- 13.12.2015
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2015, №49 (9 декабрь)
- Рубрика: Ахырзаман галәмәтләре
Юлдагы аварияләр саны һәм үлем-китемнәр буенча безнең Татарстан 51нче урында икән. Билгеле, күп төбәкләрдән артта без. Шулай да… Нигә иң азакта түгел?.. ЮХИДИ хезмәткәрләре чат саен торса да, берничә километр саен тизлекне билгели торган фотофиксаторлар куелса да. Штрафларның күләме инде 256 миллион сумнан артып киткән. Түләми качып йөрүчеләре дә җитәрлек. Әллә соң безнең машина йөртүчеләрнең тәҗрибәсе саймы? Укытулары шулхәтле генәме? Әллә йөртү әдәбе җитмиме?
Күптән түгел Екатеринбург якларына барып кайтырга насыйп булды. 14 сәгатьлек юлда нибары ике урында ЮХИДИ хезмәткәрләре очрады. Кайтканда да шул ук хәл. Шәһәр эчендә бөтенләй күрмәдек без аларны. Ә менә Татарстан чикләрен чыгуга, автобуска куелган антирадар чинап арытты. Башкортстан чигеннән Чаллыга кайтып җиткәнче җиде урында ЮХИДИ хезмәткәрләре тора иде. Свердловск өлкәсе аварияләр саны буенча бездән шактый артта. 67нче урында бара. Башка җирләрдә шоферларның аек акылына ныграк ышаналар булып чыга түгелме? Ышанычны акларга тырышып, юл кагыйдәләрен дә бозмый торганнардыр алар… ЮХИДИ хезмәткәрләре юлларда кеше иминлеге өчен көрәшсеннәр иде. Миллионнар җыю өчен түгел…
Зәбир ХӘЛИМОВ.
Чаллы шәһәре.
Комментарии