Актанышта 26 яшьлек егет ике авылдашын үтергән

Актанышта 26 яшьлек егет ике авылдашын үтергән

2нче июль көнне Актаныш районының Әҗәкүл авылында булган хәл бөтен республиканы тетрәндерде. 26 яшьлек егет – Э. Шәемовның ике авылдашын пычак белән үтергәнлеге билгеле булды. Тикшерү органнары вәкилләре үзләре дә бу вәхшилекне моңа кадәр Актаныш районында күргәннәре булмавы турында сөйли.

«БЕР ЙОРТНЫ БАСЫП ЧЫККАНЫ БАР ИДЕ»

3нче июль, чәршәмбе көнне иртәнге якта Ватсап аша телефоныма хәбәр җибәрделәр. «Әҗәкүлдә кичә 1993нче елгы егет 2 кешене кадаган, бер хатын-кызны көчләгән һәм суйган», – дип язылган иде анда. Әлеге вакыйга турында тулырак белешү өчен Әҗәкүл авылы караган Актанышбаш җирлеге башлыгы Лилия ханым Хәйдәровага шалтыраттым. «Нәрсә булды сездә? Мондый җинаять кылынуы чын хәлме?» – дип сорадым.

– Әйе, чынлап та Әҗәкүл авылында яшәүче 26 яшьлек Э. Шәемов ике авылдашын үтерде. Бу егет әнисе, үги әтисе һәм 5нче класска барачак сеңлесе белән бергә яши иде. Тыныч иде, алай эчеп, сугышып ята торган кеше дә түгел. Аннан зарланганнары булмады. Үзе шабашкаларда йөри иде, рәсми эш урыны юк. 2018нче елда, дөрес, бер өйгә кереп, ул өйне басты, әйберләр урлады. Шуннан соң андый-мондый җинаять эшләмәде. Бүген (3нче июльдә – А.З.) төнге сәгать бердә телефоным шалтырады. Шушы егетнең ике кешене пычак белән үтерүен әйттеләр. Фаҗига урынына барып, иртәнге дүрткә кадәр – мәетләрне моргка Чаллыга озатканчыга кадәр шунда булдым. Вакыйгалар мондыйрак булган: башта Э. Шәемов 64 яшендәге, ялгыз яши торган пенсионер янына – Рәфит абый Якупов өенә кергән. Аны пычак белән чәнчеп үтергән. Аңлавымча, сәбәбе аракы бүлешә алмаганга, диделәр. Тик монысы да тәгаен түгел, алдан фаразлау гына. «Чөнки алар бергә эчеп утырган булганнар», – диделәр. Аннан чыгып, икенче өйгә – 64 яшьлек Рәҗәп апа Закирова яши торган йортка киткән. Ул да берүзе яши иде. Шушы Рәҗәп апаны да суеп үтергән. Нәрсә өчен икәне билгесез. Бу хәлләр турында әйтеп минем үземә участок полициясе шалтыратты. Аларга авылдашлар шалтыратып хәбәр иткән. Полиция бу егетне авыл буйлап эзләп киткәннәр һәм аны җинаять кылган урынында – Рәҗәп апаның өендә тоткарлаганнар. Э. Шәемовны исерек хәлдә иде, диделәр. Үзем ул егетне күрмәдем, мин килгәндә мәрхүмнәрнең йортларында экспертлар гына эшли иде. Мәетләрнең якын туганнары юк, булган туганнары да читтә яшиләр. Шуңа күрә аларны моргка озату минем өскә калды. Төнлә ике мәетне моргка озату өчен Газель табу ни тора! Иртән аларның туганнарын көчкә эзләп табып, хәбәр бирдек. Мәетләрне үзем якыннан карамадым, ләкин полиция хезмәткәрләре шундый перчаткалар белән чыкты – әле дә күз алдымда тора, йоклый алмадым. Шыр кан иде… – дип сөйли җирлек башлыгы Лилия Хәйдәрова.

Изображение удалено.«ЭЧСӘ, ХОЛКЫ НАЧАР ИДЕ»

Әҗәкүл авылының старостасы, мәдәният йорты мөдире Илнур әфәнде Мохтазиров вакыйгаларга карата тулырак мәгълүмат бирде. Аның фикеренчә, әгәр дә бу җинаятьне эшләмәгән булса, Э. Шәемов башка бер җинаять кыла алган булыр иде, чөнки егетнең холкы, исергәннән соң, начар якка таба үзгәрә, ди ул:

– Мин гомер-гомергә шушы авылда үскән. Бу үтерүче малайның гаиләсен дә яхшы беләм. Моның әтисе салырга ярата торган кеше иде. Дөрес тәрбияләнгән бала дип әйтә алмас идем мин. Әнисе әтисеннән аерылып кайтып, башка иргә кияүгә чыкты, сеңлесе туды. Бу егетнең абыйсы да бар. Анысы да төрмәдә утыра. Шулай ук кеше үтергәне аркасында. Эчмәсә, акыллы егет үзе Э. Чиста, пөхтә. Ә әгәр салып алса, агрессивка әйләнә иде.

Еш эчә идеме соң?

– Булган чагында беркайчан да: «Юк, эчмим!» – димәде. Ул бер төрле ялгызлыкта яши иде. Авылда дуслары булмады, яшьләр арасына кереп-кереп карады, тик аны ниндидер сәбәпләр аркасында гел «этеп чыгардылар». Дуслар таба алмады. Эчкәч характеры үзенчәлекле. Шуңа бәлки яратып бетермәгәннәрдер. Йөргән кызы булмады. Вакытлыча эшләмәде. Әнисе почта бүлегендә эшли. Әнисен хурлап бер сүз дә әйтә алмыйм, яхшы ханым. Нишләтәсең инде…

Илнур абый Мохтазиров әйтүенчә, мәрхүм булган Рәфит Якуповны да, Рәҗәп Закированы да тәртипле тормыш рәвеше алып барганнар дип әйтеп булмый. Рәфит Якупов янына гел сәрхүшләр кереп йөри торган булган. Бергәләп эчеп утырганнар. Рәҗәп ханым ялгызы гына яшәгән – ире үлгән булган. Аның да аракы белән дуслыгы билгеле. Янына Куян авылыннан килеп йөрүче бер ир дә булган.

– Ул ир белән мөнәсәбәтләре әйбәт иде, тик эчкәләгән вакытында башка ирләр дә кереп чыга иде Рәҗәп апа янына. Рәфит абый да эчүне яратты. Э. башта Рәфит абый йортына барган. Бергәләшеп аракы эчкәннәр. Тавыш чыккан да, үтергән. Аннан соң Рәҗәп Закирова өенә киткән. Аның белән якынлык кылганнармы, юкмы – экспертиза күрсәтер, тик Э. үзе моны инкарь итә. Инкарь итсә дә, полиция килеп кергәндә ул шәрә килеш басып торган булган. Кем белә бит… Әле анда чаршау артында гына Куян авылыннан килеп йөргән теге ир йоклап яткан. Полиция аны уятып сораштырып караган, тик берни дә белми ди. Ул, бу егет Рәҗәп апаны үтергәндә берни дә ишетми йоклап яткан, күрәсең.

Илнур әфәнде әйтүенчә, ул үзе бу вакыйга турында авылның шәфкать туташы Гөлназ Садриевадан ишеткән. Нәкъ менә шәфкать туташы «Нишлибез, Илнур абый?» – дип шалтыраткан булган үзенә. Шуннан соң участок полициясенә шалтыратканнар. Бу вакытта сәгать кичке уннар тирәсе булган.

«БИТЕНДӘ БЕРНИЧӘ ҖӘРӘХӘТ БАР ИДЕ»

Бу фаҗига турында беренчеләрдән булып белгән кеше – Әҗәкүл авылының шәфкать туташы Гөлназ ханым Садриеваны эзләп таптык. Ул телефонына килгән шалтыратуларның вакытын карап, булган хәлләрне тулысынча күзалларлык мәгълүмат бирде:

– Безнең авылда Данияр Яппаров дигән бер егет бар. Мәрхүм Рәфит абый аңа: «Энем, син миңа кил әле, мин сиңа киемнәр бирермен», – дигән булган. 2нче июль көнне сәгать кичке сигезләр тулып киткәннән соң, шушы Данияр Рәфит абыйның өенә кием алырга дип барып кергән һәм аның идәндә ятуын, кан тамчыларын күргән. Шуннан соң күршеләренә кереп әйткән. Күршеләре кереп караганнар – өйдә караңгы ди, чынлап та Рәфит абый идәндә яткан. Шуннан соң, сәгать 20.40та миңа чыктылар. «Исәнме икән, юкмы, белмибез, анда каннар да бар», – диделәр. Әгәр дә шушы Данияр килеп кермәгән булса, Рәфит абыйның үлүе турында беркем белмәс тә иде. Очраклы гына килеп кергән бит ул анда. Мин килгәч, утларны яндырып карадым да, аңладым – исән түгел. Анда кан күп иде, үлү факты 3-4 сәгать элек булган кебек. Ашыгыч ярдәм чакырттым. Өй эченә күз йөртеп чыктым. Бер бүлмәле генә бәләкәйрәк, искерәк авыл йорты ул. Өстәлләрендә суганнар туралган, ашарга пешерелгән. Аракы шешәләре күрмәдем. Караватында яшьләр кия торган кепка, өстәлендә кояштан саклый торган кара күзлек тора иде. Бу әйберләрнең Рәфит абыйныкы булмавын шундук аңладык, ул өлкән яшьтәге кеше, яшьләр кепкасы киеп йөрмәде. Мәетне башыннан ук покрывал белән каплаган иде, бил өлешләре ачык – бөтен җиргә кан аккан. Әйләндереп-нитеп карамадым, чөнки полиция җинаять урынындагы мәетне кымшатмаска куша бит. Аның битендә, муенында, бугазында пычактан калган әллә ничә җәрәхәт бар. Бер тапкыр гына кадалмаган аңа. Рәфит абыйның янәшәсендә генә шабашниклар бер йортка түбә ябалар иде. Алар әйтте: «Көне буе Рәфит абый янына Э. Шәемов кына килде, иртән дә, кичке якта да. Башка кеше кермәде анда», – диделәр. Шуңа күрә бу мәгълүматны участок полициясенә дә җиткердек. Рәфит абыйның киләчәккә планнары зурдан булган, югыйсә. Төзелеш материаллары алып куйган булган. Шушы түбә ябучылар белән дә сөйләшкән: «Минекен дә ябарсыз әле, бу өйдәге эшегезне генә бетерегез дә», – дигән. Кем уйлаган бит шушындый хәл килеп чыгачагын, – ди шәфкать туташы.

Тик Гөлназ ханым бер үк көнне авылда пычак ярдәмендә ике авылдашы теге дөньяга китәр дип, башына да китермәгән. Рәҗәп Закированың үлеме хакында аңа мәсәлән төнге сәгать икедә генә хәбәр иткәннәр.

– Мондый хәл килеп чыгар дип, башыма да китермәгән идем. Яшьләрне каян белеп бетерәсең – күрешкәндә гел исәнләшә иде, акыллы егет кебек кенә иде югыйсә Э. Мөгаен, бу җинаять низаг аркасында килеп чыккандыр. Рәфит абый да, Рәҗәп апа да яшьтәшләре түгел бит инде аңа. «Чыгып кит», – дигәннәрдер. Шул сүз ярамагандыр бәлки, – ди Гөлназ Садриева.

«ТӘМӘКЕ ЭЗЛӘП ЧЫГЫП КИТТЕ»

Булган хәлләргә ачыклык кертүне дәвам итеп, җинаять кылуда гаепләнгән Э.нең әнисе – Наташа ханым Шәемовага шалтыраттык.

Ул әлеге хәлләргә әле дә ышана алмавын сөйләде.

– 2нче июль, сишәмбе көнне мин сәгать 4тә эштән кайттым. Ул өйдә иде. Аш ашап, телевизор карап алды. Телевизор каналларын да көйләде әле. Сәгать 6лар тирәсендә: «Әни, минем тәмәкем беткән икән, мин тәмәке эзләп кайтыйм әле», – дип, чыгып китте. Исерек тә түгел иде, айнык та түгел иде – салган гына иде. Шул чыгып китүеннән кайтмады инде. Мин соң гына, сәгать 9лар тирәсендә кече кызымны ияртеп, кибеткә бардым. Шунда сатучы миңа әйтә: «Ишеттеңме соң әле, Рәфит абыйны үтергәннәр ди бит. Синең малаең да булган, диләр», – ди. Рәфит абый янына минем малай барыштыра иде, анысы. «Әстәгъфирулла, чынлап та анда керә торган гадәте бар иде, минем малай микәнни?!» – дип, ышанмыйча гына әйтеп куйган идем. Мин аның анда киткәнлеген белмәгән дә идем. Без кибеттән чыккач, юлда очраган авыл халкы да: «Синең малай Рәфитне үтергән», – дип әйтә башлагач, аңладым. Иртәнге сәгать бишенче яртыда килеп, киемнәрен алып киттеләр. Полиция сорады: «Апа ишеткәнсеңдер инде?» – дип. «Ишеттем», – дидем. Ә Рәҗәп апага килгәндә, аның янына минем малайның бер мәртәбә барганлыгы турында җиткергәннәр иде. Э. өйдә бер дә агрессив түгел иде. «Инәң күте» дә дими торган бер бала иде, сүгенми дә иде, каршы да әйткәне булмады. Кул күтәреп йөрмәде, сүгенә белмәде. Кайчакта салыштыра торган гадәте бар иде, тик андый чакта да өйдә тавыш чыгарганы булмады. Күрше-тирәләр дә шаккатты инде аңа. Аптырадык бу хәлгә. Мин аның Рәфитне генә ни өчен үтерүен кешедән ишеттем: «Пошел на…!» – дип, өч хәрефкә җибәргән булган ул аны. Минем малайга шул ошамаган, күрәсең. Ә Рәҗәпне ник үтергән – анысын бер дә әйтә алмыйм, – диде ана.

Бу сәбәпләрне ачыклау хәзер тикшерүчеләргә калды. Нибары бер сәгать аерма белән генә ике кешенең гомерен алган егеткә җәзаны исә, Татарстан Республикасы Югары Суды билгеләячәк. Рәфит Якуповка уннан да ким булмаган санда пычак кадаганда, Рәҗәп Закированың исә муен һәм баш өлешенә яралар ясаганда егет үзенең дә яшь гомерен кыюы турында уйларлык хәлдә булмагандыр шул… Аракы беркайчан да юньлегә китерми, дип, белми әйтмәгәннәрдер.

Айгөл ЗАКИРОВА,

Казан – Актаныш – Казан

Комментарии