Яшәсен дуңгыз!

Яшәсен дуңгыз!

«Безнең гәҗит» газетасы битләрендә турында язгалыйсыз. Әйтик, шундый язмаларның берсе «Дуңгыз итен ашау зыянлы!» (30 май, 2012 ел)1948 елның март аенда мине сыер саварга куйдылар. Миңа 13 яшь иде. Шунда дуңгыз багучы бер апа бар иде. Без аңа булыша идек. Бәрәңгене өч кат юа, тагаракларын чистарта иде, дуңгызлар бик чистаны ярата. Яткан җирләренә салам таратабыз, аны юешләмиләр, алар төнлә йоклаган җиреннән барып ишек төбендә йомышларын йомышлап киләләр. Менә бәндә баласы ниләр уйлап чыгармый. Дуңгызны да Аллаһы Тәгалә яраткан, имеш, дуңгыз баккан кешене мәчеткә кертергә дә, өйләнешкән кешегә никах та укытырга ярамый дигән сүзләр йөри. Бу бит дөрес түгел. Дуңгызны бетерергә кирәк дигәннәр, ә аны бетерсәң, сыер елына бер генә бозаулый, аның да бозавын 2 ел ашатып кына суясың. Каян чыккан сүз икән, дуңгыз күсе, тычкан ашый, дигәнсез. Күселәрне дуңгыз куып тота аламы соң? Дуңгыз чире диләр, итне чиләкләп шашлыкка алып баралар, шунда пешмәгән ит ашап, чирләп кайталар. Бер елны кып-кызыл битле тавык, әтәчләрне яндырдылар. Юньле чебиләр кызыл битле булып үсми, чирлеләре үлеп бетә. Сугыштан соң да итләрне өлешләп кенә ашый торган идек. Әле дә итне күп итеп ашаучы юк. Горбачев җимеш агачын чабып бетергән кебек, дуңгызны да бетерсәгез, ни ашарсыз? Менә колхозлар күп җирдә утыртмый, җыеп алучысы юк. Хуҗалыкларда ярты бакчасына печән чәчкәннәр иде, бәрәңгене авылда да сатып алдылар. Эшләмәсәк, китереп бирмиләр. Кайсы берәүләргә дуңгыз исе дә ярамый икән. Ис яратмасагыз, урманда яшәгез.

Халидә ХӘКИМОВА.

Мари Иле, Бәрәңге бистәсе.

P.S. Әлеге укучыбыз кебек уйлаучылар да, аңа каршы фикердә торучылар да күптер. Каршы яклар үз сүзен Корьән аятьләре белән расларга алыныр, Халидә апа исә бу мәсьәләгә икътисади яктан карарга тырышкан. Соңгы вакытта бу темага багышланган бик күп фәнни ачышлар да ясалды. Нәбирә Гыйматдинованың бер әсәрендә дуңгыз үрчетә башлаганга таркалган һәм юкка чыккан авыл турында гыйбрәтле вакыйга сурәтләнгән. Кыскасы, һәркемнең бу тема буенча әйтер сүзе бардыр. Алар хәрам дип дуңгызларны кырып бетерергәме, әллә инде укучыбыз әйткәнчә, Хрущев тәҗрибәсен кабатламаскамы?!?Яшәсен дуңгыз! , 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии