- 12.03.2016
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2016, №10 (10 март)
- Рубрика: Ахырзаман галәмәтләре
Мәскәүдә кеше бай һәм рәхәт яши, дип уйлый бездә халык. Хезмәт хакы зур, мөмкинлекләр күп. Килешәм, монда 30-40 мең сум хезмәт хакы аз санала. Шәһәр тулы кызыктыргыч, акча суыргыч алдавыч «ләззәтләр» каршында югалып калмасаң, су тизлегендә аккан вакытны үзеңә буйсындыра белсәң – яшәп була.
Мәскәүне килгән халык басып алган. Урта Азия кешеләрен һәр почмакта очрата аласың. Шимбә көннәрендә электричкада еш йөрергә туры килә миңа. Без студент чакта Татарстан электричкаларында ризыклар, көнбагыш сатып йөрүчеләр еш очрый иде. Шәмәрдән ягына йөргәннәр капчык-капчык әйбер аскан кечкенә генә әбине хәтерлидер. Нәрсә генә сатмый иде ул әбекәй! Аннан соң берара күренми башлады аның кебекләр. Транспортларда, җир асты юлларында, халык күп йөри торган урыннарда вак-төяк сату нокталарын бетерделәр, хәер сорашучыларны куып тараттылар. Тик озакка түгел… Мәскәү электричкаларында бу бизнес кабат чәчәк ата. Нинди генә товар тәкъдим итмиләр дә, нинди генә рәвештә акча сорамыйлар биредә. Соңгы вакытта бер исерек ир «популярлашып» китте. Һәр вагонга керә дә бу: «Кадерле ватандашлар! Похмельдән башым чатный, бик авырта. Кызганыгыз, акча яки эчемлек белән булышыгыз!» – ди. Халык елмая, кайберсе, кызганган кыяфәт белән, акча суза. «Оригинально!» – ди яшьрәкләр. «Менә бит, дөресен әйтә, ояты бар икән!» – дигән булалар. Ояты булган сәламәт ир, эчәргә сорап, кул сузып йөрерме икән?! Шунда ук балалар утырып бара. Алар да безнең илнең «оятлы» ирләре мисалын күреп үсә инде.
Электричкага турникетсыз утыра торган җирләрдә бер үзбәк хатыны керә. Аның кулында һәрчак юрган. Ул юрган эчендә баламы-нәрсә, билгесез. Тик ул үз эшен бик оста башкара. Күзеңә туп-туры карап, кулын сузып килә дә: «Бала хакына акча бир!» – ди. Минем бу хатын белән «үчләшү» китте хәзер. «Бер тиен дә бирмим», – дим. Ә ул китми, 5 минут уза. «Үзеңнең дә балаларың бардыр әле», – ди. Мин эндәшмим. Ул китми. Сабырлык кими. Ул, ниһаять, ямьсез сүзләр белән коендыра-коендыра, башка кеше янына китә. Ник акча бирим ди мин? Күңел каршы килә, чыннан да ярдәмгә мохтаҗ кеше алай сагыз кебек ябышмый ул. Күзгә туры карау түгел, башын күтәрергә дә ояла андыйлар. Сабый бала белән акча эшләүчеләргә йөрәгем каткан минем.
Элек халык соңгы чиккә җитеп, башка чара калмаганда гына кеше каршына барган. Әбием сөйли иде. «Йорт-җиребез янып беткәч, күрше авылга хәер сорашырга чыккан көннәрем булды. Капка ишеген шакыганчы, аягымны өстерәргә көч тапмыйча басып торам, оятымнан, башымдагы яулыгым белән йөземне каплап бетерә язып, әкрен генә шакыйм, ачучы булмаса, тизрәк китү ягын карыйм…» Мәдрәсәдә укытучы бер ханым сөйли: «Хаҗ кылырга баргач, юл кырыенда хәер сорашып басып торган балаларга күтәрелеп караган идем, куырылып киттем. Аларның йөзләре ямьсезләнеп, гарипләнеп беткән. Төркем җитәкчебез бу балаларга акча бирмәскә кушты. Ата-аналары аларны, махсус шушы хәлгә китереп, акча җыярга чыгара икән». Мондый изге җирләрдә дә шулкадәр вәхшилеккә бара ала икән адәм баласы?!
Электричкада юл буе тамаша карап барасың. Бер сатучыны икенчесе алмаштыра, бер хәерчене – чираттагысы. Вагонны кыңгырау чыңлаган тавыш тутыра. Бер бабай, үзенә кыңгыраулар аскан да, чың-чың китереп, сүзсез генә акча сорый, телсез, ахры. Аннары гарип малай белән бер хатын керә. «Балаларыгызга сәламәтлек телим!» – дип кереш сүзне әйткәч, теге малай җырлап җибәрә:
«Ну и пусть будет нелёгким мой путь,
Тянут на дно лень и грусть, прежних ошибок груз.
Но мой плот, свитый из песен и слов
Всем моим бедам назло, вовсе не так уж плох…»
Тавыш, тембр шундый көчле. Егеткә сокланмый мөмкин түгел, кызганмыйча да… Гомумән, урам музыкантлары күп эшли биредә. Аларның җыры бөтен вагонны уята, халыкка ошый.
Электричкадан чыгуга, җир асты юлы. Анда һәр иртә бер әби белән тамаша. Ул, яртылаш бөкрәеп, кызганыч тавыш белән, нәрсәдер такмаклый, елый. Һәр шимбә диярлек шулай. Миңа ул артык артистлана кебек тоела. Шунда ук ике исерек ир, аякларыннан носкиларын салып, сузып салганнар да, хәер сорап утыралар. Аяклары өшегәнме, киселгәнме – карарга да куркыныч.
Барасы җиреңә барып җиткәнче нәрсә генә күрмисең, ишетмисең монда. Барысын да кызгансаң, акчаң җитмәс, күрмәс өчен күз йомып та йөреп булмый. Йөрәк тә битараф кала алмый шундый күренешләргә.
Энҗе НОГМАНОВА,
Мәскәү шәһәре

Комментарии