Яшьләрнең көфер эшләре

Яшьләрнең көфер эшләре

Авыр җенси җинаятьләр кылуда шикләнелгән Яңа Әтнә, Олы Мәңгәр авыллары егетләрен полиция 2015нче елның 2нче декабрендә тоткарлый. Ул чакта 17, 18, 20 яшьләрендәге өч кешенең ирекләре белән бик озакка хушлашуы була бу. Узган ел 1нче декабрьдә инде бер ел буе Казандагы тикшерү изоляторында утырган Нияз Борһанов, Наил Низамов һәм Ришат Сәлахетдиновның бик озакка ирекләреннән мәхрүм ителүе турында Әтнә район суды хөкеме игълан ителде.

Четерекле җинаять эше бу якларда зур шаукым куптарды. Сүз халык арасында төрле имеш-мимешләр йөрү, каршылыклы фикерләр туу турында гына түгел. Гаепләнүче яклы кешеләр, бигрәк тә аларның якыннары, егетләрне бәладән йолып алу өчен чынлап торып көрәш ачты дисәк тә артык булмас. Улларын гаепсез дип санаган әти-әниләрнең ошбу тырышлыкларына гаҗәпләнәсе юк. Чөнки үз баласы һәркемгә якын һәм яхшы була. Ләкин әлеге өчлекнең гаебен раслаучы дәлилләр биниһая күп булганга ошбу ыгы-зыгы иләк белән су ташуга охшап калды, тикшерү эшләре барышына да, хөкем карарына да сизелерлек йогынты ясый алмады.

Хөкем ителүчеләр өчесе дә көчләү һәм җинаять кодексында җенси көчләү гамәлләре дип аталучы көферлекләр кылуларын танымады. 1995нче елгы Р.Сәлахетдинов Күшәр авылында яшәүче балигъ булмаган кыз белән җенси якынлык кылуын бөтенләй кире какты. Әлеге эшләрдә башлап йөргән 1998нче елгы Н.Борһанов һәм аннан бер яшькә өлкәнрәк иярчене Н.Низамов мондый мөмкинлектән мәхрүм иде. Чөнки тикшерү комитетының Биектау районара бүлегеннән аеруча мөһим эшләр буенча тикшерүче Равил Гайнуллин карамагына әлеге бәндәләр катнашындагы порнографик «тамаша», ягъни 14 яшьлек кыз белән җенси мөнәсәбәтләрнең берсенең видеоязмасына кадәр эләгә хәтта. Шуңа күрә аларга әлеге якынлыкны көчләү гамәлләре түгел, ә ирекле «яратышу» дип күрсәтеп маташырга гына кала. Бусы инде акны карага, төгәлрәге, кара эшләрне гөнаһсыз гамәлгә тиңләүгә охшый.

Ничек тә булса аклану өчен, әлбәттә, кызны каралтырга кирәк. Шул нияттән төрле ысуллар, еш кына пычрак алымнар кулланып, тикшерү органнары, соңрак суд тарафыннан да зарар күрүче дип табылган Диләрә (кызның һәм аның әти-әнисенең исемнәре үзгәртелә) кулдан-кулга йөргән җенси яктан тотнаксыз итеп сурәтләнә. Әмма мондый тырышлыкларның әһәмияте халык фикеренә азмы-күпме йогынты ясаудан артмый. Бусы да сизелерлек булмагандыр кебек, чөнки күпчелек зарар күргән якка теләктәш кала.

Бу җәһәттән бер мисал китерик. Р.Сәлахетдинов япкынлыкка эләккәч, аның Рамазан атлы агай-энесе үзенчә коткару кәсебенә керешә, социаль челтәрләрдән һәм телефоннан шалтыратып, дус кызлары арасында Диләрәне «сөйрәлчек» дип күрсәтмә бирердәй яшьләр эзләргә керешә. Күрәсең, шушындый хәбәрләр булгач, Ришкинның (Р.Сәлахетдиновның кушаматы) аркасыннан сыйпарлар да иреккә чыгарып җибәрерләр дип фикерли. Әмма кызлар моңа «яла ягу» дигән бәя биреп, каршы киләләр. Өстәвенә, тикшерүче Равил Гайнуллинга Рамазанның шушы тәкъдимен дә искә алып, күрсәтмә бирәләр, аның белән интернет буенча хәбәрләшкән язулар җинаять эшенә дәлил буларак теркәлә.

Хокук саклау һәм хөкем итү органнарын исә зарар күрүченең әхлакый йөзеннән бигрәк, шушы өчлекнең кылган конкрет гамәлләре кызыксындыра. Һәм аларга закон нигезендә бәя бирелә. Әлбәттә, ул гаепләнүчеләр файдасына булмый.

…Укучы кыз баланың көчләүгә дучар булуы турындагы кайбер хәбәрләр алданрак ишетелсә дә, без капчыкны 2015нче елның 16нчы октябрендә тишеп чыга. Ул көнне кичке якта Диләрә Күшәрдәге туганнарында чакта телефоннан сөйләшергә дип чыгып китә дә юк була. Соңрак мәгълүм булганча, аңа Яңа Әтнәдә яшәүче «егете» Нияз Борһанов шалтырата, Эльвин дигән дусты машинасы белән килеп, кызны үз авылына алып китә. Тикшерү материалларыннан күренгәнчә, Низамовлар фатирында хуҗа Наил һәм Ришат Сәлахетдинов көтеп утыра аларны. Һәм шунда Диләрә әлеге өч ир заты тарафыннан көчләнү генә түгел, җенси бозыклыкларга да дучар ителә.

Кызны авылына илтеп куялар. Шул кичтә ул күрше авылда булган хәлләрне әти-әнисенә җиткерә. Наилә һәм Камил Шәймәрдәновлар шунда ук Яңа Әтнәгә юл ала. Ниязның әтисе Җәүдәткә әлеге вакыйганы сөйләп биргәч, бергәләп Наил Низамов фатирына барып керәләр. Наил дигәне эшнең зурга китүен шунда ук аңлап алып, бәргәләнә, хәтта, пычак алып, үз-үзен үтерү белән дә куркыта. Шунда ук пәйда булган Ниязга әтисе, сиңа кызлар беткәнме, бала-чагага ябышмасаң, дигән фикерне аты-юлы белән сүгенеп ирештерә.

Билгеле, полиция һәм прокуратура да телгә алынмый калмый ул төндә. Шулай да мәсьәләне тыныч юл белән, чүпне читкә чыгармыйча хәл итәргә булалар. Ягъни бик тә сәер килешү төзиләр. Нияз, 18 яше тулгач, Диләрәгә өйләнергә язма рәвештә вәгъдә бирә. Булачак кодагый яшь парны кеше күзеннән читкәрәк, Мәскәүдә яшәүче туганнары янына җибәрү турында да сөйләнә. Кыскасы, яшьләрнең киләчәге хәл ителә… Икенче көнне үк К.Шәймәрданов яңадан Борһановлар йортына килеп җитә. Чөнки аңа кызы катнашында җенси мөнәсәбәт төшерелгән видеоязма булуы турында сүзләр килеп ирешә. Булачак «кияү»гә тагын бер расписка яздыралар. Әлеге имзалы документта ул андый видеоязма юк дип ышандыра, гомумән, кызны кимсетүләргә юл куймаячакмын дип сүз бирә.

Әлбәттә, балаларының киләчәге өчен борчылып, аптыраганнан төзелгән әлеге килешүнең файдасы тими. Үз тәкатьсезлеген канәгатьләндергәннән соң кызны дусларына биргән бәндәнең өйләнүенә, аларның юньләп кенә яшәп китүенә ничек ышанмак кирәк?! Моның өметсез гамәл икәнен аңлау өчен Шәймәрдәновларга ай ярым вакыт кирәк була. Әти кеше бары тик 2015нче елның 27нче ноябрендә генә прокуратурага, тагын 5 көннән тикшерү комитетына мөрәҗәгать итә.

Хокук саклау органнарына исә мәсьәләнең асылына төшү өчен күп вакыт кирәкми. Н.Борһанов, Н.Низамов һәм Р.Сәлахетдиновка карата җинаять эше гариза кергән көнне үк кузгатыла. Кичекмәстән компьютерлар, телефон аппаратлары алына, Низамовлар фатирында тикшерү үткәрелә, башка чаралар үткәрелә. Әлбәттә, Нияз язган вәгъдәле кәгазьләр җинаять эшенә дәлил буларак теркәлә. Алар, ким дигәндә, балигъ булмаган зат белән җенси якынлык булуын раслый бит.

Әмма, тора-бара, җинаять эшләре үрчи башлый. Чөнки яңа явызлыклар ачыла, алар Диләрә сөйләгәннәр буенча гына фаш ителми. Әйтик, 2нче декабрьдә алынган Н.Низамов телефонында югарыда телгә алынган видеоязма килеп чыгып, 23нче июльдә үк Борһановлар янәшәсендә ялгызы гомер итүче инвалид Раил Хәкимов мунчасындагы мәхшәр ачыклана.

Нияз ул кичтә «сөйгәнен» Ришат дустының машинасында алып кайта. Р.Сәлахетдинов бу юлы гашыйкларны Р.Хәкимовның капка төбендә калдырып китеп бара. Аның каравы, «мәткә»не Н.Низамов көтеп тора, шунда ук 16 яшьлек тагын бер малай йөри. Нияз ул чакта 14 яшендә булган кечкенә генә кыз белән дәртен басып мунчадан чыккач, Н.Низамовка чират җитә. Бераздан алачыкта утырган теге яшүсмер дә кызык карарга керә һәм җинаять эшендә «табигый ысул» дип аталучы алым белән якынлык кылучы дустының бер кулына телефон тотып әлеге вакыйганы видеога төшереп азаплануын, ягъни берьюлы ике «эш» башкарып маташканын күреп, Низамовның аппаратына үзе яздыра башлый. Алла саклый әлеге малайны, әйтүенә караганда, «текә» егетләр тәкъдим итсә дә, баш тарта ул «секстан». Һәм олы бәладән котылып, шаһит булып кала.

18 минутлык язмада күренгәннәрне сурәтләргә ярамас. Кыскача гына әйткәндә, җенси мөнәсәбәткә керү түгел, ә хатын-кыз җенесен кыргыйларча мыскыллау, газаплау күренеше күзәтелә анда. Үзе күренмәсә дә Н. Борһановның да шунда икәне сизелә, чөнки сансыз сүзләре ишетелеп тора.

Кайберәүләр менә шушындый галәмәтне ирекле яратышу дип атый да инде. Аннан соң яклаучылардан, кыз ни өчен ияреп барган, ник кычкырмаган, ярдәмгә чакырмаган, дигән сораулар еш ишетелә. Монысына курыккан дип бер сүз белән җавап биреп була. Тикшерүче Р.Гайнуллин, иң беренче чиратта, Борһанов кызга туктаусыз янап килгән дип саный. Кем әйтмешли, орчык хәтле кыз бала алыптай ир-атларга каршылык күрсәтә алмый, билгеле. Ә тегеләр азына баралар, явызлыкларын дәрәҗә дип саныйлар. Мисалга, оятсыз видеоязмадагы аерым күренешләрне фотосурәт рәвешенә кертеп, дусларына күрсәтеп мактанып йөрүләрен генә алыйк. Җәзасыз калачакларына тәмам ышанган явызлар, итәкләренә ут капкач та шул язманы юк итәргә уйламаганнар. Бактың исә, аны интернетка урнаштырып, акча эшләргә уйлаганнар икән.

«Тегендә» эләккәч кенә үзгәрә алар. Борһанов, мәсәлән, Диләрәгә җылы хатлар да яза. «Ышанмассың, ләкин мин сине сагындым», – дип белдерә. Чит кешегә дигән хатны уку начар гамәл саналса да күз төшерми булмый аларга. Хәер, алар Диләрәдән бигрәк, тикшерүчегә атап язылганга охшаган. Чөнки, син бит минем гаепсезгә утырганымны беләсең, дөресен, сөйләп бир дә, коткар мине, кебек фикерләр алга сөрелә. Күрәсең, Диләрәгә түгел, тикшерүчегә йогынты ясарга исәп тотыла. Һәм әлеге хатлар адвокат ярдәме белән язылмаганмы дигән шик туа.

Тикшерү эшләре барышында телгә алынган ике очрактан тыш, Н.Борһановның 2015нче елның гыйнвар, февраль, август, сентябрь айларында да 14 яшьлек кыз белән шундый ук гамәлләр кылуы раслана. Әлеге «очрашулар» Яңа Әтнәдә Раил Хәкимов йортында уза. Юл һәлакәтенә эләгеп гомерлек гарип калган шушы ир-ат 2015нче елның 23нче августында ук әлеге юньсезлекләрнең ничек тәмамланачагын әйтеп бирә. «Син бит аны утыртачаксың», – ди ул Диләрәгә. Авыру кеше Ниязны гына кайгыртмый, үзе турында да уйлый. Чөнки күрше егете әнисе эшли торган «Затлы» кибетеннән азык-төлек алып кайтып бирә, башка йомышларын үти һәм аена 1 мең тәңкә хезмәт хакы ала икән.

Гомумән, тулы гаиләдә туып-үскән гап-гади авыл малае ул. Мәктәпне тәмамлагач элемтә техникумына кереп караган, әмма укый алмыйча ташлап кайткан. Соңгы вакытта Казанда машина юу, тәгәрмәч төзәтү оешмасында эшләгән. Спорт белән шөгыльләнә, көчен ярамаган максатта кулланган, ягъни сугышкан өчен полициягә исәпкә куелган булган. Аның күршесе һәм дусты Наил дә Казанда шундый ук фирмада эшли. Элегрәк әтисе белән вакытлы төзелешләргә йөргән. 2015нче елда әти кеше биектән егылып төшеп үлгәч, әнисенә терәк булырга тиешле егет ул. Әтнә авыл хуҗалыгы техникумын тәмамларга йөргән Ришатның ошбу «чоңгыл»га эләгүенә ышануы ук кыен. Бу якларда сәләтле үзешчән артист буларак мәгълүм ул. Гомерлек ялгышын эшләргә ничек өлгергәндер, чөнки 16нчы октябрь кичендә дә мәдәният йортында репетициядә булган.

Инде әйтелгәнчә, Р.Сәлахетдинов ике җенси җинаятьчел гамәлдә гаепләнә. Н.Низамов шундый ук 4 хилафлык эшләгән дип табыла, ә менә чынлыкта бик күпләргә бәхетсезлек китергән явызлыкларны оештырган Н.Борһановка 6 тапкыр көчләү, шул кадәр үк җенси бозыклык кылуда гаепләү белдерелә. Өстәвенә, полициягә хәбәр итәм, дип әйткән зарар күрүчене пычак белән куркыткан, ягъни аңа үтерү белән янаган өчен дә җавап тотарга туры килә.

Сәер, әмма Әтнә район суды иң җиңел җәза – 6 ел ярымлык япкынлыкны Н.Борһановка бирә. Бу исә аның җинаять кылганда 17 яшьтә генә булуы белән аңлатыла. Безнең законнар балигъ булмаган явызлар белән шулай мәрхәмәтле булуны таләп итә чөнки. Н.Низамов һәм Р.Сәлахетдинов, кылган җинаятьчел гамәлләре төрле булса да, җәзаны бер чама алалар, ягъни 8 ел да 3 ай һәм 8 ел да 1 айга ирекләреннән мәхрүм ителәләр. Әгәр законда әлеге җинаятьләр өчен 8дән 15 елга кадәр иректән мәхрүм итү каралганын искәртсәк, хөкемдарны артык кырыслыкта гаепләп булмас. Киресенчә, Низамовка карата игелеклелек күрсәтелгән дигән фикер туарга мөмкин.

Шаукымлы җинаять эшенең хөкеме дә бәхәсле булды. Яклаучылар аны гадел түгел, кырыс дип санады. Дәүләт гаепләүчесе район прокуроры урынбасары Марат Газизов хөкем карарында гамәлдәге законнардан тайпылышлар бар дип тапты. Шул рәвешле, гыйнвар аенда ике як та Татарстан Югары судына мөрәҗәгать итте. 13нче февральдә эш яңадан каралды һәм, Н.Борһановка бирелгән япкынлык вакытын 1 айга киметү һәм башка вак үзгәрешләрне исәпкә алмаганда, Әтнә районы суды хөкеме үз көчендә калдырылды.

Наил ВАХИТОВ,

Әтнә районы – Казан

Комментарии