- 14.03.2010
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2010, №9 (10 март)
- Рубрика: Ахырзаман галәмәтләре
Кыргый җәнлекләр белән очрашкалыйбыз үзе. Машина утында әллә нигә бер куркак куян йөгереп уза, хәйләкәр төлке күзгә чалына. Сирәк-мирәк пошины да очратырга була. Бездә хәзер аз булса да, кыр кәҗәсе да бар икән.
Ә менә кабан дуңгызлары күп, диләр. Бу хакта ишеткәнем, аларны ерактан гына күргәләгәнем дә булды. Шулай да Казаннан Идел генә аерып торган Югары Ослан, Кама Тамагы районнарына керүче урманда булгач, чын-чынлап хәйран калдым. Ошбу кыргый хайваннар анда сарык көтүе кебек йөри.
Дөрес, без аларның “ашханәсендә” булдык. Тәмте аучылык клубын гамәлгә куючы Алексей Богомолов “малларына” ашарга салган, төгәлрәге, тапталып, куна тактасын хәтерләтүче аланга бөртекле ашлык калдыклары сипкән. Улаклар юк монда, каты борыннар тыгыз кар өстендәге җимнең бөртеген дә калдырмыйча сыпырта. Араларында йөрүче “хуҗалары” һәм аңа ияреп килгән ике эткә дә бик исләре китеп тормый. Киресенчә, дүрт аяклы дусларның җаннары кадерле булу сәбәпле, олы гәүдәле мыркылдыкларга шикләнеп каравы сизелә. Чөнки тегеләре һөҗүм итү максатында түгел, чакырылмаган кунакларны кисәтү рәвешендә ара-тирә кискен хәрәкәтләр ясап ала. Кунак булсаң, тыйнак бул, кирәкмәгән урынга юеш борыныңны сузма, янәсе… Сыйланырга комачаулык итү һәм бала чучкалар янына артык якын килү ярамаган гамәл саналуы сизелә монда.
Шулай да кыргый дуңгызлар кешегә абзардагы кардәшләре кебек үк ышанып бетми икән. Алексей Павловичның үзеннән дә, машинасы, этләреннән дә шикләнмиләр. Ул үз кеше санала. Ә менә ятлар белән аралашуны бик хуп күрмиләр. Милиция “Нива”сы якынлаша башлагач та, акрынлап урман сукмаклары буйлап агачлыкка таба юнәлделәр. Инде “көтү” хәвефсез ераклыкка китеп шактый вакыт узгач, зур гына тимер лар эченнән дөбер-шатыр ике кап-кара дуңгыз малае атылып чыгып, маэмайларның котын алды. Андагы азык калдыкларын чемченеп йөри торгач, чит адәмнәр пәйда булуын тоймый калганнар, күрәсең.
Ләкин кабаннар китте дә югалды түгел. Кайберләре 20-30 метр ераклыкта ук туктап, без киткәнне көтә башлады. Алексей Павлович зур гына тимер көрәген алып, яңадан ашлык сибә башлагач, сукмакларда йөнтәс җанварлар ишәйде. Без машиналарга таба юнәлү белән, ак бәс сарган урман аланы тагын чуарланды.
– Кешегә тартылулары – аларның иң зур бәласе, – ди Алексей. – Нәкъ шул сәбәпле, браконьерлар корбаны булалар. Пошилар, бигрәк тә кыр кәҗәләре адәм баласыннан өркеп кача. Шуңа күрә аларны ата да алмыйлар. Ә бу бичараларны кыралар.
Бу хакта Югары Ослан районы эчке эшләр бүлеге начальнигы Марат Айдаров та ачынып сөйли. “Соңгы көннәрдә генә биш законсыз аулау очракларын фаш итеп, административ һәм җинаять эшләре кузгаттык”, – дип подполковник һәм җәмәгать инспекторлары ярдәменә таянуларын ассызыклый.
Бу җәһәттән, А.П.Богомоловка тукталып үтми булмастыр. 30 елдан артык шушы урманнарда аучы булып эшләгән ул. Берничә ел элек аучылык инспекциясен сельхознадзор системасына күчергәннәр. Ә анда әлеге һөнәр кешеләре югары белемле булырга тиеш икән. Дипломы булмаганга, ул эшеннән китәргә мәҗбүр ителгән. Браконьерларның котын алып торган куркусыз кешедән котыласылары гына килмәдеме икән дигән шик тә туа. М.Айдаров та: “Мондый эштә диплом түгел, Алексей Павлович кебек олы йөрәкле булу кирәк”, – дип, бик дөрес әйтә. Хәзер исә бу урманнарда югары белемле аучы юк, ә менә А.Богомолов гел шунда.
Бер төркем активистлар оештырган аучылык клубы әгъзаларының законсыз аучыларга беркетмә төзергә дә хокукы юк. “Браконьерлар моны бик тиз сизеп алды, хәзер таныклык сорыйлар. Милиция чакыртырга туры килә”, – ди Алексей Павлович. Кабан дуңгызларына азыкны да дәүләт бирми, ә үзләре юнәтә икән. “Охотовед”ның йорты да урманда (иң якын авылга чаклы 5 чакрым), кыргый дуңгызларны сыйлый торган җирнең янәшәсендә генә.
Кабаннарны ел әйләнәсе диярлек ауларга рөхсәт бар. Ләкин бик күпләр лицензия алып, законлы кәсеп итми. Кулга килергә әзер җәнлекләрне атып кына түгел, кыргый алымнар белән дә үтерәләр икән. Бигрәк тә корыч тростан ясалган элмәккә еш эләктерә башлаганнар. А.Богомолов: “Әле яңа гына шундый ике кешене тоттык”, – ди. Берсенең элмәгенә кабан дуңгызы башы белән кереп буылып үлгән. Гадәттә, аяк белән басып кабалар да “газраил”ләре килеп үтергәнне көтеп яталар, мескеннәр.
4 ел элек Алексей Павлович үзе дә урманнан бер дуңгыз баласы алып кайта. Яңа гына туган, кендеге дә төшмәгән иде. Хатыным белән пипеткадан сөт эчертеп үлемнән алып калдык”, – дип искә ала ул. Этләр арасында үскәнгә, аларның вазифаларын бик яхшы үзләштерә. Хәтта аларча өрергә дә өйрәнә (монысына ышанмаган идем, Марат Айдаров та раслагач, башка чара калмады). Йортны саклау гына түгел, хуҗаның үзен дә урманда озатып йөри. Кыскасы, Мося ихата каравылчысы һәм хуҗаның тән сакчысы вазифаларын үтәүче гаилә әгъзасына әверелә.
Ул һәрвакыт кешеләргә тугры булып кала, беркайчан да урмандагы кардәшләренә ияреп китәргә омтылыш ясамый. Һәм шул тугрылыгы аркасында ике яшь ярымга җиткәч, явыз бәндәләр кулыннан һәлак та була. Ул көнне Алексей Павлович күршедәге авылга китә. Аның эзеннән Мося да иярә. Хуҗа бу хакта белми. Арттан шактый баручы кулга ияләшкән кыргый хайван ят кешеләрне күргәч качып котылу турында уйлап та карамый.
Ирле-хатынлы Богомоловлар аны хәзер дә юксынып искә ала, төрле кызыклы хәлләр сөйлиләр. Бер мәлне аларга кунаклар килеп төшә. Әлбәттә, чит машинаны Мося каршы ала. Аны күрә торып, кунаклар чыгарга куркып утыра бирә, тәрәзә пыяласын аз гына төшереп, күңелен йомшарту максатында “охранник”ны өчпочмак, пирожки сыман тәмле әйберләр белән сыйлап, хуҗаны көтәләр. Ә ул исә, яшертен генә ишегалдындагы вәзгыятьне күзәтә. Ниһаять, билгесезлек Мосяны туйдыра булса кирәк. Ул машинаның алдагы номерын каптырып алып, “эһ” дигәнче йолкып чыгарып җиргә ташлый. Алексей Павловичка поскан урыныннан чыгарга туры килә.
Әлеге җанварларга кешеләр генә түгел, дүрт аяклы аучылардан да сакланырга туры килә. Урман буенда бүре явыз ботарлап ташлаган яшь дуңгыз баласы яту шуны раслый. “Бүрене санитар дип йөртү дөрес түгел, олылардан шикләнә, гел яшь хайваннарны кыра. Ашаса бер хәл иде, буып кына ташлый бит. Шуңа күрә бу явыз һәрвакыт “вне закона”. Кайчан очратсак та, юк итәргә тырышабыз”, – дип аңлата Алексей Павлович.
Шулай да әлеге җан ияләре өчен ике аяклы бүреләр куркынычрак. Югары Ослан милициясендә аларның озын исемлеге бар. Мәсәлән, С.А.Штыров әле яңа гына хөкем ителгән. Аны эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре атып үтерелгән кабан түшкәсен өенә алып кайтып барганда туктатканнар. Ивановское авылы янында элмәккә тоткан кабанны чана белән тартып барышлый И.Александров тоткарланган. Яңа Рус Мәмәтхуҗасы авылы янында браконьерны түшкәне эшкәртеп ятканда эләктергәннәр. Татар Борнашы тирәсендә атып үтерелгән кыргый дуңгызны машинага төягәндә Биектау районыннан килгән дүрт ир-егет тотылган… Мисаллар җитәрлек. Әле бу бер районда гына шулай бит. Ә тотылмаган браконьерларны кем исәпләгән?!
Кыргый дуңгызларның күп булып аларны тәртипсез рәвештә һәм аусыз юк итәргә дигән сүз түгел. Булганны бетерү өчен зур тырышлык кирәкми, ә яңадан булдыруы кыен. Шушы җан ияләрен саклап, яклап, кайгыртып урманда яшәп яткан Алексей Богомолов әйткәнчә, алар да табигать балалары, без яшәгән хәятнең бер өлеше бит…
Наил ВАХИТОВ.
Югары Ослан районы.
Ничек җир йотмый икән?
Гомеремнең 45 елын мәгарифкә багышлаган кеше мин. Пенсиядә булсам да, хәзер дә Түбән Камадагы дәвалау-төзәтү учреждениесенең беренче колониясенең (ЛИУ-1) 3нче кичке урта мәктәбендә укытам. Биредә төрле җинаять кылган кешеләр утыра. Җинаятьче булсалар да, минем өчен – укучылар. Алар белән тормыш турында да сөйләшергә туры килә. Газета-журнал укырга яратучы кеше буларак, үземә нык тәэсир иткән язмалар белән мәктәп укытучыларын да, укучыларымны да таныштырам, язмада күтәрелгән мәсьәлә буенча фикер алышулар оештырабыз. Шундый сөйләшүләрнең берсе район газетасына өстәмә кушымта буларак килә торган республика газетасында дөнья күргән “Анасы да жәл түгел” исемле язмага багышланды.
Аның эчтәлеге түбәндәгедән гыйбарәт. Казанда яшәүче 27 яшьлек ир, фатирлы булу өчен, үз әнисен үтерергә заказ биргән. Беркайда да эшләмәүче 37 яшьлек Илдус та шундый адым ясаган. Пенсионер ананың гаебе шунда: ул улын, акылга утыртырга теләп, өеннән куып чыгара һәм мирастан мәхрүм итәргә уйлый. Илдус исә, киллер яллап, аннан котылу чарасын күрә. Ярый әле бу хакта эчке эшләр идарәсендә белеп алалар һәм ана гомерен саклап калалар. Ни хикмәт, ана кеше улының бу гамәленә ышанмый.
Узган ел Русия күләмендә Гаилә елы буларак билгеләп үтелде. Ел дәвамында әти-әниләргә багышланган чаралар, кичәләр уздырылды. Мөгаен, азгын, вәхши Илдус андый матур кичәләрдә катнашмагандыр. Ул газета-журнал түгел, китап та укымыйдыр. Аны хайван дияр идек, хайван балалары да әниләрен ярата, аңа буйсына бит. Анасына өргән эт бүре базына төшәр, ди халык.
Әни – берни белән дә тиңли алмаслык газиз, бердәнбер кадерле зат. Ана балага җан бирә, якты дөнья бүләк итә. Бала өчен ул изге кеше булырга тиеш. Ана хакы үлчәнми. Ул баласының кайгы-шатлыгын йөрәге аша уздыра. Шуңа да бала ата-ана алдында гомерлек бурычлы да.
Кешелек дөньясында шулай кабул ителгән: тормыш нигезен аналар хасил итә, шуңа да алар ихтирамга, мактауга һәм яклауга лаек. Юкка гына безнең халыкта “Анаң өчен уч төбендә тәбә кыздырсаң да, бурычыңны кайтара алмассың” дигән әйтем барлыкка килмәгәндер. Аналарга карата кылынган рәхимсезлек гафу итмәслек гөнаһ булып санала. Билгеле, Илдус үз җинаяте өчен җәзасын алыр, тик Аллаһы Тәгалә аның бу гамәлен кичерерме? Андый адәм актыклары өчен төрмәдә утырып чыгу берни дә тормый.
Укучылар да, укытучылар да бу язманы укыгач, телсез калды. Югыйсә укучылар арасында кеше үтерүчеләр дә бар. Искәндәр Наумов, Михаил Васильев, Владислав Оринбаум ата-анага кул күтәргән кешеләргә карата фикерләрен белдереп, язмада күрсәтелгән җәзаның (берничә ел төрмәдә утыру) йомшак булуын әйтте. Әти-әнисен, апасын үтергән 16 яшьлек Олег Максимовны исә фашист дип атадылар һәм “Аны гомерлеккә ирегеннән мәхрүм итәргә кирәк”, – диделәр. Алар фикеренчә, иң якын кешеләренең җанын кыйган җинаятьче, иреккә чыккач, тагын җинаять юлына басачак. Тормышта моңа мисаллар күп булуын да искәрттеләр.
Сөйләшү ахырында сорау бирдем: шундый авыр җинаять юлына нәрсә этәрә? Бүлмәдә авыр тынлык урнашты. Үз соравыма үзем үк җавап бирдем: җәмгыятебез ялганга һәм байлыкка корылган.
Суфиян МИНҺАҖЕВ,
мәгариф ветераны.
Түбән Кама.
Комментарии