Йөгәнсезлек

Йөгәнсезлек

Полиция мәгълүматларына караганда узган ел көчләү һәм башка төрле җенси рәвештәге җинаятьләрнең барысы да ачылган. Ләкин явызлыклар саны кимеми. Тотнаксыз һәм оятсыз бәндәләргә әбиләр дә, бәбиләр дә эләгә тора.

Актаныш районының Иске Богады авылында 1938нче елгы карчыкның көчләнүе турындагы хәбәрләр бөтен республикага таралды. 23нче февральдә булган әлеге вакыйгага шушы көннәрдә нокта куелды, район суды өч җинаятьчел гамәлдә гаепле дип табылган 57 яшьлек абзыйны 7 ел ярымга кырыс режимлы колониягә озатырга дигән хөкем чыгарды.

Ул көнне төштән соң ялгызы яшәүче Миңзифа әби (кайбер исемнәр үзгәртелә) янына, яңа пешергән икмәген тотып, күршесе Нәфисә ханым килеп керә һәм аны каушаган, борчылган хәлдә күреп шомлана кала. Нәрсә булды, дигән сорауны биргәч тә, карчык, елый-елый, шул авыл кешесе Ниязның төрле оятсыз бозыклыклар эшләп 4 сәгать буе газаплавын әйтеп шаккаттыра һәм барысын да озын-озаклап сөйләп бирә. Ләкин куркынган әби ошбу хурлыклы хәл турында беркемгә дә әйтмәскә куша. Ул сөйләгәннәрнең хак икәне шикләндерми, боларны карчыкның йөзе һәм авыз тирәсендә күренгән җәрәхәтләр дә раслап тора.

Нәфисә тетрәнгән күршесе янына хәл белергә икенче көнне дә берничә тапкыр керә, «хайванлык»ны йомып калдырырга ярамавын, юкса, сәрхуш моны яңадан кабатларга мөмкин икәнен дә искәртә. Ниһаять, өйләгә кадәр икеләнеп йөргән Миңзифа әби бу хакта Чаллыда яшәүче кызына шалтыратып сөйләп бирә. Явыз Нияз белән бергә укып йөргән Гөлшат кияве белән туган авылына юнәлә, аның улы Руслан да юлга чыга.

Алар килеп җиткәнче Иске Богадыдагы өйдә берничә хатын-кыз, шул исәптән туган-тумача хәбәре буенча килеп җиткән авыл фельдшеры Р.Хөсәенова, Нияз Нәбиуллинның ике кыз туганы җыела. Соңгылары Ниязны да чакырып китереп эт итеп сүгеп чыгаралар. Әлбәттә, хәбәр полициягә дә җиткерелә. Оператив хезмәткәрләргә караганда алданрак килеп өлгергән онык Руслан, Ниязның әйтүенчә, монтировка тотып ишегалдына керә дә, аны «акылга утырта» башлый. Ярый әле формалы кешеләр пәйда булып, ярсыган ир-егетне туктаталар. Шулай да алдан сырхауханәгә алып барып Н.Нәбиуллинның җәрәхәтләрен майлап-бәйләп чыгаралар, аннан соң эчке эшләр бүлегенә илтәләр. Чынлыкта, исерек ахмаклык кылган абзыйның бик озакка эләгүе була бу. Актаныш район суды аны икенче көнне үк сак астына алырга карар чыгара.

Н.Нәбиуллин туксан ягындагы әби белән законда җенси рәвештәге көчләү гамәлләре дип аталучы җинаять кылуын танып «явка с повинной» дигән беркетмә төзи. Беренче җинаять эше дә шул хактагы 132нче маддә буенча кузгатыла. Тикшерү комитетының аеруча мөһим эшләр буенча тикшерүчесе Вилсур Сәлаховка язма күрсәтмә биргәч тә, җинаять урынында вакыйганы сурәтләп, күрсәтеп тә йөри ул.

23нче февральдә иртән торгач, абзый кичтән калган аракысын эчеп баш төзәтә, аннан соң кибеттән 375 граммлы бер шешә «Усадская хлебная»ны алып кайтып бушата, димәк, кыска гына вакыт эчендә ярты литр хәмер чөмерә һәм, әлбәттә, исерә. Әйтүенә караганда, шуннан соң әнисе белән яшьтәш карчык янына барырга уйлый ул. Барып кергәч тә башта ул вакытта сырхауханәдә ятучы әнисенең хәле турында гәп коралар һәм, үзе әйтмешли, «күптән хатын-кыз күрмәгәнгә» тәкатьсезлеген басу нияте уяна анда.

Алга таба булган хәлләрне тәфсилләп язарлык түгел. Әби каршылык күрсәтеп комачауласа да, бозыклыклар күп кылына. Ләкин болар зарар күрүче күрсәтмәләренең бер өлеше генә әле. Ул әбигә суккалавын, кешегә әйтсәң үтерәм, дип куркытуын кире кага, исерек баштан эшләгән галәмәтләрен дә шомартып күрсәтергә тырыша. Экспертиза әби тәнендә, шул исәптән, яшертен урыннарында егерме тән җәрәхәте булуын белдерә, әлбәттә, алар сәламәтлеккә зыян китерерлек дәрәҗәдә үк түгел, әмма ир затының аяусыз кылануын бик ачык күрсәтәләр. Һәм зарар күрүче күрсәтмәләренә өстенлек бирәләр.

Актаныш район судында да гаепләү ягы фикере нигезле дип табылды, нәтиҗәдә, 1964нче елгы Нияз Нәбиуллин көчләүгә омтылыш ясау, җенси бозыклыклар кылу һәм үтерү белән янау дигән өч җинаятьтә гаепләнде. Әлбәттә, моңарчы хөкемгә тартылганы булмаган ялгызак авыл агае өчен дә зур фаҗига бу. Эчү дигән бердәнбер кимчелеге аркасында харап булган затларның берсе ул. Хөкем карары үз көченә кермәгән әле.

Көтмәгәндә кимсетелү һәм газапларга дучар ителгән Миңзифа апаны туганнары Азнакайдагы санаторийда ял иттереп, аз булса да тынычландырып кайтаралар. Гомер көзендәге мондый тетрәндергеч хәлләр эзсез югалмый, онытылмый инде алар.

Минзәлә янындагы Воровский исемендәге совхоз бистәсендә яшәүче 1964нче елгы Игорь Пушкин көн буе эчә дә, кич җиткәч, үз башына бәла эзләп урамга чыга һәм пенсиядәге укытучы ханымны очратып аңа интим тәкъдим итә. Күрәсең, ире вахта ысулы белән төньякта эшләүче хатын-кыз теләктәшлек күрсәтер дип уйлый, ләкин гүзәл зат пыр туздырып әрләргә тотына аны. Шуннан соң кодрәтле абзый ниятенә ирешү кәсебенә керешә, ягъни хатын-кызны ташландык йорт каршындагы үләнгә ега һәм аяусыз көрәш башлана. Шактый тарткалашканнан соң укымышлы ханым ошбу сәрхушне туктату җаен таба, тәкатьсез бәндәгә аулаграк урынга күчәргә тәкъдим иткәч тә, дымлы җирдә аунап пычранып беткән бу икәү торып баса. Бераз читкәрәк киткәч, ханым очраклы ир-атны күреп ярдәмгә чакыра, ул укытып чыгарган 33 яшьлек кеше якынлаша башлау белән абзыйның дәрт-дәрманы суына да, табан ялтырату ягын карый.

Ләкин эш узган була инде. Хәбәр полициягә барып җитә. Игорь гаебен танып, рухи зыянны кайтарырга тәкъдим итеп тә карый, әмма көчләүгә омтылыш ясау очрагы буенча җинаять эше кузгатыла. Ә бу инде 56 яшьлек абзыйны 3 елга колониягә озату белән тәмамлана.

Мөслим районында булган хикмәтле һәм сабаклы вакыйга турында исемнәрне үзгәртеп, хәтта авыл атамасын да күрсәтмичә сөйләргә туры килә. Тема четерекле булу өстенә, зарар күрүче дип табылган кыз балага 13 яшь кенә чөнки. Җинаятьчел гамәл хәзерге элемтә чаралары аша читтән торып кылынуы белән үзенчәлекле үзе, ләкин соңгы елларда мондый хәлләргә интернеттан күреп барысын да белеп үсүче яшүсмерләр еш юлыкканга гыйбрәтле дә.

4нче февральдә авыл мәктәбенә 1966нчы елгы Рәфыйк Исәнгулов килеп керә дә директор ханымга 6нчы сыйныфта укучы Альбинаның аның телефон номерын «кара исемлек»кә куюын, социаль челтәрдәге сәхифәсен ябуын, шул сәбәпле ошбу кыз бала белән ватсап буенча хәбәрләшә, язмалар җибәрә алмавын әйтеп тузына башлый. Укытучы кешегә абзыйның ризасызлык белдерү сәбәбен ачыклау өчен шактый сораштырырга, төпченергә туры килә. Тынычлана төшкән Рәфыйк бер мәлне телефонындагы шәрә хатын-кыз, төгәлрәге, җенес әгъзасы сурәтен күрсәтеп Ләйсән ханымны хәйран итә. Сөйләшә торгач ошбу сурәттә Альбина икәне, 55 яшьлек ир-ат белән 13 яшьлек бала арасында интим эчтәлекле фото, видеоязмалар белән алмашу бер ай чамасы дәвам итүе, соңгы вакытта гына кызчыкның киреләнә башлавы димәк ки, Р.Исәнгуловның мәктәпкә килү сәбәбе мәгълүм була. Кыскасы, укытучылар ярдәме белән кызга йогынты ясарга һәм аны ялангач төшкән фото һәм видеоязмаларын җибәрергә мәҗбүр итү нияте белән йөрүе була аның.

Директор бу хакта мәктәпнең психологы һәм 6нчы сыйныф җитәкчесе булып эшләүче Г.Кадыйровага җиткерә. Альбина Р.Исәнгуловның директор янында булып барысын да сөйләп бирүе турында ишеткәч тә елап җибәрә. Чөнки абзый аны рисвай итү белән күптәннән куркытып йөргән була. Әлеге яшертен сөйләшү барышында ук җинаять эше кузгатырга җитәрлек мәгълүмат җыела. Кызчык телефонында Р.Исәнгуловның шәрә килеш төшкән бер видеоязмасы һәм күп кенә янаулы видеомөрәҗәгатьләре сакланган була. Укытучы аларны юкка чыгара, ләкин алдан компакт-дискка күчереп үзенә ала.

Шул рәвешле мәктәптә укучы баланың олы яшьтәге агай белән оятсыз видеоязмалар алмашуы хакында мәгълүм була. Моны йомып калдырырга җыенмыйлар, әмма чүпне читкә чыгарырга да ашыкмыйлар анда. Дүрт көн узгач кына директор белән завуч кызның өенә барып әбисе белән сөйләшә. Бала чынлыкта аның тәрбиясендә үсә. Әнисе республиканың икенче почмагында яши, әтисе Мөслимдә эшли, авылга ял көннәрендә генә кайтып йөри.

Әлеге катлаулы әңгәмә барышында укытучылар кызның телефонын тикшерә. Шул мәлдә Исәнгуловның 4нче класста укый торган кызы телефоныннан бер язма килеп төшә. Кыскача гына әйткәндә, абзый Мөслимгә баруы турында әйтә, әгәр Альбина санаулы минутлар эчендә ялангач төшкән язмасын җибәрмәсә, алданрак озаткан оятлы сурәтләрен дус егетенә күрсәтү белән куркыта, «время пошло», дип кисәтә.

9нчы февральдә хәбәр полициягә җиткерелә һәм эш зурга китә. Р.Исәнгулов тоткарлана, аның хикмәтле язмалар тулысынча сакланган телефоны алына, тикшерү комитетының аеруча мөһим эшләр буенча тикшерүчесе Д.Мөхәммәдиев «Җенси рәвештәге бозыклыклар» дигән 135нче маддә буенча җинаять эше кузгата, ике көннән Мөслим район суды абзыйны сак астына ябарга карар кыла. Аның 10 яшьлек кызы үзе генә кала һәм әтисенең Тукай районында яшәүче кыз туганы карамагына бирелә. Бала кечкенәдән әтисе янында үсә. Апасының әйтүенә караганда, Рәфыйк сабыйны үз янында калдыру өчен эчүен ташлый, аңа тиешле тәрбия күрсәтә.

Югарыда күрсәтелгән галәмәтләре Р.Исәнгуловның акылга бөтенлеген шик астына куя, билгеле. Чыннан да, психиатрда исәптә торучы 2нче төркем инвалид ул. Исәнгулов үзе, инвалидлык «гомуми авырулар» аркасында бирелде, дип, ошбу кимчелеген танырга теләми, бары тик 10 яшьлек чагында баш җәрәхәте алуын гына әйтә. Ләкин күргән-белгәннәр арасында аның кызып китеп сәнәккә ябышырга яисә ярамаган әгъзаларын хатын-кызларга күрсәтергә сәләтле кеше дип санаучылар да бар. Чөнки берничә тапкыр хөкемгә тартылган икән.

Күрсәтмәләрендә кызы янына уйнарга килеп йөрүче Альбинага «күңеле тартыла» башлавын да, башкасын да бик ачык сөйли ул. Тикшерү барышында ачыкланганча, алдан кызны ярамаган җирен фотога төшереп ватсап буенча җибәрергә күндерә дә, шуннан файдалана ул. Ягъни кыз бала баш тарткач, оятлы фото-видеоязмаларны социаль челтәр аша дөньяга чыгарырга, авылдашлары, бигрәк тә, аралашкан яшүсмерләргә күрсәтү белән куркыта, шул ук вакытта аңа үзенең ялангач килеш төшкән язмаларын озата.

Тикшерү барышында телефон буенча алты тапкыр шундый бозыклыклар кылынуы дәлилләнә. Димәк, Исәнгулов та алты эпизодлы җинаять кылуда гаепләнә. Әмма сигез елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган җинаятьләр иҗтимагый куркыныч гамәл дип атала башлый. Чөнки психиатрия белгечләре абзыйның шизофрения дигән чире булу сәбәпле үз гамәлләрен аңламавын һәм аның мәҗбүри дәвалануга мохтаҗ булуын әйтәләр. Монысын да ябык типтагы дәваханәдә түгел, гомуми стационарда узарга тиеш дип белдерәләр. Күрәсең, 13 яшьлек кыз балага рухи газаплар китергән гамәлләр читтән торып, шөкер, аның үзенә кагылмыйча башкарылганга күрә Р.Исәнгулов әйләнә-тирәдәгеләр өчен хәвефле түгел дип исәпләнә.

Наил ВАХИТОВ,

Актаныш – Мөслим районнары

Комментарии