- 14.05.2013
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2013, №19 (15 май)
- Рубрика: Ахырзаман галәмәтләре
Чистай каласында «Бизнес-инкубатор» дигән бик тә хикмәтле бер контора бар икән. Атамасына карап фикер йөрткәндә, аның турында, әлбәттә ки, бәбкә-чебешләр чыгарып сәүдә итүче берәр шәхси фермадыр дигән уй тумый калмый. Бактың исә, урта һәм кече эшмәкәрлеккә ярдәм итү йөзеннән изге ният белән төзелгән дәүләт бюджет оешмасы (ГБУ), ягъни мәсәлән, казна хисабына көн күрүче «инкубатор» булып чыкты ул. Хәер, исеме җисеменә тәңгәл килми аның. Эшмәкәрлеккә булышу турында сүз чыккач, каз-үрдәк, тавык-күркә ише йорт кошлары асрау белән мәшгуль фермер халкына игелек күрсәтә, әйтик чеби чыгарып аларга арзанрак бәягә сату ысулы белән ярдәм итә дип фаразларга да мөмкин әле. Чынлыкта, кошчылыкка, гомумән, авыл хуҗалыгына кагылышы булмаган ГБУ икән ул.
Чистайда «Восток» институты дип йөртелүче югары уку йортының зур гына бинасының беренче катын били бу галәмәт. Эшмәкәрлекне югары күтәрергә тиешле эшчәнлекнең асылы шунда ки, сәер исемле әлеге оешма үз карамагындагы берничә дистә бүлмәне җиһазлап эшмәкәрләргә офис итеп арендага бирә. Әлбәттә, моның өчен түләү бәяләре ташламалы, бигрәк тә, ачылуына өч ел тулмаган шәхси предприятиеләргә түбән билгеләнә. Әлеге чараның әһәмиятен кире кагып булмый. Чөнки ул эшлим дигән кешегә матди ярдәм күрсәтү генә түгел, ә бәлки офис эзләү, җиһазлау мәшәкатьләреннән дә коткара.
Дәүләтнең ошбу кайгыртучанлыгыннан шактый гына эшмәкәр файда күрсә дә, шундый кирәкле эш башкаручы «Бизнес-инкубатор»ны белүчеләр күп булмаса да, соңгы вакытта Чистай танылып китте, элек аны чебеш чыгаручы фирма дип уйлаучылар да дәүләт оешмасы икәненә төшенделәр хәтта. Чөнки анда казна акчасын талау очраклары фаш ителеп, гаммәви мәгълүмат чараларына «саркып» чыкты һәм халык хозурына бирелде. Игелек җирдә ятмый, дисәк тә яман гамәлләр белән «дан» казануы җиңелрәк икәнен беләбез. Әйтик, урлап кеше бик тиз мәгълүм шәхескә әйләнә бездә. Хәер, моңа кадәр эшләгән угры директорны Чистай күләмендә рисвай итмичә генә 2010нчы елда куганнар иде. Ә менә аннан соң килгәненең яманатын тиз тараттылар.
Барысы да хокук саклау органнарына керми торган контроль ревизия хезмәте инспекторларыннан башлана. Алар «Бизнес-инкубатор» җитәкчесе П. М. Максимовның финанс-икътисад, аерым алганда хезмәт хакы түләү өлкәсендәге башбаштаклыкларын ача һәм тикшерү материаллары Татарстан эчке эшләр министрлыгын коррупциягә каршы көрәш белән шөгыльләнүче идарәсенә (элеккеге УБЭП) тапшыралар. Аның Түбән Камадагы районара бүлеге оперативниклары тагын ике закон бозу очрагын ачыклыйлар. 2013 ел башында әлеге материаллар РФ Тикшерү комитетының Чистайдагы бүлеге карамагына тапшырыла. Башбаштаклык күрсәткән башлык гамәлләренең Русия Җинаять Кодексындагы дәүләт акчасы туздыру турындагы 160нчы маддәсе («Растрата») кысаларына эләгүе шик уятмый. Әмма җинаять эше кузгату берникадәр мәшәкать чыгара. Эш шунда ки, Павел Максимов Чистай шәһәр советы депутаты бит. Мәгълүм булганча, бездә ошбу халык хезмәтчеләре аерым хөрмәткә лаек һәм явыз полиция һәм тикшерү органнарыннан яклауга мохтаҗ. Нәкъ шул сәбәпле, җирле тикшерү бүлегенең аеруча мөһим эшләр буенча өлкән тикшерүчесе Эльвира Батыршина депутат хәтле депутатка карата эш ачарга вәкаләтле түгел. Шуңа күрә, П.М. Максимовка карата югарыда күрсәтелгән 160нчы маддә буенча җинаять эше кузгату турындагы карарны тикшерү комитетының Татарстан идарәсе җитәкчесе юстиция генерал-майоры П.М. Николаев чыгара һәм тикшерүне Э. Батыршинага тапшыра.
Инде оператив чаралар һәм тикшерү эшләре барышында ачыкланган хокук бозу очракларының асылына кыскача тукталыйк. Иң әүвәл, йомры башлы башлык үзе белән 12 кеше эшли торган коллективтагы хезмәткәрләрне 18 итеп күрсәтеп, штат челтәре төзеп раслый. Ләкин эшләүчеләр санын арттыруга исәп итми ул. Шуңа күрә, буш торучы хезмәт урыннары булу турында мәшгульлек органнарына да хәбәр итми. Соңыннан ачыклаганча, штатны арттыру аңа бюджеттан өстәмә акча каерып, законсыз хезмәт хакы фонды төзү өчен кирәк булган. Шушы ысул белән 2012 елда хезмәткәрләргә законсыз рәвештә барлыгы 1 млн 230 мең сум, шул исәптән, үзенә 194 мең 580 сум премия язган.
Моннан кала, депутат директор 2011 елның апреленнән 2012 елның октябренә чаклы, ягъни ревизорлар килгәнче һәм койрыгына басканчы, үзенең әнисенә җыештыручы хезмәт хакы түләп барган. Әлбәттә, апа ошбу вазыйфаларны башкармаган. Шул рәвешле, казнадан тагын 151 мең ярым сум акча чәлдергән.
Узган ел август аенда шома кеше, тикшерү материалларында әйтелгәнчә,«ышанып тапшырылган мөлкәтне урлау ниятеннән» Чаллыдагы «Мойдодыр» фирмасы белән «Бизнес-инкубатор»ның тәрәзәләрен юуу турында 62 мең сумлык килешү төзи. Ошбу документ оперативниклар игътибарын шунда ук җәлеп итә. Чөнки чистартылырга тиешле мәйдан 4129 квадрат метр, ягъни 41 сутый итеп күрсәтелә. Ә «инкубатор»ның 66 тәрәзәсенең мәйданын ике яклап үлчәгәндә дә нибары 275 квадрат метр, димәк, 15 тапкыр кимрәк килеп чыга. Директор өчен ошбу «төгәлсезлек»нең әллә ни әһәмияте булмый. Чөнки юу-чистарту эшләре башкарылмый. Аның каравы акча күчерелә һәм «Мойдодыр» директоры С.Ю.Билюшова әйтүенә караганда, П. Максимовка кайтарып бирелә.
Эш болар белән генә бетмәскә дә мөмкин икән әле. Оперативниклар һәм тикшерүче башка төрле җинаятьләрне ачу, мәсәлән, булмаган видеокүзәтү системасы өчен һәм ялган килешүләр нигезендә акча урлау очракларын фаш итү өстендә эшлиләр. Болары хәзергә тикшерү материалларында чагылыш тапмаган, билгеле.
Гомумән, шәһәрдә мәртәбәле бу кешенең гаебен дәлилләп эшне суд каравына кадәр җиткерү җиңел булырга охшамаган. П. Максимов гаебен танырга җыенмый, үзенең башка кеше исемендәге затлы «иномарка»сында җилдерә, депутат статусыннан мәхрүм ителмәгәнгә шәһәр советы утырышларында катнаша һәм «Бизнес-инкубатор» белән җитәкчелек итә. Чөнки ике балалы гаиләсенең бердәнбер тәэмин итүчесе булганга суд аны директор вазыйфаларын үтәүдән читләштермәгән. Хөкемдарның балалар мәнфәгатен кайгыртып мәрхәмәтлелек күрсәтүе хөрмәт уятмый калмый. Ләкин әлеге «бердәнбер туендыручы» карамагында коммерция фирмалары, мәсәлән, «Кама-пласт грунт» җәмгыяте, су хисаплау җайланмалары җитештерүче фирма булуын да исәпкә алырга иде. Шунысын да әйтик, ул Чистайдагы уңышлы эшмәкәрләрнең берсе. Димәк ки, аның, хикмәтле «инкубатор» директорының, барлы-юклы хезмәт хакыннан колак кагуы гаиләнең мохтаҗлыкка чумуына сәбәп булырлык түгел. Гомумән, ошбу бай кешенең әллә ни абруе булмаган дәүләт оешмасына җитәкче итеп куелуы бары тик аның властьтагыларга якынрак тору теләге белән генә аңлатыла кебек.
Ә тикшерү органнары аның эше белән ныклап шөгыльләнәләр. Хәзергә федераль һәм республика бюджетына китерелгән матди зыян 1 млн 400 мең сум тирәсе.
Ул арада П. Максимовның яңа хилафлыклары ачылып җинаять эшендә өстәмә эпизодлар барлыкка килә һәм хокук саклау органнары аны законда рөхсәт ителгән ике тәүлек срокка тоткарлыйлар, ягъни изоляторда ябып тоталар. Судта Эльвира Батыршина хәзергә шикләнелүче дип аталучы депутатның җинаять эзләрен чуалту максатында күп кенә документларга төзәтмәләр кертергә керешүен әйтеп, аны сак астына алу зарурлыгын искәртә. Суд исә П. Максимовны ике айга өендә тотып кулга алу (домашний арест) турындагы карар чыгара. Бу исә депутат июнь азагына чаклы телефон, интернет һ.б. мәгълүмат чараларыннан файдалану, фатирыннан чыгу кебек хокуклардан мәхрүм ителә дигән сүз. Әлеге карарның үтәлеше махсус җайланмалар ярдәмендә контрольдә тотыла. Ә инде тиешле таләпләр үтәлмәсә, ул автомат рәвештә сак астына ябыла. Ә менә эшмәкәр директорны «Бизнес-инкубатор» җитәкчесе урыныннан читләштерү мәсьәләсе хәл ителмәгән әле. Димәк ки, ул дәүләт эшләрен өеннән чыкмыйча, элемтә чараларыннан файдаланмыйча гына башкара булып чыга. Ләкин тикшерү органнары монысына да чик куелыр дип саныйлар. Кыскасы, тарткалашалар Чистайда.
Наил ВАХИТОВ.
Казан-Чистай-Казан.

Комментарии