Мәхәббәт шигырьләре язганы өчен ире хатынына ут төрткән

Мәхәббәт шигырьләре язганы өчен ире хатынына ут төрткән

«Татарстанның Б. районында яшәүче ир-ат хатынын шигырьләре өчен яндырып үтерергә теләгән. Хатын-кыз иренә үзенең яңа язган мәхәббәт шигырен күрсәткән. Бу ирнең ачуын чыгарган һәм шигырь юллары башка кешегә, төгәлрәк әйтсәк, хатынының сөяркәсенә багышланган, дип уйлап, ул бензин канистрасы алып кереп, кәнәфидә утырган хатынының өстенә ягулык сипкән. Бәхеткә, ут кабызырга җыенганда «зажигалка»сы эшләмәгән. Шул арада тавышка хатынның башка бүлмәдә йоклаган туганы йөгереп чыккан һәм яндыручыны төртеп җибәргән. Бензин түгелгән кәнәфигә ут капкан. Утны сүндерергә тырышканда ир үзе дә тәне пешеп зыян күргән».

Узган атнада таралган бу яңалык күпләрне тетрәндерде. Әлеге уңайдан, без зыян күрүче ханымны эзләп таптык. Аның әйтүенчә, телевизорлардан күрсәтелгән бу яңалыкның күп өлеше – ялган. Исемен һәм яшәгән урынын газетада күрсәтмәвебезне шарт итеп, ул нәрсәләр булганын үзе сөйләп бирде.

Наилә ханымга (исеме үзгәртелде – А.З.) – 53 яшь. Шигъриятькә соң – илле яшендә генә килгән ул. Дөрес, элегрәк тә туйларга, төрле бәйрәмнәргә багышлап шигырьләр иҗат итә торган булган, әмма бу эшкә ныклап керешүе районнарындагы бер баланың табиблар хатасы аркасында үлүеннән соң башланган.

– Клуб мөдиребез «Берәр бәет яза алмассыңмы?» – дип сорады. Язып карадым. Шуннан китте инде. Шигырьләремнең күбесе туган авыл, әти-әни, ел фасыллары, яшьлек, тормыш турында. Мәхәббәткә багышланганнары бик аз: булса, ун-унбиш кенәдер. Журналистлар бер дә дөрес сөйләмәде инде. Имеш, мин иремә: «Менә, кара», – дип, яңа язган поэмамны укытканмын! Андый бер сүз дә әйтмәдем. Йөздән артык шигырем бар минем, аларны компьютерда җыеп, кәгазьгә чыгарып, өстәл тартмасында саклыйм. Иремнең үзенә дә берничә мәртәбә әйттем: «Укыйсың килсә – алып укы», – дидем, яшереп куймадым. Мин ул мәхәббәт шигырьләрен кемгә дә булса ят ир-атка атап язмаган бит инде. Иремә сәбәп кенә кирәк булгандыр, күрәсең. Электән үк көнчел кеше булды, ир-атлар белән яшь чагымнан ук очраклы рәвештә дә сөйләшергә ярамады миңа. Кул күтәргән чаклары да аз булмады, җәнҗалларыбыз судка кадәр үк барып җитте. Түзә алмыйча берничә мәртәбә китеп карадым. Аннан тагын кайттым. Белмим, яратуым аркасындамы, башка әйбер сәбәпче булганмы… Шигырьләремне телефонга язган, соңыннан интернетка керткән чакларда да: «Кем белән смс алышасың анда?» – дип тавыш куптара иде. Әнә шулай ризасызлыгы үсә барды. Ике атна элек, пәнҗешәмбе көнне шушы куркыныч хәл булды. Ирем салган иде. Шигырьләрем арасыннан мәхәббәт турындагыларын гына сайлап алган да, миңа күрсәтеп, ризасызлыгын белдерде. Янәсе, кемгә багышланган болар? Көне буе шулай котырынып йөрде. Инде кичке сәгать унынчы яртылар җиткәч, «Хәзер, тәмәке генә тартып керәм дә, йокларга ятабыз», – диде. Мин кәнәфидә утырып калдым. Бераздан бу кулына 3 литрлы чиләк тотып кергән. «Бу сиңа!» – диде дә, өстемә бензин сипте. Шуннан «зажигалка» алып, аны кабыза башлады. Тик анысы янмады. Ул арада очкын чәчрәп, кәнәфигә һәм кулындагы чиләгенә ут капты. Мин чыгып йөгердем. Участок полициясен чакырттым. Дөресен генә әйткәндә, аннан соң булган хәлләрне бик томанлы хәтерлим, зомби хәлендә берни аңышмыйча йөрдем. Тәнем пешмәсә дә, хәзерге вакытта дәвалану алам – нервыларым бик нык какшаган.

Наилә апа, ирегезнең «зажигалка»сы кабынмау – бәхет эше булгандыр дип уйламыйсызмы, югыйсә, сезгә дә дөрләп ут кабар иде бит…

– Ә бәлки ул мине куркытырга гына теләгәндер? Тикшерү эшләре башлангач, иремне бензинына су кушкан, «зажигалка»ның да махсус янмый торганын алган, диделәр. Куркытырга гына теләгәндер. Мин аның яндыру нияте булуына ышанып та бетмим, яндырырга теләгән булса, алай гына эшләмәс иде, мин йоклаган вакытта да ут төртә алыр иде бит. Бу хәл килеп чыгуына минем шигырьләр түгел, аракы гаепле. Айнык баштан аның беркайчан да андый эш эшләгәне юк иде. Ул эчмәгән вакытта безнең сугышу түгел, талашкан да булмады. Ләкин эчкәләде шул инде. Эчсә каны кыза, бәйләнер урын эзли иде…

Алга таба ул кеше белән яшәргә уйлыйсызмы?

– Белмим дә инде… Бу хәлләрдән соң алай яшәп булыр дип уйламыйм. Күңелдә курку да бар, кызгану да бар, бөтенесе бергә.

Ә шигырьләрегезне язачаксызмы?

– Дөресен генә әйткәндә, минем инде бер ел шигырь язганым юк иде, әле болай да тукталып тора идем. Илһам килсә язармын, илһамга карап…

Хәзерге вакытта Наилә ханымның ире тикшерү изоляторында, аңа «үтерергә җыену» маддәсе буенча эш ачканнар. Шул ук вакытта, ирнең сәламәт булуы белгечләрдә шик тудырган, анда шизофрения авыруы юкмы, дип шикләнәләр. Ир хатынына язу калдырган: «Үтерергә теләмәдем, куркытмакчы гына идем», – дип, гафу сорап язылган анда.

Психологлар көнләшүнең дәвалап булмый торган чир булуын күптән әйтеп килә. Гөнаһсыз гына көнләшүләр кемгәдер баштарак ошый да әле: димәк ярата, дип фикер йөртәсең. Тора-бара көнләшүнең чикләре кайда тәмамланганы онытыла башлый, низаглар кул күтәрелүгә әверелә – мондый проблема булган гаиләләрнең барысында диярлек шундый хәл. Ләкин шуңа да карамастан, хатын-кыз түзә, гаиләсен таркатмаска тырыша. Ахыры гына аянычлы тәмамланырга мөмкин. Хәтерлисездер, узган ел ахырында Серпухов шәһәрендә яшәүче Маргарита Грачеваны ире урманга алып чыгып, аны хыянәт итүендә гаепләп, бер сәгать тирәсе бармакларын, кулларын балта белән чапкалаган иде. Мондый вакыйгалардан соң, уйланырга да буладыр: сиңа нәрсә кадерлерәк: көнчел ирме, әллә гомереңме?

Наилә ханым язган мәхәббәт шигыреннән бер өзек:

Синең назлар чиксез галәмдер ул

Болытлардан югарырак чөйгән,

Хыял бишегендә атындырып,

Төннәремне якты нурга төргән

Синең сүзләр моңлы сандугач ул,

Күңел кылларымда хис дөрләткән

Сүнеп барган өмет учагыма

Кайнар сулыш өреп, ут үрләткән.

Ә син үзең берәр фәрештәме?

Ходай тарафыннан җибәрелгән

Йөрәгемне мәхәббәткә төреп,

Сөю угы кадап кире биргән.

Айгөл ЗАКИРОВА

Комментарии