- 14.11.2010
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2010, №44 (10 ноябрь)
- Рубрика: Ахырзаман галәмәтләре
Ерткыч җанварлар өерендә калҗа өчен һәрвакыт тарткалаш бара, көчсезләргә көчлерәкләрдән калган кисәкләр белән канәгатьләнергә туры килә. Бандитлар шайкасында да шулай. Ләкин монда, кыргыйлардан аермалы буларак, майлы калҗа өчен көрәш еш кына канкоеш һәм үтереш белән төгәлләнә, кайчак бер банда әгъзалары бер-берсен рәхимсез кыра башлый.
Казандагы “Низы” дигән оешкан җинаятьчел төркем мисалы моны ачык күрсәтә.
ТҮБӘННӘН КҮТӘРЕЛҮ
Ул, башкалар кебек үк, узган гасырның 80нче елларында Мәскәү районында оеша. Восход, Серов урамнарының түбәнге очында урнашкан йортларда яшәүче яшьләрне берләштергәнгә күрә, исемне дә “Низы” дип кушалар. Ләкин криминаль даирәләрдә ул түбән түгел, шактый югары дәрәҗәдәге урын били. Әлбәттә, сүз явызлыклар, җинаятьчел гамәлләр турында бара.
90нчы еллар башында ошбу оешкан җинаятьчел төркем (ОПГ) 50дән артык сугышчыны берләштергән шайка булып җитлегә. Һәм шул тирәдәге кибет, ларек, автосервис хуҗаларын “ясак” түләргә мәҗбүр итә. Барыннан да элек Мәскәү районы һәм “Разъезд Восстания” тукталышындагы базарларны криминаль контрольдә тотарга тырышалар. Ләкин тора-бара төркем йогынты сфералары буенча кечерәк бригадаларга бүленә һәм аның бердәмлеге какшый төшә.
“Низы” криминаль сугышлар чорында зур югалтуларга дучар булган төркемнәрнең берсе. Бу, беренчедән, бригадалар арасындагы низаглар вакытында кайчандыр бергә булган егетләрнең үзара бәрелешүе нәтиҗәсе. Ул хакта без алга таба тулырак сөйләрбез. Ә икенче сәбәп исә – “түбәндәгеләр”нең 90нчы еллар уртасында кабынып киткән җинаятьчел сугышта актив катнашуы.
Мәгълүм булганча, ул чакта Казандагы иң куәтле һәм күпсанлы “Жилка” берләшмәсе белән “Севастопольские” төркеме арасында канкоюлы сугыш була. Чынлыкта, башкаладагы төркемнәр икегә бүленә. “Низы” исә “севастопольнекеләр”не яклап чыгып, каршы як кешеләрен юк итүдә активлык күрсәтә. Әлбәттә, “Жилка” явызлары да кул кушырып утырмый. 1996 ел башында алдан “Мозаика” кафесында берьюлы 4 кешене, аннан соң “Раки” сыраханәсендә өч кешене кырып салалар. Аларның барысы да диярлек “Низы” егетләре. Һәлак булучылар алар гына түгел. Исемлекне озын итеп төзергә була: И.Луковников, О.Лоскутов, М.Сабиров һ.б.
1996 елда “Жилка” лидеры Хайдер һәм аңа финанс ярдәме күрсәтүче берничә “күренекле” шәхес юк ителгәч, гомумшәһәр сугышы басылуга таба китә һәм тиздән бөтенләй туктап кала. Әлбәттә, бу башкалада тынычлык урнашты дигәнне аңлатмый. Бары тик “Жилка” – “Севастопольские” бандалары һәм аларның тарафдарлары арасындагы зур бәрелешләргә генә нокта куела.
Гомумән алганда, үтерүләр дәвам итә. Мәсәлән, “Низы”ның сугыштан исән чыккан лидерлары бер-берсен кырырга әзерләнә.
НИЗАГЛЫ “НИЗЫ”
Аерылганны аю ашар, дигәндәй, бригадаларга бүленү төркемдәге каршылыкларны көчәйтә. Чөнки монда җәнлекләр арасындагы кебек түгел. Берәү күбрәк урласа, икенчесенең ачуы килә. Әлбәттә, бу кычкырышу-талашулар, хәтта авыз-борын җимерүләр белән генә дә төгәлләнми.
1997 елда төркемнең иң абруйлы лидерлары Таһир Фәхриев (кушаматы – Тагир Большой) һәм Дмитрий Ларионов (Колобок) Мәскәү районы базарын контрольдә тоту өчен төзелгән “Рыночные” бригадасына өстенлекләр бирә башлыйлар. Бу инде табышның зуррак өлеше алар кесәсенә керә дигән сүз. Башкалар, мәсәлән, “Разъездовские” бригадасы моның белән килешми. Йогынты даирәләре һәм җинаятьчел керем чыганаклары өчен көрәш башлана. Ошбу бригадаларның берсен дә аклап булмый. Ләкин берничә елдан соң “Рыночные” бригадасы, чынлыкта, башкаларны үзенә буйсындырып бетерә. Чөнки каршы килүчеләрне юк итү буенча үткәрелгән куркыту чаралары үз нәтиҗәләрен бирә. Шуңа күрә гаепне күбрәк “базарныкылар”дан эзләргә кирәктер. Әлеге бригада көндәшләре өчен генә түгел, базардагы эшмәкәрләргә дә куркыныч була. Аларның һәрберсе сәүдә урыны өчен аена 2-3 мең сум акчалата түләү өстенә, товарның бер өлешен дә бирергә тиеш. Буйсынмаганнарга карата иң кыргый алымнар кулланыла: кыйныйлар, сатлык товарны юк итәләр, ларекларны яндыралар. “Телефон.ру” кәрәзле телефон павильоны шул рәвешле көлгә әйләнә.
Әлбәттә, базар җинаятьчеләргә искитмәле керем китерә. Моның өстенә 8 фахишәлек агентлыгы тоталар. Аларда дистәләгән хатын-кыз, шул исәптән, 15 яшьлек балалар да “эшли”. Кайбер мәгълүматларга караганда, ошбу бизнес төркемгә елына 1,5 миллион сумга чаклы табыш китергән. “Общак”тагы акча 2 миллион долларга кадәр җиткән. Әлеге сумманың бер өлеше утлы корал алу өчен тотыла.
Шулай итеп, бригада кораллы бандага әверелә. Бары тик ун ел үткәч, 2007 елда гына бандитлар коралсызландырыла. Алардан биш Калашников автоматы, 1 гранатомет, 11 пистолет, берничә обрез, гранаталар, шартлау җайланмалары алына. Ләкин ошбу куркыныч әйберләр ярдәмендә алар бик күпләрне һәлак итеп өлгергән була инде. Болар, башлыча, шул ук “Низы” төркеме “авторитет”лары һәм кул астына эләккән бер гөнаһсыз кешеләр.
КАНКОЕШТА ҖАН КОЮЛАР
1998 елда Фәхриев һәм Ларионов белән “Разъездовские” бригадасы лидеры Данил Зарипов каршылыкка керә. Ул Мәскәү районы базарына дәгъва белдерә башлый. Әлбәттә, тегеләр җәмәгать транспорты тукталышындагы кечкенә базарны контрольдә тотучы ошбу “авторитет”ны өлешкә кертергә теләмиләр. Шул ук елның 5 октябрендә киллерлар Зариповны үз йорты подъездында атып үтерә. Күп тә үтми, “Низы” төркеме әгъзасы Д.Батраков та алар кулыннан һәлак була.
1999 елда бандитларның элеккеге “көрәштәше” абруйлы И.Баймишевның базарныкылар белән юлы кисешә. Шунда ук аны юк итү планы төзелә. Хәер, киллерлар әллә ни планлаштырып тормый, кайда туры килсә, шунда аталар. 40 яшьлек Баймишевны да подъездда очраталар һәм үзен генә түгел, хатыны белән шоферын да атып үтерәләр. Бары тик мәрхүмнең ул чакта 14 яшендә булган улы җитезлек күрсәтеп качып котыла. Әлеге коточкыч фаҗига турында ул 10 елдан соң Татарстан Югары судында шаһит буларак сөйләде. Алар Раиф чишмәсенә суга барырга дип җыенган булган. Ярый әле өч яшьлек энесе әбисе белән өйдә кала, әнисе йә әтисе кулында булса, бандитлар аны да кызганып тормас иде.
Оскарик кушаматлы О.Нугайбеков та – “Низы”ның абруйлы әгъзасы. 2003 елда бандитлар аны “Щурячий” бакчачылык ширкәтендәге дачасы янында сагалап торалар, үзен һәм никахсыз хатынын атып үтерәләр.
Ара-тирә алар чит төркем лидерларын да “алып ташлыйлар”. 2002 елда Дементьев урамындагы бер кибетне арендага алгач, җирле ОПГ лидеры Р.Галиуллин “үз территориясендә” пәйда булган ят бандитларга яный башлый. Күрәсең, Хоттабыч кушаматлы бу кеше кемнәр белән бәйләнешкәнен чамалап бетерми, нәтиҗәдә, пуля башына җитә.
“Рыночная” бандасы лидерлары үз кул астындагы “сугышчы”ларны да ныклы контрольдә тота. Алар “яшьләр”, “уртанчылар” һәм “өлкәннәр”гә бүленгән, һәркемнең дәрәҗәсенә карап, бурычлары, вазифалары һәм хокуклары булган. Даими рәвештә ату буенча күнегүләр уздырылган. Гаеплеләргә каты җәза бирелгән, кайберләрен хәтта юк итәргә дә күп сорамаганнар.
2001 елда Мәскәүдә яшәүче Фәхриев белән Ларионов үзләренә ай саен акча китерүче Д.Силов һәм А.Войновны караклыкта шикләнәләр. Курьерларны алдан үзләре карамагындагы кафега чакыралар, аннан соң Жилплощадка ягындагы гаражга алып барып үтерәләр һәм шунда ук идән астына күмеп куялар. Алты ел узганнан соң, бу мәетләрне ашыгыч рәвештә казып алып, ерак урманга илтеп яшерәләр. Чөнки 2007 елда милиция банданың берничә әгъзасын кулга алгач, җинаять эзләрен яшерергә кирәк була. Ләкин файдасы тими. Оперативниклар бу канкоешны да ачыклый.
ТӨРКЕМНЕ ТАРКАТКАН ХӨКЕМ
“Низы” соңга калып фаш ителгән җинаятьчел төркемнәр рәтеннән. Дөрес, 2003 елда аларның ике киллеры тотыла. Ләкин элек Курск өлкәсе милициясендә ОМОНда хезмәт иткән Р.Гаджиев һәм Р.Зверенков кем заказы буенча җан кыюларын әйтмиләр. Татарстан Югары суды 2004 елда аларның беренчесен – 9 елга, икенчесен гомерлеккә ирекләреннән мәхрүм итә.
Ә бандитларны 2007 елда “җыялар”, барлыгы 20 кеше кулга алына. Куллары канга буялмаган “яшьләр”нең тугызын узган ел февраль аенда аерым хөкем итеп, 6 елга кадәр колония бирделәр. 2010 елның 20 июнендә банданың башка әгъзалары да тиешле җәзаларын алды. Бары тик федераль эзләүгә бирелгән Д.Ларионов кына хәзергә качып йөри.
Т.Фәхриев белән бергә тагын 4 кеше – С.Дорогов (Дорог), Р.Гайнетдинов (Пухлый), Р.Бакиров (Рамон) һәм Р.Сәмигуллинга кеше үтерү, утлы корал алу кебек җинаятьләрдән тыш, РФ Җинаять кодексының “Бандитлык” дигән 209нчы маддәсе буенча да гаепләү белдерелде. Тагын алты кеше чит мөлкәтне юк итү, фахишәлек оештыру, хулиганлык кебек хокук бозуларда гаепләнде. Җинаять эше 45 томга җыелган иде.
Хөкем ителүчеләрнең гаепләрен танулары, үкенүләре һәм җәзаны җиңеләйтүче башка мөмкинлекләрне исәпкә алып, өч кеше 2-4 еллык шартлы срок белән котылды. Әлбәттә, таякның юан башы банда атаманы 43 яшьлек Таһир Фәхриевкә төште. Ул калган гомерен тимер рәшәткә артында уздырачак. Аның җиде кәсептәше 3тән 20 елга кадәр ирекләре белән хушлашты.
Татарстан Югары судының “Базар бандасы” гына түгел, “Низы” җинаятьчел төркеменең дә тар-мар ителүен белдергән хөкеме шундый булды. Ләкин әлеге эшнең Русия Югары суды карамагына җибәрелү ихтималы да зур. Чөнки күпчелек очракта хөкем ителүчеләр, карар белән ризалашмыйча, Мәскәүдә яклау эзли.
Ә менә зарар күрүчеләр – үтерелгән кешеләрнең әти-әниләре, балалары, туганнары һәм бандитларга “ясак” түләп азапланган эшмәкәр халкы хөкемнән канәгать калды. Мәскәү район базары да хәзергә тынычланды. Ләкин иснәнеп, эзләнеп йөрүчеләр юк түгелдер, мөгаен. Майлы калҗа исе үзенә тарта бит ул. Изге урын буш булмый дигәндәй, искеләре урынына яңалары килә күрмәсен.
Наил ВАХИТОВ.
Фото: Базар бандалары суд залында.
Криминаль хроника
Чүкечле азгын
Әлмәттә кичке сәгать сигезләрдә исерек бер кеше (элек кеше үтерү өчен хөкемгә тартылган) ялгыз яшәүче 70 яшьлек бабайның өй верандасы тәрәзәсен ватып эчкә үткән. Чүкеч белән куркытып, акча таләп итә бу. Берни дә ала алмагач, суыткычын бушатырга керешә. Шуннан файдаланып, корбаны урамга чыгып йөгерергә көч таба. Ярый ла, күршесе ишетеп, шунда ук милициягә хәбәр итә. Санаулы мизгелләрдә килеп җиткән экипаж җинаятьчене өй янында ук тоткарлый. Берничә көн элек шәһәрдә шуңа охшаш очрак булган: билгесез адәмнәр пенсионер картның башына пакет кидереп азаплап, талап, нәтиҗәдә, үтереп качкан. Шушы ук хәшәрәт эше түгел микән дигән версия тикшерелә.
Башкаланың Юдино бистәсендә исерек килеш мөнәсәбәтләр ачыклау нәтиҗәсендә, 69 яшьлек ата кеше үз улына 3 тапкыр пычак кадый. Йөрәк тирәсе, эче җәрәхәтләнгән ир-ат шәһәр хастаханәсенә озатылды. Кухня пычагы һәм идәннән кан эзләрен юып юкка чыгарырга маташкан ата кешенең хисләре аңлашыла, әмма хакыйкатьне яшереп булмый: закон бозучы кизү бүлегенә озатылды.
Канлы гаилә
Әлмәт шәһәрендә атна уртасында бер фатирдан кыңгыр хәбәр килә. Беркайда да эшләмәүче исерек ир-ат үзенең 40 яшьлек хатынын җәрәхәтләгән. Бичара хатын-кызга пычак, чәнечке белән төрткәләгән ул. Эче, куллары, аяклары, хәтта колагында да авыр яралар була. Аны хастаханәгә озаталар. Ерткычны ведомстводан тыш сак экипажы тоткарлап, милиция бүлегенә озатты.
Фирая ГАЙФИЕВА,
ТР Ведомстводан тыш сак идарәсенең матбугат хезмәткәре.
Комментарии