Кызыл тышлы кенәгә

“Коррупциягә каршы көрәш комиссиясе” дигән җәмәгать оешмасы турында беренче тапкыр быел яз Зәй районында ишеткән идем. “Восток” агрофирмасына дигән азотлы ашламаны урлап тотылган өч кешенең берсе шушы яңгыравык исемле оешма таныклыгын күрсәтә. Бу хакта “Сулга киткән ашлама” дигән язмада (“БГ”, 8 июль) сөйләдек. Ул чакта Зәй милициясендә дә әлеге серле ширкәт турында ишеткән, нәрсә дә булса белгән кеше табылмады. Бактың исә, моның ише билгесез комиссия, фонд, комитетлар да, аларның таныклыгына ышыкланып йөрүчеләр дә биниһая күп икән.

Әлеге кызыл тышлы кенәгәләр , бигрәк тә, юл-патруль хезмәте инспекторлары белән “уртак тел” табу, дөресрәге, аларны куркыту өчен кирәк. Әйтик, сержантына, кагыйдә бозган шоферны туктаткач, тәрәзәдән транспорт йөртүче таныклыгы урынына гербы төшерелгән “документ” сузалар. Анда подполковник формасындагы кеше фотосы ябыштырылган, бик хәтәр, әйтик, “Комитет поддержки Президента России” дигән сүзләр язылган. Ул гына да түгел, “Органам МВД, ФСБ, ГТК (Таможня – Н.В.) просьба оказать содействие” дигән искәрмә дә бар. Әлбәттә ки, иң каешланып беткән инспектор да ошбу “зур” кеше белән бәйләнешеп торуны кирәк санамый. Шулай итеп, юлда йөгәнсезләр саны арта. Кызыл кенәгә башка төр хокук бозучыларга да тоткарлыксыз йөрергә мөмкинлек бирә. Югарыда телгә алынган ашлама карагын гына алыйк.

Ә бу инде әлеге “документлар”га ихтыяҗ артуга китерә. Һәм ул акрынлап товарга әйләнә башлый. Юлда тоткарлангач, кайберәүләр аны сатып алуын да яшерми. Бәясенә килгәндә, 5тән 25 мең сумга кадәр тора икән. Ул кызыл катыргының сыйфатлы эшләнеше һәм анда язылган оешманың дәрәҗәсенә карап арта.

Әмма әлеге документларның барысы да сатып алынмаган. Киресенчә, ошбу шомлы исемле оешмаларның күбесе чыннан да бар. Тикшерү аларның реаль эш күрсәтүче түгел, башлыча, кәгазьдәге ширкәтләр икәнен күрсәтә. Аларның уставлары да бар, ләкин анда таныклыкның нинди булырга тиешлеге турында әйтелми. Шуңа күрә, аны ничек теләсәләр, шулай ясыйлар. Һәм кирәкле кешеләргә өләшәләр. Шул рәвешле, таныклыкларга гомер хезмәт итмәгән ир-егетләрнең хәрби форма киеп төшкән фотолары ябыштырыла, ул “утырып” чыккан кешеләргә бирелә һ.б.

Урамдагы милиционер әлеге нечкәлекләрне ачыклый алмый, билгеле. Кагыйдә бозган шофер яисә аның пассажиры теге кенәгәне күрсәтү белән инспектор аны янәшәсендәге Эчке эшләр министрлыгының үз хәвефсезлеге идарәсе (УСБ) вәкиленә тапшыра. Анысы документның законлылыгын тикшерү максатында вакытлыча алынуын хәбәр итә. Ул арада инспектор хасиятен китереп кагыйдә бозу очрагы буенча беркетмә төзеп куя. Погоннарны салдыру, эштән куылу кебек янауларга карамастан, берничә рейд уздырыла һәм 160тан артык таныклык алына. Күз күрмәгән, колак ишетмәгән оешмалар булуы ачыклана.

Сүз уңаеннан әйтик, рейдларда катнашкан УСБ оперативниклары үзләренә “ярдәмче” фондлар булуын да белеп ала. Аларның берсе “Фонд содействия сотрудникам собственной безопасности правоохранительных органов”, икенчесе – “спецподразделений”, өченчесе – “УСБ МВД РТ” дип атала икән. Таныклыклары да нәкъ оперативникларныкы кебек.

Ләкин болары иң “текә” оешмалар түгел әле. Әйтик, берәү “Управление делами Президента РФ. Фонд милиции. Полномочный представитель в Приволжском Федеральном округе” дигән таныклык күрсәтә. Тикшереп карагач, тулы вәкаләтле вәкилнең җинаять җаваплылыгына тартылган зат булуы ачыклана.

Икенчесе “Комитет поддержки Президента РФ. Сотрудник отдела правоохранительных органов” дигән катыргы кенәгә төртә. Өченчесе “Комиссия по борьбе с коррупцией”, дүртенчесе “Комитет поддержки реформ Президента России”…

Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының үз хәвефсезлеге идарәсендә шушы кенәгәләрдән үзенчәлекле күргәзмә ясалган. Шулкадәр оешма илдә тәртип урнаштыруда катнашса, без җинаятьчелекне, мөгаен, җиңгән дә булыр идек. Ләкин хәзергә әлеге таныклыклар, киресенчә, хокук саклау органнарыннан саклану, җаваплылыктан котылу, ә кайчакта җинаятьчел гамәлләрне яшерү өчен кирәк.

Милициянең юл-патруль, ведомстводан тыш сак, патруль-пост һәм башка хезмәтләре милиционерларына әлеге “документлар”ны күрсәтүчеләргә бернинди ташлама ясамаска кушыла, аларны “җыю” дәвам иттерелә. Шул ук вакытта аларны биргән кешеләрне җаваплылыкка тартып булмый. Чөнки бу гамәл Җинаять кодексының ялган документлар ясау (подделка) белән бәйле маддәсе кысаларына эләкми.

Гомумән алганда, мондый кенәгәләр җәмгыятьтә уңай шартлар булганга “үрчи”. Бу, иң беренче чиратта, законны кешесенә карап куллану нәтиҗәсе. Мисалга шул ук ГАИ инспекторын алыйк. Әгәр ул юлда кемнең кем булуына карамастан, бары тик Закон нигезендә эш итсә, ошбу кәгазьләрнең кирәге дә калмас иде.

Ә безгә мондый заманнарга кадәр ай-һай ерак әле…

Рәсемдә: Милиция “союзник”лары таныклыкларының кайбер үрнәкләре

Серле “ачыш”

“КамАЗ-Металлургия” ачык акционерлык җәмгыятендә коелган корычтан үзебезнең машиналарны җитештерәләр. Предприятиедәге цех башлыкларының берсе исә шушы металл прокатыннан “Hyundai Sonata” дигән Корея машинасы ясау җаен тапкан. Хәзер автозаводта зур кызыксыну уяткан әлеге “ачыш” серләрен өйрәнәләр. Моңа кадәр шыпырт кына йөргән металлург эш тәҗрибәсе белән бик теләп уртаклаша. Чөнки сорауларны Яр эчке эшләр идарәсе тикшерүчеләре бирә…

57 яшендәге Николай Котов җитәкләгән цех тимер-томыр калдыклары эретеп корыч кою белән шөгыльләнә. Аның продукциясе “КамАЗ” ААҖнең үз хаҗәтләренә кулланыла. Әйтик, 0,5 метр киңлектәге, 5 метр озынлыктагы табаклы корыч тәгәрмәчләре җитештерү өчен чимал булып тора. Дөрес, соңгы елларда әлеге корычка ихтыяҗ кими төшкән, чөнки бу максатта сыйфатлырак башка материал куллана башлаганнар. Шул сәбәпле, складларда шактый зур запас җыелган.

Ләкин икътисадый кризис якадан алгач, әлеге прокатка да чират җитеп, корыч өеме “эри” башлый һәм бер мәлне бөтенләй бетеп куя. Бу хәл “КамАЗ-Металлургия” җитәкчелеген аптырашта калдыра. Коелган һәм җитештерүгә озатылган металл күләменең исәп-хисап документларында чагышмавы ачыклана. Ревизия үткәргәч, 94,6 тонна металлның аяклануы мәгълүм була.

Әлбәттә, ул чакта цех башлыгы әлеге прокатның теге “иномарка”ны ясарга тотылуын сер итеп саклый. Ревизорлар да җепнең очын таба алмый. Шул рәвешле, “КамАЗ-Металлургия”дә милиция оперативниклары пәйда була. Иң әүвәл, матди яктан җаваплы кеше – Н.Котов белән әңгәмә корырга ниятлиләр. Тик нәчәлник кеше суга баткандай юкка чыга.

Соңрак аның тимер-томыр калдыкларыннан коелган металлдан эшләнгән “Hyundai Sonata”га утырып Татарстаннан читкә шылуы мәгълүм булыр. 6 майда федераль эзләүгә бирелгән башлыкны әле шушы көннәрдә генә Мәскәү өлкәсенең Пушкино каласыннан тотып кайталар. Һәм “Хундай”ның ничек дөньяга килүе тәгаен ачыклана.

Хәер, моны оперативниклар ул Мәскәү астында вакытта ук белгән була инде. Чөнки 100 тоннага якын тимерне кесәгә тыгып чәлдерү мөмкин түгел. Эшчеләр цех җитәкчесе әмере буенча табаклы корычны ике тимер юл вагонына төяүләрен, өстенә металл йомычкалары салып каплауларын әйтә. Тепловоз машинисты исә тимер-томыр төялгән вагоннарны кая илткәнен әйтеп, гаепне үз өстеннән төшерергә ашыга.

Сулга киткән металлның җиңел машинага әверелү ысулы да тиз ачыклана. Цех җитәкчесе теге “тимер-томыр”ның 40 тоннасын “Хундай”га алыштырган булып чыга. Н.Котов машинасы-ние белән юкка чыккач, металл “ватыкларын” алган фирма җитәкчесенең дә итәгенә ут каба. Әйтүенә караганда, әлеге алыш-бирешне рәсмиләштерүче документларны металлург соңрак бирергә вәгъдә иткән икән.

Ярый әле Н.Котов бар гаепне үзенә ала. Юкса, аның да әлеге угрылык факты буенча кузгатылган җинаять эшендә кәсептәш буларак катнашу мөмкинлеге зур була. Әйтергә кирәк, инде хәзер гаепләнүче статусы алган мөхтәрәм ир-ат тагын берничә кешене күңелсезлекләрдән йолып кала. Чөнки КамАЗ хәтле КамАЗдан ике вагон металл алып чыгуны бер генә кеше оештыра алмастыр. Аннан соң “Хундай” өчен бирелгән 40 тоннадан тыш, тагын 54,6 тонна прокатның кая киткәне дә хәзергә ачыкланмаган.

Ә җинаять эше хәзергә “КамАЗ-Металлургия”гә 1862515 сум 20 тиенлек зарар китергән Н.Котовка карата гына ачылган. Аңа аеруча зур күләмдә урлау гына түгел, җинаятьчел юл белән табылган акчаны файдаланган (легальләштергән) өчен дә җавап тотарга туры киләчәк. Мөгаен, теге Корея машинасын яңадан корычка әйләндерергә туры килер. Зирәк металлург монысының да җаен табар шәт. Матди зыянны кайтарырга кирәк бит.

Тәгәрмәчләр тәгәри

Иртән Әлмәт эчке эшләр идарәсенә бер-бер артлы ике хәбәр килә. Сәгать биш тулганда, Чуаш Сәрәнесендә яшәүче ир-ат “ВАЗ-2106” машинасын алып китүләрен әйтә. 20 минут та узмый, өч кенә чакрымдагы Клементейкино авылында да нәкъ шундый эчтәлекле мәгълүмат алына. Анда да бер “алтылы” юкка чыга.

Оператив дежур шунда ук тирә-як авылларга ике ЮХИДИ экипажын җибәрә. Акташ милиция бүлеге участковыйлары моны шушы якта яшәүче бер үк кешеләр эше дип исәпли. Иске “жигули”лар өчен әллә кайдан килеп йөрмиләр бит инде.

Шик төшәрдәй егетләр даирәсе тиз ачыклана. Аларны тикшергән арада Елхово авылы янындагы ташландык фермада теге машиналар табыла. Тиздән 18-19 яшьлек ике егет гаепләрен таный. Аларның берсе Елховода яши, икенчесе шул ук авылга Яр Чаллыдан кунакка килгән.

Аларның Марсель Гомәров дигәне хәлне бик җиңел аңлата. “Гадәттәгечә, исерек баштан булды инде”, – ди ул. Салмыш килеш кем нәрсә кыланмаган, янәсе, яшьлек юләрлеге, имеш. Ләкин ошбу шаяру башсызлык дип атала. Чөнки егетләргә каршы җинаять эше кузгатыла. Әлмәт милициясенең тикшерү идарәсе җитәкчесе урынбасары Олег Касыймов әйтүенчә, әгәр аларның бу гамәлләре урлау, үзләштерү максатында кылынган дип табылса, эшләре бөтенләй хөрти булачак.

Егетләр кич белән бер танышларының машинасын алып торып, ике авылда разведка үткәргәннәр. Төнлә белән машиналарның берсенең ян тәрәзәсен ватып, ишеген ачканнар. Һәм аны өстерәтеп алып киткәннәр. Ә икенче “жигули” бөтенләй бикле булмый. Анысының моторын кабызып утырып китәләр. Бу быел Әлмәт районы җирлегендә машина урлауның 27нче очрагы була.

Сүз уңаеннан әйтик. Республикабызның көньяк-көнчыгыш районнарында “Приора” машиналарын алып китү очраклары ешайган. Шунысы гаҗәп: угрылар урланган “жигули”ларның башка бернәрсәсенә тимичә, бары тик хәвефсезлек мендәрләрен генә салдырып ала икән. Бу гадәт Русиянең күрше өлкәләрендә алданрак пәйда булып, безнең якларга да килеп җиткән.

Наил ВАХИТОВ.

Комментарии