Менә сиңа мулла!

Без, мөселманнарга, иң беренче Аллага, аннан кала муллаларга табынып, ышанып яшәргә кушалар. Арча районының бер авылындагы мулланың, әйтик, А.К. дип атыйк инде, узган җәйдә сыеры авырып үлде. Сыерым үлде, дип, иминият акчасы да алды, шул сыерны тунап, Арчага иткә дә илтеп тапшырды. Авылда бернәрсәне дә яшерә алмыйсың, күрше бар, сугымчы бар. Без, фәкыйрьләр, шул иттән пешерелгән йә пәрәмәч, йә өчпочмак ашаганбыздыр инде. Хәрәмме бу, хәләлме, гөнаһмы, әллә… савапмы? Хәерле булсын.

Чеметкәли абыегыз.

Комментарии