Урыссу угрысы

Урыссу угрысы

1973нче елда туган Артур Каландаровның тормышы бер тәртип белән, әйтерсең, алдан билгеләнгән сызым буенча бара. Ягъни эчә, урлый, тотыла да утыртыла ул. Әлеге эзлеклелек даими рәвештә кабатлана. Әйтик, 2016 елның февралендә өч еллык җиденче хөкемен тутырып кайта да Урыссуда вак-төяк караклыклар һәм дә башка төрле исерек ахмаклыклар кылып, яңадан Бөгелмәдәге тикшерү изоляторына ябыла, гүя, туган йортына кайта.

Туган дигәннән, тумышы белән Үзбәкстанның Фирганә каласыннан ул. Ләкин гаиләсе күп еллар элек Ютазы якларына күченеп кайтканга балачактан бездә үскән. Хәзер әти-әнисе шул райондагы Байлар авылында көн күрә, 1969нчы елгы апасы Анжелика Урыссуда тора. Димәк ки, Артур районкүләм мәгълүм угры булып бездә җитлеккән. Ләкин бу өлкәдә югары «казанышларга» ирешкән һәм үзе кебекләр даирәсендә абруй яулаган атаклы карак, дип булмастыр аны. Чөнки һөнәри бурлар кебек умырып урлый белми, ә юк-бар әйбер чәлдерә ул, урлыйм дигәндә кылынган башка хилафлыклары да җитдиләр рәтеннән түгел, бары тик бер-ике елга «тегендә» озатылу өчен җитәрлек… Монысын Каландаровның соңгы галәмәтләре дә раслый.

Эшләп ашарга күнекмәгән әрәмтамак узган ел иреккә чыккач та күбрәк Урыссуда буталып йөри. Бер ай чамасы тулай торакта яшәүче апасы бүлмәсендә тора, әмма исерек хөрәсәнне куып чыгара Анжелика. Аннан соң үзеннән 18 яшькә яшьрәк марҗа кызы белән кавышып, аның фатирында оялап карый. Чиләгенә күрә капкачы дигәндәй, үзе дә бигүк юньлеләр рәтеннән булмаган хатынның мәхәббәте бер атнадан сүнә дә, ир кеше аннан да табан ялтыратырга мәҗбүр була. Зур булмаган бистәдә торган бер атналык сөйгәне Нина һәм бертуган апасы белән очрашмый-аралашмый гына булмый.

Нина Ластовская фатирында 30нчы октябрь кичендә дә Артур пәйда була. Хуҗабикәнең 1983нче елгы Виктор Вялков һәм 20 яшьлек тагын бер кыз белән сыйланып утырган чагы туры килә. Салмыш ирләр арасында ызгыш чыкмый калмый. Каландаров В.Вялковны көндәш дип уйлый чөнки. Низагның беренче өлеше әрләшү белән төгәлләнә, әйтәсен-әйтеп, ишетәсен ишетеп бетергән Каландаров яшьләр яныннан чыгып китә. Ләкин тиздән кире борыла. Төрмә сәндерәләрендә күп аунаган ир кеше үзенә төбәп «ыргытылган» сүзләрне үтә кимсетүле дип таба һәм моның өчен җәза бирергә кирәк дип саный.

Кылган гамәлләре күрер күзгә әллә ни явыз түгел аның. Кыскача гына әйткәндә, җиде көнлек хәләл җефетен читкә этәреп килеп керә ул фатирга, комачаулык кылмасыннар өчен ике хатын кызны йокы бүлмәсенә төртеп кертеп ишекне ябып куя да кухняда аракы эчеп утырган Вялковны дөмбәсләргә керешә. Сугып егып типкәләсә дә, бер җирен дә имгәтми. Соңрак, Виктор аның ошбу галәмәтен вак-төяк дип саныйм, кыйнаучыга үпкәм һәм дәгъвам юк, дип белдерә. Ләкин Каландаровның Вялков кесәсеннән идәнгә барып төшкән телефон аппаратын алып чыгып китүе боза эшне. Чөнки хатыннар полициягә хәбәр итә. Итәгенә ут капкан Артур 2900 сум дип бәяләнгән «Micromax»ны кире дә кайтарып карый. Ләкин соң була инде. Тикшерү комитетының өлкән тикшерүчесе Рөстәм Яруллин бу галәмәткә талау дигән бәя бирә. Бусы бер хәл, Каландаровның чит торакка бәреп керүе хуҗаларның конституцион хокукын бозу, ә хатыннарны бүлмәгә ябып куюы аларны законсыз рәвештә ирекләреннән мәхрүм итү дип атала бит. Шул рәвешле, сәрхүш 5 минут эчендә өч җинаять эшләп өлгергән булып чыга.

Мондый чакта, кем әйтмешли, койрыкны кысып кына йөрергә кирәк тә бит. Ләкин Каландаров язмышын катлауландыру өстендә тырышып «эшли». Өч көннән апасының беренче каттагы бүлмәсенә тәрәзәдән кереп ял итәргә ята. Йокысы туйгач өйдә ачкычлар табып ишектән чыга, үзе белән бер тавык түшкәсе, туракланган сыер ите һ.б. ашамлыклар да эләктерә. Аларның бер өлешен көмешкәгә алмаштырып дусты Фәнис Мәрдәнов янына барып керә. Әйбәтләп ашап-эчеп утырганнан соң, шунда ук куна да кала.

Икенче көнне иртә белән тулай торак янына икәүләп килә алар. Әйтүләренә караганда, Мәрдәнов урамда көтеп кала. Тиздән Артур апасы бүлмәсеннән машина аккумуляторы алып чыгып тоттыра да, шул тирәдәге «Автозапчасти» кибетенә тапшырырга куша аңа. Сәүдәгәр урланган мал өчен 450 тәңкә тоттыра. Аз, билгеле, ләкин ике ярты алырга җитә бит. Каландаров тулай торактан көч-хәл белән күтәреп ике сумка алып чыга. Аларда тавык йомыркасы, тушенка, сыр, балык уылдыгы, ярма, токмач, вафли, печенье, зур-зур банкаларда тозланган кыяр, гөмбә, кәбестә, карлыган кайнатмасы һәм шактый вакыт типтереп тук яшәрлек башка ашамлыклар була.

Полиция ошбу әйберләрнең ашалып өлгергәннән калганнарын Ф.Мәрдәнов суыткычыннан шул ук көнне җыеп ала. Ике көн Байлардагы әти-әнисе янында торган Анжелика Каландарова өенә керүе белән угрылыкның энесе эше икәнен аңлап ала да полициягә хәбәр сала. Аларга Артурның, санап үтелгән мөлкәттән тыш, ике «Самсунг» телефонын чәлдерүен дә әйтә ул. Хәер, аларның берсен энесенә үзем биргән идем дип урланган әйберләрнең бик тә озын исемлегеннән төшереп калдыра. Экспертиза азык-төлек 2700 сум, аккумулятор 3500, телефон 1700 тәңкә тора дип таба.

Боларга өстәп, Каландаровның Анжелика бүлмәсеннән матди бәһасе юк дип белдерелгән әйбер – бер пакетка тутырылган тәмәке төпчекләре эләктереп чыгуы ачыклана. Полиция хезмәткәрләрен аптырашта калдырган ошбу чүп-чар өстәмә мәшәкать чыгара. Чөнки аларны берәмләп санап җәмгысе 176 данә икәнен ачыкларга һәм, эчендәге нигъмәтне бурлар ашап өлгергәнгә күрә бушап калган банкалар кебек үк, дәлил итеп теркәргә туры килә. Бактың исә, тарта торган ханым әлеге калдыкларны тәмәкесе бетеп киткән очракларда куллана торган булган икән.

Бу юлы матди зыян 7297 сум дип саналса да, урланган мал тулысынча диярлек хуҗасына кайтарыла. Искәртеп үтик, 46 яшьлек ханым аккумуляторны теге кибеттә үзе эзләп табып сатучыны шөбһәгә сала. Урланган мөлкәтне сатуга алган өчен җавапка тартып булмый аны. Ул һәм тавык түшкәсен сатып алуын кире каккан тагын бер ир-ат шаһит булып калдырыла. Ф.Мәрдәновның дусты белән бергә «бату» куркынычы булмый түгел. Ул чәлдерелгән байлыкны апасы биреп чыгарган дип белдем ди. Аның сүзләрен А.Каландаров та җөпли. Шул рәвешле Мәрдәнов та судан коры чыга.

Каландаровка мондый бәхет елмаймый, әлбәттә. Ул урлашу гына түгел бертуганы торагына рөхсәтсез үтеп кергән өчен дә җавапка тартыла. Кыскасы, барлыгы биш җинаятьчел гамәлдә гаепләнә. Зарар күрүчеләр, шул исәптән, апасы һәм элеккеге сөйгәне гаепләнүчегә шәфкать күрсәтү ягында тормый. Каландаров гаебен таный, иреге белән хушлашачагын белә, бары тик иң куркыныч җинаятьчеләр тотыла торган аеруча кырыс тәртипле (особый режим) колониягә озатылудан гына шүрли. Сигезенче мәртәбә суд каршында җавап тоткан Урыссу угрысы тикмәгә генә шикләнми, билгеле.

Хөкемдар аның өч елга ирегеннән мәхрүм ителүе, әлеге җәзаны бары тик кырыс режимлы колониядә үтәргә кирәк булачагын игълан иткәч 44 яшьлек Артур Каландаров җиңел сулап куйгандыр кебек. Чөнки ул хөкем белән риза булмавын белдереп Татарстан Югары судына мөрәҗәгать итүне дә кирәк санамый. Хөкем гамәлгә керү белән үзенә яхшы таныш оешмага озатыла ул.

Наил ВАХИТОВ,

Ютазы районы

Комментарии