- 14.04.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №14 (13 апрель)
- Рубрика: Ахырзаман галәмәтләре
Акча савуның яңа ысулы пәйда булган. Бу ысулны үземдә сынагач, башкаларны да кисәтергә булдым. Җиңел акча эзләүчеләр шулкадәр акыллы ки, аларның «яңалыгы» артыннан закон чыгаручылар да, полиция дә, халык үзе дә җитешә алмый башлады инде. Әйтик, уен автоматларына каршы көрәш башлап, аларның сулышы берникадәр кысылгач, берәүләр төш сатып акча ясый башлаган. Төш дигәч тә, берәр камыр ризыгы яки җимеш төше дип уйлый күрмәгез тагын. Йоклаган чакта күрә торган гап-гади төш турында сүз бара.
Кесә телефоныма акча салу өчен еш кына терминалга мөрәҗәгать итәм. Кибетләрдә, урамда басып торучы акча түләү терминалы хуҗаларына байлыкны ишә генә инде. Шушы байлык һаман җитмәгәнгәме, күптән түгел генә банкоматларны тагын бер «файдалы» мөмкинлек белән «бүләкләгәннәр». Ул да булса – төш «сату». Бу хакта беренче тапкыр ишеткәч, үзем дә ышанмадым. Телефонга акча салырга дип терминал янына килеп баскач кына дөреслегенә инанырга туры килде. Зәңгәр экранда бик матур рәсемнәр белән «Закажи cон» дигән сүзләр язылган. Шуңа баскач, нинди төш күрергә телисең, шуның кулланмасы чыга. Башта төшләрнең алты төреннән берсен сайлап аласың. Аннары үз телефон номерыңны язып, 50 сум акча түләгәннән соң, тиешле вакытта «төш белгеченең» шалтыратканын гына көтәргә кала. Моңарчы төшләрнең бүленүе турында ишеткәнем дә булмады. «Көч җыю», «төш-фильм», «эротик төш», «очу төше», «күңелле истәлек төше», «юрама төше»н укып чыккач, үземә ачыш ясадым. Көне буе укуда бер бинадан икенчесенә йөреп арыганга, «көч җыю» төшен сайладым. Артымда басып торган кешеләр, үзара нәрсәдер сөйләшеп, тыныч кына көлеп алдылар. Хәер, төш күрергә заказ биргән кешене очратсам, мин дә, бу җүләр, дип уйлар идем. Ләкин кызыксынуым барыбер үзенекен итте. Шунысы кызык, тиешлесен сайлап алгач, кайсы вакытта йокларга ятасыңны да теркәп куярга кирәк икән. Төнгә хәтле көтәргә түземлегем җитмәс иде. Шуңа күрә, бер сәгать, дип язып куйдым.
Вакыт кичке дүртне күрсәтү белән телефон күк күкрәгән тавышлар чыгарып өстәл өстендә дөберди башлады. «Мастер сновидений приветствует вас», – дип тыныч кына исәнләште минем белән бер хатын-кыз. Исәнмесез, дияргә дә өлгермәдем, шундый ук тавыш белән «Устройтесь поудобнее, закройте глаза», – диде ул. Мондый тизлеккә чишенеп юрган астына яту түгел, хәтта кайбер сүзләре дә аңлашылып бетмәде. Соңыннан гына бу белгечнең автоҗавап биргеч икәнлеген аңладым. Ул миңа җәйге диңгез җилен күз алдына китерергә кушты. Имеш, мин үземне иркен тотарга тиешмен. Җил миңа яңа көч бирә, дәртләндерә, канатландыра. Шунлыктан мин бөтен проблемалар турында онытачакмын һәм иртән уянгач яңа үрләр яуларга әзер булачакмын. Робот белән аралашу озынлыгы нибары 1 минут кына булды. Шушы вакыт эчендә туйганчы көлдем.
Моны уйлап чыгаручы «даһи»га бер сорау туды. Иң башта хатын-кыз тавышы өчкә кадәр санап күзне йомарга куша, аннары нишләптер иртән уянганда ничек уянасын аңлаталар. Иң азактан кире өчтән бергә кадәр санап, күзне ачарга кушыла. Бу очракта йоклап торуның ни мәгънәсе бар икән? Мин бит өчкә кадәр санап уйнар өчен йокларга ятмадым, төш күрергә дип яттым.
Икенче төшне тыңлап торасым килмәде. Чөнки, гомумән алганда, башка кешеләрнең әйтүенчә, автоҗавап биргеч бер үк сүзләрне кабатлый икән. Диңгез шаулавын бушка гына да күз алдына китерә алам мин. Бу хәлләргә ачуым чыгып, таныш полиция хезмәткәренә шалтыраттым. Нишләп бу аппаратларны карамыйлар икән, янәсе. «Моңарчы безгә, автомат кушкан төшне күрмәдем дип мөрәҗәгать итүче булмады. Әгәр берәрсе шалтырата икән, карар кабул итәргә туры киләчәк», – диде ул миңа.
Психотерапевт Гомәр Зиатдинов мондый «уеннарга» карата түбәндәге фикерен белдерде:
– Кешене НЛП ярдәмендә (нейролингвистик программалау) билгеле төш күрү өчен «көйләргә мөмкин». Ләкин бу очракта аның үз теләге булырга тиеш. НЛП белән эш итүнең мөһимлеге шунда ки, һәр кешегә үзенчәлекле якын килү кирәк. Ә автоҗавап биргечкә яздырылган тавыш берничек тә алай тәэсир итә алмый. Шуңа да карамастан, үз психикаң белән шаярырга ярамый», – дип әйтте ул.
Динар ВӘЛИЕВ,
КФУ студенты.

Комментарии