Газаплы әҗәл

Газаплы әҗәл

Якыннары килеп кергәндә, ачык күзләрен бер ноктага төбәгән Сания ханым телдән язган була инде. Авыз-борыныннан кан аккан 55 яшьлек кешенең соңгы мизгелләре була бу. «Ашыгыч ярдәм» килеп җиткәнче, кызы Илмира кулында җан бирә ул…

Менделеев шәһәрендә 11нче июньдә булган әлеге аяныч очракның сәбәбен ерактанрак, ким дигәндә, 3нче июньгә каршы төндә булган вакыйгадан эзләргә кирәк. Нәкъ шул көнне район эчке эшләр бүлегенә өеннән чыгып китеп бергә эшли торган дусты янына барып кергән Сания Ивановадан малае Евгений кыйнавы турында хәбәр килә. Исерек икәне күренеп торган хатынның хак сөйләвен йөзе-битендә күгәргән-шешкән җәрәхәтләр әйтеп тора. Полиция офицерлары ул төндә лаякыл исерек ир-атны уята алмыйча, сорау алуны кичектереп торалар. Сания ханым сөйләгәннәрне улының сөйгәне Светлана да раслый.

Шул ук көнне Сания Иванованы район үзәк больницасының травматология бүлегенә салалар. Аңа баш мие селкенү дигән диагноз куялар, исерек икәнен дә теркиләр, билгеле. Полиция хезмәткәре аны суд-медицина экспертына алып кереп, баш һәм битендәге өч җәрәхәт турында белешмә һәм зарар күрүчедән 32 яшьлек Евгений Ивановны җинаять җаваплылыгына тартуны сорап язган гариза ала. Шул рәвешле, Евгенийга каршы, кеше сәламәтлегенә җиңелчә зыян китерү турындагы 117нче маддә буенча, җинаять эше кузгата эчке эшләр бүлеге тикшерүчесе.

Ул арада айнып өлгергән ир-ат оператив хезмәткәрләргә һәм тикшерүчегә барысын да сөйләп бирә. 2нче июньне ул сөйгәне белән кәеф-сафа корып йөреп үткәрә. Кама һәм Тойма елгаларында су коеналар, кызыналар, шашлык та кыздыралар һәм, әлбәттә, хәмерен дә күпләп чөмерәләр. Бер кызып киткәч, бәйрәмне Женяның әнисе белән яши торган ике бүлмәле фатирында дәвам итәләр. Нәкъ шул мәлдә хуҗабикә пәйда була да инде өйдә. Үзе дә әйбәт үк салмыш булса да, улын «тәрбияләргә», эшләмичә эчеп йөргән өчен битәрләргә керешә хатын. Инде әйтелгәнчә, ахыры яман тәмамлана моның.

1982нче елгы Евгений – Саниянең беренче баласы. Хәзер 21 яшендәге Илмираны икенче ирдән 1994нче елда таба. Күргән-белгәннәр: «Хатын шул елларда артыгын эчә башлады, әмма исерек чагында да эшен калдырмады», – диләр. Быелның 2нче июненә кадәр ишегалды җыештыручы булып эшли ул. Евгений да хәмергә хирыс. Кайберәүләр моны малайның сәрхуш гаиләдә үсүе белән аңлаталар. Ләкин Евгений ташланып эчеп йөрми хәзергә. Соңрак үткәрелгән психиатрия экспертизасы нәтиҗәләрендә дә, анда алкоголизм чире билгеләре юк, дип белдерелә. Әлбәттә, төпле акыллы егет дигән сүз түгел бу. Эретеп ябыштыручы һөнәренә ия булса да, юньләп эшләми, аерым кешеләргә хезмәт куеп тапкан акчасын күбрәк күңел ачуга сарыф итә. Аерылышкан хатыны белән яшәүче 10 яшьлек улына рәтле ярдәме тими.

Өйдәге хәлләргә килсәк, ана белән бала тынышмый. Ызгыш-талашлардан соң әни кеше еш кына туганнары, дуслары янына китеп куна, соңгы вакытта кызы, кияве фатирында сыеныр урын таба. Үзе дә малаена урамга куып чыгару, хәтта төрмәгә утырту белән яный. Июнь башында мондый куркытулар тормышка аша башлагач, Женя әнисе белән килешү ягын да карамый түгел. Әмма әни кеше телефоннан шалтыратуларга җавап бирми.

Табиблардан сорап өенә кайткач та сөйләшми, кирәкле әйберләрен җыеп, кызы Илмира белән китә. Дәваланып чыккач, шунда торырга исәп итә. Әмма хәле яхшы якка үзгәрми аның. Шулай да больницада бер атнадан артык тотмыйлар, көндез килеп-китеп йөри торган дәвалау билгеләп чыгаралар. 10нчы июньдә кияве Вадим үзен бик начар хис иткән каенанасын фатирларына алып кайта, азык-төлекнең кайда икәнен күрсәтә дә хатыны һәм кечкенә малае кунакта булган Татар Сарсазына китә. Аның артыннан ишекне бикләп ялгызы кала авыру хатын.

Эш узгач, соңгы көннәрендә Сания ханымны күргән һәркем, шул исәптән кызы белән кияве дә, аның баш авырту, әйләнү, хәлсезлек, баш миенә зарар килүен белдерүче күңел болганудан зарлануын, хәтта сөйләме акрынаюын әйтәләр. Больницадан кайтканда да берничә тапкыр утырып хәл алуын искә төшерә Вадим. Кыскасы, авыр була аның хәле ул чакта. Шуңа күрә үзен генә калдырып китүләре аңлашылып бетми.

Икенче көнне иртән Илмира өенә кайта үзе. Йозакны ача алмаганлыктан, фатирга керә алмыйча тора. Эчтән хәбәр бирүче булмый. Ул чакта да әллә ни шөбһәгә төшми яшь ханым. Ишекне ачуда ярдәм сорап туган тиешле Гыйльфановларга баргач та, чәйләр эчеп утыра. Үзәгенә махсус май салгач кына ачыла йозак. Тик бу вакытта Сания ханымга ярдәм итеп булмый инде.

Кыз белән кияүнең ваемсызлыгы мәсьәләнең бары тик әхлакый ягы гына. Моның өчен кешене җавапка тартып булмый. Ә менә мәеткә суд-медицина экспертизасы ясагач, үлемнең җинаять нәтиҗәсе икәне ачыклана, ягъни Сания Иванованың баш миенә кан саву, ми шешү кебек сәбәпләр аркасында җан бирүе беленә. Бу инде Евгений җиңел тән җәрәхәтләре генә ясамаган, ә бәлки кеше сәламәтлегенә авыр зыян салып, саксызлык белән, аңа үлем китергән, дигәнне аңлата. Бу инде РФ Җинаять кодексының кырыс 111нче маддәсе кысаларына эләгә. Шуңа күрә район прокуроры урынбасары Гүзәл Хәбибуллина җинаять эшен тикшерү комитеты карамагына тапшырырга карар бирә.

Моңа кадәр кеше кыйнап, урлап тотылып өч тапкыр хөкем ителеп тә, шартлы җәза белән котылып килгән Евгений Ивановны район суды сак астына алырга карар чыгара. Тиздән тикшерүче Э.Әмирҗанов аңа, чынлыкта, әнисен үтерүдә рәсми гаепләү белдерә. Суд утырышы да чагыштырмача тиз төгәлләнә, чөнки хөкем ителүче гаебен танып үкенүен белдереп тора. Ноябрь уртасында Менделеев районы суды хөкемдары 1982нче елгы Евгений Ивановны җиде елга ирегеннән мәхрүм итәргә карар бирде.

Евгений Ивановның гаебе бәхәссез, ләкин 55 яшьлек ханымның үлемендә башка төрле сәбәпләр дә бар кебек. Сүз бездәге яманатлы медицина хезмәте күрсәтү системасы эшендәге чатаклыклар турында. Иң беренче чиратта, «Менделеев каласы табиблары ни уйлап хәл эчендәге, сәламәтлеге яхшы якка үзгәрү түгел, киресенчә, начарлана гына барган авыруны чыгарып җибәргәннәр?» дигән сорау туа. Ак халатлы шәфкать ияләре озатып җибәргәннән соң, бер тәүлек тә яши алмый бит ул.

Икенчедән, бер атна буе «дәвалаганда» аңа нинди ярдәм күрсәтелүен ачыклыйсы иде. Бездә Менделеев район үзәк больницасы табибларының бу өлкәдәге эшчәнлеге турында тулы мәгълүмат юк. Аның каравы, куйган «тырышлыкларының» үлем-китемле нәтиҗәсе билгеле. Эш узгач җентекләп үткәрелгән экспертиза мәрхүмәнең баш мие ярысы эченә сауган кан микъдары 100 грамм тәшкил итүен, өстәвенә аның ми матдәсенә саркуын, баш мие кысылу һәм шешүне күрсәтә. «Баш мие җәрәхәте» дигән диагноз бары тик хатын бакый дөньяга күчкәч кенә куелган. «Исән чакта табиблар ни караган?» дигән сорауны куясы һәм шуңа «Үлгәнен көткәннәр» дип җаваплыйсы килә.

Башына төшкән кеше яхшы белә, түләүсез дип аталучы медицина хезмәте ярдәменә өметләнү өчен бездә бай яисә урындагы күренекле кеше булу кирәк. Без Менделеев шәһәрендәге больницаны гына күз алдында тотмыйбыз, чөнки бар җирдә шулай. Мондый «тәртип» яшәгәндә, гади халыкка карата шундый мөнәсәбәт булганда, урам себерүче Сания апа тиешле дәва алуга исәп тота алмый, әлбәттә. «Баш мие селкенгән» дигән җиңелчә диагноз куйганнар да күренеп торган җәрәхәтләрен майлаганнар, баш авыртуны баса торган «төймәләр» биргәннәр. Шешләр кайткан, күгәргән урыннар төзәлгән, ә баш эчендә акрынлап кан җыелган һәм үзенең кара эшен башкарган…

Бу хәвефне ачыклау өчен яктыртып карау (томография) кебек кыйммәтле тикшеренүләр узарга кирәк. Бичара хатынның мондый мөмкинлеге да булмый. Шул рәвешле ул, больницага эләккәнче үк, акрын газаплы әҗәлгә хөкем ителгән булган инде. Әлбәттә, нинди дә булса аерым табиб тарафыннан гына түгел, ә бәлки медицина хезмәте күрсәтү тәртибе, димәк, дәүләт һәм җәмгыять тарафыннан.

Наил ВАХИТОВ.

Менделеев шәһәре.

Комментарии