- 13.06.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №23 (14 июнь)
- Рубрика: Ахырзаман галәмәтләре
Гомере буе хокук саклау органнарында эшләгән һәм әле дә өлкән участковый булып исәпләнүче алыптай ир миннән яклау эзләп килүен әйткәч, чын-чынлап шок кичердем. Кемнән яклыйсы диген әле?! Хатыныннан! Көчсез затларның көчен ирләр чын-чынлап бәяләп бетермәсә дә, мин бик яхшы бәялим һәм хатын-кызга каршы барырга җүләр түгелмен, дисәм дә, күңелгә «корт» төште: мәсьәләнең асылын беләсем килде. Ә ул бик буталчык булып чыкты. Бер кызыксынып әлеге темага кереп киткәч, вакыйганы сезгә дә бәян итәргә булдым әле. Ир кеше ярдәм эзләп килгәч, иң башта аның фикерен тәкъдим итәм.
ИРНЕ ТӨП БАШЫНА УТЫРТАМ ДИСӘҢ…
Байлар Сабасында яшәүче Алмаз Галиәхмәтов 19 елдан артык милиция-полициядә эшләгән икән. Инде менә пенсиягә чыгарына 9 ай гына калып барганда, аның тормышы чәлпәрәмә килгән һәм ул бернәрсәсез калган дияргә була. Хәзер инде эшсез дә, ахыр чиктә пенсиясез дә калырга мөмкин. Үзе әйтүенчә, барысы да хатыны аркасында.
Барысы да моннан берничә ел элек, аның хатынының телефонына килгән СМС-хәбәрдән башлана. «Как дела, милая?» дигән хәбәрне ачып укыган ир, көнләшүдән шартлар дәрәҗәгә җитсә дә, хатыны Айгөлгә берни сиздерми, ләкин читтән генә аны күзәтә башлый. Кызының өстәлдә калган көндәлегеннән дә әнисенең башка берәүне яратуы турында уку насыйп була аңа. Шул мизгелдән ир уйлана башлый һәм гаиләнең таркалуга таба баруын аңлап ала.
Гаилә чыннан да таркала. Инде 2011 елның июлендә үк Алмаз, ничә еллар буе салган йортын ташлап, әти-әнисе янына кайтып китә. Декабрь аенда Айгөл аерылышу турында гариза яза, ләкин Алмаз моның белән ризалашырга теләми. Аның гаиләне саклап каласы, дуслашасы килә һәм ул судтан килешү, дуслашу өчен вакыт сорый. Суд берничә ай вакыт бирә. Алар кабат бергә яши башлый. Инде гыйнвар аенда хатын тагын судка гариза яза. Имеш, ире аны кыйнаган.
– Мунча керергә дип 4 хезмәттәшем килде, шунда Айгөл салмыш килеш кайтып керде дә тавыш чыгара башлады, «Синең моны тагарга хакың юк», – дип, муенымдагы алтын чылбырымны йолкып алды. Әле мунчадан ирләр чыгып та бетмәгән, ул шунда шәрә ирләр өстенә кермәкче иде, ләкин юеш идәндә таеп китеп, ишеккә бите белән бәрелде. Мунчада булган ирләр тиз-тиз киенеп чыкты да, алга таба да монда утырып булмаячагын аңлап, без чыгып киттек, – дип аңлата бу вакыйганы Алмаз үзе. – Менә шул ишеккә бәрелеп, бите күгәргәне өчен судка бирде дә ул мине. Әлегәчә гарьләнәм шуңа. Әгәр мин, берничә сантиметрлы такталарны да сугып сындыра алучы100 кглы ир, ул әйткәнчә, аңа берничә кат суккан булсам, аның кимендә баш мие селкенер иде. Ә монда, 10сы көнне ясалган экспертизада яңак турысында бер күгәргән тап кына иде, инде 5-6 көннән баш мие селкенгән дип белешмә дә алып кайтты бугай каяндыр… Ләкин баш мие селкенгән кеше алай йөри алмый ул, мин аның нәрсә икәнен бик яхшы беләм…
Мунчадагы вакыйганың шаһите булган ирләр судка да килә һәм хәлләрнең нәкъ менә Алмаз әйткәнчә булуын раслый. Ләкин суд шаһитләрнең сүзен тыңлап тормыйча, Айгөлнең һәм уртак кызлары Алинәнең (ул бу вакытта бөтенләй өйдә булмады, ди Алмаз Г.) күрсәтмәләрен искә алып, ирне гаепле дип таба. Полициядә эшләүче ир өчен бу хөкемнең нәрсә икәнен аңлыйсыздыр… Эшеңнән һәм борын төбендә торган пенсиядән колак кагу дип атала бу! Ләкин Алмазга эштән киткәнче тагын бер мөмкинлек бирәләр: әгәр хатының белән килешсәң, дуслашсаң, син эшеңдә калачаксың, диләр. Алмаз шулай эшләргә тели, ләкин Айгөл хәйләкәррәк булып чыга. «Ярый, «примирение» булыр, ләкин моның өчен минем шартларда «брачный договор» төзибез һәм йорт миңа калачак», – ди ул. Алмаз килешә. Быелның 1 мартында гаилә килешүе төзелә, инде 2 мартта, гаиләнең ныклыгын сынау өчен бирелгән вакыт чыга һәм алар законлы төстә аерылышкан дип санала. Гаилә килешүе нигезендә бөтен әйбер Айгөлгә кала. Килешүдә әнә ничек оста язылган бит: банк счетындагы акча кем исемендә булса – шуңа, зәркән эшләнмәләр аның белән кулланган кешегә, йорт җиһазлары, табак-савыт, кухня кирәк-яраклары, йортка караган җир мәйданы һәм йорт Айгөл Галиәхмәтовага кала, диелгән. Моның белән генә эш бетми әле.
«ПОЛИЦИЯДӘ АНДЫЙЛАР ЭШЛИ АЛМЫЙ»
Апрель аенда Айгөл иренә карата тагын бер гариза яза. Имеш, узган елның март аенда Алмаз, гадәттәгечә, исереп кайтып, хатынына пистолет белән янаган, аны үтерү белән куркыткан икән. Моны исә кызы күреп торган.
– Ул мине тулаем кешелектән чыгарырга, эшемнән алдыртып, бернәрсәсез калдырырга теләде. Мин ничек хатыныма кул күтәрим, уйлап кына карагыз! Әгәр мин аны кыйнасам, аңа янасам, бу бит минем карьерага үз кулым белән нокта кую дигән сүз булыр иде. Эчеп-исереп йөрсәм, полициядә эшли алмас та идем! Шушы еллар эчендә бер генә шелтә дә алмадым. Эчке эшләр министрлыгыннан нинди бүләк-грамота алып булса, барысын да бирделәр. Әле «Татарстан-Яңа гасыр» телеканалыннан килеп, җаваплы участковый дип, мине кинога да төшереп йөрделәр, – дип ул миңа мактау кәгазьләрен, участковыйларның 85 еллык хезмәтенә багышлап чыгарылган китаптагы фоторәсемен күрсәтте. – Айгөл шул гаризасыннан соң ул миннән акча сорарга килде. Әгәр акча бирсәң, «Мин аннан курыкмадым, чөнки Алмаз кешегә атарга сәләтле ир түгел», – дип тагын бер гариза язармын, диде. Мин аңа тагын 30 мең сум бирдем. Моңа кадәр дә 60 меңләп акча биргән идем инде. Кызыбызның укуына түләр дип уйладым. Ә ул аларны үзенә тоткан икән. Шул акчаларны алгач, ул үз сүзендә торды һәм «мин аннан курыкмадым» дип гариза язды.
Алмазның яклаучысы Фәрит Насыйбуллин исә Айгөлнең соңгы берничә елда суд приставы булып эшләвен һәм аның судьялар белән таныш икәнен искәртте. «Аның шул судьялар белән танышлыгы соңгы суд утырышларында чыгарылган карарларның нәтиҗәсенә йогынты ясаган булырга да мөмкин. Бөтен суд утырышларын бер судья алып баруы да бераз сәеррәк тоела. Әйтик, бер үк судья аерылышу буенча да, кыйналу буенча да эшләрне карап, хатын яклы карарлар чыгарган», – диде ул, дуслык-туганлык җепләре турында да бәйнә-бәйнә сөйләп. Суд рәисе Рифат Закиров белән Айгөлнең туган көннәре бер көндә булу, аның хатынны котлавы һәм бүләкләр бирүе турында исә Алмаз үзе сөйләде. Гомумән, бу теманы алга таба да дәвам итәргә туры килсә, байтак мәгълүмат тупланды һәм ишеткәннәрем тулы бер китап язарга да җитәр иде.
– Алмаз, сез хәзер нәрсә эшләргә телисез?
– «Брачный договор»ның миңа янау нигезендә эшләнгәнен дәлилләп, аны законсыз дип табуларын телим. Ничә еллар буе салган йортыңда яши алма әле! Минем аңа хакым юк, диләр. Ничек инде булмасын?! Бөтен хезмәт хакымны Айгөлгә кайтарып бирә идем, гаилә акчасы аның кулында булды. Йортны салганда аның хезмәт хакы керә алмый иде анда, чөнки ул ничә ел буе түләп укыды, югары белем алды. Үз акчасын ул үзенә генә тотты.
– Әгәр йортны өчкә бүләргә тәкъдим итсәләр?
– Йортны сатып, 1/3 өлешен бирсәләр, мин риза.
ТОРМЫШЧАНМЫ, ХӘЙЛӘКӘРМЕ?
Айгөлне эзләп, Байлар Сабасындагы йортына барсам да, аны анда тота алмадым. Шул тирәдә эшләүче юл салучыларның берсе менә инде ике атна бу йортка керүче-чыгучы булмавын, аның буш торуын хәбәр итте.
– Монда кеше яшәми бугай. Хатыны суд аша иреннән йортны алган да, үзе Казанга күчеп киткән, дип сөйлиләр, – диде юл төзүче абый, ишек шакып азаплануымны күреп.
Айгөл белән телефон аша хәбәрләштек. Газетадан шалтыратуыма гаҗәпләнгән хатын очрашуга каршы килмәде һәм без аның белән Казанның үзәк урамында күрештек.
Ул үзенең Казанда яшәвен, биредә эшкә урнашуын хәбәр итте.
– Йортыбыз кредит акчасына салынган. Ә кредит миңа теркәлгән. Ай саен 26 мең сумны шуның өчен түлим. Әле тагын күпме еллар түлисем бар. Без ул йорт турында Алмаз белән алдан ук сөйләшкән идек. Әгәр кредитны түләргә риза булса, мин йортны бүләргә дә әзер. Тик ул бит кредитны түләргә теләми, – дип аңлатты Айгөл йорт тарихын. – Кызымның укуына, Казанда фатирда торуыбыз өчен дә түлисе. Ай саен түләүләргә генә дә миңа 45 мең сум акча кирәк. Булган хәлләрне бик авыр кичерсәм дә, тиз арада аякка басарга, 2-3 җиргә эшкә урнашырга туры килде. Сабада яшәмәвемнең беренче сәбәбе – Алмаз. Анда кайтырга куркам, чөнки аннан теләсә нәрсә көтәргә мөмкин. Ә икенчесе – акча мәсьәләсе. Казанда хезмәт хаклары райондагыдан күбрәк. Мин хәзер кызымны аякка бастыру өчен яшим!
– Алмаз сезне кыйный, янады дип судка гаризалар язгансыз икән…
– Гомер буе кыйналып яшәдем, моңарчы беркемгә белгертмәдем. Гаиләне саклап калырга теләдем, чөнки бик яшьли, әти-әни сүзенә каршы барып, Алмазны яратып кияүгә чыктым. Кире алар янына кайтырга оялдым. Шуңа күрә гомер буе үземне кыерсытуларга түзеп яшәдем дә. Әле хәзер дә судка гариза язмый идем, битемдәге күгәргән эзләрне әти-әнием күрде. Чынлап әйтәм, бу юлы яшереп кала алмадым. Телефонымда, кызым төшергән кайбер фотолар да бар, менә карагыз. Бөтен тәнемнең кара янганын үз күзләрегез белән күрегез.
– Ә бер ел элек булган янаулар…
– Мине кыйнавы турында гариза язганда, ул янауларны да язган булганмын. Шуннан соң мине прокурор чакыртып алды да, янаулар буенча аерым тикшерү уздырасы булачак, гариза яз, диде. Шуңа күрә яздым, – диде Айгөл, күз яшьләренә буылып.
– Алмаз биргән акчалар ул гаризаны инкарь итүгә сәбәп булдымы?
– Мин аннан акча сорамадым, ә кызыбызның укуына түләргә акча таба алмавым турында әйтеп зарландым гына. Аңа елына 60 мең сум акча кирәк, мин зарлангач, Алмаз шуның 30 меңен бирде. Гаризаны инкарь итеп язуым үзем эшләгән хатаны төзәтергә теләү генә иде һәм ул ниндидер акча өчен эшләнмәде.
– Рифат Закиров белән туган көннәрегез бер көндә булу, аннан алган бүләк, сезнең танышлык, суд приставы булып эшләвегез суд карарларына йогынты ясарга мөмкинме?
– Суд приставы булып эшләгәндә, җитәкче урынына калып торырга туры килде. Шунда Рифат Закировның туган көненә чәчәк белән ниндидер бүләк керткән идек. Сүз чыгып, ул минем туган көнемнең дә шул көнне булуын белде дә чәчәкләрне миңа сузды. Бүләк дигәне әнә шул бер очрак булды, анда да чып-чын очраклылык белән.
Айгөл бик күпне сөйләсә дә, аларны газетага язуыма каршы килде. «Бу безнең гаилә проблемалары. Кызыма бармак төртеп күрсәтүләрен дә, күргән вәхшилекне, үзем кичергәннәрне дә дөньяга чәчәргә теләмим», – диде ул.
Байлар сабасы халкы бу вакыйгалардан хәбәрдар һәм шул гайбәтне сатып шау-гөр килә. Алмаз Гыйлемханов исемен атасаң, шунда ук әлеге гаилә тарихын берничә төрле итеп сөйлиләр. Ир белән хатын сөйләгәннәрне тыңлагач, кемгә ышанырга дигән сорау туачагын белгәнгә, Сабада вакытта ук берничә танышым белән аралашып, алар фикеренә дә колак салырга булдым. Мин бит килгән кеше генә, ә алар үз районнарында нәрсә барлыгын бик яхшы белә.
Нәтиҗә мондый: бер генә кеше дә (Алмазның хезмәттәшләрен санамаганда) ир белән хатынны яхшы яктан телгә алмады, һәрберсенең гөнаһларын бармак бөгә-бөгә санадылар. Әйе, кем инде полиция хезмәткәрен яки суд приставын яратсын ди?! Хөкемдар урынында булсам, мин нишләр идем икән, белмим дә! Ире тарафыннан 19 ел җәберләнеп яшәве турында зарланган хатын да кызганыч кебек… 19 ел полициядә эшләгән һәм пенсиягә чыгар алдыннан гына бернәрсәсез: баласыз, хатынсыз, йортсыз, эшсез, пенсиясез кала язган (судлар бетмичә, кистереп әйтә алмыйм) ир дә кызганыч сыман. Кемне кемнән якларга соң монда: ирне – хатыннанмы, хатынны – ирдәнме?!
Эльвира ФАТЫЙХОВА.
Казан–Саба–Казан.
Кемне кемнән яклыйсы? ,

Комментарии