Үги кызлар кызыктыра

Үги кызлар кызыктыра

Йөгәнсез ир-атлар тарафыннан җенси җинаятьләргә дучар затлар арасында үги кызлар гаять күп. Еш кына мондый очраклар шактый вакыт узгач, хәтта күп еллардан соң гына мәгълүм була. Ләкин бу өендәге чит кеше баласына карата тотнаксызлык күрсәткән үги аталарны кырыс җәзадан коткармый.

Тымытыкта яшәгән Әлфәт Галиәхмәтов шундый явызлыклары өчен 60 яшендә 13 елга ирегеннән мәхрүм ителде. Бу беренче хөкеме генә түгел аның. Узган гасырның 80-90нчы елларында Азнакай һәм Удмуртиядәге судлар тарафыннан авыр нәтиҗәләргә китергән хулиганлык, дәүләт милкен урлауда гаепле дип табылып, 5, 7 һәм 3 ел ярымга утыртыла ул. 1996нчы елда иреккә чыккач та бигүк тәртипле яшәмәсә дә хөкемгә тартылмый. Ләкин кыңгыр эшләре, кем әйтмешли, кырык елдан калкып чыга аның.

Үзеннән шактый яшьрәк Башкортстан кызы Нурания (зарар күргән якның исемнәре үзгәртелә) белән 2005нче елда өйләнешә алар. Төгәлрәге, язылышмыйча гына, хатынның ул чакта 11 яшендә булган кызы белән Тымытыкта тора башлыйлар. Гөлназ анда каникуллар вакытында гына кайта, чөнки туган якларында, ягъни күрше республиканың Бакалы районындагы әбисе янында яши, шундагы мәктәптә укый. 2007нче елда ир белән хатынның уртак уллары да дөньяга килә.

Узган елның февраль аенда инде 26 яшендәге үги кыз әнисенә Ә. Галиәхмәтовның күптәннән үзенә карата җенси бозыклыклар эшләвен, көчләвен әйтә. Әни кеше шунда ук тавыш куптармый, полициягә хәбәр итәргә дә ашыкмый, әйтүенә караганда, үтерү, өйләренә ут төртү белән яный торган иреннән курка. Ләкин кызына ир затының ошбу галәмәтләрен телефонына яздырып алырга куша ул. Бу хакта сөйләшү күрше бүлмәдәге Әлфәткә дә ишетелгәнгә охшаган, чөнки шуннан соң үги кызына «бәйләнми» башлый ул.

Вазгыятьнең тынычлануына китерми бу, билгеле. Бер ай чамасы узгач өйдә шул сәбәпле яман низаг күтәрелә, куып чыгарылган хатын-кызлар күршеләрдә кунып йөри, димәк ки, хуҗалар белән ызгыш чыгу сәбәбе турында сөйләшү була, Гөлназ еллар буена сер итеп саклаган хәлләр полициягә дә җиткерелә, март ае башында үги атаны җаваплылыкка тартуны сорап гариза языла. Башлангыч тикшерү чаралары үткәрелү белән көчләү очрагы буенча беренче җинаять эше кузгатыла, 1961нче елгы Ә. Галиәхмәтов тоткарлана, Азнакай шәһәр суды карары белән сак астына ябыла.

Урманга кергән саен утын күбәя дигәндәй, тикшергән саен җинаять эшләре дә арта бара. Алгарак китеп әйтик, ярты елдан соң Ә. Галиәхмәтовка 141 (!) эпизод буенча рәсми гаепләү белдерелә. Аларның 26сы көчләү, калганнары законда «җенси рәвештәге көчләү гамәлләре» дип аталучы авыр җинаятьләр. Арада үги кызга 14 яшь тулганчы ук кылынган өч очрак та бар. Димәк, 2007нче елда булган хәлләрне дә ачыкларга кирәк була.

Беренче бозыклыклар шул елның июль аенда авырлы хатын-кыз башта Азнакай, аннан соң Әлмәт сырхауханәләрендә «сохранение»дә яткан чакта, ягъни яшүсмер кыз белән ир заты өйдә үзләре генә калган вакытта була. Өченче очрактан соң елап торган кызчык күрше хатыны күзенә чалына һәм берничә көн аның белән яши. Вәсилә ханым Гөлназдан сорашып-белешеп ир кеше кыланмышларын ачыклый, әмма чит гаилә эшләренә тыкшынасы килми, бу хакта әнисенә әйтергә куша. Ләкин кыз монысыннан да баш тарта, әйтүенчә усал үги атадан курка, шул рәвешле бу һәм аннан соң булган биниһая күп хәлләр 2020нче ел башында гына калкып чыга һәм ир кешегә теләктәшләр арасында икеләнүле фикерләр чыгара.

Нурания иренең, явызлыкларын дәлилли алмаячаксыз, дип әйтүен дә искә ала. Әгәр шулай икән, ялгыша Әлфәт, чөнки закон зарар күргән як күрсәтмәләренә өстенлек бирә. Бу юлы да гаепләү, башлыча, ана белән кыз аңлатмалары, алардан ошбу хәлләр турында ишеткән шаһитлар сөйләгәннәргә корыла. Вәсилә ханымга да 13 елга якын элек булган вакыйганы исенә төшерергә туры килә. Кызның әбисе, бергә укыган сыйныфташы һәм башкалар ул сөйләгәннәргә ышануларын белдерәләр. Шаһитлар арасында Галиәхмәтовның исерек баштан «Гөлназдан хатын-кыз ясадым, аның белән уртак бала тудырырга кирәк», дип сөйләнүләрен әйтүчеләр, кызның көллияттә укыганда дуслашып йөргән егетенә начар мөнәсәбәттә булуын, хәтта аны, үзеңә кабер казы, дип куркытуларын көнләшү галәмәте дип санаучылар да бар. Кыскасы, «компромат» күп җыела. Боларга полиграф тикшеренүе нәтиҗәсен дә өстәргә кирәк. Детектор, бозыклыклар кылмадым, көчләмәдем, дип, барысын да кире кагып торган Галиәхмәтов җавапларының ялган икәнен белдерә. Икенчедән, кыз күрсәтмәләренең хак икәнен дә аңлата бу.

Тикшерү комитетының аеруча мөһим эшләр буенча тикшерүчесе Раил Газетдинов барысын да ачыклый. Ахырга кадәр гаебен танымаган Ә. Галиәхмәтов өчен иң хәтәре – 141 җинаятьчел гамәл арасында. Законда 12дән 20 елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган өч эпизод бар. Шулай ук зарар күрүче балигъ булганчы эшләнгән җенси галәмәтләр өчен дә кырыс җәза бирелә.

Гаепләү ягы фикеренчә, 2007нче елдагы беренче җинаятьләрдән соң өч ел буена мондый хәлләр кабатланмый. Бу яшь бала туу, декрет ялындагы хатын-кызның гел өйдә булуы белән аңлатыла. 2010нчы елда Башкортстанда 9нчы сыйныфны тәмамлаган Гөлназ өенә кайткач һәм малай балалар бакчасына йөри башлап, әни кеше фермага эшкә чыккач мөмкинлекләр туа. Мәгълүм булганча, терлекчеләр эшкә иртәнге сәгать дүрттә үк китә бит. Бары тик хәләл җефет отпускыда, авырган чакта һәм үз улы өйдә вакытларда гына тыелып торырга туры килә. Күп еллар дәвамында законда «җенси рәвештәге көчләү гамәлләре» дип аталучы бозыклыклар эшләнә, 2018нче елның гыйнварыннан алар гадәти көчләүләр белән аралаштырыла башлый. 2020нче елның февраль ае башында кызның түземлеге төкәнә, ниһаять.

Кайбер шаһитлар күрсәтмәсендә Галиәхмәтовның туганнары адвокат яллау өчен дип ике сыерларын алып китүләрен әйтәләр. Ләкин яклау ягы никадәр генә тырышса да, Ә. Галиәхмәтовның җаваплылыктан котылу гына түгел, җенси гамәлләр ирекле рәвештә булган дип табылып, җиңелрәк җәза алу мөмкинлеге дә калмый. Психиатрлар экспертизасы 26 яшьлек зарар күрүчедә акыл ягыннан җиңел дәрәҗәдәге кимчелекләр бар дип белдерә. Андый җитешсезлекләре булган затлар белән эшләнгән җенси гамәлләр гадәттә көчләү дип табыла. Чөнки зарар күрүче шул сәбәпле каршылык күрсәтә алмаган дип исәпләнә. Бу очракта да кызның әлеге рухи кимчелегеннән файдаланылган дип табыла һәм кырыс хөкем чыгарыла.

Урыссу бистәсендә 1984нче елгы Олег Пыченков та сабый вакытыннан тәрбияләгән 12 яшьлек үги кызын көчләүдә һәм җенси бозыклыклар кылуда гаепләнә. Олег 10 ел элек хатыны, кечкенә малае белән аерылышкач, үзеннән 8 яшькә өлкәнрәк Нина Тимофеева (кайбер исемнәр үзгәртелә) белән тора башлый. Хатын-кызның ул чакта төрле ирләрдән тапкан яшүсмер улы һәм 2-3 яшьлек кызы була. Үз атасын белмәүче Лариса аны әти дип йөртә. 2019нчы елда ир белән хатынның уртак уллары туа.

Күп балалы гаилә Тимофеевларның төп йортында теркәлгән, соңгы елларда анда 1995нче елгы олы малай гына яши, ә калганнар бер бүлмәле чит кеше фатирында көн күрә. Эчәргә хирыс ир заты хөкемгә тартылмаган, әмма гаилә залимы дип полициядә исәпкә куелган, 2010-16нчы елларда наркоманнар исемлегендә дә торган, юньләп эшләмәгән, бары тик узган елның җәендә Иске Каразиректәге шәхси эшмәкәр хуҗалыгына каравылчы булып урнашкан. Эчү ягыннан тотнаклылардан булмаган хатын иренең соңгы 5 елда бигрәк тә котырынуын, исерек чакта савыт-саба ватып, өй әйберләрен туздырып дулавын, үзен җәберләвен әйтә.

Әлбәттә, ошбу бәяләмә җинаять эшләре ачылып, шаукым күтәрелгәч бирелә. Аңа кадәр хатынга шундый ир дә яраган. Бусы аның эше, әмма әни кешенең үз баласы язмышы өчен әллә ни борчылмавы да күренеп тора. Бу җәһәттән, 12 яшьлек кызның җинаять эшендә урын алган бер фикерен китерик. «Мине аз гына яратса да, аны (Пыченковны – Н. В. ) күптән ташлаган булыр иде», – ди ул анасы турында.

Узган ел көз көне булган җинаятьләрнең быел 17нче мартта гына калкып чыгуы да аның битарафлыгы нәтиҗәсе. Ул көнне бию белән шөгыльләнүче Лариса сәхнәдә чыгыш ясаганнан соң түгәрәк җитәкчесе өенә кайтып куна.

Укытучы ханым сораштыра торгач, фатирда «әтисе»нең исерек икәнен генә түгел, чишелеп китеп, октябрь аенда аның тарафыннан җенси көчләүләргә дучар ителүен дә сөйләп бирә. Һәм икенче көнне алар бергәләп полициягә баралар. 14 яше тулмаган затны көчләү очрагы буенча җинаять эше шул ук көнне кузгатыла.

Тикшерү башлангач та кызның бу хакта әнисенә декабрь аенда ук, ягъни өч ай элек әйтүе дә мәгълүм була. Оператив чаралар вакытында Лариса һәм аның 26 яшьлек абыйсы Алексейның телефонындагы ватсап буенча хәбәрләшкән язмалар күчереп алына. Кыз бертуганына 18нче декабрьдә әнисенә Пыченковның «бәйләнүләре» турында хәбәр итүе, ләкин аның моңа әллә ни игътибар бирмәве турында яза. Н. Тимофеева соңрак, күчеш чорындагы кыз көйсезләнеп яла яга дип уйладым, дип акланыр.

Тикшерүче Р. М. Яруллин башлангыч чорда балигъ булмаган зарар күрүченең законлы вәкиле итеп ананы түгел, ә социаль яклау хезмәткәрләрен билгели. Өч ай буе дәшми йөргән анага ышанып бетми, күрәсең. Ләкин Ларисадан психолог, педагог, рәсми вәкил катнашында алынган сорау алуларның берсендә Нина ялкынлы чыгыш ясап алгач, ягъни кызы сөйләгәннәрнең хак икәненә шикләнмәвен, 12 яшьлек баланы көчләгән явызны бик озакка утыртырга кирәклеген белдереп сөйләгәч фикер үзгәрә. Ул гына түгел, бу хакта ишеткән барлык шаһитлар да шулай сөйли.

Пыченковның үги кызга мөнәсәбәтенең аталарча түгел икәнен раслаучы башка дәлилләр дә бар. Әйтик, Алексей телефонында Пыченков ватсап буенча Ларисага җибәргән, ә ул абыйсына озаткан язмаларның берсе саклана. Үги ата сүзне «сагындым» дип башлый да, «сөйгәненнән» нәрсәдер җибәрүен үтенә. Сүзнең нәрсә турында баруын исә абыйлы-сеңеллеләр әйтеп тора, өстәвенә, кыз телефонында октябрь һәм декабрь айларында төшерелгән һәм үги атага җибәрелгән дүрт хикмәтле фото сакланган булып чыга. Аларда кызның ярамаган урыннары күрсәтелгән була. Лариса фотосурәтләрне эшендә чакта Пыченковның таләп итүе, соравы буенча төшереп, аңа озатуын, моны тагын көчләмәсен дип эшләвен әйтә. Шуларны карар да, тынычланыр дип уйладым, ди кыз.

Аның әйтүенә караганда, октябрь аенда үзләре генә чакта О. Пыченков алдан төрле җенси бозыклыклар эшли, аннан соң көчләп гадәти якынлык кыла. Әлеге ике җинаятькә 14 яше тулмаган кызны интим фотосурәтләр эшләргә мәҗбүр итү очраклары да өстәлә, чөнки болары да җенси рәвештәге көчләү гамәлләре дип табыла. Шулай итеп, аеруча мөһим эшләр буенча тикшерүче Рөстәм Яруллин О. Пыченковка 12дән 20 елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган дүрт җинаятьтә гаепләү белдерә. Октябрь башында эш Ютазы район суды каравына тапшырылды.

Кызганычка, үги кызларга кызыгучылар турындагы мисаллар күп.

Наил ВАХИТОВ

Комментарии