- 12.02.2015
- Автор: Айгөл ЗАКИРОВА
- Выпуск: 2015, №6 (11 февраль)
- Рубрика: Ахырзаман галәмәтләре
Бер пәнҗешәмбедә редакциягә Казаннан Флера исемле ханым шалтыратты. «Мин Җиңү проспектында яшим. Бер авырлы кыз көннәр буе урамда йөри, аның торыр җире юк, диләр. Дөрес, ул элек әбисе белән яшәгән, ләкин аның әбисе үз акылында түгел бугай. Кызын куып чыгарган, хәзер этләр асрый, диләр. Шул балага ярдәм итә алмассызмы икән?» – диде ул.
Мин бу кызны эзләп тапканда, урамда битләрне чеметтерә торган салкын иде. Каршыма ябык кына гәүдәле, кечкенәрәк буйлы бер кыз килә. Өстендә –язгы юка куртка, аягында – таушала башлаган көзге кроссовкалар. «Салкын түгелме?» – дим аңа, берәр кафега кереп утырырга тәкъдим итеп. «Мин ияләшкән инде, бүген җылы әле. 36 градус салкында үтәли җил астында йоклаганым да булды», – дип елмайды ул.
Диана Каликина белән танышуыбыз әнә шулай башланды. Хәзер аңа 22 яшь, Бу яшендә кеше яңа үрләргә омтыла, киләчәккә планнар кора, әле яши генә башлый кебек. Әмма кыз әкияти тормышта яшәү һәм ак атка атланган принцын очрату турында күптән хыялланмый инде. «Бүгенге көн белән яшим. Беркем белән аралашмыйм, кешеләргә ышанмыйм, ир-атларга бигрәк тә», – ди ул, шактый түгәрәкләнгән корсагына күрсәтеп.
«ФАТИРНЫ АЛЫРМЫН ДИП КУРКА»
Бик кечкенә вакыттан ук Диана дөм ятимә калган. «Әтине бөтенләй белмим, чөнки әби аны минем янга да, әни янына да якын китермәгән. Миңа 3 яшь вакытта, әни астмадан үлде», – дип сөйли кыз. Шуннан соң әнисенең әнисе Нина Федоровна (кыз әбисен шулай дип атый) аны опекунлыкка ала. Бөтен балалар кебек, 7 яше тулгач, Диана да мәктәпкә укырга бара, үзе әйтүенчә, «4»ле билгеләренә генә укый.
– Бала чагым бөтен кешенеке кебек үтте. Әби заманында физика-математика укытучысы булган, шуңа да ул миңа начар тәрбия бирде дип әйтә алмыйм. Ашарга да пешерде, булдыра алганча киендерергә дә тырышты. Һәрхәлдә, ач, ялангач йөрүемне хәтерләмим. Ләкин күршебездәге карчык үлгәч, бу тыныч тормышка нокта куелды, – дип сөйли башлады ул.
Эш менә нәрсәдә – күрше карчыгы үлгәч, аның эте караучысыз калган. Нина Федоровна, хайванны кызганып, фатирына алып кайта. Бераздан тагын бер ана этне «йортка кертә».
– Шуннан соң чын-чынлап мәхшәр башланды. Бу ана эт балалады – аның көчекләре дә бездә яши башлады. Безнең торган урыныбыз – 37 квадрат метрлы бер бүлмәле фатир. Анда биш эт, әби һәм мин яшәргә тиеш булып чыктык. Өйдә эт исе барлыкка килде, мин түзмәдем, әбигә этләрне приютка тапшырырга кирәген, башка бу хайваннар белән бер фатирда яши алмаячагымны әйттем. Ул кинәт кызып китеп: «Әгәр дә этләрне берәр нәрсә эшләтсәң, үзеңә үпкәлә», – дип кычкырды. Нина Федоровна, мин аның фатирын тартып алырмын, дип курка башлады. Шуның өчен дә мине урамга чыгару өчен, барысын да эшләргә тырышты: этләрне урамга чыгармады, фатир эчендә генә тотты, алар хаҗәтләрен кайда үти дип беләсез? Әлбәттә, идәнгә, йорт җиһазларына. Әби фатирны бөтенләй җыештырмый башлады, миңа да җыештырырга рөхсәт бирмәде. Идәндә эт тизәкләре аунап ята, без алар өстеннән йөрергә тиеш… Фатир дуңгыз абзарына әйләнде. Киемнәрдән, фатирдан, тәннән нинди ис килгәнен аңлатып бирә алмыйм, ачуланмагыз. Әби әкренләп юыну бүлмәсенә керү юлын төрле чүп-чар белән тутырды, шул рәвешле мине юынудан да мәхрүм итте. 18 яшем тулган көнне мин монда бүтән яши алмаячагымны аңладым һәм үземнән 19 яшькә олырак иргә күченеп киттем, – ди ул.
ТОРМЫШМЫ БУ?
Әмма бу ир белән дә озак яши алмый, ике еллап торганнан соң, урамга чыгып китә Диана. Ни өчен күчеп китүен «холкыбыз туры килмәде. Артыгын сорамагыз, аны яманлыйсым килми», – дип аңлатты. Менә шуннан соң чын-чынлап урам тормышы белән яши башлый ул.
– Ике елдан соң беренче мәртәбә әби фатирына кергәч, аңымны югалта яздым. Идәндә 20 см калынлыктагы пычрак, почмак саен кәбестә яфраклары, әфлисун чүпләре аунап ята. Әби базардагы яшелчәләр сата торган павильонны җыештыручы булып эшкә урнашкан икән. Бозылган, артык калган продукцияне аңа биреп җибәрәләр, ә ул кайткач, шул яшелчәләрне этләргә ашата. Өйдә башка ризык юк. Үзе ул кафеларда ашый. Этләрнең ничек ябыкканлыгын күреп, исем-акылым китте. Кәбестә яфрагы гына ашап яшәп кара син! Әйдә, әби, этләрне приютка бирик, фатирга ремонт ясыйк, дигәч, ул: «Этләргә кагылма!» – дип кычкырды. Әбинең бераз «ычкынуын» сизеп алдым. Ул бөтенләй юынмый, электр энергиясен кулланмый, караңгыда да ут яндырмый. Барлы-юклы киемнәремне алып, подъезд коридорына… яшәргә чыгып киттем, – дип сөйли кыз.
…Хәер, моны яшәү дип атап буламы икән. Көннәр буе урамнарны айкап йөргән ул.
– Караңгы төшкәч кенә кайтып егыла идем. Берничә мәртәбә эшкә урнашып карадым – озак эшли генә алмадым, чөнки эшләр өчен шартлар кирәк. Көне буе эшләп кайткач, юыныр җир кирәк. Мин кайда юыныйм? Миннән начар ис тә килә башлады, шуңа эшкә алырга атлыгып тормадылар. Коридорда яшәгән чакта бер мәртәбә кесәмнән бөтен документларымны урладылар. Бомж хәлендә калган идем. Икенче юлы кайтуыма мин йоклый торган урындыкны һәм андагы киемнәрне – бөтенесен берьюлы яндырып киткәннәр иде. Күрәсең, кемдер мине соңгы байлыгымнан да мәхрүм итәргә теләгән, шул рәвешле коридордан куып чыгарасы килгән, – ди Диана.
«БУ МИНЕМ ӨЕМ»
Түзмәдем, Дианага шул коридорны күрсәтергә куштым. Берочтан, Нина Федоровна белән сөйләшермен, бәлки аның белән уртак фикергә килеп булыр, дип өметләндем. Юлда барганда, кыздан ничек балага узуы турында сораштырдым. «Бер минутлык хискә алдану булды бу. Балам туасын планлаштырмаган идем, очраклы рәвештә генә килеп чыкты. Әмма хәзер үземнең ялгыз булмаячагымны, дустым, кадерле кешем туачагын уйлап сөенәм. Көмәнем 33 атналык инде. Малай. Артем дип исем кушарга телим. Әмма кайда яшәрбез, әлегә монысын белмим. Коридорда яшәргә алып кайтасы булырмы, әллә аны миннән тартып алырлармы?» – ди ул, күз яшьләрен сөртеп.
…Менә без баскычлар буенча менәбез. Диана 5нче каттагы тәрәзә төбе янында туктый. «Эчең авыртамы әллә?» – дип сорыйм, борчыла башлап. Ә ул кояштай балкып җавап бирә:
– Карагыз. Менә бу тәрәзә төбе, почмакта торган менә шушы тартмалар һәм менә бу җылылык торбасы – минем өем шушы булды. Монда җылы. Монда тыныч. Монда… эт исе килми, – ди ул, стеналарны сыйпап.
– Ә күршеләрегез синең монда йоклавыңны күреп, бернәрсә дә әйтмимени соң? Ничек алар орчык кадәр баланың урамда калуына күз йома ала?! – дип сорыйм.
– Башта аптырыйлар иде, аннары ияләштеләр. Бу йортта яшәүчеләр миңа кием-салым белән булышты. Кирәкмәгән киемнәрен бирәләр иде. Ашарга бирүчеләр дә булды. Мин ачлыктан интекмәдем диярлек. Һич югы әбидән дә ашарга сорый ала идем. Ул кире борып чыгармый иде, – ди Диана.
Минем кайчандыр укытучы булып эшләгән Нина Федоровнаның күзләренә карыйсым килде. Болай да дөм ятим оныгын ничек урамга чыгарып җибәрергә җөрьәт итте икән ул? Эт оныкка караганда да кадерлерәк була микәнни соң?!
…Фатир ишеге янына килеп басуым булды, чит кеше килүен сизеп, эчке яктан ишеккә «дөп-дөп» итеп, этләр сикерә башлады, ишекне тырнадылар. Аларның тавышы бөтен коридорны тутырды. Бу маэмайларның нинди авазлар чыгарып өрүен дә, улау тавышларының никадәр көчле булуын да мин сезгә монда язып аңлата алмыйм, моны ишетергә кирәк.
– Ничә эт яши монда?! – дип гаҗәпләнеп сорыйм Дианадан.
– Этләрнең саны уннан артты инде, – диде ул.
Бер бүлмәле фатирда 10 эт яшәүне күз алдыгызга китерәсезме? Күршеләренә Аллаһы Тәгалә ярдәм бирсен!
– Күршеләр участок полициясенә дә мөрәҗәгать итеп карады, ул берничә мәртәбә килде, әмма берни эшләмәде, чөнки эт шәхси милек булып санала, хуҗасы рөхсәтеннән башка аны беркем дә приютка озата алмый, – ди Диана.
Шулай да, Татарстанда 2014нче елның 7нче мартында кабул ителгән 16-ЗРТ санлы «Йорт хайваннарын асрауның аерым кагыйдәләре турында» канун бар. Аның 6нчы маддәсе, 4нче өлешендә әйтелгәнчә, әгәр күршеләрең яки гаилә әгъзалары синең йорт хайваны асравыңа каршы булса, кеше участок полициясенә мөрәҗәгать итәргә тиеш. Мондый очракта этләрне приютка озаталар. Әмма аңлавымча, бу очракта күршеләрнең дә, Диананың да моның белән шөгыльләнәсе килми.
– Этләргә зыян китерә торган эш эшли күрмәгез, – дип, миңа да ялынды Диана. Хәзерге вакытта әби мине продуктлар белән тәэмин итеп тора, ә этләрен алып китсәләр, ул мине беркайчан да ашатмаячак…
Карчык белән очрашу
Нина Федоровнаны йорты янында сагалап тордым. Авырлык белән генә йөрүен күргәч, аны кызганып та куйдым. Ләкин ул кызганырлык кеше булып чыкмады.
– Нәрсә кирәк сиңа?! Син мине үтерергә килдеңме? Миңа – 80 яшь! Син минем акчаларымны урларга телисеңме? Юк минем акчам! Син мине таларга телисең! – дип, бөтен урамга яңгыратып акырып җибәрде ул.
Урамдагы кешеләр борылып карады. Мин карчыкны тынычландырырга ашыктым.
– Оныгыгызга булышыгыз. Сездән башка аның беркеме дә юк бит! Этләрегезне приютка урнаштырырга ярдәм итәрбез, авырлы килеш Диананы ничек урамда яшәтә аласыз, – дим аңа.
– Тай моннан! Мине өйрәтеп торасыңмы! Ул берүзе калачак! Үлсен! Баласы да, үзе дә үлсен. Син мине үтерергә килгәнсең. Нәрсә кирәк сиңа? Син минем милләт кешесе түгел, шулай булгач миңа катышма! – дип кычкыруын дәвам итте кайчандыр укытучы булган Нина Федоровна.
Ул арада безнең янга кешеләр җыелышты. Бу тавышны ишетеп, янәшәдәге кибеттән сакчы чыкты һәм: «Клиентларны куркытасыз, башка җиргә барып талашыгыз», – дип, безне куа башлады. Мин бу карчык белән беркайчан да уртак тел табып булмаячагын һәм юкка вакыт әрәм итеп торуымны аңладым. Ярый ла хәзер аягында йөреп тора. Ә урын өстенә калса, кем карар аны? Этләреме? Алар бит аны тереләй ашап бетерәчәк! Әмма Нина Федоровна әнчекләре белән яшәүне кулай күрә. Аңа оныгы кирәк түгел…
ЯРДӘМ КИРӘК!
Хәзерге вакытта Диана элеккеге ирендә яши, ләкин бала тугач, ул аннан китәргә мәҗбүр булачак, чөнки ир чит кешедән туган баланы үзендә яшәтергә теләми икән. Кызның язмышы билгесез. Мәхкәмә аша этләрне приютка озатуга ул каршы. Димәк, монда ике генә юл кала: яки урамда яшисең, яки этләр оясына яшь бала белән кайтасың.
Бу язманы укыгач, күпләрдә каршылыклы фикерләр туар. Хәерчелектә, урамда яшәсә дә, корсакка узуын, үзен генә түгел, туачак гөнаһсыз сабыен да күренеп торган авырлыкларга дучар итәчәген уйлап, Дианага ачуыгыз да килер. Нишлисең – язмыш, дип тә куючылар булыр.
Нәрсә генә булса да, безнең бу кызга ярдәм итәсебез килә. Бәлки, ялгызлыктан тилмергән, Диана белән аның март аенда туачак баласын вакытлыча үзе янына фатирга кертергә теләүче әбиләр бардыр? Шулай булса, безнең редакциягә шалтыратсагыз иде. Илдә чыпчык үлми, диләр бит. Бәлки, Дианага да бәхет елмаер…
Айгөл ЗАКИРОВА.

Комментарии