Гади халык алданмасын – 2

Гади халык алданмасын – 2

Газетабызның 10нчы санында (13нче март, 2019 ел) җырчы Нурзадәдән Казандагы бер юридик оешманың юк җирдән акча соравы, алай гына да түгел, таләп итүе турында язып чыккан идек. Беләсезме, үзебез дә шаккаттык: бу язма чыкканнан соң, редакциябезгә: «Мин дә шундый хәлгә юлыккан идем бит» дигән эчтәлектәге шалтыратулар килә башлады. Кайсысын гына алып карасаң да, схемасы бер үк. Башта юл һәлакәтенә очраганнар, соңыннан ииминиятләштерү компаниясе зыян килгән машина өчен акча түләгән. Ләкин акча түләнгән булса да, күпмедер вакыттан соң, шушы «ЮрНадзор» дигән оешма пәйда булган. Оешманың хезмәткәрләре, һәлакәткә сәбәпче булучыларга шалтыратып, сезнең безгә бурычыгыз бар, түләмәсәгез, судка бирәбез, дип янаган.

«ЯЗМАГЫЗНЫ КАТ-КАТ УКЫДЫМ… «

Үзем өчен ясаган тагын бер нәтиҗә бар. «ЮрНадзор» тарафыннан эзәрлекләнгән бу кешеләрнең барысын да бер әйбер берләштерә кебек: беренчедән, аларның күпчелеге төрле авылларда, районнарда яшәүчеләр. Икенчедән, яки алар хатын-кыз, яки пенсионер, яки сабыйлыгыннан чыгып җитмәгән яшь җилкенчәк. Бу оешма белән бәйләнешкә кергән бөтен кешеләр өчен дә җавап бирүебез түгел, шулай да, редакциябезгә һәм безнең таныш юристларыбызга мөрәҗәгать иткән кешеләрнең барчасын күз уңыннан үткәреп, анализлап караганнан соң, бер нәтиҗә генә ясап була. Бу – үз-үзен яклап, нәрсәләрдер таләп итеп йөрүе шикле булган катлам кешеләр. Боларга юридик оешма каерган сумманы түләп котылу җиңелрәк. Һәрхәлдә, әйтик, авылда яшәүче пенсионерның судка йөреп нервларын какшатасы киләмени? Акча биреп котылуны кулайрак күрәчәк ул. Бәлки, «ЮрНадзор» оешмасы да, шушыны күз уңында тотып эш итәдер, кем белә… Һәрхәлдә, без бу сорауны оешманың җитәкчесе Зиннур Йосыповка да бирәсе идек тә, ләкин аның белән сөйләштермиләр шул безне…

Әле менә Нурзадә белән бәйле вакыйга хакында чыккан язмабызны укыганнан соң, төн йокылары калган кешеләр дә булган икән. Кама Тамагы районының Каратал авылында яшәүче 65 яшьлек Заһидә ханым Гимадиева шулай дип сөйләде:

– Сеңлем, сезнең ул язмагызны укыгач, төне буе йоклый алмадым мин. Төнге өчкә кадәр кабат-кабат укыдым. Нурзадә белән булган хәл безнең белән дә булды бит. Моннан өч ел элек 13нче февральдә ирем Заһид Казанга РКБга барган җиреннән ялгыш бер машинаны бәрдергән иде. Әллә ни дә түгел иде инде, сыдырылып кына киткән. Шуңа күрә, тавыш-гаугасыз гына аерылышканнар зыян күрүче белән. Хәтта акча да сорамаган, тегесе. Инде бу вакыйга онытылган да иде, ике ел ярым вакыт үткәннән соң, безгә хат килеп төште. Бактың исә, «ЮрНадзор» безне ниндидер билгесез бурычларыбыз өчен судка биргән. Кама Тамагында суд утырышы булды. Казый алар сораган акчаны 10 мең сумга гына киметеп калдырды да, кырык меңгә якынын түләргә дигән карар чыгарды. Үзе тагын хәлебезгә кергән кебек киңәш тә бирде инде казый. «Тагын бу оешма белән проблемаларыгыз килеп чыга күрмәсен, түләгәндә акчагызны суд приставлары аша түләгез, алай ышанычлырак булыр», – диде. Шуларны түләргә дип йөргән чагыбызда укыдым бит мин бу язмагызны! Әллә иремне уятыйммы икән, аңа да укытыйммы икән, дип тә уйлап бетердем. Уятмадым инде, иртән генә сөйләп күрсәткәч, ул да шаккатты. Ни рәвешле ул оешма безне судка биргән, монысын ныклап аңлап та бетермәдек, бик катлаулы, чуалчык ул. Тик схемасы гына Нурзадәнеке кебек, – ди әңгәмәдәшем.

Гимадиевлар – уртача хәлдә яши торган гади авыл пенсионерлары. Гомер буе гади колхозчылар булып эшләгәннәр. Алар өчен әлеге 40 мең сум, асылында, бик зур сумма. Әле кирәкле әйбер өчен тотсаң бер хәл. Ниндидер ишетеп тә белмәгән бер оешма буш җирдә шуның кадәр акча каера бит!

– Без судларыбызда бу оешманың җитәкчесе дип йөртелгән, бөтен документларның астында үз имзасын куйган Йосыповны күрергә бик теләгән идек. Безнең бит аны күргән дә юк, ә шул кеше акча сорый! Тик ул судларга килмәде. Нурзадә белән бәйле язмагызны язгач, ахырдан сез өстәп куйгансыз Айгөл сеңлем: «Бу вакыйганы күзәтеп барачакбыз, суд залында ул Йосупов дигәннәрен күреп, сөйләшеп тә булыр әле бәлки», – дигәнсез. Ул кеше дөньялыкта бөтенләй юктыр ул минемчә. Берәр нинди уйлап чыгарылган персонаж гына түгелме икән, дип тә шикләнәбез инде хәзер…

КЕМ СИН, ЙОСЫПОВ?

Йосыповны күрергә теләгән кешеләр бер Гимадеевлар гына түгел. Казанда яшәүче Ирина Морозова да бик теләп күзләренә карар иде ул кешенең. Бу ханым да, моннан ике ел ярым элек, сентябрь аенда Казан автовокзалы тирәсендә ДТПга эләккән. Әллә ни дә түгел: машинасы белән артка чиккәндә бер машинага тиеп киткән булган. Гаебен таныган, һәлакәт урыныннан качмаган. ЮХИДИга барып, бу очрак турында теркәткәннәр.

– Мин андый-мондый хәл булыр дип, башыма да китермәгән идем. Без ул көнне әни белән чит илгә ял итәргә барырга тиеш идек. Самолетка бик ашыга идек, шуңа күрә, карышып та тормадым, гаебемне таныдым, яхшы иминиятләштерү компаниясендә страховкаланган иде машинам, шуңа акчаларның да түләнәчәгенә иманым камил булды. Акчалар түләнгән, тик менә узган ел «ЮрНадзор» оешмасыннан шалтыратып, миннән ике ел ярым элек булган һәлакәт өчен ниндидер акча сорый башладылар. 23 мең сум сорыйлар. Эш хәзер судка ук барып җитте. Ләкин мин ахырга кадәр көрәшәчәкмен, – дип сөйли ул.

Арча районының Түбән Оры авылында яшәүче Тәслимә апа Бакиевадан исә, шушы ук «ЮрНадзор», 60 мең сумга якын акча каера. Аның да улы кайчандыр юл һәлакәте сәбәпчесе булган.

– Котларым очты. Ул акчаларны түлисе булса дип, җыеп куйдым инде. Ә кая барасың? Судлар булган. Югыйсә, бернинди бурычыбыз да калмаган иде, беркемгә дә. Әллә ни зыян да китермәгән иде улым ул кешенең машинасына. Әз генә кырылган булган. Әле улымның да ичмасам армиядә чагы. Нишләргә дә белмим, – ди ул.

Шушы әйберләрнең барысын да тыңлаганнан соң, зыян күрүчеләр арасында тагын бер уртаклык барлыгын аңладым. Аларга «ЮрНадзор» оешмасыннан акча таләп итеп җибәрелгән хатта гел бер кешенең имзасы тора: Йосыпов Зиннур Мансур улы таләп итә имеш, бу сумманы. Имеш, ул әлеге оешманың директоры. Тик бу кешенең паспортын күрергә туры килде безгә. Урта Азия илләренең берсеннән булган (әлегә шәһәрен язмый торабыз), утыздан азрак кына өстәге бу ир-егетнең Казандагы шундый зур бер юридик оешманы җитәкләве зур шик тудыра. Ник икәне, язмасам да аңлашыладыр. Әле шуңа өстәп, бу Йосыпов дигәннәрен беркемнең дә чынбарлыкта күргәне юк, диләр. «ЮрНадзор» белән бәйле суд утырышларына да аның урынына оешманың башка юристлары килә. Ә Йосыпов үзе кайда – күпләргә билгесез.

Кешеләрнең ничек бу «ЮрНадзор» «тозагына» килеп кабуы үзе бер кыйсса. Казанда юл һәлакәтенә очрагансың икән, күп очракта Казанның Авария Комиссарлары Бердәм хезмәте (Единая Служба Аварийных комиссаров) «ярдәмгә килә». Алар синең иминиятләштергән машинаңның ни хәлдә булуын карарга, ни рәвешле, ничек, нәрсә аркасында аңа зыян килүен ачыкларга, иминиятләштерү оешмасыннан акчаларыңны алырга ярдәм итәргә тиешле. Тик ни өчендер комиссарлар хезмәте зыян күрүчеләр белән килешү төзиләр дә, алга таба бу мәсьәләләрне хәл итү өчен вәкаләтләрен «ЮрНадзор»га тапшыралар. Ә ул исә һәлакәт китереп чыгарган кешеләрдән ни рәвешле акча каера башлавын яздык инде.

Ә «ЮрНадзор» турында интернетта да әллә ни кадәр мәгълүмат язып тутырганнар. «Беркайчан да бу оешма белән бәйләнешмәгез. Бу – лохотрон һәм акча каеручы оешма. Хәзер алар белән судлашкан мәлем», – дип яза, әйтик Арсений К. Мондый шәрехләмәләр аз түгел.

Апрель ахырында Ирина Морозованың чираттагы мәхкәмә утырышы узачак. Ул утырышлар әле шактый дәвамлы булырга да мөмкин. Без исә, һаман өмет өзмибез, бәлки бер могҗиза булып. Йосыпов килер бирегә. Бәлки без Урта Азиядән булган, Казанда шундый «көчле» юридик оешма «төзи алган» егетне чынбарлыкта күрә алырбыз.

Шул ук вакытта, әлеге язманы укып, «Минем белән дә шушы ук хәл булды бит», – дигән кешеләрне редакция белән элемтәгә керергә чакырабыз. «ЮрНадзор»ның эшчәнлеге закон кысаларына сыеп бетмәскә мөмкин, дип шикләнәләр, шуңа күрә, үзләрен бу оешма тарафыннан зыян күргән дип санаучы кешеләргә берләшеп, Тикшерү комитетына күмәк хат язу кирәк. Сезгә исә бу эштә Татарстанның иң көчле юристлары ярдәмче булачак. Безнең белән хәбәргә генә чыгыгыз…

Айгөл ЗАКИРОВА

Комментарии