Хәмер коткысының бәласе

Хәмер коткысының бәласе

Аек килеш гомер эшләмәслек акылсызлыкларга әйди ул аракы дигәнең. Шул сәбәпле, сәрхүшләр закон чиген узганын тоймый да кала һәм, үзләре дә сизмәстән, җинаять кармагына эләгәләр. Ярый әле Биектау районындагы кебек җиңелчә генә күңелсезлекләр китереп чыгарсалар.

СӘРХҮШ ДУЛЫЙ, ТӘРӘЗӘДӘ ҖИЛ УЛЫЙ

Чебен дулап тәрәзә вата алмый, диләр. Исерек ирләр исә, бер китереп ора да, рамы-ние белән коя да төшерә. Сентябрь аенда 1968 елгы Радик Хәсәнов та әбисенең (хатынының әнисе) дача тәрәзәсе пыялаларын ике селтәү белән челпәрәмә китерә. Качып-посып түгел, йөрәк януларын һәм ачуларын басу өчен эшли. Аннары аерылышкан хатынына шалтыратып хәбәр итә: «Ватам, җимерәм, юк итәм… Фәлән–төгән…»

Әлбәттә, әле күптән түгел генә куып чыгарылган сәрхүш кияүнең ошбу галәмәте хатынны җавап чаралары күрергә мәҗбүр итә. Йөгәнсез кияүне авызлыклау, мөлкәтне саклап калу максаты белән, һөҗүмгә дучар ителгән йорт урнашкан «Гелиос» бакчачылык ширкәтенә кайнеш тиешле ир-егет, аның артыннан ук ике дусты килеп төшә.

Дача йортындагы очрашуның ничек булганы безгә караңгы. Ләкин аның дуслык һәм үзара аңлашу шартларында булганына ышаныч аз. Чөнки икенче көнне котырынган кияү, чит кеше торагына законсыз үтеп кергән, дигән гаепләү ала. Ул гына түгел, Р.Хәсәнов йортка ут төртергә тырышуда гаепләнә һәм РФ Җинаять Кодексының тагын бер маддәсе буенча эш кузгатыла. Монысы исә чит мөлкәтне юк итүгә омтылыш ясау турында.

Уйлап карасаң, әлеге милек Радик өчен бөтенләй үк чит түгел икән. Әйтүенә караганда, дача элек аларныкы булган. Түләнмәгән алиментлары өчен суд приставлары арест салмасын дип кенә, аны хатынының әнисе исеменә күчергәннәр. Әмма күчергәннәр икән, димәк, аныкы түгел шул инде. «Тёща» бик якын кеше булуга карамастан… Эчүен ташлап, юньле-рәтле тормыш алып бара башлавына тәмам өметләрен өзгән «якын» туганнар исә сәрхүшне якларга уйлап та карамыйлар.

Бу Р.Хәсәновның хөкем органнары белән беренче «аралашуы» түгел. 2001 елда авыр тән җәрәхәтләре ясаган өчен, Арча районы суды тарафыннан ел ярымга ирегеннән мәхрүм ителгән булган һәм яхшы тәртибе өчен Пановка колониясеннән 5 айга алданрак иреккә чыгарылган. 2006 елда хакимият вәкиле белән каршылыкка килеп, Казанның Вахитов район судында 2,5 мең сум штрафка тартылган. Болары да шул ук исерек баштан килеп чыккан хикмәтле хәлләр нәтиҗәсе.

САЛМЫШ КИЛЕШ КЫЛАНМЫШ

Биектауда яшәүче Мөхәммәт Аллаяров та эчү ягыннан кимен куймый. Инде күптән алтынчы дистәне вакласа да, «вак хулиганлык» дип аталучы гамәлләргә хирыс. 21 октябрь көнне дә никахлашмаган хатыны фатирында артыгын кыланып ташлый. Хуҗабикә аның әлеге кыланмышлары турында участок инспекторы Айнур Рәмиевкә язып бирә. Вак хулиганны бүлегендә тынычландыралар. Икенче көнне судка чакыртып, 500 тәңкә штраф «чәпиләр».

Әлеге вакыйганы өйгә кайтышлый ук «юып» кайта Мөхәммәт. Өйдәге сөйләшүләр бик тиз ызгыш-талашка әверелә һәм хатын, ир кеше эт ияртеп урамга чыгып киткәч, янә полициягә шалтырата. Участковый А.Рәхмиевка яңадан таныш йортка барырга туры килә. Хуҗабикә Аллаяровның вак хулиганлык гамәлләрен бик җентекләп бәян итә.

Инде гаепле кешегә административ беркетмә төзисе генә кала. Эт җитәкләгән ир кешене икәүләп эзли торгач, күрше урамдагы «Диана» кибете янында очраталар. Маркизны хатын алып китә, ә М.Аллаяровка полиция пунктына барырга тәкъдим ясала. Әлбәттә, эшнең мондый борылыш алуы Аллаяровта ризасызлык уята. Башында ачулы уйлар кайнаса да, А. Рәхмиевка иярергә була ул. Ләкин сабырлыгы озакка җитми: качып котылу фикере өстенлек ала. Кинәт җан-фәрман йөгерә башлаган 53 яшьлек салмыш ир әллә ни җитезлек күрсәтә алмый. Аны эзәрлекләүче яшь участковый зур тырышлык куймыйча гына артыннан хәрәкәт итә, телефоныннан эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре белән сөйләшеп, кай тирәдә «ярышуларын» да хәбәр итеп өлгерә. Ул арада бер ишегалдындагы вак ташка баскан Аллаяров таеп егыла.

Эш аның урам буйлап чаптырыклавы белән генә бетсә ярар иде дә бит. Әлеге тамаша үзенең хезмәт вазифаларын башкаручы полиция хезмәткәренә карата мыскыллы сүзләр кычкыру белән кушылып бара. Тикшерү материалларында аларның баш һәм ахыргы хәрефләре генә күрсәтелеп, аңлатмасы бирелгән: гомосексуализмга бирелгән кеше, уйнаштан туган һ.б. Һәм бу мыскыллаулар урам уртасында, кеше арасында яңгырый. Янәшәдә генә шәхси йорт төзү белән мәшгуль эшчеләрне хәйран итеп, җикеренүче хулиганны милиция экипажы килеп ала. Шул рәвешле, М.Аллаяров гамәлләре административ хокук чикләрен узып, Русия Җинаять Кодексының дәүләт вәкилен мыскыл итү турындагы 319нчы маддәсе кысаларына эләгә. Тикшерүче Ә. Кадыйров әлеге эшне хөкемдар карамагына озата.

ИСЕРЕККӘ ДИҢГЕЗ ТУБЫКТАН

Шул ук Биектау районы үзәгендәге тагын бар низаг, өлкән яшьтәге ханымның «Энергосбыт» оешмасына 1222 сумлык бурычы аркасында килеп чыккан. Энергетиклар, кулланучы апа түләргә теләмәгәч, судка дәгъва белән мөрәҗәгать итәләр. Суд дәгъваны канәгатьләндерә. Ләкин үҗәт әби «Татэнерго» хезмәткәрләрен бусагадан да уздырмыйча, борын төпләрендә ишекне ябып куя.

Ләкин суд карары үтәлергә тиеш бит. Юкса, аның кирәге дә булмас иде. Һәм моның өчен бездә махсус вәкаләтләргә ия суд приставлары хезмәте бар. Шуңа күрә дә икенче көнне энергетиклар Валентина Петровна янына ике пристав – Р. Латыйпов һәм М. Куцаков белән бергә киләләр. Әлеге «делегация»гә әбинең исе китми. «Минем беркемгә дә әҗәтем юк, түләмим», – дип тагын кырт кисә. Әлбәттә, суд приставлары борылып чыгып китәргә ашыкмый. М. Куцаков түләтүнең икенче төрле ысулын төшендерергә керешә. Аңлашыла ки, сүз әбинең мөлкәтен язып алу турында бара. Моны ишеткәч, ул фатирга беркемне дә кертмәячәген әйтеп аркылы баса.

Билгеле инде әлеге сөйләшү тыныч кына бармый. Бер мәлне ишек катындагы шау-шулы әңгәмә икенче төрле юнәлеш ала. Чөнки кычкырып сөйләшүләр аркасында түр бүлмәдә йоклап яткан 24 яшьлек айнымас онык Стас уянып китә. Табигый ки, ул шунда ук туган әбисен якларга ташлана. Сүзнең ни турыда барганын да белештереп бетермәгән ошбу әзмәвер: «Үтерәм, үтермәсәм, имгәтәм!» – дип, приставларга таба юнәлә. Бер ел элек кенә колониядән кайткан егетнең холкын белгән әби кеше аның юлына аркылы төшеп карый үзе. Ләкин тегесе аны читкә этәрә һәм приставларга кизәнә. Кизәнүен кизәнә, әмма ниятенә ирешә алмыйча шунда ук чүгәләргә мәҗбүр була. Чөнки М. Куцаков аның чыраена махсус балоннан газ пошкыртып өлгерә. Үзе зарар күрүче булса да, Станислав власть вәкилләренә каршы көч куллануда гаепләнә. 2005 елда аңа һөҗүмле талау өчен шартлы срок бирелгән булган. Берничә айдан соң, урлашканы өчен, 3 еллык реаль колония ала. Аннан кайткач та полиция белән даими каршылыкка килеп тора. Ул инде 7 тапкыр административ җаваплылыкка тартылган. Әйтергә кирәк, барысы да салмыш вакытта кылынган гамәлләр өчен. Исереккә диңгез тубыктан, дигән гыйбарә хак, күрәсең.

Наил ВАХИТОВ.

Биектау районы.

Комментарии