- 14.06.2014
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2014, №23 (11 июнь)
- Рубрика: Ахырзаман галәмәтләре
Ир белән хатын икесе бербөтен, диләр. Дөресрәге, узган гасырда шулай дип әйткәннәр. Бүген бу әйтем искереп бара инде. Яратышып өйләнешкән парлар, яши-яши, нәрсә генә күрсәтмиләр! Бер-береңә тозлы-борычлы «матур» сүзләр әйтү, кул күтәрү, янау – берсе дә калмый. Һәм күпчелек очракта ир белән хатын «сугышы»нда бер гаепсез затлар – балалар зыян күрә. Мамадыш вакыйгасындагы кебек.
Редакциягә Мамадыш районы, Урта Кирмән авылында яшәүче Гыйлемдар Хәсәнов мөрәҗәгать итте. «Хатын өч тапкыр чыгып китте, өч тапкыр әйләнеп кайтты», – дигән зарны тыңлагач, гаепле ханымнан бигрәк, шундый түзем ирне күрү максаты белән юлга кузгалдык. Алдан ук әйтеп куйыйк: Мамадышта безне башка мәкаль каршы алды: «Ир – хатынны, хатын ирне гаепләр» дигәне.
«ЕЛАП ЯТКАН БАЛАЛАРНЫ АТЛАП ЧЫГЫП КИТТЕ»
Гыйлемдар абый белән Рәмзилә апа 1995нче елда өйләнешкәннәр. Түбән Яке авылы кызы Рәмзилә Урта Кирмәнгә беренче иреннән тапкан өч яшьлек улы Рәис белән килен булып төшкән. Гыйлемдар абыйның әйтүенчә, 2012нче елга кадәр алар әйбәт кенә яшәгәннәр. Өйләнешеп берничә ел үткәч, колхоз салып биргән йортка күчкәннәр. Гыйлемдар абыйның хезмәт хакын тотып калу хисабына, Хәсәновлар йортны сатып алган, хосусыйлаштырган. Язилә исемле кыз, Айдар исемле ул үстергәннәр.
2012нче елда башланган да инде хикмәтләр. Гыйлемдар абыйның мәктәптә кочегар, ә хатыны Рәмзилә апаның завхоз булып эшләгән вакыты булган бу. «Кыш көне мәктәп түбәсен көрәп төшкәч, завхоз бүлмәсенә чәй эчәргә кердем. Керсәм, балаларны автобуста йөртүче Ибраһим исемле ир диванда ята, Рәмзилә шуның каршында компьютерда утырган була. Хатын мәктәпкә чәй алып бара иде, шул чәйне эчмәкче булдым. «Сиңа дип алып килгән чәй түгел, Ибраһимга ул», – дип, Рәмзилә миңа чәйне эчермәде. Шуннан соң болар ачык итеп йөри башладылар», – дип искә ала тормышларының кителгән мизгелен Гыйлемдар абый.
Рәмзилә Хәсәнова 2012нче елның 16нчы августында мәктәпкә буяу эшләренә киткән җиреннән юкка чыга. Кичке 6ларда Хәсәновларның өй телефонына Уразбахты авылында яшәүче Ибраһим Гарипов шалтыратып, Рәмзиләнең үзе белән булуын хәбәр итә. «Төнге 2ләрдә кайтып керде болар. Ике бала идәндә тәгәрәп елап калды, шуларның өстеннән атлый-атлый кием-салымнарын җыеп, чыгып китте бу. Язилә әйтмешли, еламагыз, балакайларым, дип, ичмасам, аркаларыннан да сыйпамады», – ди Гыйлемдар абый.
Икенче көнне туганнары җыелышып, Рәмзилә апаны барып алып кайталар. Тик октябрьдә Рәмзилә Хәсәнова тагын йорттан чыгып китә. Күз алдында булыр, дип, туганнары аны Түбән Якедәге төп нигезгә урнаштыралар. Кечкенә уллары Айдар да әнисенә иярә, шунда укырга керә. Көзге каникулда кире Урта Кирмәнгә кайталар дип көткәндә, хатын Уразбахтыга китеп бара.
Болай яшәп булмаячагын аңлаган ир 2012нче елның ноябрендә аерылышырга судка гариза бирә. Аннан соң булган хәлләрне тагын Гыйлемдар абыйның үз сүзләре белән аңлатыйк: «Ибраһим бөтен малларын сатып бетерде. Хатыны үлгән иде, ике баласын Түбән Камадагы апаларына илтеп куйды, ике баласы Уразбахтыда калды. Ибраһим белән Рәмзилә үзләре дә Түбән Камага чыгып киттеләр. Ничә көн тордылар икән, Рәмзилә Якегә кайтты. Берәр ай туганнарында торды да миңа килделәр, кертергә кушалар. Мулла белән дә килде. Керт, ялгыштым, ди. Аяк астымда үрмәләп, ялварып елады, тибепләр җибәрдем, кертмәдем». Шулай да Яңа елдан соң элеккеге хатынын барыбер керткән Гыйлемдар абый. Кызлары Язиләнең, бергә торыйк, дип ялваруы да нәтиҗәсез булмагандыр.
Заправкага эшкә урнашкан Рәмзилә апа 2013нче елның көзендә тагын чыгып киткән. «Ибраһимның Түбән Камадагы кызлары боларны кертмәгән. Рәмзилә: «Мине берәр нәрсә эшләт, болай итеп яши алмыйм, сихер кергән», – дип елап, тагын миңа килде. Өшкерә торган бер муллага алып бардым. Сигез кеше утыралар, бөтенесе тик утыра, Рәмзилә угалана, боргалана. Мулла, сихер кергән, ди. Тәнәфескә чыккач, хатын Ибраһимның телефонына акча салып ята. Гел шуңа акча салып ятты», – дип сөйләде Гыйлемдар абый.
Чираттагы тапкыр «әйбәт кенә» тора башлый Хәсәновлар. Кышны чыккач, Гыйлемдар абый Рәмзилә апаның Ибраһим Гариповның телефонына акча салган чегын табып ала. Хатынның яңадан, бу юлы соңгы тапкыр чыгып китүенә шул кәгазь кисәге аркасындагы тавыш сәбәпче булгандыр да. Гыйлемдар абый исә ул көнне болай дип искә алды: «Ул чек өчен сугышып беттек, тәки талап алдым мин аннан ул кәгазен. Китәм, монда торып булмый, дия башлады. Бар, кит, дидем. Әйберләрен капчыкка тутырып, чыгып китте бу. Озак та тормады әйләнеп кайтты, тегесе килеп алмагандыр инде. Берничә көн торгач, Ибраһимның хатынының елын уздыргач, 1нче март көнне китте дә барды. Кыз да монда иде, аның Алабугага укырга киткәнен дә көтеп тормады. Шул китүеннән башка күренгәне юк әле».
«ӘЙБӘТ ГАИЛӘ ДИП ЙӨРИ ИДЕК»
Айдар Хәсәновка 14 яшь. 7нче сыйныфны «4»ле һәм «5»ле билгеләренә генә тәмамлаган ул. Бүген Урта Кирмәндә әтисе белән яши. Башын аска гына иеп, олылар гаебе өчен кызарып йөргән малайдан: «Әниеңне күрсәң, нәрсә дип әйтер идең?» – дип сорадым. Бик озак уйлаганнан соң, Айдар: «Бүтән кайтма, дияр идем», – дип җавап бирде.
Гыйлемдар абыйга да шул ук сорауны бирдем: «Рәмзилә апа тагын кайтса, нишләячәксез?» «Кайтса, кертмәскә инде. Бишенче тапкыр була түгелме соң инде?!» – дигән җавап алдым. Шулай икесе генә яшәргә ияләшкән инде алар. Ялларда Алабуга медицина көллиятенең икенче курсында укучы Язилә кайта. Хатыны белән Түбән Камада яшәүче Рәис тә кайткалап йөри.
Тик Хәсәновларга тынычланырга иртәрәк әле, алар өчен суд мәхшәрләре башланып киткән. Башта Гыйлемдар абый Рәмзилә апаны пропискадан төшерергә судка биргән. Суд аны канәгатьләндермәгән, ник дигәндә, Урта Кирмәндәге йорт Гыйлемдар абый исемендә булса да, анда хатынның да өлеше бар. Йортта өлеше булгач, аерылышсаң да, рәсми рәвештә араларны өзми генә икең ике якка китсә дә, пропискадан төшерә алмыйсың инде. Шуннан соң ата кеше элеккеге хатынын алиментка биргән. Рәмзилә Хәсәнова исә Урта Кирмәндәге милекне бүлешергә судка гариза язган. Аның буенча, ул милекне икегә бүләргә тели.
Закон буенча, кемнең өлеше бар, милек шулар арасында бүленергә тиеш. РФ Гаилә Кодексының 39нчы маддәсе, 1нче бүлегеннән аңлашылганча, ир белән хатын арасында килешү төзелмәгән булса, уртак милекне бүлгәндә һәм өлешләрне исәпләгәндә, икесенә дә тигез өлеш тия. Ә Хәсәновлар никах килешүе төземәгән. Тик Гыйлемдар абый йортта балаларның өлеше бармы-юкмы икәнлеген белми булып чыкты, документлар Рәмзилә апада икән. Тик аннан да милекнең кемгә тиешлеген белә алмадык. Аның каравы, Рәмзилә Хәсәнованың судка язган гаризасы белән таныштык. Аның буенча, йортны төзекләндерүгә Рәмзилә ападан гына акча кергән. Колхоз хезмәт хакын акчалата түләмәү сәбәпле, Гыйлемдар абый каралты-курага бернинди матди ярдәм дә кертмәгән булып чыга. «Ул гына эшләгән, мин эшләмәгән! Мал саткан да, ит саткан да юк, аларны кертмәгән», – ди Гыйлемдар абый.
Гыйлемдар абыйның икенче борчуы да бар. «Әле мине өйләндерәсе дә түгел Рәмзилә», – дип тә зарланып алды ул.
– Өйләнәм дигән идегезме?
– Андый уй юк әле. Тик өйләнмичә дә булмый бит инде, балаларны да карарга, аларга ашарга пешерергә кирәк.
Хәсәновларның күршеләре Лилия Нәгыймова да борчылып сөйләде. «Бөтен күршеләр исеменнән сөйләргә алынам. Гыйлемдар абыйның нинди ир икәнен белеп, күреп торабыз. Бер кеше дә әшәке дип әйтмәс аны. Без башта Рәмзиләнең кыланмышларын уенга алып йөрдек. Берәр тапкыр әйләнеп кайткач, чынга киткәнен аңладык. Аңлатып та карадык, ялгышасың, дидек. Тыңлап тора да, йөрәккә приказ биреп булмый, дия иде. Бүтән ирләр булса, эчеп исереп йөрер иде, Гыйлемдар абый тормышны үз җилкәсендә өстери дә өстери. Без Гыйлемдар абыйдан көләбез инде, беренче кайтуында тотып кыйнаган булсаң, болай итеп йөрмәгән булыр иде, бәлки, дибез. Бармак белән дә чиртмәде бит ул аңа. Рәмзиләне кеше гаепләмәс тә иде. Аерылулар була, балаларын ияртеп китәләр, башка иргә баралар. Тик шушылай итеп балаларыңны ташлап чыгып кит әле! Белмим инде, ана хисе дигән нәрсә кайдадыр ул…» – диде ул. Икенче авылдашлары Гөлчәчәк Диярова да: «Әйбәт гаилә дип йөри идек. Гыйлемдар эчеп-тузып йөри торган кеше булмады. Болай итеп чыгып китү матур күренеш түгел. Өч балаң була торып…» – дип аңа кушылды.
«РӘХӘТЛЕКТӘН ЧЫГЫП КИТМӘДЕМ»
Рәмзилә апа белән Ибраһим абый янына Уразбахты авылына барам дигәч, кайберәүләр: «Кыйный күрмәсеннәр, шундый гадәтләре бар», – дип куркытып куйган иде. Аллаһка шөкер, кул күтәрүче булмады. Башта сөйләшергә теләмәгән Рәмзилә апа да бик ачылып китеп сөйләште. «2012нче елда малаем Рәис өйләнде, – дип башлады ул сүзен. – Рәис басуда эштә иде. Киемнәрен әзерләп куйдым, кайт, никахка барабыз, дидем. Юк, Рәис миңа беркем дә түгел, диде. Ярар, анысында елый-елый никахка берүзем бардым. Кайткач, улым белән киленем икенче авылга, Якегә киттеләр. Кирмәндәге өйдә Гыйлемдар, мин, Язилә һәм Айдар калдык. Гыйлемдар килде дә, мине буа башлады, бармакларын күз астыма батырды. Ике бала булмаса, ул мине үтерә иде. 20 ел яшәгән өемнән рәхәтлектән китмәдем. Балаларымны уйламаган бер көнем юк, бик кызганам аларны».
Гыйлемдар абый, никахка Рәмзилә барырга кушмады, анда синнән башка да кеше күп, диде, дип сөйләгән иде. Нәрсә булса да булган, туйга икесе дә барганнар. «Туйдан соң бөтен киемемне балта белән тураклап бетерде, кеше арасында кияргә киемем дә калмады. Ике үгезебез бар иде, Рәиснең туена шуның берсен суйыйк, дидем. Шул нәрсәмне тотарсыз, диде. Барыбер ул үгезне, мин киткәч, ярты бәясенә генә сатып җибәрде, аның бер тиен акчасын да мин күрмәдем», – дип искә алды Рәмзилә Хәсәнова.
– Нишләп алай чыгып киттегез соң сез?
– Телефонымда берәр чит номер күрсә, Гыйлемдар, бу Ибраһимның номеры, син аңа акча саласың, дип нахакка гаепләп яшәде. Минем алай итеп яшисем килмәде. Тормышың барып чыкмаса, әйдә бергә яшәп карыйк, диде Ибраһим, шуннан соң яши башладык. Аның хатыны үлгән иде инде. Кирмәндәге йортка ике тапкыр кайттым, яши алмаммы икән, дип. Балаларымны кызганып кайттым. Торып булмады. Гыйлемдар төнлә дә куып чыгарды. 50 яшемә җиткәндә, шәһәргә чыгып китеп, фатирга унар мең түләп яши алмыйм бит.
– Кыйнады дисез, ник участковыйга хәбәр итмәдегез?
– Итмәдем шул. Хәбәр итәсем калган икән.
– Ни өчен балаларыгызны үзегез белән алып килмәдегез?
– Килмәде алар, килергә теләмәде.
– Нишләп хәзер шалтыратмыйсыз?
– Шалтыратам, шалтыратмаган кая! Алмыйлар, сөйләшмиләр. Әтиләре котырта инде аларны. Миңа ул йорт кирәкми, үз өлешемне алгач, балаларга бүлеп бирәм мин аны. Сөйләшеп йөри торган бер хатыны бар Гыйлемдарның, шул гына котырта аны. 20 ел яшәгән йортыма кемдер килеп, минем өлешемне алмасын, дип, судка бирдем.
Рәмзилә апа белән хушлашканда каршыга Ибраһим абыйның әнисе 80не узган Зәйнәп апа Гарипова очрады. Мине туктатып: «Башта безгә дә бик авыр булды, балаларын ташлап килгән хатын кемгә ошасын?! Тик язмышларына шулай язылган булгандыр, дидем. Тыныч кына яшәсеннәр, монда Рәмзиләгә беркем бер сүз әйтми», – дип әйтеп калырга ашыкты.
Соңыннан Язилә Хәсәнова белән дә элемтәгә кердек. «Әнинең, әйдәгез, дип әйткәне булмады, чакырса да бармый идек. Тормыш булгач, төрле хәлләр була, ләкин әтиемнең әниемә кул күтәргәнен хәтерләмим. Нәрсә генә эшләсә дә, әни әни булып кала инде ул, ләкин нигә бездән шулай көлгәнен әлегә кадәр аңлый алмыйм», – дип сөйләде ул.
Уразбахтыдан Казанга кузгалырга торганда, бер абый килеп, кем булуым белән кызыксынды. Кемгә килгәнемне, нинди эш буенча йөрүемне аңлатып биргәч, көлемсерәп: «Мәхәббәт», – дип куйды. Бераз уйланып торгач, җитди итеп: «Хәер, бу яшьтә мәхәббәт түгелдер, башка нәрсәдер инде», – дип өстәде. Нәрсә икәнен язманың төп геройлары үзләре генә белә инде.
PS. Газетабызның бу саны укучыларга таралган көнне, ягъни 11нче июньдә, Хәсәновларның милкен бүлү буенча Мамадышта беренче суд утырышы булырга тиеш иде. Фаразлыйсы килми, шулай да судтан соң ир белән хатын арасыннан кара мәчеләр өере белән узмагае…
Сөмбел СӘЙФИ.
Казан – Мамадыш – Казан.

Комментарии