- 13.01.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №1 (11 гыйнвар)
- Рубрика: Ахырзаман галәмәтләре
Заказлы үтерүләре белән яманатлы болгавыр еллардан үзгә буларак, хәзер авыр һәм аеруча авыр җинаятьләр арасында исерекләр кылган явызлыклар өстенлек итә. Бигрәк тә, пычак уйнату очраклары күп. Соңгы көннәрдә куркыныч хроникадан алынган кайбер мисаллар да шуны раслый.
АТЫШЛЫ ҖӘНҖАЛ
20 декабрьдә иртәнге 6да Биектау эчке эшләр бүлегенең участок инспекторы Вячеслав Жиленконың кәрәзле телефонына, Пановка авылында яшәүче 13 яшьлек кыз бала шалтыратып, өйдә исерек әтисенең котырынуын хәбәр итә. Йомшак кына итеп әйткәндә, начарлар рәтендәге гаиләне яхшы белгән майор кичекмәстән юлга җыена һәм 30-40 минут дигәндә, ярдәмгә җибәрелгән тагын ике полиция офицеры белән, район үзәгеннән 8 чакрым ераклыктагы авылга килеп тә җитә. Алар килә, ашыгыч ярдәм машинасы китә. Бактың исә, теге бала В. Жиленкога хәбәр иткәнче үк йорт хуҗасы П. Басков 1977 елгы хатынының күкрәген пычак белән җәрәхәтләп өлгергән икән, кызына да буып үтерәм, дип җикеренгән, шуннан соң ул телефонга ябышкан. Ярый әле, хатынының җәрәхәте бик тирән түгел. Басковның үтерү максаты булганга охшамаган. Юкса, 38 яшьлек бу бәндәдән анысы да ерак йөрми. Чөнки ул үз әтисен үтергән өчен утырып, амнистия буенча азат ителгән кеше бит… Хәзер дә башы эчүдән чыкмый, шуңа күрә даими эш урыны да юк. Әйтмичә булмый, Пановкада безгә ике бала анасы турында да әүлия түгел, диделәр. Ничек кенә булмасын, әлеге җинаять эшендә ул зарар күрүче булып калачак. Ни хикмәт, 20 декабрь иртәсендә аның күкрәген пычак белән яралаган ир заты да зыян күрә. Сүз аңа каршы кузгатылачак җинаять эше турында гына түгел. Тиздән Биектау районы үзәк хастаханәсенә П. Басковны да китерәләр. Ләкин анда озак тотмыйча, Казандагы 15нче хастаханәгә операция ясарга озаталар.
Эш шунда ки, пычаклы хулиган полиция хезмәткәрләренең яхшылап әйткәнен тыңламый. Иң алдан, шәхси йортының пар котельный казаны бүлмәсенә кереп бикләнә, аннан «суям», «үтерәм» кебек янаулы сүзләр кычкыра. Ниһаять, бүлмәгә чыккач, пычак белән айкана башлый. Моның өстенә, аның исерек әнисе, улын яклап, полиция хезмәткәрләренә комачаулык итә. Котырынган бәндәне өйдә коралсызландыру мөмкинлеге булмый, диярлек. Шул рәвешле чигенергә, урамга чыгарга туры килә.
Әлбәттә ки, полиция пычаклы дуамалны калдырып китәргә җыенмый. Ләкин тиздән йөгәннән ычкынган адәмне тыныч юл белән авызлыклап булмавы ачыклана, чөнки ул тыңларга да, буйсынырга да теләмәү генә түгел, пычак белән өскә килүен дәвам итә. Кыскасы, В. Жиленко пистолет чыгарырга мәҗбүр була. Бер тапкыр һавага, икенчесен җиргә атып кисәтү дә айнытып җибәрми тегене. Мондый чакта үз башына азына, диләр, ярый әле, участковый өченче пуляны башына түгел, аягына җибәрә. Шуннан соң да бер кавым яраланган ерткыч кебек кылана әле ул. Кулындагы пычакны каерып, сындырып алырга туры килә. Полиция җәрәхәтле аякка жгут салып, яраны бәйләп, кан югалтуны туктату кебек беренчел ярдәмне күрсәтә. Казанда П. Басковка шул ук көнне операция ясыйлар. Ап-ак көртләргә төренгән тыныч авылдагы ыгы-зыгы ул көнне озак дәвам итә. Экспертлар, тикшерүчеләр эшли, телевидение журналистлары да күренеп ала. Монда инде Басков кына түгел, эчке эшләр органнарында 20 ел хезмәт иткән Вячеслов Жиленко да игътибар үзәгенә эләгә – аның үз вәкаләтләрен арттыру-арттырмау мәсьәләсе тикшерелә һәм ул коралны «Полиция турында»гы закон кысаларында кулланган дип табыла. Тикшерү комитетының Питрәч районара бүлек җитәкчесе Айрат Миңнегалиев В. Басковка карата җинаять кодексының ике маддәсе буенча эш кузгатылачагы турында әйтте. Берсе, әлбәттә, власть вәкиленә карата кылынган явызлыклар белән бәйле, икенчесе хатынына һөҗүм ясау турында булачак. Ханым тулысынча савыгып, экспертиза аның сәламәтлегенә китерелгән зыян дәрәҗәсен ачыклагач, ир кешенең нинди маддә буенча җавап тотачагы тәгаен ачыкланачак. Хәзергә ирле-хатынлы Басковлар хастаханәдә дәвалана. Ә Пановкада әлеге мәхшәрне күреп торган ике бала өзгәләнә.
Наил ВАХИТОВ
Комментарии