АХЫРЗАМАННАН СОҢ, ЯКИ «ЯҢА КҮРӘЗӘЧЕЛӘР»

АХЫРЗАМАННАН СОҢ, ЯКИ «ЯҢА КҮРӘЗӘЧЕЛӘР»

Аллаһы Тәгалә дөньяны яратканнан бирле кеше ахырзаманны көтеп яши. Адәм белән Һава анабыз җәннәттән куылып, җирдә яши башлаганнан бирле кешелекнең һәр буыны көтә ул ахырзаманны. Бу кешенең аңына Аллаһы Тәгалә аны яратканнан бирле сеңдерелгән, аны беркайчан да онытмый, һәрвакыт исендә тота.

Дөньяның бетүе турында ничәмә-ничә тапкырлар фараз кылынадыр инде, аларның исәбенә чыгып та була торган түгелдер. Дөнья бетүен игълан итүче күрәзәләр әледән-әле барлыкка килә, алар бик күп булды, бар һәм алар киләчәктә дә булырлар. Арада иң күренеклеләреннән шул ук Нострадамус, Ванга, Шамбалаларны беләбез без. Алар кешеләрне куркуга, пошаманга төшереп ахырзаманны фараз иттеләр. Мәсәлән, 2012нче елның 21нче декабрендә булачак дөнья бетүен аеруча тәфсилләп тау куышында утыручы тибет монахы Шамбала әйтеп бирде. Ул ахырзаманны үзе күргән кебек тасвирлады. Ышанмас җиреңнән ышанырлык итеп, дәлилләр китереп сөйләде.

Ләкин хәзерге «Нострадамуслар»ның фаразлары челпәрәмә килеп юкка чыкты, ахырзаман булмый калды. Мөселман кешесе ахырзаманның булуына ышана, әмма ул сукырларча, төрле ялган фаразларга, имеш-мимешләргә ышанмый. Хак мөселман Аллаһы Тәгаләнең әмере беркайчан да алдан да, арттан да булмавына, ә менә нәкъ үз вакытында, Аллаһы Тәгалә билгеләгән, кирәк дип тапкан вакытта булачагына ышана. Шул ук вакытта, Коръән-Кәримнең сүрәләре, аятьләрендә әйтелгәнчә, «елгалар, диңгезләр, океаннар бер җиргә җыелып, таулар мамык кебек пыр тузган чакта» ниндидер җир астында тимер, бетон бункерларда качып калу мөмкин булсын инде? Җир астындагы мәетләр өскә күтәрелгәндә җир астына качып котылырга мөмкинме соң? Бу котылу юлы түгел.

Аллаһы Тәгалә, әйткәнемчә, ахырзаман нәкъ шул елны, шул айда, шул көнне, шул сәгатьтә, дип турыдан-туры әйтми. Чөнки, әйтсә, кешеләр бөтенләй акылдан язып, шашып шул вакытны көтәр иделәр. Ә менә иртәгә нәрсә буласын белмәгән күрәзәчеләр, ахырзаманны сәгате минуты белән әйтеп бирергә дә оялмыйча, ялган коткы таратырга да батырчылык итәләр. Һәм бу уйдырмаларны алар үзләре белгән булып кылана. Кайдан ничек белгәннәр алар ахырзаман булачагын? Чүлдәге ком бөртеге кебек, зәгыйфь акылга ия булган, мөмкинлекләре чикләнгән Аллаһы колы, мәхлук адәми зат ничек батырчылык итеп, Аллаһы Тәгаләнең үзеннән дә узарга маташып, ахырзаман шул вакытта була дип әйтерлек хәлдә булсын?

Ахырзаман белән куркытып үзләренә дан-шөһрәт, популизм, хәтта матди файда алып калырга тырышучы «күрәзәчеләр»дә бар дөньяда. Телевидение, интернетны төрле күрәзәчеләр, фаразчылар, шарлатаннар басып алды. Аларның барысын да санап бетермәле түгел. Мәсәлән, бик актив рәвештәге «Халык академиясе», «Воля» сектасын алыйк. Аның җитәкчесе Светлана, халыкка шәһәрләрдән китеп, аерым, шыплап кадакланган йортларда азык-төлек запаслары әзерләп, котылырга өндәде. Янәсе аның секта-фиркасе «Воля»га ышаныгыз! «Миңа гына ышаныгыз?» – дип ялганлады. Моның өчен әллә нәрсә эшлисе дә түгел икән бит. Тотасың да «Воля» секта-фиркасе хисабына акча күчерәсең, алар сине коткара.

Нинди мәкерлелек, икейөзлелек бу? Болайрак килеп чыга инде, җәмәгать. Сез күбегез анда үлсәгез, үләрсез, тик ул һәм аның «Воля» сектасы исән калачак. Шундый коточкыч вакытта да кешеләр кайгы-хәсрәте, фаҗигасеннән файдаланып акча эшләп, баеп калу исәбе! Нинди гуманизм, кешеләрне коткару булсын монда! Тагын бер «кызык» хәл. Күрәзәчелек шаукымы хәтта Русиянең югары даирә җитәкчеләренә дә кагылып үтте. Аларның «Мин ахырзаман кайчан булачагын беләм. Ул 4,5 миллиард елдан соң була», – дип әйткәннәрен ишеттек. Рәхмәт инде, алар безне тынычландырды. Әле рәхәтләнеп яшибез икән бит! Тик, 15-20 елдан соң, хәтта иртәгә үзенең кайда булачагын белмәгән килеш, ничек батырчылык итә икән алар 4-5 миллиард ел яшәрбез дип?

Соңгы чиктә, бераз башларын эшләтеп: «Аллаһы Тәгаләдән башка беркем дә ахырзаманның кайчан булачагын белми. Ул рөхсәт иткән кадәр яшәрбез әле. Бөтен нәрсә Аның кулында», – дип әйтерлек тә хәлдә түгелләр бит алар.

Сүземне: «Багучыга барма, башыңа кайгы алма», – дигән мәкаль белән тәмамлыйм.

Барлык өмет-багланышларыбыз Бөек бер Аллаһы Тәгалә генә, тик бер Ул гына безне бу фани дөньясында һәм ахирәттә дә тәрбия кылучы. Ул «бар» дисә, бар була, «юк» дисә, юк була. Шуңа күрә, кешегә бөек Аллаһы Тәгалә кушканча: «Бу дөньяга мәңгегә килгән сыман гамәлеңне кылып, шул мизгелдә Аның каршына килүеңне истә тотып, гыйбадәтеңне кылып яшәргә кирәктер. Аллаһы Тәгалә «Ясин» сүрәсенең соңгы аятендә: «Аллаһы Тәгалә бөтен нәрсәгә дә хуҗа һәм сез Аңа кайтарылачаксыз», – дигән.

Рәис ЯКУПОВ.

Чаллы шәһәре.

Комментарии