Никахлы нахак

Менделеевск каласында яшәүче бер шома хатын акылга зәгыйфь кешенең фатирын тартып алу өчен, аны ЗАГСка алып килеп, никах рәсмиләштереп куйган. Ошбу фигурант күптәнге танышым икәнлеген белгәч, аптырап калдым. Надежда Лазарева берничә ел элек бер җинаятьне ачуда төп рольне башкарган иде. Бу юлы аны гаепләнүчеләр эскәмиясендә очраттым.

ИМӘНДӘ ИКӘН ЧИКЛӘВЕК

Менделеевск район суды хөкем иткән Н.В.Лазарева “образ”ын тулырак ачып бирү өчен, 2007 елга кире кайтмыйча булмас. Ул чакта минем “Төрмә юлы тап-такыр” (24 октябрь) дигән мәкаләм чыкты. Әлбәттә, анда ришвәтчене фаш иткән куркусыз Надежда ханым да чыгыш ясады. Мөмкин кадәр кыскарак итеп вакыйга асылына тукталыйк.

…Авыру, ялгыз карчык коммуналь түләүләре буенча бурычлары җыелгач, фатирын сатып, кечерәкне алырга уйлый. Ләкин әлеге мәшәкатьле эшне үзе генә башкарып чыга алмаячагын белә. Өстәвенә, моның өчен Түбән Камадагы 4нче колониядә утыручы улының рөхсәтен алырга кирәк. Хатын ярдәм итүен үтенеп, күршесе Надеждага мөрәҗәгать итә. Анысы олы кеше гозеренә каршы килми.

Әлеге күчемсез милекне сату-алу мәшәкатьләрен башкару өчен, иң алдан колониядәге Дамирдан ышаныч язуы таләп ителә. Лазарева тиешле документларны Түбән Камага илтеп тапшыра. Ләкин расланган документны бик озак көтәргә туры килә. Ахыр чиктә, андагы офицерлардан И.Шалафаев дигәне әлеге “хезмәт” өчен 10 мең сум сорый. Тоткын егет икеләнеп кала. “Гражданин начальник” – бик кирәкле кеше, әйткәнен үтәмәсәң, УДО дип йөртелә торган шартлы рәвештә срогыннан алда иреккә чыгу турында хыялланасы да юк. Шуңа акчаны бирергә була.

Шалафаев Н.Лазаревадан теге 10 меңне алырга дип, Түбән Камадан Менделеевскка килә. Җирле хезмәткәрләре аны ришвәтне кесәсенә салу белән эләктереп ала. Чөнки минем “әсәр”дә “кыю”, “чая” кебек сүзләр кулланып, гаделлек өчен көрәшүче намуслы кеше итеп сурәтләнгән Надежда бу хакта оперативникларга хәбәр итеп куя.

Әлбәттә, аның бу адымын хупламыйча да булмый. Кеше бәхетсезлегеннән файдаланып кесә калынайтучыларның берсе булса да аның ярдәме белән рисвай ителә. Дөрес, Менделеевск район прокуратурасы алу факты буенча кузгаткан җинаять эше Югары судында үзгәртелеп, мошенниклык дип табыла һәм офицер чагыштырмача җиңел котыла, ягъни прокурор 7 ел сораса да, нибарысы 2 елга ирегеннән мәхрүм ителә.

Ләкин быел февраль аенда Менделеевскида район прокуроры Айрат Галимәрдәнов белән сөйләшкәч, имәндә икән чикләвек, дигән әйтемне искә төшердем. Бактың исә, уңай героемны әлеге адымга этәргән тагын бер шарт булган. Теге ышаныч язуын кулга төшергәч, ул күрше карчыгының – авыру, малайның колониядә булуыннан бик оста файдаланган – фатирларын үз исеменә теркәп, шәхси мөлкәтенә әверелдергән булып чыкты. Ләкин быелгы судта аның ошбу гамәле түгел, шуңа охшаш бөтенләй башка эш каралды. Бусы Надежда Лазарева “образ”ын тагын да тулырак ачып бирә.

ТИГЕЗ ГОМЕР ИТЕГЕЗ…

Бәянебезнең әлеге өлешен дә 2007 елдан башларга туры килә. Шул елның 26 декабрендә Менделеевск районының ЗАГС бүлегенә 32 яшьлек Надежда Лазарева һәм кырыктан узган Сергей Новиков килеп керә һәм өйләнешергә теләкләре булу турында белдереп, андагыларны хәйран итә. Гаҗәпләнмәслек тә түгел. Зур булмаган калада яшәүчеләр безнең геройның типсә тимер өзәрдәй Константин Макаров белән яшәвен дә (язылышмыйча), уртак кызлары булуын да беләләр. Бусы бер хәл, хәзер кавышырга да, аерылышырга да күп сорап тормыйлар. Барыннан да элек кияүлеккә кандидат шик уята. Чөнки тешләре сирәгәя башлаган С.В.Новиков психик яктан авыру булу сәбәпле, 2нче төркем инвалид, хәтта укый-яза белми икән, кыскасы, чибәр, сылу Надеждага бер генә дә өметле вә тиң яр түгел. Ләкин буйдак гашыйкларның кавышырга дигән омтылышына каршы килердәй закон юк. Шул рәвешле гаризаларын да кабул итәргә, тиешле бер ай узгач, никахны законлы тәртиптә теркәргә дә яшьләргә тигез гомер теләп, озатырга туры килә.

Шулай итеп, 2008 елның 28 гыйнварында Надежда – законлы ирле, ә Сергей гомерендә тәүге тапкыр башлы-күзле була. Әлбәттә ки, сүз эшнең формаль ягы турында бара. Уртак хуҗалык, бер түбә астында яшәү, бигрәк тә бер юрган ябынып йоклау турында уйларга да түгел. Чөнки никахлы хатынның үз ире бар ич. Сәер “гаилә” озак яшәми. Шул ук елның 16 июнендә Надежданың тәкъдиме, акылга зәгыйфь Сергейның ризалыгы белән никах рәсми рәвештә өзелә.

Ошбу мәшәкатьнең ни өчен кирәк булуы милиция һәм прокуратурага тагын бер елдан артык вакыт узгач кына мәгълүм була. Узган ел август аенда Сергей Новиков хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итә. Ул инде күптән, Н.Лазарева белән никахта торган чакта ук, бер бүлмәле фатирыннан колак каккан, гыйнвар аеннан бирле Тихоновка авылындагы ташландык йортта яши икән. “Законлы хатыны” аның торагын үз исеменә яздырып, хосусый милегенә әверелдергән һәм анда “квартирант”лар керткән, Сергейны исә мәрхүм булган абыйсыннан калган мич ягып җылытыла торган җимерек өйгә “урнаштырган”.

Башкалар сүзенә сабый балалар кебек ышанучан Сергейның гына түгел, акылы камил теләсә кемне төп башына утыртырга сәләтле Н.Лазареваның ялган никах теркәп мәшәкатьләнүнең бәһасе 560 мең сумлык фатирга тиң була.

“ХӘЛӘЛ ҖЕФЕТ” ХӘРӘМЕ

Тикшерүнең беренче көннәрендә үк мошенниклык факты аермачык күренә. Җинаять эше кузгатылып, район эчке эшләр бүлегенең өлкән тикшерүчесе Юлия Бикбулатовага тапшырыла.

Әле узган ел гына район суды 30га якын кешене алдап, акчасыз да, тораксыз да калдырган “кара риэлтор” Ольга Пермякованы – 7, ә ике ир-атны, шул исәптән психик авыру С.Алексеевны бомжга әйләндергән Лирик Абзаловны 6,5 елга ирекләреннән мәхрүм иткән иде. Соңгысы авыру кешене хәтта бер фатирда бикләп тоткан.

Акылга тулмаганнар милеген талау ысуллары төрле булса да, асылы бер – авырудан ышаныч язуы алу һәм үзең теләгәнчә алыш-биреш ясау. С.Новиков бәхетсезлеге дә шул кәгазьдән башлана. Ул элек Чаллыда яшәгән һәм Лазареваның никахы теркәлмәгән ире К.Макаров белән булганнар. Ни кылганын белеп бетермичә, үз исеменнән сату килешүе төзү хокукы бирүче документны шул Макаровка тоттыра да инде ул. Укый-яза белмәсә дә, Чаллыдагы шәхси нотариуста кул куя.

Шулай итеп, шома хатынның “гражданский” ире “законный” җәмәгатен баш өстендә түбәсез калдыру мөмкинлеге ала. Сергей мескен, тегеләрнең ни кыланганын да аңламый. Аңа: “Фатирны явыз бәндәләр алуы бар”, – дип әйтеп, бер куркыту җитә. Торакны Лазарева исеменә яздыру гына түгел, ЗАГСка бару сәбәбен дә шул ук усал шпаналар булу белән аңлаталар. Чынлыкта үзләре бер дә алардан ким кыланмый.

Шулай да ялган никах рәсмиләштереп торуның әһәмияте ачыкланып бетмәгән шикелле. Кулында ышаныч язуы булгач, Макаров күчемсез милекне теләсә кем исеменә күчерә ала кебек. Ошбу мәсьәләгә район прокуроры Айрат Галимәрдәнов ачыклык кертте. Диагнозында “шизофрения” ише сүзләр булган авыру белән чирләүчеләрнең мондый килешүләр төзегәндә, законлы опекуны катнашырга тиеш икән. Ә паспортларда “зарегистрирован брак” дигән мөһерләр сугылган икән, теркәү палатасы кебек дәүләт оешмаларында бер “гаилә” әгъзаларының ошбу гамәленә каршы килеп тормыйлар. Шул рәвешле Макаров Фомин урамындагы 17 йорттагы бер бүлмәле фатирны 500 мең сумга “хатыны” Л.Лазаревага сата.

Чынлыкта, “сатучы” Новиков ул акчаны күрми. Лазарева исә тиешле сумма түләнде дип бара. Имеш, Новиков исеменнән эш итүче Макаровка ярты миллионны тапшырганны күреп торган шаһитлар бар. Бусы тикшерү барышында өстәмә мәшәкать чыгара. Шаһит дигәннәренең ялланган кешеләр икәнен исбатларга кирәк була. Аларның берсе күрсәтмә биргәндә буталып, үзен-үзе фаш итә – акчаны Лазарева Макаровка бирде диясе урынга, киресенчә, Макаров Лазаревага тапшырганын үз күзләрем белән күрдем, дип әйтеп сала.

Лазаревага ошбу “расхут”лар өчен акча биреп тордым дигән әби ялганы да тотыла. “Воронежда яшәүче сеңлемнән бурычка алып торып бирдем”, – дип, хур була. Күрәсең, оперативниклар ерак калага барып җитә алмас дип уйлый. Воронеждагы карчык исә әҗәткә бирүен кире кага.

Алдакчы “шаһит”ларны чиста суга чыгару өчен Лазареваның телефоны яшерен тыңлауга куела. Аудио язмалар “хәләл җефетнең” хәрәмләшүендә бернинди дә икеләнүләр калдырмый.

Тикшерү барышында Лазарева гаебен танымый. Адвокат исә аның һәм Макаровның гамәлләрен Җинаять кодексыннан гражданлык хокук мөнәсәбәтләренә күчерергә тырыша. Адвокат дигәннән, алар аны Новиковка да табып бирәләр. Акылга зәгыйфь зарар күрүчене “эшкәртә” башлаган “яклаучыны” сизеп алып, прокурор читләштерә.

ХӨКЕМ

…Утырыш башланыр алдыннан суд бинасында пәйда булган таныш журналист белән очрашкач, Надежда: “Мәгълүм кешегә әйләнәсе бар икән”, – дип, елмайган иде. Ләкин соңрак йөзен объективтан яшерергә булды. (Рәсемдә). Ә Сергей исә: “Адвокаттан башка берни дә әйтмим”, – дип, минем белән аралашудан бөтенләй баш тартты.

Аның психиатрия белешмәсендә вакыйганың тышкы ягын гына аңлый диелгән. Ләкин бу судта аның күрсәтмәләре исәпкә алынмый дигән сүз түгел. Чөнки мондый кешеләр уйлап чыгара белми, ни күрсә, ишетсә, шуны сөйли. Төгәл, кыска сорауларга ихластан җавап бирә. Әйтик, “Фатир өчен акча бирделәрме?” – “Юк, бирмәделәр”.

Бирмәделәр икән, димәк, сату-алу килешүе дә үтәлмәгән. Хөкемдар Лидия Коровина аны законсыз дип тапты. Ә бу исә нахакка тартып алынган торак хуҗасына кайтарылачак дигән сүз.

Суд 28 майда гына тәмамланды, Н.Лазарева һәм К.Макаровның икесен дә бишәр елга ирекләреннән мәхрүм итте. Моңа кадәр хөкем ителмәгәннәре, яшь балалары булу һәм, әлбәттә, җәзаны либеральләштерүгә юнәлдерелгән карарларны исәпкә алып, хөкем шартлы рәвештә башкарылачак дип игълан ителде.

Әйтергә кирәк, Лазарева һәм Макаров гаепләрен танымады. Ул гына да түгел, суд барган арада Тихоновка авылындагы теге җимерек йортны зарар күрүче С.Новиков исеменә яздырып, мәсьәләне үз файдаларына хәл итеп куярга омтылыш ясыйлар әле. Ләкин ошбу хәйлә бу юлы Теркәү палатасы аша узмый. Чөнки Новиков хәзер Надежданың законлы ире түгел һәм, икенчедән, аның район социаль яклау бүлеге йөзендә рәсми опекуны бар. Ул гына да түгел, мәкерне район прокуратурасы да сизеп алып, эшкә тиешле юнәлеш бирә.

Гомумән, район прокуратурасының эзлекле һәм зирәк эш итүен танымыйча булмый. Әйтик, утырышта дәүләт гаепләүчесе зарар күрүченең үзенә китерелгән 560 мең сум матди зыянны кире кайтарырга сорап язган гаризасын канәгатьләндермәскә дигән, беренче карашка сәер белдерү ясый. Бактың исә әлеге үтенеч үтәлгән очракта, Новиков фатирдан колак кагачак икән бит. Чөнки тегеләр акчаны дистә еллар буена аз-азлап кайтарачак, ә торак аларда калачак. Судья прокурор тәкъдиме белән килешә. Бу инде фатирны гражданлык суды карары буенча кире алырга мөмкинлек бирә.

Мошенниклар ягының ахырга кадәр көрәшүен дә билгеләп үтәргә кирәк. Мәсәлән, теге ялган шаһитлар, фаш ителүләренә карамастан, ялган күрсәтмәләрен судта да раслап тукыдылар. Бу исә судның икенче сериясе булырга мөмкин дигәнне аңлата. Чөнки ошбу өч хатынга карата “Ялган донос” дигән маддә буенча җинаять эше кузгалырга тора.

Эш моның белән генә дә бетмәскә мөмкин әле. Чөнки язма башында телгә алынган егетнең колониядән кайтасы бар. Ул да торак мәйданын кире кайтару кәсебенә керешми калмас.

Наил ВАХИТОВ.

Менделеевск районы.

Комментарии