- 13.03.2013
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2013, №10 (13 март)
- Рубрика: Ахырзаман галәмәтләре
Татарстанда автоматлар урнашкан салоннар ябылып, инде шактый вакыт узуга карамастан, һәртөрле уен белән «җенләнгәннәр» үз күңелен, җанын тынычландыру юлының төрлесен табып кына тора. Акчалары кесәләрендә «биеп», ыштаннарын тишәргә әзер булганнар, машиналарына утырып, Волжск шәһәренә үк элдерә. Кайберәүләр «интернет-салон» дип аталучы биналарда акчаларын оттырып, тынычлану таба, икенчеләре – урамда урнашкан «моменталь лоторея» дигән автоматка хәләл акчасын «ашатып» кинәнә. Уен «җене» кагылганнар бернигә дә карамый: алар актарына, эзләнә, үзенә кирәкне таба. Андыйларны «идән асты» казинолары, тагын әллә нинди алдавыч ятьмәләр сагалап кына тора.
ПЕНСИОНЕР ӘБИЛӘР
Мин яшәгән йорт урнашкан «тартма»да гомер итүчеләр арасында да «моменталь лотерея» белән җенләнүчеләр шактый. Аеруча, өч татар пенсионер әбиенең әлеге уенга мөкиббән булуы борчуга сала. Базар янындагы автоматлар тирәсендә еш кунак була алар. Базарга барган саен, шушы автоматлар тирәсеннән узарга туры килә миңа. Биредә еш кына теге таныш әбиләр дә чуала: кышкы салкыннар да куркытмый үзләрен, җәйге челлә дә аларга «нипочем». Пенсияләре кулга килеп керүгә, автоматлар янына, сөйгәннәре белән очрашуга баргандай, ашкынып килә алар. Күптән түгел шундый уен автоматларының берсе янында тагын теге өч дусны очраттым.
– Гәҗиткә язам үзегез хакында, исем-фамилияләрегезне дә сырлап куям. Яшәгән җирегезне дә күрсәтәм. Бәлки, балаларыгыз, оныкларыгыз укып, үзегезне оялтыр, – дим тегеләргә, уенын-чынын бергә кушып.
– Менә үзең дә уйнап кара, нәтиҗәсен күрересең. Әгәр акча отмаса, монда кеше җыелышып ятмас иде, – ди боларның берсе.
– 10 сум саласың да, 2 меңне отып була бит, шундыйларны үзебез күреп, белеп торабыз ич, – дип «элеп» ала әбиләрнең икенчесе.
– Зур суммада акча отучылар да таныш безгә, – дип кушыла сүзгә өченчесе. Шунда тукталып, уен автоматлары янына «даими пропискага кергән» бу өч әбине бераз күзәтеп, карап тордым.
– Эх, аздан гына отмый калдым. 500 сум кулыма керде дигәндә генә ычкынды бит, әй! Бөтен акчаларны оттырып бетердем бүген. Фәйрүзә, дим, бер мең биреп тор әле, пенсия алуга кайтарам, зинһар өчен, гозеремә колак сал инде, – ди әбиләрнең берсе.
– Булган акчаларымны автомат «ашап» бетерде ич, үзең үк күреп тордың, – дип, котылу ягын карый икенчесе. Шунда, мең сумын учлап, ир уртасы берәү, автомат эчендә күзәтеп, акча ваклап утыручы ханымга кулын сузып: «Шуны ваклап бирегез әле», – дигәч, 10 сумлык тимер тәңкәләр чыңы шактый озак колакларны назлады. Кызыксынып шактый вакыт карап тордым: әлеге ир-ат бер тиен дә отмыйча, бар акчасын автомат «авыз»ына коеп бетерде.
Ни кызганыч, автомат тирәсендә нигездә гади халык бөтерелә, хезмәт хакын, пенсияләрен тулысы белән шунда калдырып китүчеләр шактый. Эштә кыскартулар, эшсезләр саны арту, гомум-финанс депрессиясе «чәчәк» атканда, әлеге автоматлар тирәсе буш торырга охшамаган.
ИНТЕРНЕТ–САЛОН «ПАТШАЛАРЫ»
Бер танышыма фатирга башка регионнан бер егет килеп урнашты. Итагатьле, тәрбияле ир-ат хуҗабикәгә тәртипле булуы, аракы эчмәве, тәмәке тартмавы белән бик ошый, акчасын да вакытында түли. Сигез ай дигәндә, егет затлы гына чит ил машинасы да сатып ала. Тик Даниярның бер ягы ошамый хуҗабикәгә: ул тәүлек әйләнесендә теләсә кайчан кайтып керә дә, теләсә кайчан чыгып та китә. Ел ярым тирәсе вакыт узганнан соң, Данияр фатирда торган өчен акчаларны түләүне дә кичектерә башлый, соңрак бөтенләй түләүдән туктый. Шушы хакта сүз чыккан саен, ул хуҗабикәдән түләүләрне беразга гына кичектереп торуны сорый. Ә бер көнне өйгә бик каты «салып» кайта. Данияр шунда, ачылып китеп, хуҗабикәгә үзе хакында сөйләп бирә:
– Әти-әниемне хәтерләмим, алар мин тугач ук юл фаҗигасенә очрап, һәлак булганнар. Мине дәү әни белән дәү әтием тәрбияләп үстерде. Алар, кулларыннан килгәнчә, мине карадылар, тырыштылар. Зур рәхмәт аларга! Тик мин кечкенәдән кимсенеп, башка балалардан көнләшеп үстем. Аларныкы кебек уенчыкларым да, велосипедым да, кием-салымым да, телефоным да булмады. Үскәч, зур акчалар эшләп, матур киенү, бай тормышта яшәү хакында еш хыялландым. Үзебездә автотранспорт техникумын тәмамлап, Казанга килдем. Шактый гына эш эзләп интексәм дә, күңелгә ошаганын таба алмадым. Торыр өчен очсызрак бүлмә эзләп тә гарык булдым. Өйдән алып килгән акчалар да күз алдында «эреде»… Бер көнне Үзәк базарда бер кыз белән таныштым. Ул миңа интернет-салонда эшләргә тәкъдим иткәч, ризалаштым. Салон дигәннәре, уен автоматлары урнашкан бина булып чыкты. Башта анда каравылчы булып урнаштым, тик ике атнадан администратор итеп куйдылар. Сөйгән кызымның абыйсы полициядә эшли иде ул чакта, аның ярдәме тиде. Клубка гел бер үк кешеләр йөрде, читләр өчен ишекләр бикле иде. Уйнарга килүчеләрнең иге-чиге күренми. Мин инде клуб хуҗасының «уң кулы»на әверелдем. Шулай булгач, бар акча да минем кулдан узды. Касса аша үткәрми генә, кесәмә «шудыру» ысулларын да өйрәндем. Хезмәт хакын мулдан түләделәр. Фатирга түләргә, ашарга-эчәргә җитте. Дәү әти белән дәү әнигә дә булышып тордым. Кредитка машина алып куйдым. Тик бераздан эшләр хөртиләнде, көтмәгәндә, без ябылдык. Бер көнне эшкә килсәм, ишекләр ябык, хуҗа телефонын сүндереп куйган. Сөйгәнем әлеге бизнес хакында онытырга кушты. Менә хәзер машинамны сатып, өйгә кайтырга җыенам – «югалып» торырга киңәш иттеләр. Сезгә акчаларны түлим тиздән, кайгырмагыз, – дип үз бүлмәсенә кереп китте ул. Чыннан да, бер ай тирәсе вакыт узгач, Данияр үзләренә кайтып китте. Озак та тормый, егет миңа тагын шалтыратты: фатирга кертүемне үтенде. Инде эш тә тапкан икән. Теге хуҗасы шәһәрнең башка районында яңа интернет-салон ачкан…
«ЮЛӘРЛӘР» КЫРЫНДА…
Уен «җене» кагылганнар психолог, күп очракта психиатр ярдәменә мохтаҗ. Андыйлар бик озак, эзлекле дәвалау, сихәтләндерү аша узарга тиеш. Әле ул очракта да авыруны ахыргача дәвалап бетерү хакында сүз алып барып булмый. Кайбер психологлар фикеренчә, мондыйларга караганда эчкечеләрне савыктыру күпкә җиңелрәк. Белгечләр әйтүенчә, комарлы (азарт) уеннар чоңгылына чумучылар саны арта бара. Хәзер интернетта төрле мавыктыргыч, түләүле уеннар белән тулы сайтлар бихисап. Шундыйларның берсе, киң таралганы – «интернет-казино». Биредә покер, рулетка һәм башка шундый уеннар тупланган. Соңгы арада төрле ил акчалары сату-алуга нигезләнгән сайтлар артуга таба йөз тота. Әлеге сайтта эшләү өчен, трейдерларны махсус мәктәпләрдә хәзерлиләр. Андыйларга Казанда һәм башка шәһәрләрдә махсус уку курслары да оештырыла. Әлеге уен белән җенләнүчеләр җыелышында мин дә булдым. Алар үз шөгыльләрен «уен» дип түгел, ә «эш» дип атый. Шунда берничә адәми зат белән танышып, әлеге уен серләренә төшендерүләрен үтендем. Шундыйларның берсе – Хәлим. Ул әлеге валюта сату-алу сайтлары «базарында» 8 ел «кайнаша».
– Бер көнне исәпләп утырдым әле, сигез ел эчендә мин компанияне шактый суммага баетканмын. Күпме икәнен әйтеп тормыйм, югыйсә башыгыз әйләнеп егылырсыз. Ә керемнәрне бармак белән генә санарлык. Бу бит комарлы уен, акчаларыңның су урынына акканын сизми дә каласың. Кайчак, көненә унар, егермешәр мең сум эшләгән чаклар булгалады. Кызып китеп, тагын да күбрәк эшлисе килеп, иллешәр мең «яндырган» очраклар да шактый. Никадәр генә тырышсам да, ташлый, котыла алмыйм мин ул уеннан. Хезмәт хакым кулга килеп керүгә, акчаларны терминал аша шул сайтка күчерәм дә, интернетка ябышам. Анда валюта сату-алу эшенә керешәм. Шушы көннәрдә генә алтмыш мең сумны «суга салдым»… Әле дә ярый әти-әни исән, икесе дә яхшы эштә эшли. Ашарга кытлык кичерә башласам, шулар янына кайтып егылам. Алар әлегә чаклы минем «хобби» хакында белми иде. Күптән түгел апам серне чишкән. Мине хастаханәгә салып дәваламакчылар. Килешми булмас алар белән. Кызлар да озак тоткарланмый янымда. Уйнаганымны сизеп алалар да, тизрәк янымнан китү ягын карыйлар.
Тагын бер егет белән гәпләшеп алдык. Аңа 29 яшь. Алты ел дәвамында әлеге валюта сату-алу сайтларында эш итә. Без сөйләшкән арада гына да аның телефоны еш шалтырап торды. Сәбәбе белән кызыксынгач:
– Дүрт банктан кредит алган идем, шуларны түләргә таләп итеп шалтыраталар. Телефоным көне-төне туктап тормый. Сүндереп куйсам, якыннарымны, дусларымны шалтыратып борчыйлар. Тиз арада кредит әмәлләп бирүче бер банктан тагын ун мең сум юлладым әле. Хәзер өйгә кайтам да, эшемә керешәм, күп итеп акча «урам» да, барлык кредитларны берьюлы каплап бетерәм, – дип алга ыргылды егетем. Күптән түгел таныш психолог янына килгән бер егетнең әнисе белән очрашып сөйләштем. Улы дәваланган арада ул миңа башына төшкән кайгы-хәсрәтен сөйләде:
– Соңгы өч елда, рәтләп эшләгән җире дә юк. Оешмаларга эшкә дә кредит алу өчен генә урнаша да, банктан акча алып, интернетта валюта сату-алу белән шөгыльләнә. Инде туганнар, дуслар күзенә күренер хәл юк, барысыннан да бурычка акча алынган. Мин үзем дә пенсиядә. «Кара» көнгә дип җыйган бар акчамны банк алып бетерде инде. Пенсия килгән көнне улым сагалап кына тора. Бирмәсәң, суккаларга да күп сорамый. «Үземне-үзем үтерәм», – дип тә куркыта. Инде менә банкларга юл ачкан. Беркайда эшләми бит, ничек кредит бирәләр, диген син!
Шул хакта сорашкан идем, баксаң, банклардан акча алу өчен барлык кирәкле кәгазьләрне сырлап бирүче махсус төркемнәр эшли икән Казанда. Алар сиңа эш урыныннан хезмәт хакың турындагы белешмәләрне һәм башка кирәк-ярак кәгазьләрнең барысын да туплап бирә икән. Тик банктан акча алуга, син аларга шул сумманың 30 процентын «кисеп» бирергә тиеш буласың.
Ниһаять, төрле комарлы уеннар уйнарга яратучыларга кагылышлы законнарга өстәмәләр кертелде. Әлеге өстәмәләр март башында гамәлгә керә. Шулар нигезендә «игроманнар» керемнәре белән эш итүдән мәхрүм ителәчәк. Алар бу юнәлештә тулаем попечительләр карамагына тапшырылачак.
Бу закон ни дәрәҗәдә тормышчан булыр, урыслар әйтмешли: «Поживем – увидим…»
Мәдинә НУРУЛЛА.
Казанда уен автоматы кайда бар?
Газетаны күптәннән укыйм. Кыю язмаларыгыз, күпләргә ярдәм итүегез бик ошый. Әле күптән түгел генә газетадан уен автоматлары хакында укыдым да, мин дә язарга булдым.
Тиздән Универсиада узасы башкалабызда законсызлык чәчәк ата. Борын төбендә генә уен автоматлары рәхәтләнеп эшләп тора. Менә мәсәлән, Белинский урамы, 35нче йорт адресы буенча урнашкан биш катлы бинада уен автоматлары бар. Шуларда кемнәр генә айлар буе эшләгән хезмәт хакын калдырмый икән. Уен автоматы аркасында аерылышкан гаиләләр дә бар. Кайларга гына шалтыратып карамадык, автоматларын алып киткән булалар да, йә ике сәгатьтән, йә бер-ике көннән тагын эшли башлыйлар. Әгәр булдыра алсагыз, зинһар, автоматларны юкка чыгарырга ярдәм итегез. Полиция бу автоматлар турында бик әйбәт белә. 35нче йортта яшәүчеләр дә алардан туйды инде.
Әгәр таба алмасагыз, ничек киләсе икәнен дә өйрәтим. Бәлки, шулай аңлатып язгач, полиция тагын бер кат игътибар итәр.
Соцгород тукталышында автобустан төшеп, Белинский урамы буйлап менә торгач, кош базарын да үткәч, базардан соң уң якта – авыл өйләре, сул якта биш катлы йортлар башланыр. Биш катлы йортлар беткәч, балалар бакчасы белән рәттән 5 катлы йорт тора. «Продукты по низким ценам» дип язылган бинаның ишегеннән кергәч, каршыда 3 ишек күрерсез. Уң якта – ашамлыклар. Анда аракы, шәраб 24 сәгать буе сатыла. Бер якта – чәчтарашханә. Уртада, ягъни туп-туры ишектә – уен автоматлары. Ул төнлә 8-9да эшли башлый. Алар күбрәк ишекләрен бикләп тоталар…
Адресым редакция өчен генә.
Комментарии