Минзәләдә олы фаҗига: зур югалтулар... сәбәпләр... фаразлар...

Минзәләдә олы фаҗига: зур югалтулар... сәбәпләр... фаразлар...

 

Сугыш чорында яшибезмени?! Көн туды исә, бер-бер артлы күңелсез хәбәрләр килеп кенә тора соңгы вакытларда. Барысы да диярлек кешеләр үлеме белән бәйле... Коронавирус дигән зәхмәт кыра халыкны... Инде менә 10нчы октябрь иртәсе тагын бер зур фаҗига турында тетрәндергеч хәбәр алып килде. Минзәлә районында L 410 модельле ике моторлы җиңел очкыч егылып төшә. Очкыч бортында 20 парашютчы һәм ике пилот – барлыгы 22 кеше була. Аларның 16сы, кызганычка каршы, һәлак була...

Минзәлә аэроклубына караган очкыч иртәнге 9 сгать 5 минут тирәсендә һавага күтәрелә. Һәм инде берничә минуттан соң һәлакәткә тарый. 70 метр биеклеккә күтәрелгәч, пилотлар сул двигательнең эшләмәве турында хәбәр бирәләр. Очкычны ашыгыч рәвештә кире утырту турында карар кабул ителә. Ләкин, ниндидер сәбәпләр аркасында аэродромдагы күтәрелү-төшү полосасына хәтле килеп җитә алмыйлар. L 410 очкычы 1,5 чакырым читтәрәк егылып төшә һәм бетон коймага бәрелә.

Фаҗига турында беренче хәбәр оператив хезмәтләргә 9 сәгать 11 минутта килеп ирешә. Тиз арада урынга коткаручылар җибәрелә. Изелүдән тимер өеменә охшап калган очкычтан алар ике сәгатькә якын кешеләрне чыгаралар. «Кайбер гәүдәләр ит кенә иде», – дип искә ала коткаручыларга булышкан берәү.

Соңрак хәбәр ителгәнчә, 14 парашютчы һәм ике пилот – җәмгысы 16 кеше һәлак була. Каты бәрелүдән очкычның алды тәмам изелгән, арткы өлеше генә үз формасын саклап калган бит. Ә исән калган 6 кеше, күрәмсең, бәхеткә нәкъ шул арткы өлештә булганнар да. Алар төрле дәрәҗәдә тән җәрәхәтләре алган, әмма, шөкер, исән! Берсе – аеруча авыр хәлдә булганы – санавиация ярдәмендә Казан шәһәрендәге Республика клиник хастаханәсенә озатыла. Калган биш имгәнүчене Чаллыдагы «Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе»нә салалар.

Шул ук көнне аларның хәлләрен белеп, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков Чаллыдагы хастаханәдә булдылар. Шулай ук, ярдәм күрсәтү өчен Чаллыга Казан шәһәреннән югары квалификацияле хирург, нейрохирург һәм травматологлардан торган табиблар командасы килә. Соңрак, имгәнүчеләрне Мәскәү хастаханәләренә күчерү кирәк була калса, шундый мөмкинлек бирә торган махсус медицина модульләре белән җиһазландырылган очкыч белән, Чаллыга Русия Гадәттән тыш хәлләр министры вазыйфасын башкаручы Александр Чуприян да килде.

Авиаһәлакәттә зыян күрүчеләрнең күбесендә умыртка баганасының компрессияле сынуы, иң башы һәм күкрәк читлекләре имгәнүе теркәлгән. «Барлык пациентларның да хәлләре авыр, ләкин тотрыклы», – дип белдерде Чаллы шәһәренең «Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе» баш табибы Марат Мөхәммәдиев. Имгәнүчеләр барысы да аңнарында, алар көчле тетрәнү кичергән.

Очкычта төрле төбәктән кешеләр булган. Башкортстаннан 6 кеше, аларның дүртесе һәлак булган, икесе исән. Мари Иленнән 1 кеше, ул да исән. Удмуртиядән 3 кеше, икесе һәлак, берсе исән, Татарстаннан барлыгы 9 кеше, барысының да гомере өзелгән, Кировтан 1 кеше – исән, Чиләбедән дә 1 кеше – һәлак булган.

Парашюттан сикерү теләге белән күккә күтәрелгән әлеге кешеләрнең барысы да физик яктан нык, сәламәт булган бит. Һәлак булучыларның шактыена әле 40 яшь тә тулмаган, кем әйтмешли, яшәргә дә өлгермәгәннәр. Күбесе инде тәҗрибәле парашютчылар. Документлардан күренгәнчә, алар 2,5 – 4 мең метрдан сикерергә планлаштырган булганнар. «Миңа нәрсә җитми? Парашют спорты күнекмәләрен дәвам итү һәм 250 чакырым ераклыктагы тугандаш Татарстан аэроклубына йөрмәс өчен аэроторба җитми», – дип язган һәлак булучыларның берсе – Павел Музыченко үзенең «Fcebook» битендә...

Һич көтмәгәндә, фаҗига нәтиҗәсендә шулай иртә китеп барулары кызганыч, бик кызганыч... 11нче октябрь Татарстан өчен матәм көненә әйләнде. Әлбәттә, бу көннәрдә Татарстан белән бергә бөтен ил сыкрады...

12нче октябрьгә барлык һәлак булучыларның шәхесләре ачыкланып, мәетләр туганнарына бирелде. Татарстан Президенты һәлак булучыларның гаиләләренә һәм зыян күрүчеләргә ярдәм итү турында карар игълан иткән иде. Аның нигезендә ярдәм күрсәтү дә башланды.

СӘБӘПЛӘР... ФАРАЗЛАР...

Фаҗига турында тетрәндергеч хәбәр таралуга, озак та үтмәстән, сәбәпләре турында имеш-мимешләр дә ишетелә башлады. Янәсе, очкычка тиешле нормада каралганнан артык күп авырлык туры килгән. Шулай ук, пилотларның ялгышы булырга мөмкин дигән фаразлар да пәйдә булды. Очкыч бик иске һәм таушалган, төзек булмаган дигән кебек фикерләр дә алга сөрелде. Ә Минзәлә муниципаль районы башлыгы Айдар Салахов беренчел мәгълүматларга нигезләнеп хәбәр иткәнчә, очкычның двигателенә кош бәрелгән. Шул сәбәпле двигатель сафтан чыккан.

Аңлашылганча, җентекләп тикшерүләр үткәрмичә фаҗига сәбәбен тәгаенләп әйтү мөмкин түгел әле. Хәзерге вакытта Русия тикшерү комитеты криминалистлары, тикшерүчеләре шул эш белән мәшгульләр дә. Алар сәбәпләрне ачыклагач, киң җәмәгатьчелеккә хәбәр ителер анысы. Ә хәзергә очкычның халәте, пилотлар һәм хезмәт күрсәтүче оешма турында ниләр билгеле соң? Шул сорауларга мөмкин булганча ачыклык кертеп китик.

ОЧКЫЧ ЯХШЫЛАРДАН САНАЛГАН

L 410 модельле ике моторлы җиңел очкыч 1967нче елда Чехословакиядә эшләнә. Ул 19 пассжирга исәпләнгән. Ә Минзәләдә һәлакәткә юлыккан RF 94591 номерлы борт 1987нче елда төзелгән. Алдан ул СССРның хәрби һава көчләре карамагында оча. 2014нче елда ДОСААФка бирелә. Әлеге очкыч 34 ел буе күкне гизгән булган инде. Ләкин белгечләр фикеренчә, очу сәгатьләре әллә ни күп булмаган.

– 1987нче елгы очкыч – чагыштырмача иске түгел, – дип нәтиҗә ясый «Казан авиапредприятиясе» генераль директоры Магомед Закаржаев. – Бу очракта очкычның яше – чагыштырмача билгеләмә. Әгәр аның халәтен тиешенчә тикшереп, яхшы шартларда файдалансалар, берни түгел. Анда озак вакытка түзәрлек агрегатлар урнаштырылган.

Закаржаев әлеге төр очкычта командир булып 2,7 мең сәгать очкан. Аның сүзләренчә, L 410 – яхшы очкыч. Дөрес двигателе белән вак-төяк мәсьәләләр тугалаган булган. Ләкин ул кимчелекләрне вакытында бетереп барганнар.

Хәзер исә, фаҗиганың сәбәпләре ахыргача тикшерелеп беткәнче, ДОСААФ L 410 очкычларын файдалануны тыя.

«ПИЛОТ ЯЛГЫШЫ БУЛЫРГА МӨМКИН ТҮГЕЛ»

L 410 очкычы белән ике пилот – 60 яшьлек Михаил Беляев һәм 61 яшьлек Александр Зыков идарә иткән. Икесенең дә очу тәҗрибәсе, охшаш типтагы очкычлар белән идарә итү осталыгы зур булган. Беляевның хатыны Галина ханым сүзләренчә, Михаил 19 яшеннән оча башлаган.

– Очу – аның тормыш мәгънәсе иде. Һәрчак бик җаваплы карады, инструкцияләрне төгәл үтәде. Чөнки алар кан белән язылган дип әйтә иде. Ул бик тәҗрибәле. Димәк бу юлы фаҗиганы булдырмый калу аның көченнән килмәгән, – дип искә ала ире турында тол калган ханым.

Михаил Беляевның кызы Анастасия да интернет челтәренә урнаштырган язмасында әтисенең сау-сәламәт, физик яктан нык һәм тәҗрибәле очучы булуы турында сөйли. «Үзара сөйләшкәндә, әтием берничә тапкыр очкычның двигателе белән проблемалар тууы турында әйтте», – ди ул. Двигательнең сүнү очрагы берничә тапкыр булган, дип билгеләп үтә кыз. Һәм ул турыда әтисе аэроклуб җитәкчелегенә хәбәр иткән булуына ышана. Җитәкчелек белде, ди.

Минзәлә аэроклубы филиалы җитәкчесе Равил Нурмөхәммәтов, шулай ук, һәлакәткә юлыккан очкыч экипажын «бик тәҗрибәле» дип бәяли. Аның сүзләренчә, пилот ялгышы булырга мөмкин түгел. Ә бар яктан да тикшерелгән очкычка һавага күтәрелү рөхсәте бирелгән була.

«АЭРОКЛУБ – МИНЗӘЛӘ ШӘҺӘРЕНЕҢ ВИЗИТ КАРТОЧКАСЫ»

Минзәлә аэроклубы турында да фәкать уңай гына фикерләр әйтелә. Ул Татарстан үзәк аэроклубының филиалы булып санала. Бик уңайлы урында, Минзәлә шәһәреннән ике чакырым гына читтәрәк урнашкан. Профессиональ парашютчыларның да, әлеге спортка тәүге аяк атлаучыларның да теләп, яратып йөри торган клублары ул.

– Без иң яхшы клублар арасында беренче бишлеккә керәбез, Дөнья чемпионаты, ике тапкыр Европа һәм 16 тапкыр Русия чемпионаты үткәрдек. Биредә космонавтлар да шөгыльләнә, – ди Минзәлә аэроклубы филиалы җитәкчесе Равил Нурмөхәммәтов. Хәзер аэроклуб шәһәрнең визит карточкасына әйләнде, диләр минзәләлеләр.

Ләкин, клуб эшчәнлегендә күңелсез хәлләр дә булгалаган. Мәсәлән, элегрәк ике парашютчы һавада бергә буталган. Ә бер елны парашютчы Сабантуй бәйрәмендә бала өстенә төшкән. Җил парашютчыларны шәһәр өстенә алып киткән очракны да хәтерли Минзәлә халкы. 2018нче елның 19нчы маенда исә, 4 мең метр биеклектән сикергәндә, ике тәҗрибәле спортчы җиргә бәрелеп үлгән. Әлбәттә, аэроклуб тарихындагы иң зур фаҗига – быел 10нчы октябрьдә булганы...

Хәзерге вакытта аэроклубның эше туктатылган, җентекләп өйрәнү өчен аның барлык документлары алынган. Минзәлә аэроклубының юридик яктан кемгә каравы, чынлыкта аңа кем хуҗа булуы да тикшерүчеләрдә өстәмә сораулар тудырган. Чөнки, бер яктан, ул Татарстан үзәк аэроклубы филиалы санала, икенче яктан, республика ДОСААФына керә. Филиал белән Равил Нурмөхәммәтов җитәкчелек итә. Әмма чынлыкта төп эшчәнлекне ДОСААФчылар түгел, ә 2003нче елдан Минзәлә аэродромы территориясендә барлыкка килгән «Минзәлә авиация предприятиясе» алып бара икән.

Кыскасы, идарәчеләре, хуҗалары буенча шактый гына катлаулы, буталчык хәл туган Минзәлә аэроклубы тирәсендә. Тикшерү органнары барысын да өйрәнеп, очына чыгарлар, дип ышанабыз. Гомумән, әлеге фаҗига тууга китергән сәбәпләр, кемнедер гаепле калдырырга тырышу максатыннан гына түгел, ә гадел рәвештә ачыклансын иде. Иң мөһиме, 16 кешенең гомерен өзгән коточкыч хәлдән тиешле нәтиҗәләрне ясап, киләчәктә андый фаҗигаларның булуына юл кумаска тырышырга кирәк.

Сәхифәне Раиф ГЫЙМАДИЕВ әзерләде

 

 

 

Комментарии