ЗАМАНА «ХӘЙЛӘКӘРЛӘРЕ»

ЗАМАНА «ХӘЙЛӘКӘРЛӘРЕ»

Тормышта һәр халыкның үз Хуҗа Насретдине, Алдар Косесе, Шомбае, Иван-юләре кебек геройлары бар. Остап Бендер, Шәкүр карак кебекләре дә безгә таныш. Хәйләкәр чегәннәрдән алданучылар да шактый. Безнең заманда да төрле хәйләкәрләр күп. Телефоннан шалтыратып, төн уртасында уятып акча таптыручылар, секталар оештырып, халык кесәсен бушатучылар, багучылар, экстрасенслар, тагын әллә кемнәр… Бүгенге сүзем башка төрле алдакчылар, «культурный» рәвештә төп башына утыртучылар хакында.

МЕНӘ ШУНДЫЙ ЧИБӘРКӘЙЛӘР!

Беркөнне танышым Халисә ханым кунакка килеп китте, эчен бушатып, серләре белән уртаклашты. Күз яшьләренә буылып, үзен борчыган мәсьәлә хакында бәян итәргә тотынды:

– Хәзер беркемгә дә ышанырга ярамый икән. Татар кызы булгач, жәлләп, фатирга керткән идем үзен. Ә ул мине алдалап качкан, мур кыргыры, – дип сөйли башлады ул.

Халисә ханым, сеңлесе вафатыннан соң, туганы фатирында чит кешеләр тота башлады. Ай саен диярлек алышынып торучы квартирантлардан тәмам туйгач, бер кыз шалтырата аңа. Матур итеп үзебезчә сөйләшкәч, бик үтенеп сорагач, ризалаша Халисә ханым, һәм кызны фатирына кертергә була. Гөлүсә дә озак көттерми, сумка-чемоданнарын төяп, күченеп тә килә. Танышымның шатлыгы эченә сыймый, ниһаять, тәртипле, итагатьле балага юлыктым, дип сөенә ул. Берәр атналап вакыт узгач, кызый эштә чакта, кухняга счетчиклар куйдырырга дип фатирына керсә, аның күзләре маңгаена менә: квартирант кыз Гөлүсә «балалаган» икән ич! Кухняда чәйләп утыручы ике таныш булмаган кызны күреп, аптырап кала хуҗабикә. Тегеләр белән сөйләшүдән ул шуны аңлый: имеш, чибәркәйләр «кунакка» гына килгән икән… Ышана инде Халисә ханым тегеләрнең төче теленә.

Икенче вакыт кичен фатирына кергәч, кызларның тагын бер кешегә артуын күреп, бөтенләй телсез кала. Теге хәйләкәр «төлкеләр» мунчала-сабынсыз уалар, юалар үзен, ничек итсәләр итәләр, хуҗабикәне әкиятләренә күмеп, тегеләрнең «кунаклар» гына булуына тагын инандыралар. «Төлкеләр» командасы ярты ел чамасы шул рәвешле алдап-йолдап танышым фатирында яши. Ә беркөнне Халисә ханым акча алырга дип килеп керсә, тегеләрдән җилләр искән. Үзләре белән кызлар үтүк, табак-савыт, чәнечке-кашык һәм башка шуның ише тормыш кирәк-яракларын да «аякландыра». Бер мендәр дә тегеләр артыннан «оча». Аптырап калган танышым тиз генә ирен чакыртып ала да, ишекнең йозагын алыштырып та куя.

– Исең-акылың китәрлек хәлләр бит, татар кызлары шулай алдап, әйберләрне урлап качсын әле. Ит яхшылык – көт начарлык дигәннәре шушыдыр инде ул. Башта бер кыз яшәргә керде, аннары бердән дүрткә әверелсәләр дә, алдаганнарын сизсәм дә, белдермәдем, орышмадым, куалап чыгармадым. Ә алар шулай ялганлап, соңгы бер ай яшәгән өчен акчаларын да түләмичә, ачкычларны чәлдереп ычкынганнар. Ә иң аянычы – алар бит киләчәктә ана, кемнеңдер сөекле хатыны булырлар. «Оясында ни күрсә, очканда шуны күрер», – дигәндәй, шундый кәкре куллы булгач, бичараларны кызганып та куйдым.

Ишек йозакларын алыштырган кичне Гөлүсәсе, бернәрсә белмәгәнгә салышып, телефоннан шалтыратмасынмы! Имеш, ул үзе эштә вакытта дус кызлары чыгып сызганны белми, сизми калган. Кызый фатирда калган шәхси әйберләрен алып китәргә теләге барлыгын белдерде. Диван, электр миче, кием-салымнары барлыгын да исемә төшерде. Кызыйдан яшәгән өчен айлык акча, телефон һәм интернет кулланганнары өчен түләтеп, бар әйберләрен коридорга чыгарып куйдым.

…Көчкә котылдым теге бәдбәхетләрдән. Шушы хәлләрдән соң инде фатирымда чит кешеләр тотасым килми. Буш торуы хәерлерәк…

БАКЧА «ПАТШАБИКӘСЕ»

Якын дустым Фәридә бакчасын сатарга уйлый. Шушы хакта интернетка, газеталарга, телевидениедәге «йөгерек» юлга мәгълүмат урнаштырып, клиентлар шалтыратканны көтә башлый. Озак та тормый берәү бакча сатып алырга теләге барлыгын белдерә. Икенче көнне хуҗабикә, тегене машинасына утыртып, алып китә бакчасына. Сания ханымга бакча бик ошый, ул аны сатып алмакчы була. Тик менә тиешле сумманың 50 меңе җитеп бетми икән. Бер атнадан барлык сумманы туплап, акчаларны хуҗабикәгә тапшырырга ышандыра Сания ханым. Бер атнадан соң, сөйләшенгәнчә, дустым бакчасына китә. Яңа «хуҗа» аны якты чырай белән каршы ала, тик менә тиешле сумма гына әле тупланып бетмәгән икән. Сания Сафиуллина түләүне тагын бер атнага кичектереп торуны сорый. Фәридә ханым ризалаша, тагын бер атна көтәргә була. Шуннан соң бер, аннары ике атна үтә, ай үтә… тагын бер ай узып китә… Фәридә ханым даими рәвештә бакчасына барып йөри. Яңа «хуҗабикә» утырткан кишер, кыяр, суган, чөгендер һәм башка яшелчәләр дә өлгереп җитә. Бакчада теге чая ханымның кияү-кызлары, ул-киленнәре рәхәтләнеп ял итә, мунчасын керә. Ә Фәридә ханымны сүз «боткасы» белән сыйлап, акчаларны киләсе атнада тапшырам дип, хуҗабикәне атна саен озата торалар. «Әллә күз буа белә ул хатын, әллә сихерләде үземне, тик мин аның акча бирәчәгенә ахыргача ышандым. Җәй ахырына кадәр дәшмәдем, түздем. Инде сабырлыгым тәмам саеккач, мәсьәләне кабыргасы белән куйдым: бер атнадан йә акчаларны бирәләр, йә бакчадан китәләр. Менә шунда купкан мәхшәрне күрсәң иде син! Сания ханымның кыз-киленнәре миңа ташланды, акырып-бакырып мине саранлыкта, тагын әллә нинди гөнаһларда гаепләде. Кызы бигрәк явыз икән, йодрыкларын төйнәп, өстемә үк килә башлагач, куркуымнан үз бакчамнан табан ялтыратырга туры килде…» – дип тәфсилләгәндә, күзләрен яшь пәрдәсе каплап китте.

Бер атнадан ирен, ике малаен ияртеп, Фәридә ханым үз бакчасын «яуларга» китә. Болар килгәндә Сафиуллиннар гаиләсенең шашлыклар ясап, мунча кереп, рәхәтләнеп ял иткән чагы була. Чакырылмаган «кунакларны» күреп, алар башта югалып та кала. Аннары тегеләрне үгетләргә, ялынырга, ялган вәгъдәләргә күмәргә тотыналар. Соңрак бакчаның чын хуҗаларын куарга ук тотыналар. Тавышка күрше-тирә җыела, хәлләр катлаулана. «Китегез хәзер үк бакчабыздан, полиция хезмәткәрләренә шалтыратабыз», – дип куркыткач кына тегеләр бакчадан чыгып сызалар… «Алар китүгә, бар әйберләрен верандага чыгарып ташладык та ишек биген алыштырдык. Ә бер атнадан килсәк, тегеләрнең әйбереннән җилләр искән. Менә шулай итеп, бакчабызны сатып булмады инде быел. Яшелчә, җиләк-җимешләрне дә күрмәдек. Бакча саткан акчаны Биектауда йорт төзелешенә тотарбыз дип уйлаган идек. Теге бәдбәхетләр аркасында төзелеш эшләребез тоткарланды. Көзге яңгырларга кадәр түбә ябарбыз дип планлаштырган идек, барып чыкмады инде… Сафиуллиннар гаиләсе безне төп башына бик оста утыртты…»

«КИЛЕН-КИЛЕНБИКӘ»…

Якын дустым Венерага авылдан туганнан-туган энесе килеп төшә. Үзен вакытлыча фатирында сыендырып торуын үтенә. Эшкә урнашкач, башка урынга күченеп китәчәгенә ышандыра. Туганын урамда калдырмас ич инде, ризалаша дустым.

Самат атна эчендә яхшы эш табып, өйдә бик сирәк күренә башлый. Ерак араларга йөк ташучы булып урнаша ул. Апасы сөенеп туя алмый: ризыгын да, йортка көндәлек кирәк-ярагын да кызганмый егет, акчалата да булыша.

Өч айдан соң Самат күченеп китәргә теләк белдергәч тә, аны үзендә калдыра. Унынчы сыйныфта укучы улының да киң күңелле, юмарт, тәртипле абыйсыннан аерыласы килми.

Беркөнне егет өйгә бик чибәр, мөлаем кыз белән кайтып керә. Камиләне булачак хатыны дип таныштыра. Шул көннән башлап кызый Самат янына ара-тирә кунакка килгәләп йөри башлый. Тәмле телле, юмарт, искиткеч кешелекле булып тоела ул Венера ханымга. Кызый тиз арада хуҗабикә күңелен яулап ала, «кунакка» килүләре дә ешая. Йорт эшләрендә дә булыша, бүләкләрен дә кызганмый. Камилә тиз арада гаилә кешесенә әйләнә дә куя. Венера ханым фатирга түләүләр хакында да борчылмый, аны яшьләр түләп бара.

Кызый үзе хакында беркайчан да җәелеп китеп сөйләми. Тик бер түрәнең бала караучысы булып эшләве хакында гына ычкындыра. Акчаны да көрәп ала икән. Менә Самат белән ипотекага алырга ниятләгәннәр. Тик акчалары гына җитеп бетми икән. Шуңа күрә бергәләп кредит алырга җыенганнар, тик «поручительләре» генә юк икән. Камилә Венера ханымны поручитель булырга күндерә.

Тиз генә банкларның берсендә 500 мең сумлык кредит әмәлләп тә куя чибәркәй. Шушы көннән соң кызыкай Саматы янына күченеп килеп яши башлый. Самат та хәзер йөкне Татарстан күләмендә генә ташый, ай саен Камиләсе белән авылга, әнисе янына кайтып йөриләр. Тормыш тәгәрмәче шулай матур гына тәгәрәгәндә, Камилә юкка чыга. Башта шәһәрдәге барлык хастаханәләргә шалтыратып кызны эзлиләр, хәтта моргка да шалтыраталар. 052 хезмәтенә мөрәҗәгать итү дә ярдәм итми. Кызый суга төшкәндәй юкка чыга…

Берзаман Венерага банктан шалтыратып, бурычларны капларга кирәклеге хакында кисәтәләр. Шунда Венера ханым, кан басымы күтәрелеп, хастаханәгә эләгә. Аннан терелеп чыккач, кредит хакында белешә башлый. Камилә инде кредитларны өч ай түләми икән. Банк хезмәткәрләре аны эзләп карасалар, кызыйдан инде җилләр искән булып чыга, ул пропискадан да төшкән. Телефон номерларын да алыштырган теге «төлке»…

Венера ханым хәзер кредит түләп чиләнә. Өченче ел рәттән кеше өчен эшли, теге чая кызый өчен бөтен эшләгән акчаларын түләргә мәҗбүр. Мәктәп тәмамлаган улына да югары белем алу хакындагы хыялларын онытырга туры килә…

«Самат та баштарак кредитларны үзе түләп маташкан булды да, аннары бөтенләйгә күченеп китте. Танышлар аша аның Мәскәүгә үк китеп барганлыгын ишеттем. Минем өчен иң авыры – аның Камилә белән бергә яшәүләрен ишетү булды. Куенымда еланнар асраганмын икән бит! Мин хәзер, көне-төне, алны-ялны белмичә эшләргә мәҗбүрмен. Төннәремне авырулар карап уздырам. Улым быел укырга керде, бәхеткә, акча түләмичә, үз көче белән студент булу бәхетенә иреште ул. Исән-сау булсам, түләп бетерермен мин кредитны. Тик менә рәнҗешле күз яшьләрем генә теге хәшәрәтләргә бәхет, шатлык, имин тормыш китермәсен беләм мин. Ятимлектә үскән кешенең күз яшьләре җирдә ятмый ул. Ходай тотсын үзләрен»…

P.S. Бу мәкалә язылып беткәч, дустым Венера шалтыратты: «Күптән түгел Самат белән Камилә әти-әниләренә кунакка кайткан дип ишеттем. Малайлары туган, тик балалары сәламәт түгел, гарип туган диделәр…»

Мәдинә НУРУЛЛА.

Комментарии