- 13.07.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №27 (13 июль)
- Рубрика: Ахырзаман галәмәтләре
Шушы өч айга сузылган вакыт эчендә Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгы тарафыннан күп кенә профилактик чаралар уздырыла. Аларның кайберсендә миңа да катнашырга туры килде.
Халык ял итү урыннарында тәртипне саклау буенча үткәрелә торган «Курорт» операциясе берничә бүлектән тора. Апрель айларында башлап, аны 15 сентябрьдә генә тәмамларга ниятлиләр. Полиция хезмәткәрләре иң элек ял итүчеләрнең шәхси һәм аларның мал-мөлкәте иминлеген тәэмин итү белән мәшгуль. Чөнки җинаятьләрнең күп өлеше урлау белән бәйле. Иртән кояш чыгу белән күбебез бакчаларга, я чит җирләргә чыгып китә. Караклар өчен буш калган фатир тәлинкәгә салынган аш сыман – кап та йот. Әгәр аларның авызлары пешсен, дисәгез, күршеләрегезгә, я туганнарыгызга өегезне карап торсыннар өчен хәбәр итәргә кирәк. Яңа технологияләр көннән-көн арта бара. «Мода» артыннан калышмыйча атлаган кешеләр хәзер үз йортларын «сигнализация» белән тәэмин итә. Бу очракта фатир ЧОП оешмасы белән саклана. Полиция җитәкчесе урынбасары Василий Соколов сүзләренчә, «сигнализация» урнаштырылган йортларны караклар таламый. Һәрхәлдә, 2010нчы елга караганда, быел урлаулар санының 5-6%ка кимегәне билгеле. Аңа да карамастан, ял итүчеләргә әйтәсе килгән сүз шул: озак вакытка киткәнегезне теләсә кемгә сөйләргә ярамый, күршеләргә почта тартмасына килгән газеталарны алып бару турында әйтүне, шулай ук, күздә тотыгыз. Җинаятьче «явызлык»ны эшләр өчен төрле ысуллар уйлап таба. Мәсәлән, әгәр фатирда берничә кич рәттән утлар кабынмый икән, яисә шул ук почта тартмасыннан атналар буе газета-хатлар алынмаса, димәк хуҗалар өйдә юк икәнлеген фаразларга озак түгел. Кешеләр моңа игътибарлы булсалар иде.
Моннан тыш, ЭЭМ хезмәткәрләре тарафыннан елга һәм тимер юл вокзалларында, аэропорт мәйданнарында тәртип урнаштыру буенча да зур эш үткәрелде.
«Курорт» операциясенең тагын бер өлеше ял итү урыннары белән бәйле. Полиция хезмәткәрләре пляжларны, бакчачылыкларны, ял йортларын һәрдаим тикшереп тора. Бүгенге көндә пляжларда исерткеч эчемлекләр сату нокталарын бетерү өстендә эш алып барыла. Республика район хакимиятләре дә моның белән ризалашалар.
Хәзерге вакытта Татарстанда 1400гә якын бакчачылык җәмгыяте бар. Шуларда 400 меңнән артык бакча урнашкан. Былтыргыга караганда, 2011 елда шушы бакчалардагы җинаятьләр саны 25%ка кимегән. Аларның күп өлеше урлау белән бәйле. Караклар урлап чыккан әйберләр бәясе меңнәр белән санала. Моның сәбәбе шунда ки, өйдә «урын алып» яткан җиһазларны кешеләр бакчага озата. Иске-москы булса да, җинаятьчеләр аларны кыйбатка сата.
«Курорт» операциясеннән кала, ЭЭМ тарафыннан «Акватория» дигән профилактик чаралар да уздырыла. Монысы инде йөзүчеләр белән бәйле. Әлеге көнгә 26 кешенең гомере суда өзелгәне билгеле. Аларның 4се – сабыйлар. Балаларның суда батып үлүе, олыларның игътибарсызлыгы аркасында була. Ә калганнарның дөнья белән хушлашуы – исерткеч эчемлекләр эчеп, «карагыз мин ничек йөзә беләм» дип мактанып суга керүләре аркасында. Шуның өчен дә пляжларда сыра, аракы сатуны тыярга тырышалар да инде.
Җәй айлары елның иң истәлекле вакыты. Әйдәгез аны тыныч күңел белән, хәвеф-хәтәрсез үткәрергә тырышыйк.
Динар ВӘЛИЕВ,
КФУ студенты.

Комментарии