- 14.09.2018
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2018, №37 (12 сентябрь)
- Рубрика: Ахырзаман галәмәтләре
Гадәттә, эчкечеләр юньле гаилә корып яшәми, кагыйдә буларак, аерылышалар да, рәсми рәвештә язылышмыйча гына, берәр хатын-кыз, башлыча, үзе кебекләр рәтендәге ярлар белән көн күрәләр. Мондый парлар иҗтимагый яктан куркыныч санала. Чөнки хәвеф-хәтәр китереп чыгару өчен сәбәп таба сәрхушләр. Көнләшә дә пычакка ябыша, мәсәлән…
Балык Бистәсе районындагы Уракчы авылында элек урыслар гына яшәгән. Хәзер исә читтән килгән татарлар да күп монда. 1976нчы елгы Рәмзис Хәйруллин, мәсәлән, күршедәге Ямаш авылыннан. Кама буендагы әлеге төбәктә урыс, татарлар гына түгел, башка халык вәкилләре, катнаш милләт кешеләре дә бар. Тумышы белән шул райондагы Корноухово авылыннан булган 1971нче елгы Оксана Махаматшинаның олы улы Арман һәм кызы Төркислам Нураддиновтан туган, ә кече улы һәм үзе икенче иренең фамилиясен йөртә. Күп милләтле Уракчының ошбу кешеләрен тикмәгә генә атамадык. Алга таба сүз алар турында барачак. О.Махаматшинага туган тиешле Олег Миңнегалиев һәм Р.Хәйруллинның соңгы ике елда бергә яшәгән хатыны Алия Елисееваны гына өстисе калды.
1991нче елгы Арман Нураддинов 9нчы сыйныфны тәмамлаганнан бирле күчмә тормыш алып бара, ягъни Казанда һәм республика районнарында эшләп, Уракчыдагы әнисе янына кайтып-китеп йөри. Узган елның 23нче декабрендә дә кайтып керә ул. Егетнең яшәү һәм эчү өчен акчаны ничек юнәтүен һәм, гомумән, аның тормыш рәвешен 30нче декабрь вакыйгалары күрсәтә. Ул көнне иртүк шул авылда яшәүче 55 яшьлек ханымга кибеттән берәр капчык он һәм шикәр комы алып кайтып бирә, абзарындагы тиресне чыгара, маллар утлыгын төзәтә дә сәгать ярым эчендә бер яртылы була ул. Төш вакытында Оксана да кунак улына бер шешә аракы куя. Анысын да аналы-уллы икесенә бүлеп бушаткач, Арман чыгып китә дә югала. Көн буе кайларда буталып йөрүе мәгълүм түгел аның, бары тик төнгә каршы Рәмзис Хәйруллин йортына барып керүе генә билгеле.
Караңгы төшкәч, салмыш Оксана янына бер «Казанская престижная»ны тотып Олег Миңнегалиев кунакка килә. Алар бер яртыны сындыру белән генә чикләнми, мөгаен. Чөнки иртәнге сәгать 3кә чаклы сыйланалар. Бары тик шул чакта гына әни кеше улын эзләргә чыгарга уйлый. Икәүләп туп-туры Хәйруллин йортына таба юнәлә алар. Чөнки Арман узган төнне дә шунда кунган була.
Алар икесе дә Алияне эчкече һәм әхлаксыз хатын дип саный. Монысына ышанырга була, рәтләп эшләмәүче сәрхуш ир белән юньле хатыннар яшәми хәзер. Ләкин алар Алия белән Арманның астыртын очрашулары, ягъни уйнашлык кылуларын да әйтә. Ни дәрәҗәдә хак булуы тәгаен билгеле булмаса да, бусын да исәптән сызып ташларга ярамас. Арманның өенә кайтмыйча алар йортына барып керүе һәм андагы тәртибе шуңа ишарәли чөнки.
Оксана һәм Олег хуҗаларны уятып керә. Рәмзис Арманның залда йоклавын әйткәч, түрдән узып, диванда сул ягына янтаеп утырган егет янына киләләр дә аны селкетеп уятырга керешәләр. Шул мәлдә әни кеше улының салкын икәнен тоеп, кычкырып җибәрә. Ни хикмәт, өйдәге ир белән хатын өчен дә яңалык була бу. Арманның пычак белән чәнчеп үтерелүе сукыр күзгә дә күренә. Моны аның киемнәре һәм дивандагы кан гына түгел, күкрәгендәге өч яра да раслый. Анысын инде ашыгыч ярдәм табибы күрә. Моның Р.Хәйруллин эше икәнлеге шик уятмый. Полиция хезмәткәрләре кухнядагы тумбочкадан алган пычакта А.Нураддинов каны һәм Р.Хәйруллинның кул эзләре калуы ачыклана. Хәер, гаебен тану турындагы беркетмәне үз кулы белән язып бирә Хәйруллин.
Күкрәк читлегенә алдан өч мәртәбә чәнчедем, икесендә пычак сөяккә эләкте, берсендә генә тирәнгә батты дип сөйли ул. Суд-медицина эксперты 26 яшьлек кешенең язмышын соңгысы хәл иткән, «үткен-очлы әйбер» йөрәк карынын, үпкәне кискән, юан кан тамырын өзгән дип белдерә, калган ике яра һәм арка яктагы тагын берсе сәламәтлеккә җиңел зыян китергән дип табыла.
Арман Рәмзискә узган көнне дә, бу юлы да әнисе куып чыгарды дип ялганлый. Хуҗа кешенең әйтүенә караганда, залдагы диванга ятарга кушкач, Арман аяк киемен салганда ук хатын белән кызыксына, йомшаграк итеп әйткәндә, аның белән якынлык кылачагын әйтә, ләкин Хәйруллин кыза башлагач, сүзне шаяруга бора. Рәмзис йокы бүлмәсенә хатыны янына кереп яткач, тегенең үзе йокыга киткәч барыбер теләгенә ирешәчәген әйтеп сөйләнүен ишетә һәм сәрхушне куып чыгарырга керешә.
Ирләр арасындагы бәргәләшү кухняда башлана, тиздән Хәйруллин суыткыч эчендәге пычакны кулына ала. Калганы безгә мәгълүм, үлем хәлендәге егетнең залга кереп диванга утыруын, ә хуҗаның күрше бүлмәдә йокыга талуын гына әйтеп үтик.
Төп шаһит булырга тиешле Алия Арман кергәнне тавышын ишетеп кенә белдем, кухнядагы бәрелешне бөтенләй сизмәдем, йоклый идем, дип бара. Күрше фатирда яшәүче Гөлнара белән Александр ике ир кычкырышканны ишеткән, ә ул ишетмәгән булып чыга. А.Елисеева киемендәге Арманныкы булган кан тапларының кайдан килүен дә юньләп аңлата алмый, ләкин фаҗиганең көнләшү аркасында килеп чыгуын әйтә. Мәрхүмнең якыннары да шундый фикердә кала.
Әлбәттә, Рәмзисне җаваплылыктан коткармый бу. Ул, үтерергә теләмәдем, дип торса да, тикшерү комитетының өлкән тикшерүчесе Айрат Хәсбетдинов җинаять эшен аңлы рәвештә кеше үтерү очрагы буенча кузгата, Р.Хәйруллин Түбән Камада яшәгән вакытында урлаганы, чит мөлкәтне юк иткәне өчен ике мәртәбә утыртыла, 2000нче елда бер ел ярымга алданрак азат ителгәч тә төрмә юлын таптамый. Быел исә көнче җинаятьче 6 елга ирегеннән мәхрүм ителде.
***
Казанда яшәүче 47 яшьлек Хәйдәр Шәрипов документлар буенча буйдак саналса да, инде 10 елдан артык 1979нчы елгы Ләйсән белән тора. Уртак кызлары белән хатынының әнисе фатирында – Р.Зорге урамында яши алар. Ирем эшләп тапкан акча хисабына гына яшәдек, артыгын эчми, исерсә дә холыксызланмый, дип, хатын уңай бәя бирә аңа. Хатын-кызның ирен мактавы күңелле хәл, билгеле. Әмма тормышларының астын-өскә китергән вакыйгадан соң Х.Шәрипов сак астына ябылгач, аны яклап азаплану дип кабул итмичә булмый моны. Чөнки психиатрик экспертиза Хәйдәрне дәвалануга мохтаҗ эчкече генә түгел, психик яктан җиңелчә дәрәҗәдәге кимчелекләре булган зат дип таба. Аннан соң нинди «тыныч» кеше икәнен быел 1нче апрельдә күрсәтте инде ул. Шулай да моңа кадәр, вак тәртип бозулар өчен административ җаваплылыкка тартылса да, аның җинаятьләр кылып хөкем ителмәгән зат икәнен әйтик.
Март аенда Хәйдәр, кайнанасы белән ачуланышып, шул яклардагы Карбышев урамына – үз фатирына кайтып китә. Хатынының әйтүенә караганда, карчык кеше аңа коммуналь хезмәтләргә вакытында түләмәгән өчен ризасызлык белдерә. Туган-үскән якларында күпләрне, бигрәк тә, үзе кебекләрне яхшы белә ул. Шул йортта торучы Михаил Сафонов һәм Вячеслав Зудин белән дә таныш. Соңгысын үз даирәләрендә бомж дип йөртәләр. Хаклыкка якын бу, чөнки Славаның даими торыр урыны юк, соңгы вакытта дусты Сафонов фатирында көн күрә. Фаҗигале хәл шул торакта Шәрипов белән Зудин арасында килеп чыга да инде.
Эш шунда ки, 30нчы мартта Слава Хәйдәргә шалтыратып, Ләйсән фатирында документларын калдыруын әйтә. Вакытлыча аерылышкан кеше хатын янына барып, «бомж»ның паспортын, иминият таныклыгын, медицина полисын алып кайта да 1нче апрельдә аларны хуҗасына тапшыру өчен Сафонов фатирына килә. Зудин, рәхмәт йөзеннән, Михаилның әнисе Людмила Шәрәфетдиновадан әҗәткә акча сорап торып, кибеттән бер ярты аракы алып кайта.
Өч шешәдәш өчен эчәргә җай чыга, димәк. Ләкин тавыш күтәрелү ихтималы да зур була монда. Чөнки Шәриповны Зудинның документлары ничек итеп Ләйсәнгә эләккән дигән сорау борчымый түгел. Бу бит алар уйнашлык кылган дигән фикергә этәреп, көнчелек утлары кабыза. Ләйсән үзе Зудин Хәйдәр өйдә чакта килеп, бергәләп эчәргә тәкъдим итте, өйдә яшь бала бар, дип, аны куып чыгарды дисә дә, теге документларның ничек килеп эләгүен аңлата алмый. Хәйдәр Зудинның үз хатынына күз атып йөрүеннән элегрәк тә шикләнгән була. Кыскасы, монда килгәндә дә нык салмыш булган Хәйдәр тагын да исерә төшкәч, кабынып китә. Әйткәләшә башлагач, кинәт югычтагы пычакны алып «көндәш»нең иңбашына китереп чәнчи. Зудин кадалып калган пычакны үзе тартып чыгарып, икенче бүлмәгә керә дә Людмила апага ашыгыч ярдәм чакырырга куша. Х.Шәрипов кабалана-кабалана киенеп чыгып тая.
Сафонов торагында булган әлеге хәл хуҗалар сөйләгән буенча гына сурәтләнде. Чөнки, Зудин белән 50шәр грамм аракы эчтек тә китеп бардым, үзара ызгыш булмады, кем кадаганын белмим, дип, Шәрипов барысын да кире кага. Аны икенче көнне Ләйсән фатирында эләктерәләр дә, суд карары белән сак астына ябалар. Аның гаебе бернинди икеләнү тудырмый чөнки. Тикшерү комитетының өлкән тикшерүчесе Рамил Мөбәрәкшин алдан гаепләнүче белән төп шаһит М.Сафоновтан кара-каршы сорау ала. Аннан соң, шундый ук тикшерү гамәлен Л.Шәрәфетдинова белән үткәрә. Шәрипов, шаһитләр сөйләгәннәрне кире кагып, гел үзенекен тукый. Һәм ахырга кадәр гаебен танымый. Ләкин акны кара дип торып кына лаеклы җәзадан котылып булмый инде ул.
1969нчы елгы Вячеслав Зудин республика клиник хастаханәсенең кабул итү бүлегендә үк иңбаш тирәсенә кадалган пычакның үпкәне җәрәхәтләве нәтиҗәсендә җан бирә. РКБның травмотология үзәгендә дөрес диагноз куярга да өлгермиләр аңа. Ошбу мәсьәлә тикшерүче Р.Мөбәрәкшинны да кызыксындыра. Табиблар авыруның хәле 15-20 минуттан ук начарайды, ул арада эчке әгъзаларга китерелгән зыянны ачыклау мөмкин түгел, аннан соң, исерек кеше кычкырып, дулап үзен бик котырынкы тотты, дип җавап бирәләр. Шул ук вакытта медицина кәгазьләре, күрсәтмәләргә караганда, сырхауханәгә китергәндә В.Зудинның йөрәк тибеше, кан басымы, тын алуы нормаль булган, сулышында гырлаган тавышлар ишетелмәгән. Акырып-бакырып яткан кешене ничек итеп тикшергәннәр, тыңлаганнар дигән сорау һәм исерек бомжга ярдәм итәргә атлыгып тормаганнар дигән фикер туа. Үпкәсенә пычак кергән кешенең тыныч сулавы, үзен канәгатьләнерлек хис итүенә ышанып булмый чөнки. Тыны кысыла башлагач, үпкәсен җилләтеп, сулыш юлын өрдереп карыйлар, ләкин 5 минут дигәндә йөрәк туктый, аны эшләтеп җибәрүгә юнәлдерелгән реанимация чаралары нәтиҗә бирми.
В.Зудинның тикшерү барышында һәм суд утырышларында рәсми вәкиле булырдай туганнары табылмый. Әлеге вазыйфа Казан шәһәр башкарма комитетының баш белгече Ю.Фәтхуллинага йөкләнә. Мәрхүмне күмүне дә җирле идарә органнары башкара.
Бу көннәрдә 1970нче елгы Х.Шәрипов эше Идел буе район судында тыңлана.
Наил ВАХИТОВ,
Казан – Балык Бистәсе

Комментарии