Көчсезләрне талый явызлар

Көчсезләрне талый явызлар

«Батыр» йөрәкле кәттә егетләр үзләреннән куәтлерәкләргә барып бәйләнергә кыймый, ә бәлки, каршылык күрсәтә алмый һәм полициягә хәбәр итәргә дә курка торган яшүсмерләрне талыйлар. Ә инде хокук саклау органнарына эләксәләр, бик тә юаш мескеннәргә әйләнә алар.

Алексеевское бистәсендә яшәүче 15 яшьлек Егор (яшүсмерләрнең исемнәре үзгәртелә. Авт.) район сырхауханәсенә йөзе-бите шешенгән хәлдә килеп керә. Табиблар аның ике яктан да яңак сөякләре сынуын ачыклый. Малай моны велосипед белән егылу нәтиҗәсе дип аңлата, гәрчә мондый чакта башка тән җәрәхәтләре дә ясала үзе, шулай да ул әйткәннәр шик уятмый һәм полициягә хәбәр салу кирәк саналмый. Егор шул көнне үк республика клиник хастаханәсенә озатыла, Казанда сынган сөякләрнең урыннан кузгалуы мәгълүм була, бу исә сәламәтлеккә уртача дәрәҗәдәге зыян килү, дип атала.

Егорның әти-әнисе күптән аерылышканга, ул әтисенең яңа гаиләсендә кечкенә сеңлесе белән яши, ләкин әнисе янында торган чаклары да була. Егор шул көнне үк, үзе дә сырхауханәдә яткан әтисе Игорьгә шалтыратып, РКБга эләгүен, яңак сөякләре сынуын, табибларга егылдым, дип ялганлавын әйтә, очрашкач дөресен сөйләп бирергә вәгъдә итә. Аталы-уллылар бер атнадан күрешәләр, яңаклары төзәлә төшеп сыкранмыйча сөйләшә башлаган яшүсмер Кама буендагы комлыкта булган хәлләрне бәян итә, ягъни үзеннән биш-алты яшькә өлкәнрәк Тимур Хәсәншин, Никита Чурбанов һәм Евгений Козлов дигән егетләр кыйнавын җиткерә, сәбәбен дә әйтеп бирә.

Игорь ошбу бәндәләрнең бистәдәге юньсез яшьләр өереннән икәнен чамалый, чөнки кәсеп итү алымнары аларның «группировщик»лар булуына ишарәли. Шулай да ул бу хакта полициягә хәбәр итә, сорау алу һәм башка тикшерү чаралары башлана. Тугыз көн сырхауханәдә ятып чыккан Егор сөйләгәннәрнең хак икәнен дәлилләү әллә ни зур хезмәт сорамый. Чөнки моны өч шаһит кына түгел, якаларыннан алгач кикрикләре шиңгән кәттә бәндәләр үзләре дә раслап сөйли, бары тик кәсептәше гаебен күпертеп, үзенекен киметергә тырышалар. Тикшерү комитетының аеруча мөһим эшләр буенча тикшерүчесе Әнвәр Йосыпов Н.Чурбанов һәм Т.Хәсәншинга карата көч кулланып акча талау – «вымогательство» очрагы буенча җинаять эше кузгата. Аларның Е.Козлов дигән иярчене, акча сыгу һәм кыйнауда катнашмаган дип табылып, шаһит итеп калдырыла.

Район үзәге яшьләре арасында килеп чыккан хәлне гадәти дияргә мөмкин, чөнки алдан әйткәләшәләр, аннан соң эш бәргәләшүгә барып җитә дә көчлеләр көчсезләрне кыйный һәм талый. Егор 1999нчы елгы Т.Хәсәншин белән ике көн элек әрләшә, ләкин ул кичтә эш зурга китми. Өлкәнрәк егет яшүсмерне соңрак эзли башлый. Егор телефоны җавап бирмәгәч, аның сыйныфташы Иванга шалтыратып «разборка»га килергә куша. Икәүләп бара дуслар әйтелгән урынга, А.Булатов дигән иярчене белән килгән Хәсәншин Кама буендагы пляжга алып китә аларны. Тиздән анда Е.Козлов белән Н.Чурбанов та пәйда була.

Кыскача гына әйткәндә, үзләрен абруйлы затлар дип санаучы Хәсәншин белән Чурбанов талауның киң таралган алымын кулланалар, ягъни 5 мең сум бәрабәренә Егорның хәвефсезлеген тәэмин итәчәкләрен әйтәләр. Мәгълүм булганча, җинаятьчелек кайнаган болгавыр 90нчы елларда барлыкка килеп, хәзер дә сакланып калган ысул бу. Яклаучысыз вак эшмәкәрләр, бигрәк тә, көньяктан килеп сәүдә итүчеләр бүген дә хөрәсәннәргә түләп торуларын әйтәләр, мәктәп балаларын, яшүсмерләрне талау очраклары да бар.

Егор 5 мең тәңкәне Чурбановка бер ай эчендә бирергә тиеш була. Сорау алулар вакытында әлеге акчаның Ярик кушаматлы икенче кешегә тапшырылачагы турында да сүз чыга. Ләкин аның кем икәнлеге ачыкланмый, ачыкланган очракта да аны җавапка тартып булмас иде. Ошбу бәндәнең һәм Инсаф дип телгә алынган тагын берәүнең җирле җинаятьчел даирәләрдә югарырак дәрәҗәдә йөрүче затлар икәне икеләндерми үзе.

Акчам юк, мондый яклау-саклауга мохтаҗ түгел, дип шактый кыю каршы килгән Егорны икәүләп дөмбәсли алар. Күбрәк баш, яңак тирәсенә суксалар да малай егылмый, шуңа күрә эш типкәләүгә үк барып җитми.

Үзләренең көч-куәтләрен күрсәткән «батыр» егетләр канга баткан Егорны яр буенда калдырып китеп баралар. Аларга дуслары гына түгел, Иван да иярә, чөнки классташына теләктәшлек күрсәтеп, тегеләр алдында начар булып күренәсе килми.

Камада йөзен-битен югач, Егор кибеттән су сатып алып авызын чайкый-чайкый сырхауханәгә китә. Шул хәлдә дә Т.Хәсәншинга шалтыратып сырхауханәгә салуларын, шуңа күрә теге «бурычны» билгеләнгән вакытта бирә алмаячагын әйтә. Аның яңак сөякләре сынуы хакында моңа кадәр үк ишеткән текә егетләрнең кыюлыклары җилгә оча. Егорга аларны «сатмаска» кушып СМС хәбәрләр ява, чөнки шалтыратуларга җавап бирми ул. Тора-бара теге акча күләме ике тапкыр киметелә, аннары «бурыч» бөтенләй юкка чыгарылу турында җиткерелә. Ошбу «яхшылыкның» шул ук Ярик белән килешенеп эшләнү ихтималы зур. Әгәр шулай икән, әлеге ике егет тә җинаятьчел даирәләрдә югарырак торучылар кушканны үтәүчеләр генә булып чыга.

Гадәттә, суд каршына шундыйлар баса, ә тегеләр читтә кала. Алексеевск район суды гаепләрен танып, үкенүләрен белдереп торган, моңарчы хөкемгә тартылганы булмаган Н.Чурбанов һәм Т.Хәсәншинны өчәр еллык шартлы срок белән иректә калдырды.

Әлмәт каласындагы Г.Гафиятуллин, Бигәш урамнарындагы берничә йортта яшәүче яшьләр 25 яшьлек Марат Галиевны авторитет дип атыйлар. Бу аның җинаятьчел даирәләрдә дәрәҗәле булуыннан бигрәк көтелмәгән явызлыкларга сәләтле куркыныч кеше икәнен белдерә. Аның турында, олыны олы, кечене кече дип белми, диләр. Кеше талаган өчен беренче шартлы хөкемен 16 яшендә ала ул. 4 елдан шундый ук гамәлләре өчен хөкемгә тартылып тагын иректә калдырыла, төрле законсыз эшләре өчен туктаусыз административ җаваплылыкка тартыла. Психиатрик ярсыткыч матдәләр кулланучы өметсез наркоман буларак наркология диспансерында, хәтта мәгълүм йогышлы чир иясе дип, махсус медицина үзәгендә дә исәптә тора. Әлбәттә, мондый бәндә криминаль дөньяда да абруй казана алмый, ә юньле халык андыйларны әйләнеп узарга тырыша. Шулай да «наркота», хәмер, ашарга һәм яшәргә акча таба бит хөрәсән. Ничек итеп, гадәттә, монысы билгесез кала. Чөнки аннан курку сәбәпле полициягә барып җитми. Янәшә йортта яшәүче ике малай да узган ел җәй буе аның кыланмышларын сер итеп саклыйлар. Бары тик сентябрь аенда бу хакта берсенең әнисе, икенчесенең әбисе белеп алгач кына эш полициягә җиткерелә.

Оперативниклар М.Галиевны кулыннан эләктереп алу чарасын күрә. 2003нче елгы Айнур Ишмиевка тамга салынган 1500 сум акча бирелә, чөнки теге бәндә аннан шул кадәр акча таләп иткән була. Йорт подъездында шул акча кесәсенә керү белән Галиевны каптырып та алалар. Бу инде аңа гаебен кире кагу мөмкинлеген бөтенләй калдырмый. Шуңа күрә алданрак булган алты талау очрагын да сөйләп бирә ул.

М.Галиев узган ел май аенда дусты Р.Бикмуллин белән каршысына килүче А.Ишмиевның иңенә бәрелеп уза. Әлбәттә, бу бәйләнергә сәбәп табу өчен махсус рәвештә эшләнә. Ике-өч көннән Ишмиев әлеге «ярамаган» эше («косяк») өчен аңа 1200 сум акча түләргә тиеш була. Малайның кесәләрен әйләндерттереп, андагы 1300 сумны эләктереп китеп бара наркоман. Яшүсмер малайлар аңа каршы торырга курка, әлбәттә. Ике-өч көннән Айнурга «авторитет» үзе шалтырата, очрашуга килергә куша һәм тагын 400 тәңкә акчасын каера. Берничә көннән Р.Бикмуллинны очратып, аның телефонын тартып ала. Июнь аенда А.Ишмиевка шалтыратып тагын 1200 сум таләп итә ул. Баласына памперс алырга кирәк дип әйтергә дә оялмый. Малай баш тарткач, аның аерым яшәүче апасына шалтыратып җикеренә. Кыскасы, бернәрсәдән курыкмыйча, кем әйтмешли, көпә-көндез кычкыртып талый. Бу җәһәттән, Ишмиевның – ялгыз әнисе белән, ә Бикмуллинның, әнисе дә хокукыннан мәхрүм ителү сәбәпле, 63 яшьлек опекун әбисе белән генә яшәвен, димәк, яклардай аталары булмавын искәртеп үтик. Айнур шул вакытта ук полициягә барырга җыенган әнисен туктата, мәсьәләне үзем җайлыйм, дип ышандыра. Монысының да сәбәпләре аңлашыла. Яшүсмер, беренчедән, курка, үзеннән 10 яшькә өлкәнрәк кеше белән генә түгел, аның дуслары белән дә яхшы мөнәсәбәттә булырга тели. Икенчедән, полициягә хәбәр иттерсә, аның текә малайлар арасындагы дәрәҗәсе төшәчәк, анда эләгү өчен юл бөтенләй ябылырга да мөмкин. Чөнки ул үзе дә чит кешенең банк картасыннан акча чәлдергән өчен тулыр-тулмас 16 яшендә суд каршында җавап тоткан егет бит.

М.Галиев аны кибет янында очратып, кесәләрен актарып, 1300 сум акчасын алгач та дәшми малай. Ә наркоман җәзасыз калган саен азына бара, шәһәр буасы янында яшүсмерләргә төбәп пневматик пистолеттан ата-ата «күңел ача», берсенең кулларына, икенчесенең аркасына эләктерә. Ул нәрсә кыланганын да аңламаганга охшаган, малайлар аның һәрвакыт «гадәти булмаган хәлдә» булуын, ягъни наркотик кулланып тилергән килеш йөрүен әйтәләр.

Август аенда Ишмиевтан ике мәртәбә 2500әр сум каера ул. Ә сентябрь башында кәрәзле телефон гына түгел, «Вконтакте» социаль челтәре буенча да 1500 сум акча таләп итә. Шул вакытта малайның әнисенә банктан бурычлары турында хәбәрләр килә башлый. Хатын-кыз кредит түләргә дигән акчаның тегенең кесәсенә керүен ачыклагач та полициягә бара, аңа Бикмуллинның әбисе дә кушыла.

Тикшерү комитетының Әлмәт бүлегеннән Раил Зарипов барлыгы 7 талау очрагы буенча җинаять эше, Ишмиевның тамгалы мең ярымны да исәпләгәндә, барлыгы 9500 сум түләвен ачыклый, Бикмуллиннан тартып алынган телефон бәясе бер мең тәңкә дип белдерелә. Әлеге җинаятьләре өчен, 1994нче елгы М.Галиевка 2 еллык колония бирелә. Ләкин тикшерү эшләре барышында иректә йөргән наркоманның наркотик матдәләр әйләнеше белән бәйле авыррак җинаять кылуы да ачыклана. Монысы өчен аңа тагын да кырысрак хөкем бирелер дип көтелә.

Шул ук калада наркоман һәм эчкече буларак исәптә торучы 1995нче елгы А.Шаров та охшаш ысул белән кәсеп итә. 2018нче елның мартында 18 яшьлек Родион Черепановны туктата, үзен полиция хезмәткәре дип танытып, аңа тентү оештыра һәм биштәрендәге 2500 сум акчасын талый. Родион эшнең нәрсәдә икәнен аңлап, каршылык күрсәтеп караса да, тегенең янында тагын бер ир-ат торганга әллә ни майтара алмый. Талау очрагы буенча эш кузгатыла.

Икенче көнне Шаров шәһәр буасы янындагы ике малайның телефоннарын, велосипедын ала, наркотикларга каршы көрәш полициясе хезмәткәре булып кыланып, аларны янындагы ЮХИДИ бинасы янына алып бара да, җай чыгарып качып китә. Ләкин өчесе дә бишәр мең сум дип бәяләнгән әйберләрне сатып өлгермичә тоткарлана ул. Аның тозагына берсе – 87 яшьлек опекун әбисе, икенчесе үги ата белән яшәүче 16 яшьлек малайлар эләгә.

Тиздән үзе наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш полициясе хезмәткәрләре тарафыннан күзәтелә башлый һәм кесәсеннән 2,2 гр наркотик алына аның. Шул рәвешле, тагын бер җинаять эше кузгатыла. Берничә җинаять кылуда гаепләнүче А.Шаровка хөкем чыгарылмаган әле.

Рәсми мәгълүматларда соңгы елларда җинаятьчелекнең яшәрә баруы күрсәтелә. Бу алардан зарар күргән балалар һәм яшүсмерләр саны да арта дигәнне белдерә. Көчсезләргә җәбер-золым күрсәтү җиңелрәк бит.

Наил ВАХИТОВ

Комментарии