничә урамда алар яшереп өлгергән ун пакет табып алына, аларның гомуми саны 23кә җитә. Экспертиза барлыгы 11,75 г матдәнең каннабис (марихуана) дигән наркотик булуын күрсәтә. Димәк, 16 яшьлек малайлар ниятләренә үзләренә бәйле булмаган сәбәп, ягъни полиция комачаулык кылу аркасында гына ирешә алмаган. Тикшеренү аларның үзләренең дә шул ук матдәне куллануын ачыклый, ләкин алар әлеге зәхмәт бәйлелегенә эләгеп өлгермәгән. Шулай да А.Барышев табиб-нарколог күзәтүендә булырга тиеш дип белдерелә.

Алдан хәзерләнеп, төркем белән, интернет һәм башка мәгълүмат-телекоммуникация челтәрләреннән файдаланып башкарылган мондый җинаять өчен законда 8дән 15 елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган бит. Бактың исә, замана балаларын шундый җитди җинаятькә этәрердәй шартлар җитәрлек икән бездә. А.Зиннәтовның әйтүе буенча, алар ошбу астыртын кәсеп белән 2019нчы елның ноябрендә шөгыльләнә башлаганнар, Денис марихуананы ярты граммын 350 сумнан «Гидра» дигән интернет кибеттән алган, сабакташлар аны электрон үлчәүдә өлешләргә бүлеп төргәннәр, шәһәрнең төрле урыннарында яшергәннәр, бу тирәнең фотосурәте һәм географик координатлары күрсәтелгән мәгълүматны тикшерү барышында ачыкланмаган бер затка озатканнар. Димәк, «закладка»ларны сату белән билгесез кешеләр шөгыльләнгән, яшүсмерләргә исә хезмәт хакы килгән. Зиннәтов ноябрьдә ике кич «эшләгән» өчен Барышев 3 мең тәңкә түләде дип бара. Оператив чаралар вакытында 1-4нче декабрь көннәрендә Денисның банк картасына “Qiwi MONEYдигән электрон кошелектан 48700 һәм 44300 сум акча килүе, аларның 18000 һәм 16000 сумы Зиннәтов картасына күчерелүе мәгълүм була. Әлеге акчаларның декабрь башында ике кичтә «закладка» ясаган өчен түләнүен яшерми Айрат, ләкин акчаның кемнән килүен белмим, Денис шөгыльләнде, ди. Күргәнебезчә, 16 яшьлек гади наркокурьерлар да ярыйсы гына акча эшли икән.

А.Зиннәтов гаебен тануын белдерә, Д.Барышев барысын да кире кага, алдан Конституция биргән хокукларыннан файдаланып, тикшерүче сорауларына җавап бирми, соңрак гаепне сабакташына өяргә керешә, кесәсеннән алынган наркотикны полиция хезмәткәрләре салды, алар басым ясады дип аклана. Тикшерү комитетының өлкән тикшерүчесе И.Фәхретдинов аларны кара-каршы утыртып сорау алу да (очная ставка) үткәрә. А.Зиннәтов үзен һәм дустын фаш итеп сөйли, Д.Барышев эндәшмәүне кулай күрә.

Д.Барышевның бу җинаятьтә башлап йөрүче икәне көн кебек ачык үзе. 14нче гыйнвар көнне дәресләрдән соң ике дус Денис фатирына кайта, хуҗа акча күчереп, «тайник»тан алып кайтып куйган 20 г марихуананы ювелир үлчәүдә 32 өлешкә бүлеп төрәләр дә, аларны урнаштырырга чыгып китәләр. «Закладка» ясаучыларга кем комачаулавы мәгълүм. Тикшерү барышында марихуананың барысы да табылмый, калганнарын Барышев ыргытып өлгерә, күрәсең. Шуңа күрә җинаять эшендә 11,75 г наркотик турында гына сүз бара. Ләкин монысы да законда шактый зур күләм дип санала.

Киров район судында малайларның, бигрәк тә, Барышевның кырыс җәза алачагына шик юк. Ә менә интернет кибетләр, электрон акча янчыклары тотып эшләүчеләр күләгәдә калачак. Чөнки аларны табып фаш итүгә юнәлдерелгән чаралар нәтиҗә бирми, гадәттә. Бу инде замана золымына каршы көрәш вак башкаручыларны тоту белән генә чикләнә дигән сүз. Моны Питрәч районында булган икенче мисал да раслый.

ГАШИШЛЫ ОЧРАШУ

Наркоманнарның төзәтү колониясендә төзәлмәве мәгълүм. Тыелган матдәләр биек койма артындагы оешмаларга да эләгә чөнки. Ысуллары күп төрле аның. Питрәч районындагы Пановка колониясендә утыручы абыйсы белән очрашуга килгән 17 яшьлек Константин Кошаев киң таралган алымнарның берсен куллана.

Константин – 1974нче елгы Надежданың төрле ирләрдән тудырган алты баласының өченчесе. Әни кеше биш баласы һәм кечкенә оныгы белән Казанда ике бүлмәле фатирның залында яши. Олы улы Вячеслав Крестников урлау, машина куу, мошенниклык кебек җинаятьләр өчен дүрт тапкыр хөкемгә тартылган, соңгысында 3 ел да 4 айга ирегеннән мәхрүм ителгән. Узган ел көз көне аңа туганнары белән озаклап очрашу, ягъни колония кунакханәсендә ике көн бергә яшәү мөмкинлеге бирелә. Надежда анда 2001нче елгы Костя һәм 7 яшьлек тагын бер улын ияртеп бара.

Әлбәттә, ябык оешмага килүчеләрне чын мәгънәсендә энә күзеннән үткәрәләр, тикшерәләр, тентиләр, телефоннарын алып калалар, тыелган әйберләр алып кергән, башка кырыс кагыйдәләрне бозган өчен җаваплылык турында кисәтәләр. Тәҗрибәле оперативник Ренас Гыйльметдиновта яшь егет шик уята, аның сөйләшүе, сәер итеп елмаеп торуы наркоман түгелме дигән уйга этәрә. Шуңа күрә аны аеруча җентекләп тикшерергә булалар. Тыелган матдәләрнең «зона»га аның кебек кунаклар аркылы үтүе дә мәгълүм бит. Костяны аерым бүлмәдә чишендереп эзләнү нәтиҗә бирми. Шуннан соң Костя көтелмәгән белдерү ясап куя, ягъни үзендә абыйсына дигән гашиш булуын, пакетның туры эчәгендә икәнен әйтә…

Бу хакта эчке эшләр министрлыгының наркотикларга каршы көрәш идарәсенә хәбәр ителә, Казаннан оперативниклар килеп җиткәнне көтәргә туры килә. Яшүсмер чаршау артындагы чүлмәккә утыртыла. Наркотиклы төргәкләр аның әнисе, ике шаһит алдында алына. Эксперт 17,76 г матдәнең анаша, каннабис сумаласы дип тә аталучы гашиш булуын белдерә.

Әлбәттә, бу хәл көтелгән очрашуга чик куелуын белдерә. Кунакларны Казанга алып китәләр, анда иң әүвәл К.Кошаевны наркология диспансерында тикшерәләр. Экспертиза аның организмында марихуана, кокаин һәм тагын ике матдә булуын ачыклый. Аннан соң К.Кошаевтан сорау алына, эш тикшерү комитетына җибәрелә.

Алдан, наркотикны абыйсы өчен алып бардым, дип барган малай тиздән күрсәтмәләрен үзгәртә, гомумән, агайнеләр икесе ике төрле сөйли. Бу җәһәттән, аеруча мөһим эшләр буенча тикшерүче Равил Гайнуллин үткәргән кара-каршы, ягъни икесеннән бергә сорау алуга мөрәҗәгать итик. Иреккә чыгарга җиде-сигез ай вакыты калган Вячеслав, үзе әйтмешли, төрмә тормышын төрләндерергә уйлап, наркотик кулланырга булган һәм энесенә тыелган матдә алып килергә кушкан. Ул 10 грамм гашишны Чистайдагы изоляторда бергә утырган Денис дигән дустына 7 мең сум акча күчереп юнәттем, ягъни Костяга наркотаны шул кеше алып бирде дип бара. Абыйның ошбу бәясен тыңлап утырган К.Кошаев исә боларның барысын да кире кага. Сатучыны интернетта таптым, 9 мең сум акча күчердем, 20 грамм наркотаны Казанның Повстанческая урамындагы яшертен урыннан алдым, дип сөйли ул. Күрәсең, малайга ничек сөйләргә кирәклеген өйрәтүчеләр табылган. Үзем куллану өчен алдым, дип гаепне үзенә ала ул. Аны тыңлап торган Вячеслав та күрсәтмәләрен үзгәртә. Энекәшне коткарырга теләдем, ди.

Әлбәттә, наркотикларның мәхбүсләр өчен алып керелүе бәхәссез монда. Психиатрик экспертиза нәтиҗәләреннән күренгәнчә, К.Кошаев, наркотик кулланганы булса да, әлеге зәхмәткә бәйлелеккә эләккән кеше түгел, димәк, кат-кат тикшерелә торган оешмага үзе өчен гашиш кыстырып баруына да ышанып булмый. Ләкин агайнеләрнең әлеге җинаятьчел гамәлне алдан сөйләшеп, димәк, төркем белән кылуын һәм наркотикларны сату өчен алып керергә теләвен дәлилләү мөмкинлеге булмый. Нәтиҗәдә, Вячеслав читтә кала, Константин бары тик наркотик сатып алу һәм аны үзе белән йөртүдә генә гаепләнә. Бу инде җинаять кылганда 18 яше тулмаган, моңа кадәр хөкемгә тартылмаган кешегә җиңел җәзага өметләнергә мөмкинлек бирә. Шулай килеп чыга да, Питрәч район судында да К.Кошаевта наркотик сату нияте булмаган дип белдерелә һәм ул 20 мең сумлык штраф белән котыла. Бу юлы да агулы матдәләр чишмәсенең кайда ургуы ачыкланмый, зәхмәтле кәсеп белән шөгыльләнүче төп кешеләр табылмый.

Наил ВАХИТОВ,

Казан – Питрәч районы

Комментарии